Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарскому языку

Презентация по татарскому языку



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое
ФИГЫЛЬ
Фигыльләр эшне, хәрәкәтне, хэлне белдерәләр. Алар нишли? Нишләде? Нишләгән? Н...
1. Кеше... . Ат... . Тавык... . Песи... . Сандугач... . Чыпчык... . Балык......
Элек эшлә, аннан сөйләрсең. Эш беткәч, уйнарга ярый. Эшкэ – вакыт, уенга – сә...
Хәзерге заман фигыльләр сөйләгән вакытта булган яки булмаган эшне, хәрәкәтне...
Үткән заман хикәя фигыльләр –ды, -де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан, -кән кушымч...
Тәңкә карларны себереп, Тышта буран котыра. Тәрәзә төбендә гөлем Ал чәчәктә у...
1 из 8

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2 ФИГЫЛЬ
Описание слайда:

ФИГЫЛЬ

№ слайда 3 Фигыльләр эшне, хәрәкәтне, хэлне белдерәләр. Алар нишли? Нишләде? Нишләгән? Н
Описание слайда:

Фигыльләр эшне, хәрәкәтне, хэлне белдерәләр. Алар нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк? Сорауларына җавап бирәләр. Мәсәлән: җил исә,бала уйнады,әни кайтыр

№ слайда 4 1. Кеше... . Ат... . Тавык... . Песи... . Сандугач... . Чыпчык... . Балык...
Описание слайда:

1. Кеше... . Ат... . Тавык... . Песи... . Сандугач... . Чыпчык... . Балык... . Эт... . Карлыгач... . Елан... . Сыер... . Үрдәк... . Фигыльләр: кешни,сөйләшә,мияулый,кытаклый,чыркылдый,сайрый,оча,өрә,мөгри,шуыша,йөзә,ашый. Нишли? Соравына җавап бирүче сүзләрне кем тизрәк табар?

№ слайда 5 Элек эшлә, аннан сөйләрсең. Эш беткәч, уйнарга ярый. Эшкэ – вакыт, уенга – сә
Описание слайда:

Элек эшлә, аннан сөйләрсең. Эш беткәч, уйнарга ярый. Эшкэ – вакыт, уенга – сәгать. Башланган эшне ташлама.

№ слайда 6 Хәзерге заман фигыльләр сөйләгән вакытта булган яки булмаган эшне, хәрәкәтне
Описание слайда:

Хәзерге заман фигыльләр сөйләгән вакытта булган яки булмаган эшне, хәрәкәтне белдерәләр нишли? Соравына җавап бирәләр. Алар –а, -ә, -ый, -и кушымчалары ялганып ясала. Мәсәлән: бара, килә, укый, сөйлә, китми.

№ слайда 7 Үткән заман хикәя фигыльләр –ды, -де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан, -кән кушымч
Описание слайда:

Үткән заман хикәя фигыльләр –ды, -де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала. Мәсәлән: укыды, сөйләде, тапты, көтте, укыган, тапкан, көткән.

№ слайда 8 Тәңкә карларны себереп, Тышта буран котыра. Тәрәзә төбендә гөлем Ал чәчәктә у
Описание слайда:

Тәңкә карларны себереп, Тышта буран котыра. Тәрәзә төбендә гөлем Ал чәчәктә утыра. Янып торган чәчәкләре Бүлмәбезне балкыта. Тышта январь, ә чәчәкләр Җәй исләре аңкыта. Минем гөлем.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

Тема: Боерык фигыль

Максат: 1.Үткән теманы искә төшерү.

2.Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

3.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:дәреслек,акбур,такта,презентация.

Укыту методы:уку,сөйләү, күрсәтү,аңлату,әңгәмә.

Дәрес төре:Яңа теманы өйрәнү.

Дәрес башы

Исәнмесез!Хәерле көн!Кәефләрегез ничек?Алдагы дәрестә без фигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык. Бүген без боерык фигыль турында сүз алып барырбыз.Мин сезгә өй эше итеп фигыль төркемчәләрен сораулары белән ятлап килергә кушкан идем.Хәзер сезгә 5 минутлык эш. Фигыль төркемчәләрен hәм янына сорауларын язып куябыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Сораулар.

Укытучы. Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы. Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы. Затланышсыз фигыльләрне санагыз.

Укытучы. Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.

III. Яңа тема.

Экранда текст.(I cлайд)

Бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Укытучы:Шигырь нәрсә турында,укучылар?(чишмә турында)

Автор нәрсә әйтергә теләгән?

Укытучы. Асларына сызылган фигыльләргә нинди сорауга җавап бирәләр?

Укучы. Нишләгез? нишләсен?

Укытучы. Алар нәрсәне белдерә?(боеруны белдерә).

Экранда чагылдырып, нәтиҗә ясау.

Димәк, боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була. Дәфтәрләрегезне ачып,бүгенге числоны,теманы hәм тактадагы мәгүлүмәтне язып куябыз.

Мәсәлән: И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай).

Боерык фигыль барлыкта hәм юклыкта килә ала.Барлыкта 2 затта,берлек санда килә.Мәсәлән: яз,утыр,укы,эшлә. Юклыкта ма> мә кушымчалары ярдәмендә барлыкка килә.Мәсәлән:язма,,эшләмә. Шулай ук бүтән мәгънәләр дә белдерергә мөмкин:1.Чакыру,2)өндәү,3)киңәшләшү.

Мәсәлән:-Инструктор!Әйдә,кайтыйк инде.

2.Рәхмәт,әти,күп яшә!hәм бшкалар.

Кешегә хөрмәтләп мөрәҗәгать итү өчен боерык фигыльнең 2 зат күплек саны кулланыла.Мәсәлән:Рәхим итегез!Утырыгыз!

Үтенү-ялынуны белдерү өчен,боерык фигыльләргә чы,-че,сана,-сәнә кисәкчәләре ялгана.Мәсәлән:-Куезгызсана,минем әдәбият герое булырлык нинди эшем бар.

-и-и китсәнә,кирәкми инде.

Боерыкны йомшартып әйтү өчен,зинhар,берүк,әле,инде сүзләре куллана.мәсәлән:-Рәшит,көлеп утырмагыз инде,диде.

Күнегүләр эшләү.

1)Фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта формасын китерегез.

Өйрән, бие, шалтырат, аңла, әзерлә, сана.

2) Тәрҗемә итегез.

Гөлләргә су сип. Кошларны куркытмагыз. Әдәпле бул. Әйт, дәрескә соңга калмасын. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Урамда озак йөрмәсеннәр. Беренче булып исәнләш. Туган көне белән котласын. Кычкырып көлмә. Агачлар янында учак якмагыз. Бергәләп уйласыннар.

3)Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән боерык фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Хәзер вакыт соң инде, телефоннан озак … . 2) Өлкәннәр белән һәрвакыт беренче булып … . 3) Ял иткәннән соң, урманда чүп … . 4) Асиягә әйтергә кирәк, телевизор күп … , чөнки күзләре болай да начар күрә. 5) Алдагы дәрескә кагыйдәне … , җөмләләрне язып … . 6) Кышкы салкын көннәрдә җиңел киенеп … , бигрәк тә аякларыгыз ….

(Исәнләш, сөйләшмә, калдырма, карама дип, ятла, йөрмә, бетер, туңма.)

Вакыт калса 98 нче күнегүне язмача эшләү.

Йомгаклау

1.Без бүген нинди тема өйрәндек?

2.Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

3.Боерык фигыль нинди мәгънәләр белдерә?

Өйгә эш бирү. Боерык фигыльләр кергән 6 җөмлә төзеп килергә.

Билгеләр кую.

Автор
Дата добавления 04.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров214
Номер материала 264210
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх