Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татар милли ризыклары тарихы
2 слайд
Татар халкы үз милли ашларына бик бай, hәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшhүр.
Азыкны казанда пешергәннәр, йөздереп кыздырганнар hәм мичтә пешергәннәр. Мичтә бигрәк тә ипи пешергәннәр. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул изге азык.
3 слайд
Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин:
шулпалы кайнар ашлар;
икенче итеп бирелә торган ашлар;
камыр ашлары;
чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар.
4 слайд
Күбрәк пешкән ит кулланганнар. Итне ашка зур-зур кисәкләр итеп салганнар, ашар алдыннан гына тураганнар.
Итне җәй hәм яз көннәрендә куллану өчен тозлап hәм каклап куйганнар.
5 слайд
Азыкны мичтә пешерер өчен чуен hәм чүлмәкләр тотканнар.
Чуенда - бәрәңге борчаклы аш, боткалар пешергәннәр.
6 слайд
Татар халкында пилмән - бәйрәм көннәрендә, я кунак чакырганда әзерләнә, аны hәрвакыт шулпа белән бирәләр.
7 слайд
Кунак чакырганда, бигрәк тә шәhәр кешеләре, пылау пешерәләр.
8 слайд
Татар халкы йомырканы камыр ашларында күп куллана. Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар.
9 слайд
Өчпомак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элек ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.
10 слайд
Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч зур урын алып тора
11 слайд
Кыстыбый- гади ашамлыклардан санала. Юка җәймә эченә тары
боткасы салып ясаганнар.
19 гасырда кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.
12 слайд
Гөбәдия-бик үзәнчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы
әзерли.
13 слайд
Татар халкы элек электән чәйне яратып эчә. Татлы
камырлардан чәй янына куела торган - катлама, кош теле.
14 слайд
Милләтебез горурлыгы, табынның күрке –чәкчәк. Ул hәр туй мәҗлесендә була.
15 слайд
АШЛАРЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!!!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 291 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Карманова Айгуль Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.