Описание презентации по отдельным слайдам:
1. Нәрсә ул җөмлә? 2. Әйтү максаты ягыннан гади җөмләләрне нинди төрләргә бүләләр? 3. Составы ягыннан нинди җөмләләр бар? 4. Кушма җөмләләр нинди ике төргә бүленәләр? 5. Иярченле җөмләгә билгеләмә бирегез. 6. Мәгънәләре ягыннан иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? 7. Төзелеше ягыннан? 8. Аналитик иярчен җөмләләрнең нинди бәйләүче чаралары бар? 9. Синтетик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын атагыз. 10. Йосыф кайтканны алар дүрт күз белән көтеп торды. Бу нинди җөмлә? Тыныш билгесе ни өчен куелмый?
кайчан? Базар тарала башлагач, исәнлек-саулык сорашып килеп керәләр (З.Зәйнуллин) кайчан? Ай яктырганда, йолдыз күренми. (Мәкаль) кайчан? Ак чәчәкләр очкан чакта, Сагынуга түзәлмадым. (Ш. Галиев) кайчанга кадәр? Анасы килеп алыр, шуңа кадәр баланың үзен җибәрми торыгыз. (Ә.Фәйзи) кайчан? Ул кайчан килергә куша, Илсөяр нәкъ шул вакытка килеп җитә. (Г.Гобәй) кайчан? Галиулла белән Хәлим тиз генә юлдан чыктылар, ул да түгел, әллә никадәр тузан туздырып, күк атлы кеше узып китте. (И.Гази)
Адәм баласының яшерен серләре ачылгач, ул яклаучысыз, гаҗиз сабый бала хәлендә кала. – Адәм баласының яшерен серләре ачыла, шуннан соң ул яклаучысыз, гаҗиз сабый бала хәлендә кала. Җил исте, шунда егетнең йөзенә хуш исле җылылык бәрде. – Җил искәч, егетнең йөзенә хуш исле җылылык бәрде.
(1) Ком сахрасында ыгы-зыгы басылгач, (2) мин дә илкәемә кайтып китәрмен әле. Беренчесе – Ком сахрасында ыгы-зыгы басылгач – иярчен җөмлә, икенчесе – мин дә илкәемә кайтып китәрмен әле – баш җөмлә. Бу иярчен вакыт җөмлә. Бәйләүче чарасы –гач хәл фигыль формасы. Компонентлар арасына өтер куела, чөнки синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдәге үзе ияреп килгән сүздән ераклашкан. Схемасы: Яки (....-гач), [ ]. 2 баш. җ. 1. синтетик иярчен вакыт җөмлә -гач хәл фиг. формасы
(1) Сугыш беткәч, (2) мин партия тарафыннан Мәскәүгә институтка, укырга җибәрелдем. (Г. Ибраһимов) Бу иярчен вакыт җөмлә. Беренче җөмлә - ике составлы, раслау, җыйнак җөмлә. Сугыш – гади ия. Беткәч – гади фиг. хәбәр. Икенче җөмлә - ике составлы, раслау, тулы, җәенке хикәя җөмлә. Мин – гади ия. Җибәрелдем – гади фигыль хәбәр. Укырга – максат хәле, хәбәргә инфинитив формасы аша ияргән. Мәскәүгә - урын хәле, хәбәргә Ю.к. кушымчасы аша ияргән. Институтка – аныклагыч, аныкламышка аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән. Партия тарафыннан – кыек тәмамлык, үтәүчене белдерә, хәбәргә тарафыннан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнгән. Өтер куела, чөнки синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдәге үзе ияргән сүздән ераклашкан. 2 баш. җ. 1. синтетик ия. вакыт җөмлә -гач хәл фиг. формасы
Иярчен вакыт җөмлә. Аналитик - ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр - парлы мөнәсәбәтле сүзләр - ул да түгел, ул да булмый теркәгеч сүзе Синтетик - исем, сыйфат фигыль, хәл фигыль формалары - килеш кучымчалары - бәйлекләр, бәйлек сүзләр Сораулары - кайчан? - кайчаннан бирле? - кайчанга чаклы? 4. Аналитик иярчен вакыт җөмләләр рус телендә придаточное предложения времени дип аталалар.
Номер материала: ДВ-401067
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное. |