Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Гади җөмлә
2 слайд
1.Әйтү максатыннан чыгып, җөмләләр хикәя, сорау һәм боерык җөмләләргә бүленә.
Җөмләләрне төркемләүнең нигезләре
3 слайд
Хикәя җөмлә.
Аръякта бик күп булып зелпе, эт шомырты куаклары үсә иде. Су читләрендә, уйсу урыннарда, вак-вак күл буйларында – сары тал. Безне, бала-чаганы, кызыксындырганы шул зелпе төпләрен каплаган җир җиләге, тал араларында үскән карлыган, кара бөрлегән була иде... (М.Әмир)
4 слайд
Сорау җөмлә.
1. Кем утырткан икән бу наратны
Безнең басу түренә? (С.Хәким)
2. Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Илендә кем булып хезмәт иткән?
(С.Хәким)
3. Син бәхетлеме, синең гүзәллегең һәм акылыңның кадерен беләләрме бу дөньяда? (М.Мәһдиев)
5 слайд
Боерык җөмлә.
- Чү! Тукта, җил... Яшьлек гомеренең газаплы да, ләззәтле дә башланган сукмагында утырган ветеранның аксыл чәчләренә кагылма, ул чәчләрне тарама.
Тукта, исмә, җил... (М.Мәһдиев)
6 слайд
2.Оештыручы үзәкнең ничә булуына яисә булу мөмкинлегенә карап, җөмләләр ике составлы һәм
бер составлы булалар.
7 слайд
Ике составлы җөмләләр.
Таң сандугачлары сайраудан туктамаганнар иде әле. (Г.Ибраһимов)
8 слайд
Бер составлы җөмләләр.
Исем җөмләләр
Фигыль җөмләләр
9 слайд
Исем җөмләләр
Атау җөмләләр
Сүз
җөмләләр
10 слайд
1.Төн. Тирән тынлык. (Һ.Такташ)
2. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда, чыра кадап, Сабакларын бәйләгән гөлләр... Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагада – ак челтәр... (Ә.Еники)
3. Көз. Текә һәм биек яр. (Г.Хәсәнов)
4. Рәхәт, һай рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу, Нигәдер бик ямансу да шул! (Ә.Еники)
Атау җөмләләр
11 слайд
Сүз җөмләләр
– Хат алдың, ахры? – дидем мин.
– Әйе. (И.Гази)
2. – Ә минем сиңа кайда, ничек торуымны күрсәтәсем килгән иде.
– Рәхмәт. (Ә.Еники)
3.Халык галәм сәяхәтчесенең сүзләрен бертавыштан хуплады:
– Әйе!
– Шулай!
– Дөрес! (З.Хәким)
12 слайд
2. Садыйкны беләләр, яраталар.
(Г.Ибраһимов)
3. Егетне хурларлык түгел.
(Ф.Хөсни)
Фигыль җөмләләр
13 слайд
3.Баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләрнең дә булу-булмавына карап, җөмләләр җыйнак һәм җәенке булалар.
14 слайд
Җыйнак җөмләләр.
Кыш җитте.
Көн болытлы.
Син беләсеңме?
Ул сөйли.
Мансур ашыга.
Малай сәләтле.
15 слайд
Салкын кыш җитте.
Бүген көн болытлы.
Син аны беләсеңме?
Ул матур сөйли.
Мансур концертка ашыга.
Безнең малай тел өйрәнергә сәләтле.
Җәенке җөмләләр.
16 слайд
4.Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр тулы һәм ким җөмләләргә бүленә.
17 слайд
5.Чынбарлыктагы, уй-фикерләүдәге күренешләрне раслауга яисә кире кагуга карап, җөмләләр раслау һәм инкарь булалар.
18 слайд
Раслау җөмлә.
1.Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән. (Г.Бәширов)
2.Шәһәрдән кунаклар кайта. (Ф.Хөсни)
3.Дөрес, хәл мөшкел. (И.Гази)
4.Әле ярый, урманда чыршы күркәләре бар. (Г.Хәсәнов)
19 слайд
Инкарь җөмлә.
-ма, -мә, -м юклык кушымчалары;
-сыз, -сез кушымчалары;
түгел, юк сүзләре белән оеша.
1.Баштарак аңа тигез дала буйлап атлавы бер дә күңелсез, авыр булып тоелмады. (Ә.Еники)
2.Күңелгә ятарлык бер генә җылы сүз дә юк. (И.Гази)
20 слайд
6.Тойгының ни дәрәҗәдә катнашуына бәйле рәвештә тойгылы һәм гадәти җөмлә була.
Минем туган җирем кебек әйбәт
Сәйран яклар тагын бар микән?!
(Н.Арсланов)
21 слайд
7.Хәбәрлекнең санына карап, гади һәм кушма җөмләләр барлыкка килә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 660 072 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Латыйпова Лира Талховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72/144/180 ч.
Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.