Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарской литературе

Презентация по татарской литературе

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов
Презентация авторы: Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Мата...
«Ак торна каргышы», «Сәвилә», «Бүре каны», «Ут күбәләге»,  «Каракош», «Елан»...
Нәбирә Гыйматдинова 1956 нчы елның 20 нче октябрендә Татарстанның Аксубай ра...
Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кыз-ның язмышы. Геройлары уңай да,...
Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны ү...
Аны 18 яшендә үк “була- чак язучы” дип бәялиләр. Аяз ага Гыйләҗев студент кы...
 Базарлы Матак авылында очрашу мизгелләре
Н.Гыйматдинованың күп кенә әсәрләрен татар һәм башкорт театрлары сәхнәләштер...
Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле я...
  Н.Гыйматдинова җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә «Идел» журналы аша, заман тормышы...
«Ел китабы — 2004» бәйге-сендә исә «Парлы ялгыз» китабы I дәрәҗә диплом белә...
Н.Гыйматдинова үзен бал корты белән чагыштыра. Чыннан да, мин дә аны шул ук...
13 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Презентация авторы: Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Мата
Описание слайда:

Презентация авторы: Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинва Алия Илмир кызы

№ слайда 2 «Ак торна каргышы», «Сәвилә», «Бүре каны», «Ут күбәләге»,  «Каракош», «Елан»
Описание слайда:

«Ак торна каргышы», «Сәвилә», «Бүре каны», «Ут күбәләге»,  «Каракош», «Елан», «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Бер тамчы ярату», «Сихерче», «Китәм, димә» – бу әсәрләрне татарда укымаган кеше сирәктер. Яхшылык һәм өмет белән сугарылган бу повестьларның исемен әйтүгә күз алдына язучы Нәбирә Гыйматдинова килеп баса.

№ слайда 3 Нәбирә Гыйматдинова 1956 нчы елның 20 нче октябрендә Татарстанның Аксубай ра
Описание слайда:

Нәбирә Гыйматдинова 1956 нчы елның 20 нче октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 нче елда сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларын-да басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап басты-рып чыгара, хәзер исә «Идел» журналы редакция-сендә эшли. 1985 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең лаураты була. 1996 елда Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем ала.

№ слайда 4 Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кыз-ның язмышы. Геройлары уңай да,
Описание слайда:

Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кыз-ның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усал-лык, я шәфкатьлелек артыграк. Язучының төп геройлары үзләренә көчне таби-гатьтән алалар. Алар - табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булма-ганда адәм баласы шәфкатьле-лек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтергә тели. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. “Сихерче”, “Бүре каны” һ.б. шундыйлардан.

№ слайда 5 Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны ү
Описание слайда:

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны үз эченә бик тиз алып кереп китә. Ике генә бит укыйм да куям дия-дия әсәрнең азагына җиткәнне сизми дә каласың. Нәбирә апа-ны язу стиле үзенчәлекле дип мактаучылар да, урман, җеннәр, сихерчеләр турында күп яза, повестьларының шактыенда геройлар еш кына бергә калмый дип, эчтән шелтә белдерүчеләр, хәтта “сәер язучы” дип атаучылар да , каян гына ул тойгылар ,борынгы халык турында белеп бетерә икән дип сокланучылар да бар. Ул үзе бу турыда: «Бу дөньяда мин бик озак яшим. Мең ел чамасы…» Кайчакта ниндидер сәер тойгылар аша яшәешнең икенче бер үлчәменә күчәм. Дөнья әллә ничек шикелле. Дөнья үзе дә бик борынгы сыман. Андый вакытта hични авыр түгел, гомер буе җыеп килгән акылны күтәреп тору авыр,шуңа күрә ул савытны бушатып торырга кирәк»,-дип яза.   

№ слайда 6 Аны 18 яшендә үк “була- чак язучы” дип бәялиләр. Аяз ага Гыйләҗев студент кы
Описание слайда:

Аны 18 яшендә үк “була- чак язучы” дип бәялиләр. Аяз ага Гыйләҗев студент кызның әсәрләрен укыгач: “Бу балада талантлы язучы- да була торган бөтен хаталар, ялгышлар бар”, -дип әйтә. Һәм ялгышмый. Бүген Нәбирә Гыйматдинова 17 китап авторы. “Ел китабы” номинациясендә 7тапкыр беренче урын алган язучы ул!

