Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация по родному языку на тему "Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты"

Презентация по родному языку на тему "Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты"

Скачать материал
Скачать материал

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Класстан тыш уку  дәресеУкытучы: Шарапова Р.М.Роберт Миңнуллинның тормыш юлы...

    1 слайд

    Класстан тыш уку дәресе
    Укытучы: Шарапова Р.М.
    Роберт Миңнуллинның тормыш юлы
    һәм иҗаты буйлап сәяхәт

  • Максат:Р.Миңнуллинның  тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу.
Шигырьләрен...

    2 слайд

    Максат:
    Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу.
    Шигырьләрен яттан сөйләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
    Р. Миңнуллин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

    Җиһазлау:
    Экран, проектор, презентация, магнитофон язмалары, китап күргәзмәсе.

  • Роберт Миңнуллин – Татарстан Республикасының халык шагыйре,тәҗрибәле журналис...

    3 слайд

    Роберт Миңнуллин – Татарстан Республикасының халык шагыйре,тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Балалар фонды рәисе, Татарстан халык депутаты, Югары Совет Президиумы һәм Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, “Сабантуй” газетасының баш редакторы, “Казан утлары”, “Татарстан”, “Идел”, “Сабыйга” һ.б. басмаларның редколлегия әгъзасы, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

  • Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 нче августында Башкортстанның Илеш...

    4 слайд

    Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 нче августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа.
    "Туган як"

  • Әтисе Мөгаллим абый һәм әнисе Гөлҗәүһәр апа.

    5 слайд

    Әтисе Мөгаллим абый һәм әнисе Гөлҗәүһәр апа.

  • “Без биш бала үстек...”(Туганнары- Люция, Фән, Рим, Ким белән.)

    6 слайд

    “Без биш бала үстек...”
    (Туганнары- Люция, Фән, Рим, Ким белән.)

  • И Әнкәем- сыңар канат...Сабыр канат-бәгырьләремТелгәләнә сиңа карап!Сыңар...

    7 слайд

    И Әнкәем- сыңар канат...
    Сабыр канат-бәгырьләрем
    Телгәләнә сиңа карап!
    Сыңар канат...
    Р. Миңнуллин

  • 1966 нчы елда Казанга килә һәм Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әд...

    8 слайд

    1966 нчы елда Казанга килә һәм Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

  • “Сабантуй” редакциясендә укучылар белән

    9 слайд

    “Сабантуй” редакциясендә укучылар белән

  • "Китап киштәсе"

    10 слайд

    "Китап киштәсе"

  • "Шигъри тәлгәшләр" "Әни, мин көчек күрдем""Йокла инде""Авырып ятканда"

    11 слайд

    "Шигъри тәлгәшләр"
    "Әни, мин көчек күрдем"
    "Йокла инде"
    "Авырып ятканда"

  • Бик яратып җырлана торган җырлары: “Әнкәй”, “Әнкәмнең догалары”, “Әнкәмнең ак...

    12 слайд

    Бик яратып җырлана торган җырлары: “Әнкәй”, “Әнкәмнең догалары”, “Әнкәмнең ак чәчләре” “Яшәргә икән, яшәргә”, “Яшәр идем”, “Талбишек”, “Яратыгыз” һ.б.
    “Мин үзем Роберт Миңнуллин иҗатының буеннан- буена сузылып килгән ике образына сокланам: аның берсе туган як образы булса, икенчесе - Ана образы. Роберт Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куйды.”
    Гәрәй Рәхим,язучы.
    "Җырлар мәйданчыгы"

  • (Илгиз Закиров көе)Догаларның күңелемнән Юк әле югалганы. Саклый мине, як...

    13 слайд

    (Илгиз Закиров көе)

    Догаларның күңелемнән
    Юк әле югалганы.
    Саклый мине, яклый мине
    Әнкәмнең догалары.
    Кушымта:
    Ташлама, әнкәй, ташлама
    Мине изге догаңнан.
    Ташласаң изге догаңнан,
    Мин бәхетле булалмам.

    Тылсымлы да, шифалы да
    Әнкәмнең догалары —
    Догаларның шатлык кына
    Китерә торганнары.
    Кушымта:
    Ташлама, әнкәй, ташлама
    Мине изге догаңнан.
    Ташласаң изге догаңнан,
    Мин бәхетле булалмам.

    Әнкәмнең догалары

  • «Безнең авыл зоопаркы»(1988),»Энекәш кирәк миңа» (1990)исемле китаплары респу...

    14 слайд

    «Безнең авыл зоопаркы»(1988),»Энекәш кирәк миңа» (1990)исемле китаплары республика конкурсларында беренче урынны яуладылар.
    «Дөньядагы иң зур алма”(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә-Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды.
    1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе бирелде.
    1998 елда “Мәгариф” нәшрияты чыгарган “Күчтәнәч” (1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
    "Мактау тактасы"

  • Роберт Миңнуллин – республикабызның, халкыбызның олы шәхесе. Шагыйрь буларак...

    15 слайд

    Роберт Миңнуллин – республикабызның, халкыбызның олы шәхесе. Шагыйрь буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та, мәдәниятебезне яклаудагы, үстерүдәге хезмәтләре өчен дә без аны хөрмәт итәбез.
    Миңа Роберт Миңнуллинның җырлары, бигрәк тә балалар өчен язганнары ошый. Ул - нечкә күңелле, хисле, ихлас кеше. Аның кебек шагыйрьләрнең кадерен белергә кирәк.
    Минтимер Шәймиев,Татарстан президенты.

    Соңгы ун-егерме ел эчендә балалар әдәбиятына да талантлы яшьләр килде. Шуларның күренеклесе дә, көчлесе дә икәнен балалар әдәбиятында лаеклы урын алган булуын Роберт Миңнуллин бар яктан да исбатлады.
    Ләбибә Ихсанова, язучы.

    Роберт Миңнуллин – талантлы, халыкчан, киң масса укучылар арасында дан казанган шагыйрьләрнең берсе.
    Рафаэль Мостафин, язучы.

    Роберт Миңнуллин вакытлы, очраклы шагыйрь түгел. Халыкта озак яшәүчән кешеләргә тамыры нык, үзәге нык, диләр. Робертның басып торган җире нык... Ул, чыннан да, без теләгән шагыйрь.
    Сибгат Хәким, Татарстанның халык шагыйре.
    "Шагыйрь хакында"

  • "Гаилә учагы"Тормыш иптәше Клара
 беләнУлы Алмаз, кызы Таңсылу 
уртасында

    16 слайд

    "Гаилә учагы"
    Тормыш иптәше Клара
    белән
    Улы Алмаз, кызы Таңсылу
    уртасында

  • Шагыйрь гаиләсе беләнОныгы Регина белән

    17 слайд

    Шагыйрь гаиләсе белән
    Оныгы Регина белән

  • Тест сораулары1. Р. Миңнуллинның туган елы:
              а) 1932...

    18 слайд

    Тест сораулары
    1. Р. Миңнуллинның туган елы:
    а) 1932
    б) 1948
    в) 1955
    2. Р.Миңнуллинның туган ягы:
    а) Татарстан
    б) Үзбәкстан
    в) Башкортстан
    3. Шагыйрьнең туган көне:
    а) 17 сентябрь
    б) 1 август
    в) 29 октябрь
    4. Кайсы китап
    Р. Миңнуллинныкы:
    а) “Гөлбакча”
    б) “Бәхетле булыгыз”
    в) “Кызыл чәчәкләр”
    5. Кайсы җыр Р. Миңнуллинныкы:
    а) “Җидегән чишмә”
    б) “Сагыну”
    в) “Талбишек”
    6. Хәзерге көндә Р.Миңнуллин кайда яши:
    а) Әлмәт
    б) Казан
    в) Яр Чаллы
    7. Р. Миңнуллинга ничә яшь:
    а) 55
    б) 62
    в) 70

  • Резеда Әхъярова көеЯратырга килдек без бу җиргә, Яратмаган йөрәк яналмый;...

    19 слайд

    Резеда Әхъярова көе

    Яратырга килдек без бу җиргә,
    Яратмаган йөрәк яналмый;
    Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
    Яналмаган йөрәк кирәк түгел-
    Яратмыйча безгә ярамый.
    Кушымта:
    Яратыгыз туган илебезне.
    Яратыгыз туган телебезне
    Бернигә дә карамый—
    Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

    Яратулар булмый җиңел генә —
    Куңелләрне мең кат яралый.
    Тик барыбер яратырга кирәк,
    Сагышларны таратырга кирәк—
    Яратмыйча безгә ярамый.
    Кушымта:
    Яратыгыз газиз аналарны,
    Яратыгыз газиз балаларны,
    Бврнигә дә карамый—
    Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

    Яратыгыз

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 938 512 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.09.2020 279
    • PPTX 5.7 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарапова Рамиля Мударисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарапова Рамиля Мударисовна
    Шарапова Рамиля Мударисовна
    • На сайте: 3 года и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5332
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой