Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Салахиева Миләүшә
Мисхәт кызы
Беренче кв.категорияле укытучы, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары
Казан шәһәре Яңа Савин районының
«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 143нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
2 слайд
Чыгышның темасы:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр куллану
3 слайд
Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.
А. де Сент-Экзюпери.
4 слайд
Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.
5 слайд
Хәзерге укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә бара: ул – мәгълүмат бирү чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып-белү эшчәнлеген актив оештыручы да. Бүген без рус мохитендә балаларга татар телен өйрәтергә, аларның татарча аралашуларына омтылабыз икән, татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
6 слайд
Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Сөйләүче һәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен – тыңлаучы, ә тыңлаучы өчен сөйләүче кирәк.
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге ныклы белемгә ирешә алулары дәреслекләрнең нинди дидактик һәм методик алымнарга нигезләнгән булуына да бәйле. Русча сөйләшүчеләр өчен татар теле һәм әдәбиятыннан коммуникатив юнәлештәге дәреслекләр белән эш итү укучыларның актив сөйләм осталыгын һәм аралашу сәләтен формалаштыру бурычын уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
7 слайд
Укучының ихтирамын яулау өчен, бүгенге укытучының яңа педагогик технологияләрне, компьютер технологияләрен камил белүе, тирән белемле, тәҗрибәле, төрле яктан үрнәк шәхес булуы мөһим. Дәрестә мәгълүмати технологияләр белән эшләү күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм, әлбәттә, белем белән кызыксындыру чарасы булып тора. Татар телен чит тел буларак укытуда компьютер телнең яки коммуникатив компетенцияләрнең формалашуын тәэмин итү чарасы да булып тора.
8 слайд
Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуның нәтиҗәлелеген арттыру әһәмиятле мәсьәлә булып кала бирә. Бу фикер белән өлешчә килешсәк тә, шуны әйтәсе килә: русча сөйләшүче укучыларны татарчага өйрәтүнең мотивациясе – барыннан да бигрәк сыйфатлы итеп, тырышып укыту, методик яктан дөрес корылган, кызыклы дәресләр, эчтәлекле, мавыктыргыч дәреслекләр, укыту-методик әсбаплар, һәм, ниһаять, татар теле һәм әдәбияты укытучысының ялкынлы, җанлы сүзе, әдәби дөрес, матур, йөрәккә ятышлы теле.
9 слайд
Шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технология түбәндәгеләрне күздә тота:
- укучының субъектив тәҗрибәсенә таяну;
- биремнәрне үтәгәндә укучыларның теләкләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алу;
- һәр укучының җавабын игътибар белән тыңлау;
-укытучы үз фикерен такмыйча, укучыларның тәкъдим иткән фикерләрен анализлау;
- мөстәкыйльлек, активлык өчен шартлар тудыру.
10 слайд
Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге, мультимедиа, интерактив технологияләрне куллану – болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, активлыкны арттыра.
11 слайд
Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру.
12 слайд
коммуникатив технология:
Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати;
Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы;
Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту;
Оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин;
Балага якын килү: хезмәттәшлек;
Өстенлекле метод: диалогик+уен;
Модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.
13 слайд
Ә хәзер заман таләпләре бүген татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр сорый. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүматый чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.
14 слайд
Чөнки бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.
15 слайд
Телебез безнең - тарихыбыз да, киләчәгебез дә, безнең бурыч- туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру.
16 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 719 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Салахиева Миляуша Мисхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.