Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарскому языку на тему "Ләбиб Леронның иҗади эшчәнлеге"

Презентация по татарскому языку на тему "Ләбиб Леронның иҗади эшчәнлеге"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Бүләк булсын әле бу Күптәнге дус Ләбибкә- Үзе шаян, үзе усал Һәм талантлы әди...
Ләбиб Лерон Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов —татар язучысы, ша...
Без сабыйлар иленнән бит...
Балачак илендә Ул 1961 нче елның 11 нче ноябрендә Татарстанның Мөслим районы...
1969-1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәплә...
Студент еллары Казан дәүләт университе- тының журналистика бүлеген 1984 нче е...
Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»)газетасы...
1986—1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан...
  Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Ләбиб Лерон гаиләсе белән
Без табышкан көн Мөлаем елмаю...Бүген дә хәтерлиМ: Икәү без.Биибез. Мизгелләр...
милләттәшкә Заман - усал, дус-дошманың усал, Син үзең дә усал усалга. Хет бер...
1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналы...
Ләбиб – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Ләбиб – балалар...
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бе...
Татар телевединесендә викторинада катнашкач
Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транз...
Гел шатлыктан гына тормый Сөю, Булыр парә-парә килгән мәлләр,- Бала хакына д...
“Бакчада мин җаным-тәнем белән ял итәм,”- ди ул... Туңган йөрәкләргә җылы җит...
Гаиләм – җан рәхәтем
Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Ул...
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бе...
Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы   Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һ...
Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигър...
Язучы юмор-сатира жанрында да яратып эшли Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәх...
Бүгенге көндә Ләбиб Лерон “Безнең мирас” исемле журналның баш мөхәррире булып...
Басма китаплары Яңгырның ял көне: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988....
Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һ...
Күтәрелә сүз кояшы Кешелек дәверенә. Әрнүле җан кайтавазы Шигырьгә әверелә
1 из 30

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Бүләк булсын әле бу Күптәнге дус Ләбибкә- Үзе шаян, үзе усал Һәм талантлы әди
Описание слайда:

Бүләк булсын әле бу Күптәнге дус Ләбибкә- Үзе шаян, үзе усал Һәм талантлы әдипкә. ФӘННҮР САФИН.

№ слайда 2 Ләбиб Лерон Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов —татар язучысы, ша
Описание слайда:

Ләбиб Лерон Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов —татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты.

№ слайда 3 Без сабыйлар иленнән бит...
Описание слайда:

Без сабыйлар иленнән бит...

№ слайда 4 Балачак илендә Ул 1961 нче елның 11 нче ноябрендә Татарстанның Мөслим районы
Описание слайда:

Балачак илендә Ул 1961 нче елның 11 нче ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.

№ слайда 5 1969-1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәплә
Описание слайда:

1969-1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979елда Казан дәүләт универститетының тарих-филология факультетына укырга керә.

№ слайда 6 Студент еллары Казан дәүләт университе- тының журналистика бүлеген 1984 нче е
Описание слайда:

Студент еллары Казан дәүләт университе- тының журналистика бүлеген 1984 нче елда тәмамлый.

№ слайда 7 Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»)газетасы
Описание слайда:

Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»)газетасы редакциясендә эшли башлый.

№ слайда 8 1986—1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан
Описание слайда:

1986—1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала.

№ слайда 9   Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Описание слайда:

  Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

№ слайда 10 Ләбиб Лерон гаиләсе белән
Описание слайда:

Ләбиб Лерон гаиләсе белән

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12 Без табышкан көн Мөлаем елмаю...Бүген дә хәтерлиМ: Икәү без.Биибез. Мизгелләр
Описание слайда:

Без табышкан көн Мөлаем елмаю...Бүген дә хәтерлиМ: Икәү без.Биибез. Мизгелләр илаһИ! Наз тоям –бәхетле итәчәк килер көН... Сәп-сәер бер халәт – җанымда яңа хиС, Илерә музыка. Биибез... Төн биИ... Нәзакәт хәрәкәт. Карашың мут, наяН. Ешая сулышлар, йөрәкләр тибүЕ... Ят йөзләр, парсызлар бер читтә моңаЯ. Риясыз күңелемдә уяна пакъ уйлаР, Акылны йөгәнлим – ыргыла ул алгА: Табышу.Танышу. Кавышу. Йөрәк шаТ. Ак дөнья.Назлы яз. Бөреләр уянА... Мөлаем елмаю... Әле дә хәтерлиМ...

№ слайда 13 милләттәшкә Заман - усал, дус-дошманың усал, Син үзең дә усал усалга. Хет бер
Описание слайда:

милләттәшкә Заман - усал, дус-дошманың усал, Син үзең дә усал усалга. Хет бер мизгел генә елмай әле Ирен чите белән булса да!

№ слайда 14 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналы
Описание слайда:

1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә эшли. Каләм белән әкият үрә, Сүз-мәрҗәннән шигырь тезә. Шүрәлеләрне кытыклап, Кызык ясый һәммәбезгә. Зиннур Хөснияр. 2006.

№ слайда 15 Ләбиб – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Ләбиб – балалар
Описание слайда:

Ләбиб – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Ләбиб – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Ләбиб һәр жанрда да үзен иркен хис итә. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла... Зөлфәт, шагыйрь. 1989

№ слайда 16 Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бе
Описание слайда:

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.

№ слайда 17 Татар телевединесендә викторинада катнашкач
Описание слайда:

Татар телевединесендә викторинада катнашкач

№ слайда 18 Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транз
Описание слайда:

Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы.

№ слайда 19 Гел шатлыктан гына тормый Сөю, Булыр парә-парә килгән мәлләр,- Бала хакына д
Описание слайда:

Гел шатлыктан гына тормый Сөю, Булыр парә-парә килгән мәлләр,- Бала хакына дип яшәүләрең Тоташ януларга әверелгәндә... Булыр парә-парә килгән мәлләр.

№ слайда 20 “Бакчада мин җаным-тәнем белән ял итәм,”- ди ул... Туңган йөрәкләргә җылы җит
Описание слайда:

“Бакчада мин җаным-тәнем белән ял итәм,”- ди ул... Туңган йөрәкләргә җылы җитми, Күңелләрдә назның яз чагы... Кәгазь көймәләрдә йөзеп килгән Яз турында бүген яз, шагыйрь!

№ слайда 21 Гаиләм – җан рәхәтем
Описание слайда:

Гаиләм – җан рәхәтем

№ слайда 22 Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Ул
Описание слайда:

Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Ул шигырьдә әтәчләнми, чәчрәп кычкырмый, бер стакан суда тайфун уйнатмый. Л. Леронның юморны аерыбрак яратуы аның юмористик әсәрләрне проза белән сынап каравыннан да күренә. Аның оста сюжетлы, нечкә кинаяле, культуралы телле кечкенә проза әсәрләре игътибарны үзенә җәлеп итә.

№ слайда 23 Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бе
Описание слайда:

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.

№ слайда 24 Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы   Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һ
Описание слайда:

Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы   Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.

№ слайда 25 Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигър
Описание слайда:

Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы, үз өлкәсе бар. Ул — юмор-сатира. Яшь язучының бу өлкәдәге эзләнүләре һәм шиксез уңышлары аны профессиональ сыйфаттагы әдәбиятка сукмак салучы яшь әдип дип атарга мөмкинлек бирә.

№ слайда 26 Язучы юмор-сатира жанрында да яратып эшли Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәх
Описание слайда:

Язучы юмор-сатира жанрында да яратып эшли Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыгаручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү. Икенче төрле әйткәндә, аның юморы тупас хахылдау булмыйча, зыялыларча, тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора

№ слайда 27 Бүгенге көндә Ләбиб Лерон “Безнең мирас” исемле журналның баш мөхәррире булып
Описание слайда:

Бүгенге көндә Ләбиб Лерон “Безнең мирас” исемле журналның баш мөхәррире булып хезмәт куя. Ләбиб Лерон инде җитди язучы һәм аның язмышы әдәбият белән, халык язмышы белән гомергә бәйләнгән. Беренчедән, ул — үткен күзле яшь каләм. Әдәбият язмышы белән ул ныклап кызыксына, укый, һәм мәкаләләре, һәм шигырьләре, һәм пародияләре белән бүгенге мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерә. Икенчедән, Ләбиб — балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь, җитди шәхес. Өченчедән, Ләбиб ул — миһербан иясе, кече күңелле кеше, әдәбиятны җигелеп, авыр йөк тартыр өчен сайлаган егет. Боларның барысы да — Ләбибнең өлгергән язучы икәненә дәлил. Рабит Батулла, язучы. 1989

№ слайда 28 Басма китаплары Яңгырның ял көне: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.
Описание слайда:

Басма китаплары Яңгырның ял көне: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 20 б.— 25 000. Транзистор үч ала: Шаян хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 64 б.— 27000. Күрше тавыгы: Эпиграммалар, пародияләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.— 120 б.— 15000. Тәгәрмәчле чана: Әкиятләр, мәзәкләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 95 б.— 50 000. Сине генә сөям: Лирик һәм публицистик шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 176 б.— 3000. Таһир маҗаралары: Комикслар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 20 б. Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, пьесалар.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004.— 303 б.— 3000

№ слайда 29 Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һ
Описание слайда:

Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре, Муса Җәлил премиясе (2007) лауреаты.

№ слайда 30 Күтәрелә сүз кояшы Кешелек дәверенә. Әрнүле җан кайтавазы Шигырьгә әверелә
Описание слайда:

Күтәрелә сүз кояшы Кешелек дәверенә. Әрнүле җан кайтавазы Шигырьгә әверелә


Автор
Дата добавления 11.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров582
Номер материала ДВ-251147
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх