Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация по татарскому языку. БРТ

Презентация по татарскому языку. БРТ

Скачать материал
Скачать материал "Презентация по татарскому языку. БРТ"

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Бердәм Республика тестына әзерләнү өчен контроль үлчәү материалыРус телендә...

    1 слайд

    Бердәм Республика тестына
    әзерләнү өчен контроль үлчәү материалы
    Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен


    Төзеде: I кв. категорияле
    татар теле һәм әдәбияты
    укытучысы Шәмсивәлиева
    Рәзилә Минвәли кызы

  • Эшне башкару өчен күрсәтмә1 нче бүлек.  8 биремнән тора (В1,В2 һәм  А1-А6). А...

    2 слайд

    Эшне башкару өчен күрсәтмә
    1 нче бүлек. 8 биремнән тора (В1,В2 һәм А1-А6). Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Башкару вакыты - 30 минут.

    2 нче бүлек. 9 биремнән тора (А7-А14, В3). Алар укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. Башкару вакыты - 30 минут.

  • 3 нче бүлек. 15 биремнән тора. Бу биремнәрне үтәгәндә, укучыларның лексик-гра...

    3 слайд

    3 нче бүлек. 15 биремнән тора. Бу биремнәрне үтәгәндә, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләре тикшерелә. В4 - В11 биремнәрендә укучылар тәкъдим иткән сүзләрне кирәкле грамматик формага куярга тиешләр., ә В12- В18 биремнәрендә тамыр сүздән яңа сүз ясау һәм аны кирәкле грамматик формага куелу сорала. Тамыр сүзгә бер сүз ясагыч һәм бер яки берничә төрләндергеч кушымча ялгана ала. Башкару вакыты - 30 минут.
    4 нче бүлек. 2 биремнән тора (С1, С2). С1 биремендә укучыларга хат язарга тәкъдим ителә. Башкару вакыты - 40 минут. С2 биреме сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язарга кирәк.. Башкару вакыты - 20 минут.

  • В1.   1. Театрда 
2. Китапханәдә 
3. Ашханәдә 
4.  Китап кибетендә
 

    4 слайд

    В1.

    1. Театрда
    2. Китапханәдә
    3. Ашханәдә
    4. Китап кибетендә
     

  • Диалог А.А: Исәнмесез!
Ә: Хәерле көн!
А: Сездә А.С. Пушкинның шигырьләр кита...

    5 слайд

    Диалог А.

    А: Исәнмесез!
    Ә: Хәерле көн!
    А: Сездә А.С. Пушкинның шигырьләр китабы бармы?
    Ә: Әлбәттә, бар. Хәзер алып киләм.
    А: Өйдә укырга бирәсезме?
    Ә: Бирәм, үзеңдә бик озак тотма. Бу китапны укучылар бик күп.
    А: Ике көннән китереп бирермен. Бик зур рәхмәт сезгә.
    Ә: Сау булыгыз.
     

  • Диалог ӘА: Гафу итегез, мин соңга калдым, минем урыным кайда икәнен әйтегез...

    6 слайд

    Диалог Ә

    А: Гафу итегез, мин соңга калдым, минем урыным кайда икәнен әйтегез әле!
    Ә: Билетыгызны күрсәтегез.
    А: Рәхим итегез!
    Ә: Сезгә алга үтеп, сул якка борылырга кирәк. Сезнең урыныгыз: 4нче рәт, 20нче урын.
    А: Бик зур рәхмәт Сезгә!
    Ә: Күңелле ял итегез!

  • Диалог БА: Гафу итегез! Миңа татарча-русча сүзлек кирәк иде. Сездә ул бармы?...

    7 слайд

    Диалог Б

    А: Гафу итегез! Миңа татарча-русча сүзлек кирәк иде. Сездә ул бармы?
    Ә: Әйе, бар.
    А: Әйтегезче, ул сүзлек ничә сум тора.
    Ә: 100 сум тора. Аласызмы?
    А: Әлбәттә. Рәхмәт Сезгә!
    Ә: Исән булыгыз! Тагын килегез!

  • Диалог ВА: Исәнмесез.  Кайнар чәегез бармы?
Ә: Әйе, бар.
А: Бирегезче.  
Ә:...

    8 слайд

    Диалог В

    А: Исәнмесез. Кайнар чәегез бармы?
    Ә: Әйе, бар.
    А: Бирегезче.
    Ә: Баллы чәй эчәсезме?
    А: Юк, шикәр салмагыз. Бер кекс та бирерсез.
    Ә: Чәй белән кекс егерме сум тора.
    А: Бик зур рәхмәт сезгә.
    Ә: Тәмле булсын!

  • В2. Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказыва...

    9 слайд




    В2. Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А-Г и утверждениями, данными в списке1-6. Используйте каждое утверждение из списка 1-6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. У Вас есть 30 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.
    1. Сөйләүче сәламәтлек турында әйтә.
    2. Сөйләүче елгада су коену турында әйтә.
    3. Сөйләүче Нәүрүз бәйрәме турында әйтә.
    4. Сөйләүче Сөмбелә бәйрәме турында әйтә.
    5. Сөйләүче җәйге ял турында әйтә.

  • Сөйләүче А
       	Яшелчә – кеше өчен бик файдалы азык. Ул витаминнарга бай....

    10 слайд

    Сөйләүче А
    Яшелчә – кеше өчен бик файдалы азык. Ул витаминнарга бай. Кем яшелчәне күп ашый, ул сәламәт була. Яшелчә ашаган кешенең тешләре бозылмый. Барлык яшелчәләрне дә ашар алдыннан юарга кирәк.
    Сөйләүче Ә
    Җәй көне без лагерьда ял итәбез. Анда һәркемнең үз эше бар. Лилия җиләк җыя. Сания китап укырга ярата. Лена рәсем ясау белән мавыга. Дима балык тота.
    Сөйләүче Б
    Бу бәйрәм татар халкының милли бәйрәме. Ул, урып-җыю эшләре беткәч, көн белән төн тигезләшкән көнне үткәрелгән. Халык бу бәйрәмне шатланып, яхшы кәеф белән каршылаган. Һәр өйдә тәмле ризыклар пешергәннәр.авыл халкы сары чәчле бер матур кызны матур итеп киендергән һәм аны уртага алып биегән, җырлаган, күңел ачкан.
    Сөйләүче В
    Бу бәйрәмне татар халкы да бәйрәм итә. Элек Яңа елны татарлар яшәгән Урта Идел буенда март аенда башлап җибәргәннәр. Ул атна-ун көнгә сузылган. Йорттан йортка кереп, матур теләкләр теләп йөрү гадәте булган. Моны укучылар, шәкертләр башкарган. Такмак әйтеп хуҗаларга бәхет, уңыш теләп йөргәннәр.
    Сөйләүче Г
    Без елга буенда яшибез. Елга бик киң һәм матур. Елганың төбе тирән. Ярлары текә. Аның ярларында урман үсә. Елгада балыклар уйный. Теплоходлар йөзә. Без көн саен елгада су коенабыз.

  • Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях А1 – А6 обведите цифру 1, 2 или...

    11 слайд

    Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях А1 – А6 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. У Вас есть 60 секунд, чтоб ознакомиться с заданиями.

    Оля: Сәлам, Камил!
    Камил: Сәлам, Оля!
    Оля: Сине күрүемә мин бик шат! Хәлләрең ничек?
    Камил: Рәхмәт, әйбәт. Үзеңнең хәлләрең ничек?
    Оля: Минем дә әйбәт, рәхмәт.
    Камил: Син дә музыка мәктәбенә килдеңме? Син нәрсә белән килдең?
    Оля: Метрода килдем. Ә син?
    Камил: Мин автобуста килдем. Син музыка мәктәбенә күптән йөрисеңме?
    Оля: Инде икенче ел йөрим. Ә син бу мәктәпкә ничә ел йөрисең?
    Камил: Мин монда җиде яшемнән шөгыльләнәм. Миңа бик ошый. Аеруча баян дәресләренә йөрергә яратам.
    Оля: Ә миңа пионино дәресләре ошый.
    Камил: Әсин музыкадан башка тагын нәрсәләр белән кызыксынасың?
    Оля: Мин дүрт яшемнән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башладым, ә биш яшемдә төрле ярышларда катнаша идем.
    Камил: Ә мин аңа кадәр бассейнга йөрдем. Тренер мине йөзәргә өйрәтте. Хәзер мин, диңгезгә барсам, рәхәтләнеп су керәм.
    Оля: Мәктәпкә дә, бассейнга да йөргәч, синең буш вакытың каламы соң? Минем бөтенләй диярлек буш вакытым юк.
    Камил: Минем дә буш вакытым бик аз, ләкин мин буш вакытны файдалы итеп үткәрергә тырышам.
    Оля: Ә мин буш вакытымда тимераякта шуарга яратам.
    Камил: Оля, әйдә, бергә тимераякта шуарга барабыз. Безнең өй янында яңа Боз сарае ачтылар. Син кайсы көнне буш буласың?
    Оля: Шимбә көнне дәресләрем көндезге сәгать бердә тәмамлана. Әсин бу көнне бара аласыңмы?
    Камил: Бик яхшы. Мин дә бердә бушыйм
    Оля: Килештек. Алайса очрашканга кадәр!
    Камил: Сау бул, Оля! Шимбәгә кадәр.

  • А1. Оля белән Камил ----------- барганнар.
    	1) музыка мәктәбенә
	2) кибет...

    12 слайд

    А1. Оля белән Камил ----------- барганнар.
    1) музыка мәктәбенә
    2) кибеткә
    3) китапханәгә
    А2. Оля ______________килгән.
    1) автобуста
    2) трамвайда
    3) метрода
    А3. Оля музыка мәктәбенә __________ йөри.
    1)беренче ел
    2) икенче ел
    3) өченче ел

  • А4. Оля дүрт яшеннән __________ белән шөгыльләнә.
	1) балет
	2) нәфис гимнаст...

    13 слайд

    А4. Оля дүрт яшеннән __________ белән шөгыльләнә.
    1) балет
    2) нәфис гимнастика
    3) фигуралы шуу
    А5. Оля _______________ ярышларда катнаша.
    1) биш яшеннән
    2) җиде яшеннәе
    3) бер ел
    А6. Камил Оляга ______________ тәкъдим итә.
    1) бергә уйнарга
    2) өйгә кайтырга
    3) Боз сараена барырга

  • 2нче бүлек           Прочитайте текст. Определите, какие из перечисленных ут...

    14 слайд

    2нче бүлек
    Прочитайте текст. Определите, какие из перечисленных утверждений А7 – А14 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми), и о чем в тексте не сказано (3 – текстта әйтелми)
    Һәр елны без классыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз.Мондый походлар безне тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә. Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча бардык, җырладык, шаярдык,уйнадык, көлдек, фотога төштек.Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды.Тирә-юнь ямь-яшел, кошлар сайрый, бал кортлары бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык.
    Мин алдан барам. Матур урынга килеп чыктык. Ял итү өчен менә дигән алан! Безнең теләк чәй кайнату, шашлык һәм бәрәңге пешерү иде. Малайлар учак ягарга урын сайлый башладылар. Укытучыбыз урманда ут ягарга ярамый дип искәртте. Без елга буена төшеп киттек. Монда ут ягарга ярый.
    Шашлыкны мин кыздырырга булдым. Аны күмер өстендә әйләндереп тордым. Шашлыктан май тама башласа, аның өстенә соус сипкәләдем. Шашлыгыбыз бик тәмле булды. Бәрәңгене дә авызыбызны пешерә-пешерә ашадык. Саф һавда һәрнәрсә тәмле була.Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча тәмле булды.
    Аннары рәхәтләнеп уйнадык, урман шаулавын, кошлар сайравын тыңладык.
    Без өйгә кич кенә кайттык. Күңелләребез сафланып калды. Арыдык, ләкин безгә бик рәхәт иде. (Наҗия Гыймадиевадан)

  • А7.  Һәр елны классыбыз белән урманга барабыз.
текстка туры килә      2) текс...

    15 слайд

    А7. Һәр елны классыбыз белән урманга барабыз.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми
    3) текстта әйтелми
    А8. Без уйнадык,көлдек,фотога төштек.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми
    3) текстта әйтелми
    А9. Укытучы алдан бара иде.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми
    3) текстта әйтелми
    А10. Тирә-юнь тып-тын, кошлар сайрамый.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми
    3) текстта әйтелми

  • А11.   Кызлар учак ягарга уйладылар. 
текстка туры килә      2) текстка туры...

    16 слайд

    А11. Кызлар учак ягарга уйладылар.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми
    А12. Утынны урманнан җыеп төштек.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми
    А13. Шашлыкны дустым кыздырырга булды.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми
    А14. Барыбыз да өйгә кич кенә кайттык.
    текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

  • В3.              Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовка...

    17 слайд

    В3.
    Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-8 и текстами А – Е. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.
    1. Шәһәрнең матурлыгы
    2. Мәктәпкә бару
    3. Бакчадагы күл
    4. Паркта көзге үзгәрешләр
    5. Яфраклар яңгыры
    6. Өебез янындагы бакча
    7. Бакчадагы тәртипсезлек
    8. Көзге шимбәләр


  • А.  Әгәр агачлары күзләрне рәхәтләндереп тормаса, кош-корт бөтенләй качса, ш...

    18 слайд

    А. Әгәр агачлары күзләрне рәхәтләндереп тормаса, кош-корт бөтенләй качса, шәһәрдә ямь бетәр, матур төзелгән йортлары да җанга чит булыр иде шикелле.
    Ә. Казанда парклар бик күп. Аларның берише — гап-гади бакча кебек, икенчеләре — төрле аттракционнар белән тулган ял итү урыннары. Мин үзем шау-шулы урамнардан читтәрәк утыртылган агачлар арасында йөрергә яратам. Безнең өебездән ерак түгел генә бик матур бер бакча бар. Язын да, кышын да аның сукмакларыннан узмый калмыйм.
    Б. Көз — яңгырлы, төссез вакыт, шуңа күрә паркта да мин еш булмыйм. Әбиләр чуагында гына буш вакытларымда ял итәргә шунда барам. Быел көз бакчаларга иртәрәк килде. Утыргычлар инде төссезләнеп калган. Кыршылган буяулары менә-менә яфрак кебек кубарылыр шикелле.
    В. Кешеләр табигатькә дә, үзләре ясаган әйберләргә дә бик саксыз. Мин тезләрендә ял иткән утыргычның бер тактасын әле яңа гына кемдер кубарып алган. Аяк асты тулы — чүп-чар, тәмәке төпчекләре. Аларга игътибар итмәскә тырышсаң да, һаман күзгә ташланалар.
    Г. Шулай да бу бакча, аның аша кешеләр сирәк узгангамы, башкалардан чисталыгы белән аерылыбрак тора. Нәкъ уртасында кырые таш белән түшәлгән күлгә дә теләсә нәрсә ташланмаган. Бала-чагалар калдырган такта кисәкләрендә бакалар күренгәли. Камышлык төбендә җәйләрен мыжгып ук торалар иде. Көз җиткәч, алар да тынып калды.
    Д. Агачларга утлы якты кунса да, яфраклары коелырга ашыкмый әле. Һава бозылып, усал җилләр чыкканны көтә. Кайвакыт шулай була бит: тәүлек эчендә бөтен табигать шәрәләнә дә куя. Яфрак яңгырларын яратам мин. Анда ниндидер серлелек бар.
    Е. Тиздән бу бакчада да агач араларын чистартырлар, яфракларны өеп яндырырлар. Күпме бөҗәк, корт һәлак булыр, һавага төтен таралыр. Көз башта — агач яфракларында, аннан учакларда яна шул. (Рифа Рахман)

  • 3нче бүлек       Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными...

    19 слайд

    3нче бүлек
    Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В4 – В11 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует отдельному заданию В4 – В11.
    В4.
    Һәркемнең туган йорты, туган ___________________________ була. ГАИЛӘ
    В5.
    Гаилә - ____________________________ саклый, яклый торган бер оя. СИН
    В6.
    Бу _________________________ кеше үзен тыныч, сакланган итеп тоя. ОЯ
    В7.
    Һәркемнең тормышы туган йорттан, гаиләдән _________. БАШЛАНЫРГА
    В8.
    Безнең гаилә дүрт ______________________________________ тора. КЕШЕ
    В9.
    Без барлык бәйрәмнәрне бергә _________________________ . ҮТКӘРЕРГӘ
    В10.
    Концертларга, театрларга, ___________________________ йөрибез. КУНАК
    В11.
    Без ял көннәрендә саф һавада булырга ___________________ . ТЫРЫШЫРГА
     

  • Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце...

    20 слайд

    Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В12 – В18 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.
     

  • 4нче бүлек С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап...

    21 слайд

    4нче бүлек
     
    С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.
    ... Минем дустым авылда яши. Җәйге каникулда мин аңа кунакка кайтам. Ул мине сагынып каршы ала, ә мин дустыма бакча эшләрендә булышам.
    Синең дустың бармы? Ул кайда яши? Син аңа ничек булышасың?

  • С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.Спросите у мамы, ког...

    22 слайд

    С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

    Спросите у мамы, когда она придет с работы
    Сообщите одноклассникам, что завтра вас не будет на уроках.
    Предложите другу прочитать рассказы про природу.
    Поинтересуйтесь у папы, кем он хотел стать в детстве.
    Поздравьте классного руководителя с Днем учителя

  • Алгоритм написания письмаПриветствие.
Пояснение, кто пишет ответ.
Благодарно...

    23 слайд

    Алгоритм написания письма

    Приветствие.
    Пояснение, кто пишет ответ.
    Благодарность за письмо.
    Общие вопросы.
    Ответы на вопросы.
    Вопросы другу.
    Прощание.
    Дата .

  • Сез дустыгыздан хат алдыгыз. Аңа җавап языгыз. (70-80 сүз)….Мин  булачак  һө...

    24 слайд

    Сез дустыгыздан хат алдыгыз. Аңа җавап языгыз. (70-80 сүз)
    ….Мин булачак һөнәремне сайладым инде. Хәзер университетка әзерләнү курсларына йөри башладым. Анда безне төрле галимнәр укыталар.
    Син кем булырга телисең ? Кая укырга керергә уйлыйсың? Нинди фәннәрне яратып укыйсың?

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 478 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 31.01.2017 1799
    • PPTX 134.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шамсивалеева Разиля Минвалеевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 28767
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Развитие мотивации к обучению

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 156 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Мини-курс

История архитектуры: от классицизма до конструктивизма

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе