Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Презентация по родному языку на тему " Могжизалы 7 саны"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Презентация по родному языку на тему " Могжизалы 7 саны"

библиотека
материалов

Кереш

Күтәрелгән мәсьәләне чишү өчен, мин күп кенә чыганакларны өйрәндем. Н.Ф.Александров “Кызыклы грамматика” китабында 7 санын “тылсымлы сан” дип карый. “Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабында 7 саны булган 77 мәкаль бар.

Мин бу мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә тырыштым, 7 санының серлелеген анализладым. 7 саны булган күп кенә әдәби әсәрләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр белән таныштым. Күп кенә дусларым, туганнарым һәм танышларым белән 7 саны турында әңгәмәләштем.

Төп өлеш

Саннар… Алар безнең тирә-ягыбызда. Әмма күпләр саннарны исәп-хисап мәгънәсендә генә күрә, аларның, бәлки, тагы ниндидер өстәмә мәһим мәгънәсе дә бардыр.

Без ничә яшьтә укырга кердек? – 7 яшьтә.

Атнада ничә көн? – 7 көн.

Салават күперендә ничә төс? – 7 төс.

Телдә җиде саны бик киң таралган: җиде буын, җиде йолдыз, җиде гомер. Ни өчен җиде соң, ә биш, сигез, тугыз һ.б. түгел? Бу сорауга җавап бирүдә безгә элек-электән килгән бер риваять булышыр.

Бервакыт бакчадагы түтәлләр өстенә каргалар орлык чүпләргә төшә. Каравылчы килүгә очып китәләр. Ул каравылчы өенә кереп киткәч тә төшмиләр. Каравылчы өйдән чыгып, бакчадан киткәч кенә, кошлар яңадан түтәлләргә төшә. Шуннан соң бакчага ике каравылчы килә. Кошлар тагы очып китә. Кошларны сынап карау өчен, аларның берсе китә, ә икенчесе каравыл өендә кала. Ләкин кошлар икенче кешенең дә каравыл өеннән чыгып киткәнен көтәләр. Ул киткәннән соң гына, яңадан орлык чүпләргә төшәләр. Шулай итеп өч, дүрт, биш, алты, җиде кеше килсә дә ялгышмыйлар, ахыргысының чыгып киткәнен көтәләр. Ә инде сигезенче кеше килгәч, каргалар ялгыша башлый. Кошлар җидегә кадәр саный белә икән, дип уйлыйлар безнең борынгы бабаларыбыз һәм җиде санын изге сан дип йөртә башлыйлар. Чыннан да, кошлар җидегә кадәр саный беләме соң? Бу сорауга җавап бирергә безгә галимнәр ярдәм итә. Алар, төрле тикшерүләр үткәргәннән соң, кошлар гына түгел, хәтта хайваннар да саный белә дигән нәтиҗәгә килә. Димәк, чынлап та, җиде санын изге, гаҗәеп тылсымлы, могҗизалы сан дип атарга була икән. Дөнья 7 саныннан тора, безне шул “җиделек” уратып алган: өстә җиде кат күк, аста җиде кат җир, күктә җиде йолдыз (Җидегән), атнаның җиде көне, салават күперенең җиде төсе, моңның җиде авазы. Җиде буын ата-бабаны белү кирәк санаганнар.

Борынгы заманнардан ук кешеләр саннарның сере бар дип уйлаганнар: кайсы саннар уңыш, бәхет китерә, кайсы – киресенчә.

7 саны – иң могҗизалы саннарның берсе. Дөньяда бөтен халыклар да бу санга башкачарак карый. Хәзерге көндә дөньяда 7 дин бар: ислам, католик, христиан, будда, иудаизм, индуизм, конфуцийчылык.

Ислам динендә 7 саны – изге сан. Һәр дингә ышанучы мөселман үз гомерендә бер генә тапкыр булса да Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗга барырга һәм анда изге Кааб ташын 7 тапкыр әйләнергә, изге Зәмзәм суын эчәргә, ас-Сафа һәм әл-Мәрвә таулары арасыннан 7 тапкыр үтергә тиеш.

Башка диннәрдә дә 7 саны –изге сан санала.

Һава белән “җиделек” арасында да тирән бәйләнеш ята. Электән үк кешеләр айның үсешенә игътибар иткәннәр. Яңа ай тугач, 7 көннән соң ул яртылаша, ә яңадан 7 көннән ай тула, һәм шулай ук ул кими дә. Шулай итеп, дүрт җиделектән ай (месяц) барлыкка килгән. Бу дүрт “җиделек” – 7 көнлек атналар.

Һава белән болар гына бәйләнмәгән: барыбыз да белгән Җидегән йолдыз да 7 йолдыздан тора.

Табигатьтә , тормышыбызда 7 саны тагы кайларда очравын карыйк:

  • Ай җирне 28 (7х4) тәүлектә әйләнә;

  • Җир айдан 49 (7х7) тапкыр зуррак;

  • Кеше баласы 28(7х4) формалаша һәм 280 (7х40) көннән туа;

  • Кеше организмының күзәнәкләре 7 ел саен яңара;

  • Салават күперендә дә 7 төс;

  • Музыкада тавышлар гаммасы 7 баскычка бүленә (7 нота);

  • Кеше гомерендә дә “җиделек” бар: 7х1=7 – сабый чак,

7х2=14- яшүсмер,

7х3=21 – үсмер,

7х4=28 – яшьлек,

7х5=35 –өлгергәнлек һ.б

  • Кеше гәүдәсе дә 7 өлештән тора: баш, муен, гәүдә, 2 аяк, 2 кул. Башында яктылыкны, тавышны, исне һәм тәмне сизүче 7 тишек: 2 күз, 2 колак, 2 борын һәм авыз.

  • Тәүлекне 7 вакытка бүләбез:

Эңгер-меңгер – сумерки,

Иртә – утро,

Ярты көн – полдень,

Көн – день,

Кич – вечер,

Яртытөн – полночь,

Төн – ночь.

Дөньяда да 7 могҗиза бар: Мисыр пирамидалары, Эфес Артемидасы храмы, Семирамида бакчалары, Александр маягы, Родосс колоссы, Галикарнас мавзолее, Олимпия Зевсы статуясы.

Башкортостан да үзенең 7 могҗизасын атады: башкорт балы, курай, Салават Юлаев һәйкәле, Красноусол сулары, Янгантау шифаханәсе, Шүлгәнташ мәгарәсе, “Урал батыр” эпосы.

Әкиятләрдә, табышмакларда, мәкаль-әйтемнәрдә 7 саны еш очрый. Әкият батырлары җиде юл чатында җиде башлы аҗдаһаны җиңгәннәр, җиде төн уртасында җен-пәри белән көрәшкәннәр. Җирне җиде йозак белән бикләгәннәр. Хазинаны җиде кат сандык эчендә саклаганнар. Батырлар җиде тау, җиде диңгез гизгәннәр, батырларның даны җиде илгә җиткән, төгәлләр җиде кат үлчәп, җиде кат кискән. Мәсәлән, “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие”, “Карсылу һәм 7 кәрлә”, “Йоклаган патша кызы һәм 7 баһадир” әкиятләре дә шул турыда сөйли.

Мәкальләр: Җиде кат үлчә, бер кат кис;

Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

Атлының юлы бер булса, җәяүленең сукмагы – җиде һ.б.

Табышмаклар: Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат,

Суярсың да, тунарсың,

Тунаганда еларсың. (Суган.)

Бер бүкәндә 7 тишек (Баш.)

Кемнәрдер бу санны чынлап та могҗизалы дип уйлый, уңыш, бәхет китерә, ди. Мәсәлән, безнең авылда “777” исемле магазин бар. Хуҗалары аны уңыш, байлык китерер дип, шулай атаганнардыр да инде.

Бу санга кемнең ничек каравын белер өчен, мин дусларым, туганнарым һәм танышларым белән әңгәмәләштем. 7 саны - бәхетле санмы? дигән сорауга 16 кеше – әйе, 11 кеше – юк дип, җавап бирделәр. Димәк, күпләр җиде санын бәхетле, уңышлы, гаҗәеп могҗизалы дип уйлыйлар.



Йомгак

Бу эш белән шөгыльләнгәндә, мин саннар дөньясы шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч икәнен аңладым. 7 саны белән якыннанрак таныштым һәм бу санның кеше тормышында мөһим роль уйнавын ачыкладым. Тикшеренүләр азагында шундый нәтиҗәгә килдем: саннарның яхшысы яисә яманы юк. Эшемне тагы бер борынгы риваять белән тәмамлыйм.

Борын заманда бер шәһәрдә бик зирәк бер карт яшәгән, ди. Аның даны ерак жирләргә дә таралган, кешеләр аңа киңәш, ярдәм сорап килгәннәр. Ләкин бу шәһәрдә аның данына көнләшкән кеше дә булган. Бервакыт бу кеше болынга барып, күбәләк тоткан да учына яшергән. Зирәк карт янына барып, кулындагы күбәләк исәнме, әллә үлгәнме дип сорарга уйлаган бу көнчел кеше. “Әгәр ул “үлгән” дисә, кулымны ачып, күбәләкне очырып жибәрермен. Әгәр “исән” дисә, кулымны кысып, күбәләкне үтерермен”,- дип үзен иң акыллы, иң зирәк итеп күрсәтергә теләгән. Шулай булган да. Көнчел кеше зирәк картка килеп: "“Минем кулымдагы күбәләк исәнме, әллә үлгәнме?”- дип сораган. Чынлап та акыллы һәм бик зирәк карт болай дип жавап биргән: “Барысы да синең үз кулыңда”.

Без саннар белән адым саен бәрелешәбез, алар белән янәшә атлыйбыз, алардан башка яшәүне күз алдына да китермибез. Ләкин язмышыбызны саннарга гына таянып төзергә ярамый, һәркемнең үз бәхете, уңышы, киләчәге үз кулында. Тик күп тырышырга, куелган максатларга ирешергә кирәк. Шул вакытта бар саннар да уңыш, бәхет китерер.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-117243

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"