Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Егерме бишенче февраль
Татар теле дәресе
Укытучы: Галиева Ленара Рафаиль кызы
2 слайд
Хаталар өстендә эш
3 слайд
Пунктуация хаталарын төзәтү.
1. Карчык, кулына яңгырда чыланган шәлен тотып, бүлмәгә килеп керде.
2. Кергәч тә ул, эзләнеп, күзләрен бүлмә буйлап йөртеп чыкты.
1. К.җ.: Аерымланган хәл җөмләнең уртасында килгәнгә күрә, ике яктан да өтерләр белән аерымлана.
2. К.җ.: Аерымланган хәл җөмлә башында килсә, ул бер яктан өтер белән, ә җөмлә уртасында килгәне ике яктан да өтерләр белән аерыла. Үзбәя.
4 слайд
Тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп язарга һәм, грамматик нигезләренә карап, төрләрен билгеләргә.
1. Яшел хәтфә келәм өстенә утырып бераз тамак ялгап алгач без күл буена юнәлдек.
К.җ.: Яшел хәтфә келәм өстенә утырып, бераз тамак ялгап алгач, без күл буена юнәлдек.
(Аерымланган хәлләр белән катлауландырылган гади җөмлә)Үзбәя.
5 слайд
Иярченле кушма җөмлә
Катлаулы төзелмә
Тезмә кушма җөмлә
Үзегезгә таныш булмаган төшенчәне аерып алыгыз һәм дәрескә УМ билгеләгез
6 слайд
Баш кисәкләрнең астына сызарга, җөмлә чикләрен билгеләп, аларның санын яза барыгыз
Андый минутларда әби җанланып китә, иреннәре елмая, күзләрендә шатлык яшьләре җемелди иде.
(1)Андый минутларда әби −җанланып китә,(2) иреннәре елмая, (3)күзләрендә шатлык яшьләре җемелди иде.
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.
(1)Боз катлавы эрегәч,(2) җир өстенә
Умырзая чыга, (3)карагыз:
(4)Умырзая чыга,
(5 Умырзая калка,
(6)Умырзая суза сабагын.
Үзбәя.
7 слайд
Тезүле бәйләнеш
– сүзләр, бер-берсенә буйсынмыйча, тигез хокуклы булалар,
– тезүле бәйләнештәге сүзләр үзләре генә җөмлә төзи алмыйлар,
– җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында була,
– тезүле бәйләнешне тудыручы чаралар:
тезүче теркәгечләр тезү интонациясе
Ияртүле бәйләнеш
– бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасында була,
– сүзләрнең берсе – ияртүче, икенчесе – иярүче,
– сүзләр арасында 3 төрле мөнәсәбәт урнаша:
хәбәрлекле ачыклаулы аныклаулы
ия белән бер сүз аныклагыч белән
хәбәр икенчесен аныкланмыш
арасында ачыклый арасында
(җөмлә төзелә) (сүзтезмә)
8 слайд
Катлаулы төзелмәләр
икедән артык җөмләдән тора,
төзелеше буенча 3 төрле
Күп тезмәле
гади җөмләләре үзара тезүле бәйләнештә
катнаш
гади җөмләләре үзара тезүле + ияртүле бәйләнештә
Күп иярченле
гади җөмләләре үзара ияртүле бәйләнештә
күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
тиңдәш иярүле берничә төр иярүле
тиңдәш түгел бер-бер артлы иярүле
9 слайд
Олуг мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддиннең иҗат мирасыннан алынган җөмләләрне игътибар белән укырга һәм җөмләләрнең төзелеше буенча төрләрен аерырга
1. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек вә могътәбәр буладыр
2. Кайгы күрү сәбәбеннән адәм балаларының холыклары төзәлә, күңелләре яхшылана, гакыллары арта
3.Бер тамчы су күзгә күренмәсә дә, күп тамчылар җыелса, елгалар агадыр.
1. Катнаш кушма җөмлә
2. Күп тезмәле катнаш кушма җөмлә
3. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә
10 слайд
Өй эше
№ 352 Катлаулы кушма җөмләләрнең схемалары буенча аларның төрен билгеләргә
№353 Әдәби әсәрләрдән катлаулы төзелмәләргә 3-4 мисал табып язарга
№354 Катлаулы төзелмәләр кулланып, “киләчәк турында хыялларым” дигән темага кечкенә хикәя язарга
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Татар теле дәресеннән 8 нче сыйныфларда куллану өчен презентация. Катлаулы төзелмәләрне үткәндә, кагыйдәләргә модельләр бирелгән. Дәрес иҗади үстерелешле методика нигезендә алып барыла. Укучы теманы адымлап чишә, ягъни гадидән катлаулы мисаллар нигезендә. Сыйныфта төркемләп эшләү каралган.
6 655 009 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Ленара Рафаиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.