Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Җөмлә кисәкләрен кабатлау
2 слайд
Дәреснең максаты:
Җөмлә кисәкләрен искә төшерү, алдагы елларда өйрәнгәннәрне кабатлау.
Укучыларның логик фикерләү, иҗади эшләү күнегүләрен үстерү.
Туган телебез- татар теленә карата хөрмәт тәрбияләү.
3 слайд
7 нче сыйныф укучыларына хат
4 слайд
Хөрмәтле 7 нче сыйныф укучылары!
Сез инде хәзер зурлар- 7 нче сыйныф укучылары
булдыгыз. Белемнең кирәклеген бик яхшы аңлыйсыз.
Алда сезне олимпиадалар, бердәм дәүләт имтиханнары
көткәнен дә бик яхшы беләсез. Ә мин сезгә әлеге өлкәдә
бераз гына булса да ярдәм итәргә телим. Һәм җөмлә
кисәкләрен искә төшерү, кабатлау өчен биремнәр
тәкъдим итәм. Аларны үтәп, үзегезнең белемнәрегезне
сынап карагыз.
Киләчәктә сезгә зур уңышлар теләп калучы Саба
районының татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлия Гомәровна
5 слайд
Сорауларга тулы итеп җавап бирегез
1. Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?
6 слайд
Җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдереп, аерым сорауларга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала .
7 слайд
2. Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?
8 слайд
3. Ия белән хәбәр баш кисәкләр дип атала.
9 слайд
4. Нинди җөмлә кисәге ия була?
10 слайд
Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча кем?, нәрсә? сорауларына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.
11 слайд
Бирем №1
Бирелгән сүзләрне ия итеп алып, җөмләләр төзеп языгыз.
Җидегән йолдыз
Әтисе белән улы
Хәмидә апа
Үги ана яфрагы
Белгән (кеше)
12 слайд
5. Нинди җөмлә кисәге хәбәр була?
13 слайд
Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.
14 слайд
Бирем №2
Бирелгән мәкальләрдән ия белән хәбәрләрне табарга
Белгән уңар,
Белмәгән туңар.
Ил җыр белән яши.
Һәр кешенең үзе яраткан җыры бар.
Китап- белем чишмәсе.
Ашыгу- ахмаклык,
Кичегү- үшәнлек.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Биш бишең- егерме биш.
15 слайд
6. Нинди кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала?
16 слайд
Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала.
17 слайд
7. Нинди иярчен кисәкләрне беләсез?
18 слайд
АЕРГЫЧ
ТӘМАМЛЫК
ХӘЛ
ИЯРЧЕН КИСӘКЛӘР
19 слайд
8. Нинди җөмлә кисәге аергыч була?
20 слайд
Исемне ачыклап килгән теләсә нинди сүз аергыч дип атала
21 слайд
Бирем №3
Бирелгән хәрефләрдән башланган аергычлар өстәп, җөмләне язарга
А
Е
Р укытучы безгә белем бирә.
Г
Ы
Ч
22 слайд
9. Нинди җөмлә кисәге тәмамлык була?
23 слайд
Эш- хәрәкәтне белдерүче сүзгә ияреп килгән һәм аның үтәлүенә бәйле предметны, затны күрсәткән иярчен кисәк тәмамлык дип атала
24 слайд
Бирем № 4
Әлеге хәрефләрдән башланган җыр яисә шигырь юллары искә төшерегез.
Т
Ә
М
А
М
Л
Ы
К
25 слайд
10. Нинди җөмлә кисәге хәл дип атала?
26 слайд
Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк хәл дип атала
27 слайд
Бирем №5
Күп нокталар урынына хәлләр өстәп языгыз.
... йөргән ил таныр,
... йөргән җир таныр. Мәкаль
Йокларга яттым ... Г.Тукай
... бар иде бер таз малай. Г.Тукай
Без ... иртә таңнан җәяүләп китәбез.
.... үлчә, ... кис
28 слайд
Кем ияләрне беренче булып билгеләп чыга?
Ун- икегә төгәл бүленә.
Уйлаган килә.
Кызыл сиңа килешә
Йоклаучылар уяндылар. К. Нәҗми
Азмыни дөньяда халыкка, җәмгыятькә файдалы яхшы һөнәрләр!
...Ул адымнар минем күңелемне кытыклыйлар, ашкындыралар
Карточка №1
29 слайд
Карточка №2
Кем хәбәрләрне беренче булып билгеләп чыга?
Мәрхәбә ут булды. Г. Әпсәләмов
Син аңа белдермәскә тиеш Г. Ибраһимов
Шәһәр Сәхипнең котын алды Г. Ибраһимов
Әбүзәр абзый бу сүзләргә игътибар итмәде . Г. Әпсәләмов .
Шуңа күрә алар балыктан бер вакытта да баш тартмыйлар. М. Әмир
Шәһәр үзенең элекке урынына сыеша алмый башлаган И. Гази
30 слайд
Карточка № 3 1 вариант
Җыйнак җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп җәенке җөмлә ясагыз
Сабан туе якынлаша.
Ана көтә.
Урман шаулый.
Карточка № 3 2 вариант
Җыйнак җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп җәенке җөмлә ясагыз
Үләннәр яшелләнгән
Китап зур
Авыл урнашкан
31 слайд
Карточка №4 1 вариант
Исем белән белдерелгән ияләргә һәм хәбәрләргә аергычлар
өстәп языгыз.
Кәгазь ертылган
Әтисе- шофер
Агачлар ямь- яшел.
Тау биек.
Яңгырлар явып үтте.
Карточка №4 2 вариант
Исем белән белдерелгән ияләргә һәм хәбәрләргә аергычлар
өстәп языгыз.
Шомырт чәчәк ата
Алма үзебезнеке.
Хат әнисенә
Дулкыннар сөйли
Улы төзүче.
32 слайд
Өй эше
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 661 452 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галимуллина Лилия Фаргатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300 ч. — 1200 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.