№ слайда 7  Базарлы Матак авылында очрашу мизгелләре
Описание слайда:

Базарлы Матак авылында очрашу мизгелләре

№ слайда 8 Н.Гыйматдинованың күп кенә әсәрләрен татар һәм башкорт театрлары сәхнәләштер
Описание слайда:

Н.Гыйматдинованың күп кенә әсәрләрен татар һәм башкорт театрлары сәхнәләштерә. "Сихерче" әсәрен Уфаның "Нур" татар яшьләр театры, К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм коме-дия театрлары сәхнәләштерде ."Бер тамчы ярату“ны кабат шул ук тинчу-ринлылар тамашачыга бүләк итте. «Китәм димә» повестена нигез- ләнеп төшерелгән фильм күп еллар «ТНВ» каналында күрсә- телә.    «Бүре каны» “Сихерче”

№ слайда 9 Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле я
Описание слайда:

Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен ма-выктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгы-ять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаек­лы. Беренче әсәрләреннән үк кызыл җеп булып сузылып килгән, хәзерге заман кешелек дөньясын да иң борчый торган темалардан берсен — ул да булса кеше шәхесе белән табигать ара-сындагы гармониянең бозылуын, адәм балала-рының табигатьтән ераклашуын һәм шуның нә-тиҗәсендә җәмгыятьтә явызлык артуы, кешеләр холкында бер-берсенең язмышына карата бита-рафлык көчәюе, әхлакый-рухи бөтенлекнең какшавы мәсьәләләрен үзәккә алып тасвирлау, шул идея-эстетик яссылыкта кызык­лы, сәнгатьчә тулы канлы, тормышчан, кайвакыт гаять тә серле-гыйбрәтле кеше образларын тудыру язучы иҗатының төп фикер юнәлешен һәм үзенчәлекле әдәби казанышларын билгели. Әдибәнең әсәрләре укучылар арасында зур популярлык казана, аның һәр әсәрен көтеп алалар. Аның иҗаты буенча югары уку йортларында диплом эшләре языла.      

№ слайда 10   Н.Гыйматдинова җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә «Идел» журналы аша, заман тормышы
Описание слайда:

  Н.Гыйматдинова җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә «Идел» журналы аша, заман тормышының төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре һәм язмалары белән дә киң танулы. Әхлак проблемаларын күтәргән тирән эчтәлекле язмалары өчен ул Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм — 2002» конкурсында «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек була.

№ слайда 11 «Ел китабы — 2004» бәйге-сендә исә «Парлы ялгыз» китабы I дәрәҗә диплом белә
Описание слайда:

«Ел китабы — 2004» бәйге-сендә исә «Парлы ялгыз» китабы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә

№ слайда 12 Н.Гыйматдинова үзен бал корты белән чагыштыра. Чыннан да, мин дә аны шул ук
Описание слайда:

Н.Гыйматдинова үзен бал корты белән чагыштыра. Чыннан да, мин дә аны шул ук бал корты белән чагыштырыр идем,чөнки бал корты гына аның кебек армый - талмый гына эшли дә, әсәрләре дә бал корты-ның файдалы, тылсымлы балы шикелле үзенә тарта , үзен яраттыра,сихри дөнья эченә алып кереп китә.

№ слайда 13
Описание слайда:

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Одним из самых читаемых авторов в татарской литературе это писательница Набира Гиматдинова.Её книги читаются на одном дыхании и не оставляют равнодушными никого потому, что в них описываются образы женщин, готовых на всё ради любви.Татарская писательница Набира Гиматдинова восемь лет подряд одерживала победу в республиканском конкурсе «Книга года».
Ее книги никогда не залеживаются на полках книжных магазинов, востребованы не только в Татарстане, но и за его пределами. Ее называют самым читаемым писателем современности.

Это презентацию можно использовать на уроках татарской литературы в 11 классах.

Общая информация

Номер материала: 297671
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>