Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Презентации / ПРезентация по татарской литературе .
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

ПРезентация по татарской литературе .

библиотека
материалов
Укучыларның “Ачыш – VI” муниципаль фәнни-гамәли конференциясе Проект эше “Җин...
“ Проект эше өчен мотив туу... Укытучы дәрестә туган тел турында шигырь укыд...
Проектның максаты: туган як шагыйрәсе Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗ...
Эзләнү эшен башлап җибәрер өчен бергәләп план төзедек, эшләрне бүлештек
Эзләнү эшенең план -схемасы Шагыйрә яшәгән йортка сәяхәт Музейга сәяхәт Китап...
Җинан Гарифуллина яшәгән йортка сәяхәт Без Җинан Гарифуллина торган йортка “...
Кунакта... Безне Гарифуллин Илдар Габидулла улы каршы алды. Ул безгә әнисе т...
 Еллар хатирәсе
Кыңгыраулы мәктәп еллары 1963 нче елдан Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәб...
 Укытучы Җинан Гарифулла кызы Гарифуллина үзе укыткан 3 нче мәктәп янында
 Җ. Гарифуллина язучылар белән очрашуда
 Җинан Гарифуллина очрашуда
Җинан Гарифуллина - тыл ветераны Оекбашлар, бияләйләр бәйләп, бүрекләр тегеп...
Музейга сәяхәт Күргәннәребезне сезгә дә тәкъдим итәбез Шагыйрә турында мәгъл...
 Җинан Гарифуллинаның шәхси печать (басма) машинкасы
 Шагыйрәнең шәхси әйберләре
Китапханәгә сәяхәт Безгә Җинан Гарифуллинаның кулъязмасын да күрергә насыйп...
 Кулъязмалар
Автор турында сүз Җинан Гарифуллина Татарстанның Азнакай районы, Түбән Сукае...
Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты Хронологик таблица Дата Вакыйгалар...
Мин авылда үскән гади бер кыз, Гадилектә диләр матурлык. Әйтер сүзем минем ши...
Иҗаты Җинан Гарифуллинаның ике җыентыгы бар: 1. “Йөрәк җыры” (1997 нче ел) 2...
*** -Серләреңне әйт әле,-диләр. Ничек языла шигырь? -Шигырьләр-күңел байлыгым...
Җинан Гарифуллинаның “Йөрәк җыры” җыентыгы 1997 нче елда дөнья күрде Җинан Г...
“Йөрәк җыры” җыентыгының тематик эчтәлеге шагыйрәнең “Минем җырлар” шигыренд...
Җырлары “Сукаешым” “Азнакаем” “Актүбә турында җыр” “Башканы эзләмә” “Сукаеш ч...
Җинан Гарифуллинаның «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы 2001 нче елда дөнья...
«Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы Җинан Гарифуллинаның әлеге китабы шагыйр...
Туган яктан илһам алып
Гүзәл Актүбәм Язлар җитсә матурлана, Гүзәл Актүбәм. Гөлбакчасына күмелә, Әйлә...
Актүбәм Аклыгым син, шатлыгым син, И, минем торган җирем! Син – бәхетем, мәх...
Җисеменә исеме Бик килешә Актүбәгә Җисеменә исеме. Актүбәдә ак кар ява Ул да...
Шагыйрәнең туган як турында язылган шигырьләре “Туган җир” “Туган авылым ист...
Үзешчән композитор Шамил Нигъмәтуллин белән очрашу Без үзешчән композитор Ша...
Җырлары “Сукаешым” “Азнакаем” “Актүбә турында җыр” “Башканы эзләмә” “Сукаеш ч...
Истәлек тактасының эскизы
Актүбә администрациясе башлыгы Роза Алмас кызы белән эшлекле очрашуда
Истәлек тактасы кую тантанасында
Көтелгән нәтиҗә Без Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында күбрәк...
Мәңгелеккә киткән чагында да, Кадер –хөрмәт белән китәрмен. Якты гүрләремне м...
Проект өстендә эшләделәр: 1. Презентацияне hәм эскизны эшләделәр: Зәкиев Дина...
Кулланылган әдәбият 1. Җинан Гарифуллина “Йөрәк җыры” җыентыгы(1997 нче ел) 2...
44 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Укучыларның “Ачыш – VI” муниципаль фәнни-гамәли конференциясе Проект эше “Җин
Описание слайда:

Укучыларның “Ачыш – VI” муниципаль фәнни-гамәли конференциясе Проект эше “Җинан Гарифуллина-якташ шагыйрәбез” 6 нчы Б сыйныф укучылары Хуҗиәхмәтова Лилия, Сафина Айгөл, Зәнчурина Диләрә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Эльмира Сөлләм кызы 2016 нчы ел

№ слайда 2 “ Проект эше өчен мотив туу... Укытучы дәрестә туган тел турында шигырь укыд
Описание слайда:

“ Проект эше өчен мотив туу... Укытучы дәрестә туган тел турында шигырь укыды. Аның авторы Җинан Гарифуллинаның якташыбыз икәнен әйткәч, без аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышырга булдык.

№ слайда 3 Проектның максаты: туган як шагыйрәсе Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗ
Описание слайда:

Проектның максаты: туган як шагыйрәсе Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, халкыбызның мәдәниятенә керткән өлешенең әһәмиятен күрсәтү һәм ул яшәгән йортка истәлек тактасы куюга этәргеч ясау. Бурычлары: 1.Җ.Гарифуллина турында туплаган материалларны билгеле бер тәртипкә китереп, эзлекле рәвештә аның тормыш юлын һәм иҗатын киң яктырту. 2.Тупланган мәгълүматлардан файдаланып, презентация эшләү. 3.Шагыйрә торган йортка истәлек тактасы кую мәсьәләсен бистә админстрациясендә күтәрү. Тикшеренү методлары: эзләнү; анализ ясау; гомумиләштерү. Көтелгән нәтиҗә: шагыйрә яшәгән йортка истәлек тактасы кую

№ слайда 4 Эзләнү эшен башлап җибәрер өчен бергәләп план төзедек, эшләрне бүлештек
Описание слайда:

Эзләнү эшен башлап җибәрер өчен бергәләп план төзедек, эшләрне бүлештек

№ слайда 5 Эзләнү эшенең план -схемасы Шагыйрә яшәгән йортка сәяхәт Музейга сәяхәт Китап
Описание слайда:

Эзләнү эшенең план -схемасы Шагыйрә яшәгән йортка сәяхәт Музейга сәяхәт Китапханәгә сәяхәт Тормыш юлы “ Шигырьләр-күңел байлыгым, Җырларым-күңел моңнарым” Иҗаты Администрация башлыгы Галеева Р.А.белән очрашу Баянчы, үзешчән композитор Нигъмәтуллин Шамил белән очрашу

№ слайда 6 Җинан Гарифуллина яшәгән йортка сәяхәт Без Җинан Гарифуллина торган йортка “
Описание слайда:

Җинан Гарифуллина яшәгән йортка сәяхәт Без Җинан Гарифуллина торган йортка “Урман” урамы, 25 нче йортның 6 нчы фатирына юл тоттык. Бу фатирда торган Муравьёва Людмила Владимир кызыннан шагыйрә һәм аның балалары турында сораштык. Людмила Владимир кызы безгә Җинан Гарифуллинаның улы Гарифуллин Илдарның күрше йортта торуын әйтте. Без шунда юл тоттык.

№ слайда 7 Кунакта... Безне Гарифуллин Илдар Габидулла улы каршы алды. Ул безгә әнисе т
Описание слайда:

Кунакта... Безне Гарифуллин Илдар Габидулла улы каршы алды. Ул безгә әнисе турында хатирәләр сөйләде, аның шигырьләрен укыды. ”Әни җырларга ярата иде, ә күңелендә булган моңнарны шигырьләрендә яза барды”, - диде ул.

№ слайда 8  Еллар хатирәсе
Описание слайда:

Еллар хатирәсе

№ слайда 9 Кыңгыраулы мәктәп еллары 1963 нче елдан Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәб
Описание слайда:

Кыңгыраулы мәктәп еллары 1963 нче елдан Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы балалар укыта Җинан Гарифуллина үзенең укучылары белән

№ слайда 10  Укытучы Җинан Гарифулла кызы Гарифуллина үзе укыткан 3 нче мәктәп янында
Описание слайда:

Укытучы Җинан Гарифулла кызы Гарифуллина үзе укыткан 3 нче мәктәп янында

№ слайда 11  Җ. Гарифуллина язучылар белән очрашуда
Описание слайда:

Җ. Гарифуллина язучылар белән очрашуда

№ слайда 12  Җинан Гарифуллина очрашуда
Описание слайда:

Җинан Гарифуллина очрашуда

№ слайда 13 Җинан Гарифуллина - тыл ветераны Оекбашлар, бияләйләр бәйләп, бүрекләр тегеп
Описание слайда:

Җинан Гарифуллина - тыл ветераны Оекбашлар, бияләйләр бәйләп, бүрекләр тегеп фронтка озату, болай да авыр хәлдә яшәгән авыл халкыннан заемнар җыю, чәчүлек орлык әзерләү дисеңме – барысын да оештырырга туры килә аңа сугыш елларында.

№ слайда 14 Музейга сәяхәт Күргәннәребезне сезгә дә тәкъдим итәбез Шагыйрә турында мәгъл
Описание слайда:

Музейга сәяхәт Күргәннәребезне сезгә дә тәкъдим итәбез Шагыйрә турында мәгълүмат эзләп без туган якны өйрәнү музеена юл тоттык. Музей җитәкчесе Фәнүзә Әнвәр кызы безгә Җинан Гарифуллинаның шәхси әйберләрен күрсәтте һәм аның турында сөйләде.

№ слайда 15  Җинан Гарифуллинаның шәхси печать (басма) машинкасы
Описание слайда:

Җинан Гарифуллинаның шәхси печать (басма) машинкасы

№ слайда 16  Шагыйрәнең шәхси әйберләре
Описание слайда:

Шагыйрәнең шәхси әйберләре

№ слайда 17
Описание слайда:

№ слайда 18 Китапханәгә сәяхәт Безгә Җинан Гарифуллинаның кулъязмасын да күрергә насыйп
Описание слайда:

Китапханәгә сәяхәт Безгә Җинан Гарифуллинаның кулъязмасын да күрергә насыйп булды. Китапханәче апага аны шагыйрә үзе истәлеккә калдырган. Китапханәче Рәмилә Риф кызы безне туган якта иҗат итүче шагыйрьләр белән таныштырды. Ул безгә Җинан Гарифуллинаның ике китабын тәкъдим итте.

№ слайда 19  Кулъязмалар
Описание слайда:

Кулъязмалар

№ слайда 20 Автор турында сүз Җинан Гарифуллина Татарстанның Азнакай районы, Түбән Сукае
Описание слайда:

Автор турында сүз Җинан Гарифуллина Татарстанның Азнакай районы, Түбән Сукаеш авылында 1921 нче елның октябрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Тымытык авылында тәмамлый. 1937нче елда Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә. Татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлап, Мөслим районына белгечлеге буенча эшкә җибәрелә. Аннан ул Тымытык, Зур Сукаеш, Сарлы мәктәпләрендә төрле вазифалар башкара. 1963 нче елдан Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы балалар укыта. Җинан Гарифуллина безнең Актүбә 2 нче урта мәктәбендә дә татар теле һәм әдәбияты фәненнән укытып алды. Җинан Гарифуллинаның язу сәләте бик иртә ачыла. Алты яшьлек Җинан әнисенең туганнарында озак торып, сагынудан күрәсең үзенең беренче дүрт юллыгын көйгә салып, җырлап күрсәтә. Аның беренче шигыре 1960 нчы елда “Коммуна” газетасында дөнья күрә. Шуннан башлап Җинан Гарифуллинаның шигырьләре матбугат битләрендә даими басылып килә.

№ слайда 21 Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты Хронологик таблица Дата Вакыйгалар
Описание слайда:

Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты Хронологик таблица Дата Вакыйгалар 1921 нче ел Җ. Гарифуллина Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында туган 1937 нче ел Җ. Гарифуллина Тымытык урта мәктәбен тәмамлый. 1937 нче ел Шагыйрә Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә 1942-1963 нче Ул Мөслим районында, Азнакай районы Тымытык, Зур еллар Сукаеш,Сарлы мәктәпләрендә төрле вазифалар башкара. 1960 нчы ел “Коммуна” газетасында беренче шигыре дөнья күрә. 1963 нче ел Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәбендә балалар укыта. 1997 нче ел “Йөрәк җыры” шигырьләр җыентыгы чыга. 2001 нче ел “Әйтер сүзем бар” шигырьләр җыентыгы чыга. 2004 нче ел Шагыйрә вафат була.

№ слайда 22 Мин авылда үскән гади бер кыз, Гадилектә диләр матурлык. Әйтер сүзем минем ши
Описание слайда:

Мин авылда үскән гади бер кыз, Гадилектә диләр матурлык. Әйтер сүзем минем шигырьләрдә, Шигырь үзе чиксез матурлык. Җинан Гарифуллина

№ слайда 23 Иҗаты Җинан Гарифуллинаның ике җыентыгы бар: 1. “Йөрәк җыры” (1997 нче ел) 2
Описание слайда:

Иҗаты Җинан Гарифуллинаның ике җыентыгы бар: 1. “Йөрәк җыры” (1997 нче ел) 2. “Әйтер сүзем бар” (2001 нче ел)

№ слайда 24 *** -Серләреңне әйт әле,-диләр. Ничек языла шигырь? -Шигырьләр-күңел байлыгым
Описание слайда:

*** -Серләреңне әйт әле,-диләр. Ничек языла шигырь? -Шигырьләр-күңел байлыгым, Түгел ул гади шөгыль. -Серләрен яшермә,-диләр, Картаймый нигә күңел? -Җырлап яшим бу дөньяда, Картаймый шуңа күңел. Җырларым-күңел моңнарым, Җырлар шиңми торган гөл. Җинан Гарифуллина

№ слайда 25 Җинан Гарифуллинаның “Йөрәк җыры” җыентыгы 1997 нче елда дөнья күрде Җинан Г
Описание слайда:

Җинан Гарифуллинаның “Йөрәк җыры” җыентыгы 1997 нче елда дөнья күрде Җинан Гарифуллинаның “Йөрәк җыры” исемле җыентыгына кергән шигырьләр төрле елларда язылган. Шулай булса да, алар бүгенге көн өчен бик актуаль. Китаптагы һәрбер сүз шагыйрәнең йөрәгеннән чыккан күңел җыры булып яңгырый. Җырларым Җырларым-гомер юлдашым, Тормышым маяклары. Җырларым-кайгым,шатлыгым, Иң бәхетле чакларым.

№ слайда 26 “Йөрәк җыры” җыентыгының тематик эчтәлеге шагыйрәнең “Минем җырлар” шигыренд
Описание слайда:

“Йөрәк җыры” җыентыгының тематик эчтәлеге шагыйрәнең “Минем җырлар” шигырендә чагылган Минем җырлар Милләтләр язмышы, Хакимнәр ялгышы, Йөрәкләр тавышы- Ул минем җырлар. Кешеләр язмышы, Гашыйклар сагышы, Чишмәләр агышы- Ул минем җырлар. Тулышкан әрнешләр Һәм әче күз яшьләр.. Сугышлар елыннан- Язмышлар кырыннан Җыелган бу җырлар. Бу-минем җырлар. Җинан Гарифуллина

№ слайда 27 Җырлары “Сукаешым” “Азнакаем” “Актүбә турында җыр” “Башканы эзләмә” “Сукаеш ч
Описание слайда:

Җырлары “Сукаешым” “Азнакаем” “Актүбә турында җыр” “Башканы эзләмә” “Сукаеш чишмәләре” “Нигә бер кош булмадым” “Бер елмай” “Синең өчен”

№ слайда 28 Җинан Гарифуллинаның «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы 2001 нче елда дөнья
Описание слайда:

Җинан Гарифуллинаның «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы 2001 нче елда дөнья күрде

№ слайда 29 «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы Җинан Гарифуллинаның әлеге китабы шагыйр
Описание слайда:

«Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы Җинан Гарифуллинаның әлеге китабы шагыйрәгә 80 яшь тулган көннәрдә дөнья күрде. Бу җыентыкка аның соңгы елларда язган шигырьләре тупланган. Шагыйрәнең иҗатында тормыш фәлсәфәсе, яшьлеккә әйләнеп кайту, туган якка мәхәббәт, сөю-сәгадәт хисләре ярылып ята.

№ слайда 30 Туган яктан илһам алып
Описание слайда:

Туган яктан илһам алып

№ слайда 31 Гүзәл Актүбәм Язлар җитсә матурлана, Гүзәл Актүбәм. Гөлбакчасына күмелә, Әйлә
Описание слайда:

Гүзәл Актүбәм Язлар җитсә матурлана, Гүзәл Актүбәм. Гөлбакчасына күмелә, Әйләнә тирәң. Нефтькә бай, Актүбәкәй, Синең кырларың. Эшкә батыр, төскә матур, Егет, кызларың. Кыйгач таулар, наратлыклар, Урман буйларың. Синдә туды беренче саф, Матур уйларым. Иркен синең һаваларың, Җилең ягымлы. Өзелеп сөям гөрләп торган, Туган ягымны.

№ слайда 32 Актүбәм Аклыгым син, шатлыгым син, И, минем торган җирем! Син – бәхетем, мәх
Описание слайда:

Актүбәм Аклыгым син, шатлыгым син, И, минем торган җирем! Син – бәхетем, мәхәббәтем, Җимешле, гөлле Илем. Аклыгым син, сафлыгым син, Сихри чишмәләр иле. Байлык, муллык тулып торган, Кара алтынлы җирем. Актүбәм син, ак калам син, Балкыйсың аклык булып. Һәр туар көн килсен сиңа Иң олы шатлык булып.

№ слайда 33 Җисеменә исеме Бик килешә Актүбәгә Җисеменә исеме. Актүбәдә ак кар ява Ул да
Описание слайда:

Җисеменә исеме Бик килешә Актүбәгә Җисеменә исеме. Актүбәдә ак кар ява Ул да ап – ак исемле. Салмак кына төшә карлар Актүбә түбәсенә. Ак күлмәген киеп куя, Ак туйлар буласымы?

№ слайда 34 Шагыйрәнең туган як турында язылган шигырьләре “Туган җир” “Туган авылым ист
Описание слайда:

Шагыйрәнең туган як турында язылган шигырьләре “Туган җир” “Туган авылым истәлеге” “Актүбә чишмәләре” “Без бит Азнакайлардан” “Актүбә турында җыр” “Азнакаем” “Актүбә үсә ямьләнеп” “Татарстан кара алтын иле”

№ слайда 35 Үзешчән композитор Шамил Нигъмәтуллин белән очрашу Без үзешчән композитор Ша
Описание слайда:

Үзешчән композитор Шамил Нигъмәтуллин белән очрашу Без үзешчән композитор Шамил Нигъмәтуллин белән очрашуга бардык.Ул шагыйрә белән озак еллар хезмәттәшлек иткән, аның унбиштән артык шигыренә көй язган. Шамил ага безгә Җинан Гарифуллина сүзләренә язган җырларны башкарды. Очрашу кызыклы булды.

№ слайда 36 Җырлары “Сукаешым” “Азнакаем” “Актүбә турында җыр” “Башканы эзләмә” “Сукаеш ч
Описание слайда:

Җырлары “Сукаешым” “Азнакаем” “Актүбә турында җыр” “Башканы эзләмә” “Сукаеш чишмәләре” “Нигә бер кош булмадым” “Бер елмай” “Синең өчен”

№ слайда 37 Истәлек тактасының эскизы
Описание слайда:

Истәлек тактасының эскизы

№ слайда 38 Актүбә администрациясе башлыгы Роза Алмас кызы белән эшлекле очрашуда
Описание слайда:

Актүбә администрациясе башлыгы Роза Алмас кызы белән эшлекле очрашуда

№ слайда 39 Истәлек тактасы кую тантанасында
Описание слайда:

Истәлек тактасы кую тантанасында

№ слайда 40
Описание слайда:

№ слайда 41 Көтелгән нәтиҗә Без Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында күбрәк
Описание слайда:

Көтелгән нәтиҗә Без Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында күбрәк белдек. Тупланган мәгълүматларны файдаланып презентация ясадык. Истәлек тактасын кую мәсьәләсен бистә күләмендә күтәрдек. Истәлек тактасын кую тантанасында катнаштык

№ слайда 42 Мәңгелеккә киткән чагында да, Кадер –хөрмәт белән китәрмен. Якты гүрләремне м
Описание слайда:

Мәңгелеккә киткән чагында да, Кадер –хөрмәт белән китәрмен. Якты гүрләремне мин анда да Шигъриятле, җырлы итәрмен. Җинан Гарифулла кызы Гарифуллина (1921-2004)

№ слайда 43 Проект өстендә эшләделәр: 1. Презентацияне hәм эскизны эшләделәр: Зәкиев Дина
Описание слайда:

Проект өстендә эшләделәр: 1. Презентацияне hәм эскизны эшләделәр: Зәкиев Динар, Ярмиев Раил hәм Хөснетдинов Булат. 2. Мәгълүмат туплаучылар : Гайсина Эльвира, Хуҗиәхмәтова Лилия,Зәнчурина Диләрә, Сафина Айгөл, Хаҗиев Азат, Насыйрова Эльвина.

№ слайда 44 Кулланылган әдәбият 1. Җинан Гарифуллина “Йөрәк җыры” җыентыгы(1997 нче ел) 2
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият 1. Җинан Гарифуллина “Йөрәк җыры” җыентыгы(1997 нче ел) 2. Җинан Гарифуллина. “Әйтер сүзем бар” җыентыгы(2001 нче ел)


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров133
Номер материала ДБ-213997
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх