Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Презентация по татарскому языку на тему "Фонетика"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Презентация по татарскому языку на тему "Фонетика"

библиотека
материалов

Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү

(бу сораулар “Фонетика” бүлеген тирәнтен өйрәнү өчен бирелде)



Тартыклар классификациясе

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.

  1. Ясалу урыннары буенча:

  • ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м]

  • ирен-теш: [в, ф]

  • тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р]

  • тел уртасы: [й]

  • тел арты: [к, г]

  • кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х]

  • бугаз (ларингаль): [ (һәмзә) ]

  • фарингаль (йоткылык): [һ]

  1. Ясалу ысулы буенча:

  • йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, (һәмзә)]

  • ярым йомык [м, н, л, ң]

  • өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ]

  • калтыраулы [р]

3. Артикуляцион яктан:

  • борын тартыклары: [м, н, ң]

  • авыз тартыклары: калган 25 се.

4. Акустик яктан:

  • сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w]

  • шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.


Сузык авазлар

Сүзнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап, сузыклар өч төркемгә бүленәләр:

  • түбән күтәрелешле: [а, ә]

  • уhello_html_m70c1dd29.gifрта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э]

  • юhello_html_m70c1dd29.gifгары күтәрелешле: [у, ү, и, ыОшибка! Закладка не определена.]

Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча сузыклар ике төрле булалар:

  • аhello_html_m70c1dd29.gifлгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары.

  • аhello_html_m70c1dd29.gifhello_html_m70c1dd29.gifрткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.

Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап, сузыклар:

иhello_html_m70c1dd29.gifhello_html_m70c1dd29.gifhello_html_m70c1dd29.gifренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э] була.


Дифтонг – ике сузык авазның бер иҗектә килүе.

Иҗек – әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге. Иҗек калыплары алтау: С ( Кер у.), СТ (ун), СТТ (ант), ТСТ (кыз), ТСТТ (карт), ТС (ке-ше). Сузыкка беткән иҗек – ачык, тартыкка беткәне ябык иҗек дип атала.

Басым 3 төрле була: сүз басымы (бер иҗекнең башкалардан аерылып торуы), фраза басымы (мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзнең бер басым белән әйтелүе), логик басым (сөйләмдәге бер сүзнең башкалардан аерылып торуы).

Сүз басымы үзе дә 3 төрле була. (Бу сорау Н. В. Максимовның 2002 елда басылган тест сорауларында бар.)

Экспиратор (динамик) – көче белән аерылып тора.

Микъдари (квантитатив) – озынлыгы белән аерылып тора.

Музыкаль (тоник) – тон югарылыгы белән аерылып тора.

Аваз үзгәрешләре

  1. Комбинатор үзгәрешләр:

  • аккомадация (янәшә торган тартык һәм сузыкларның бер-берсенә җайлашулары).

  • ассимиляция (авазларның бер-берсенә охшашлануы).

  • диссимиляция (авазларның охшашсызланулары).

Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә барлыкка килгән аваз үзгәрешләре:

  • Диэреза – янәшә тартыкларның берәрсе төшеп калу: артист – артис, килтер – китер.

  • Метатеза – сүздәге авазларның урыны алышыну: ярпаг (азәрбайҗан теле) – яфрак (татар теле).

  • Элизия – ике сүзнең беренчесе сузыкка бетеп, икенчесе сузыкка башланса, бер басым астында әйтелгәндә аваз үзгәрешләре була (беренчесенеке төшеп кала): бара + иде [барайде], кара + урман [карурман].

  • Апокопияике сүзне кушып әйткәндә, бер яки берничә авазның төшеп калуы: кайта алмады [кайталмады]. Искәрмә: бу сорау Н. В. Максимов тестларында (2002 елгы китапта) бирелгән иде, әмма җавабы бөтенләй икенче төрле: рус теленнән кергән сүзләрдәге женский род күрсәткеченең төшеп калуы (минута – минут, квартира – квартир). (“Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел). Бу сүзгә курсив белән бирелгән аңлатманы “Аңлатмалы сүзлек”тән алдым.

  • Гаплология – сүздәге ике бертөрле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу: Гайшә Шәриповна [гайшәриповна].

  • Субституция – чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыру: хрен – керән, клеть – келәт.

  • Синкопия – тамырдагы тар әйтелешле сузыкларның кыскаруы: борын – борны, вакыт – вакты.


  1. Позицион үзгәрешләр:

  • Протеза – янәшә тартыклар алдына сузык өстәлү: стол – өстәл, скатерть – эскәтер.

  • Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү: клеть – келәт, бревно – бүрәнә.

  • Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыклары кыскарып киләләр. Бу сан редукциясе була. Сыйфат редукциясе сирәк була: ямансу (ямансылама).


Авазларның чиратлашуы – бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе чиратлашу дип атала.

Фонетик чиратлашу – яңгыраулыкта-саңгыраулыкта чиратлашу: ак – агам, тек – тегү, күк – күге.

Тарихи чиратлашу: ата – әти, ачы – әче, сач – чәч, бавыр – бәгырь.


Фонология – авазларны аларның функцияләре ягыннан өйрәнү фәне. Бу фәннең өйрәнү объекты – фонемалар, ягъни сүзләрне төзү өчен хезмәт итә торган бүтән бүленмәүче иң кечкенә аваз берәмлеге.

Искәрмә: 2011 елда укытучылар өчен үткәрелгән һәм үткәрелә торган БРИ сорауларының В һәм С өлешләрендә М. Мәһдиев әсәрләреннән алынган өзекләр күп бирелгән.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1022
Номер материала ДВ-300667
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх