Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Презентация по татарской литературе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Презентация по татарской литературе

библиотека
материалов

Тема: Табигать ул – үзебез! (Р.Миңнуллин)

Максат: Татар әдипләренең пейзаж прозасында язгы табигатьнең бирелеше.

Укучыларның лирик һәм проза әсәрләрен анализлый алуларына ирешү.

Сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Укучыларда табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материал: Татар һәм рус әдипләренең, рәссамнарның портретлары; китаплар күргәзмәсе, картиналар; «Укучылар иҗаты», укучылар ясаган рәсемнәр; магнитофон, мультимедийный проектор, компьютер,

«Табигать ул – үзебез!» исемле презентация.

Дәрес тибы: иҗади проект дәрес.

Методлар: әңгәмә, ныгыту һәм яңа белем, күнекмәләр бирү... hello_html_51e25a35.png

Дәрес барышы:


Төп эшчәнлекнең эчтәлеге



Слайдларны күрсәтү

I.Оештыру өлеше.

  1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

  2. Уңай психологик халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Кадерле укытучылар! Яз әдәбиятта, җыр һәм рәсем сәнгатендә, татар халык иҗатында дип исемләнгән иҗади-тикшеренү дәресләренең йомгаклау дәресе – иҗади проект дәресенә җыелдык.



Магнитофоннан талгын гына көй уйный.


II. Актуальләштерү өлеше.

  1. Дәрес эпиграфын анализлау: «Табигать ул – үзебез!»

(Р.Миңнуллин)

Укытучы

- Без барыбыз да — табигать балалары. Олыбыз да, кечебез дә, авылныкылар да, шәһәрдәгеләр дә... Табигать ул — безнең әйләнә-тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез... Суларын эчеп туймас чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман-кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне тудыра, безгә дәрт-дәрман биреп тора, көч-куәт өсти. Ул безне сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра, илһамландыра...

2. «Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым» ( Р. Миңнуллин)

  • Укучылар, сезнеңчә, табигать нәрсә ул? (татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән аңлатманы искә төшерү: «Табигать – билгеле бер урынның җир-сулары, үсемлек, хайваннар дөньясы, кеше эшчәнлегеннән башка барлыкка килә торган һәммә нәрсә».

  • Димәк, табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары... Табигать –Ана, Җир-ана дибез. Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы, шагыйрь, рәссам, композитор табигать турында язмый калмый.

  1. Магнитофон язмасында «Урман тавышы»н тыңлау.

- Игьтибар белән тыңласаң, табигатьнең сихри тавышын,

тылсымлы моңын ишетергә мөмкин...

Укытучы

4. - Табигатьнең бу гүзәллекләренә игътибар итегез. Кай ягы белән серле, могҗизалы, тылсымлы?

- Әйе, һәр ел фасылы үзенчә серле, тылсымлы. Җәй сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, мул иген кырлары, шифалы яңгырлары белән сокландыра.

Көзләр алтын яфраклары, мул уңышлары белән гүзәл.

Кыш ябалак-ябалак булып яуган карлары, агач –куакларны сарган ап-ак бәсләре, зәмһәрир суыклары, тәрәзә пыялаларындагы серле рәсемнәре белән матур. Ә язлар табигатьнең уянуы, ләйсән яңгырлары, җылы яктан кайткан сайрар кошлары, кәгазь көймәле гөрләвекләре, беренче умырзаялары белән күңелгә якын.

- Рәссам, композитор һәм әдипләребез табигатьнең иң матур вакыты – яз турында үзләренең әсәрләрен язалар. Чөнки безнең тормышыбыз һәм әдәбиятыбыз, сәнгатебез табигать белән нык бәйләнгән.







hello_html_51e25a35.pnghello_html_51e25a35.pnghello_html_51e25a35.pnghello_html_51e25a35.pnghello_html_51e25a35.png
























«Урман тавышы»н анализлау


III. Төп өлеш. Иҗади проект «Яз». Укытучы

- Ничек табигатьнең матурлыгын күрә белергә, серенә төшенергә, тылсымлы авазын ишетергә?...Моның өчен ерак сәяхәтләргә чыгып, эзләнүләр үткәрергә кирәк түгел. Үзебезне чолгап алган табигатькә күңел күзе белән карасаң, әдәби әсәрләрне игьтибар белән, күңел биреп укысаң, рәсем сәнгате әсәрләрен аңлап карасаң, татар халык иҗатына таянсаң, син һичшиксез табигатьнең матурлыгын күрерсең, серенә төшенерсең һәм тылсымлы авазын ишетерсең. Менә без укучылар белән табигатьнең уянган ел фасылын әдәбиятта, рәсем сәнгатендә, халык авыз иҗатында һәм музыка сәнгатендә тикшерергә булдык. Моның өчен без мөстәкыйль эшләр, иншалар, шигырьләр, хикәяләр, мәкальләр, сынамышлар, күзәтүләр, интервьюлар... гүзәл табигать кочагына экскурцияләргә чыктык. Менә безнең эшләгән эшләр.



I этап.

  1. «Табигать җырчылары»

Гәрәфи Хәсәнов – табигатьне җаны белән тоючы !

Яз турында әсәрләр эзли башлагач, мин еш кына бер исемгә игтибар иттем. Гарәфи Хәсәнов. Сезне дә аның белән таныштырып үтәсем килә.

1. Г.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру:

әдәбиятчы

Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туган. 1940 елда Яна бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли, 1943—1956 елларда Татартаннан читтә — Себер якларында яши һәм эшли: Краснояр краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм ннтернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда пенсиягә чыгып, шуннан бирле әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.Г.Хәсәнов 1992 елда вафат булды.

2.

Әдип булды...

Барлык язганы –

Беркайчан да

Күңел бозарлыкны язмады.

Үсемлекләр, кош-корт һәм бөҗәкләр.

Ул шуларны туган итте бит!


3. «Унике матур» әсәреннән өзек уку һәм анализлау:

а) Укучыларның өзекләр укып күрсәтүе.

- Укучылар, укыган өзекләрдән, нәтиҗә ясыйк. Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели? Язны ничек сурәтли? Гарәфи Хәсәнов табигатьне ничек тоя? әдәбиятчы

- Гарәфи Хәсәнов үзенең табигатьне белү һәм аңлау тирәнлеге, аңа мөнәсәбәте, аны әсәрләрендә гәүдәләндерү алымы ягыннан бүтән язучыларның берсенә дә охшамый. Мин аның хикәя һәм повестьларын кечкенә генә детальләренә кадәр баштанаяк фән казанышларына таянып язылган матур әдәбият әсәрләре дип атар идем. Язучының әсәрләре, эстетик ләззәт бирү белән бергә, укучыга табигать турындагы белемен арттырырга да ярдәм итә. Аның китаплары аша без табигатьнең үзебез моңа кадәр җитәрлек игътибар итмәгән бик күп яңа серләренә, беренче карауга күзгә чалынмый торган гаҗәеп нечкә үзенчәлекләренә төшенәбез...

әдәбиятчы

  • Табигать үзенчәлекләрен тирән аңлап, үзен дә шул табигатьнең бер кисәге рәвешендә хис итеп язганлыктан, Г. Хәсәновның табигать турында әйтер сүзләре дә күп. Ул кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә нәкъ кешеләр турында язган кебек, җанландырып, кызыксынып укырлык итеп яза белә. Аның әсәрләрен, башка кайбер китапларны укыгандагы кебек, нәрсә буласын алдан ук белеп түгел, бәлки үзең өчен яңа ачышлар көтеп укыйсың. Билгеле, укучыда табигатькә мәхәббәт уяту өчен аны белеп язу гына җитми. Г. Хәсәнов табигатькә чын күңелдән соклана, хәтта аның кайбер күренешләренә гаҗәпләнә, хәйран кала, яңадан кабатланмый торган матурлыкларын күрә һәм аларны эчкерсез беркатлылык белән ярата белә. «Табигать таңга калдырырга ярата, үзен һәрдаим көтелмәгән яктан ачып сала»,дип яза ул. Мәсәлән, ул еланның су кебек агып кына баруына, аның өстеннән дулкыннар йөгергән кебек күренүенә, карлыгач һәм керәшәләрнең матур итеп җитез очуларына соклана. Балалар язучысы буларак, Г. Хәсәновның тагын бер күркәм сыйфаты шул: өлкән яшькә җитеп килүенә карамастан, ул балаларга хас беркатлы гадилекне, самими гаделлек хисен әле дә югалтмаган. Димәк, ул «бала була белә», әсәрләренең кайбер урыннарын чын-чыннан балаларча хис итеп яза.

Нарат үсентесен — үзенең героен — яшьтәше итеп таный, очрашкан саен аның белән исәнләшә, аның зур үсүенә куана. «Шатландым, таң калдым. Шатланудан һаман туктамыйм. Чөнки табигатьтә нинди генә ачыш ясамыйм, аның һаман да иге-чиге күренми. Һәм ачкан әйберем күңел түрендә. Мин һаман шулай байый барам шикелле».

4.- Г.Хәсәновның әсәренә безнең кайсы рәсем туры килә?

а) «Язгы мизгел» рәсемен анализлау . Рәссам

-Мин бу рәсемемдә иртәнге язны сурәтләдем. Кояш елмая, җир йөзен җылыта. Елга кырыйлары һәм агач төпләрендә кар эрегән, былтыргы үләннәр чыккан. Табигать уяна. Кошлар тормышында да үзгәрешләр бар. Кара каргалар килгән. Агачлар да язны сизгән, бөреләрен ачарга үзерләнәләр.Елгаларда бозлар кузгалып, сулар ага. Бу рәсемдә язның гүзәллеген сурәтләндем.



5.Рус шагыйрьләре туган як табигате турында биограф

1. Самуил Маршак – балалар шагыйре, драматург, тәрҗемәче.


МАРШАК Самуил Яковлевич (1887— 1964) — российский поэт, драматург, переводчик. Родился он в Воронеже, и раннее детство Маршака прошло в провинциальной глуши. В семье Маршака самым большим другом для каждого была книга. Маршак вспоминал, что стихи он начал писать с 4 лет, а к 11 годам создал несколько поэм и перевёл оду Горация.

Маршак поехал учиться в Англию: сначала в политехникуме, потом в Лондонском университете Наступало тяжёлое время, появилось много детей-беженцев, и он старался заботиться о них.

В начале 20-х годов в Караганде Маршак работал по устройству «детского городка», и писал для детей пьесы-сказки. Сборник, вышедший в 1922 г., — первая детская книга Маршака.

Работа с детьми помогла ему найти своё призвание: он переезжает в Ленинград и выступает как один из зачинателей литературы для детей. Его стихи, поэмы, сказки стали любимыми книгами многих поколений.

С.Маршак умер в Москве.

2. «Апрель» (С.Маршак) Чтец

Апрель, апрель!

На дворе звенит капель.


По полям бегут ручьи,

На дорогах лужи.

Скоро выйдут муравьи


Прбирается медведь

Сквозь лесной валежник.

Стали птицы песни петь,

И расцвел подснежник



6. Яз – рәсем сәнгатендә.

1. Илдар Зарипов – талантлы рәссам сәнгать белгече

Сәнгатьтә фәкать үз сүзен әйтергә кодрәте җиткән,

тәмам өлгергән, гаять талантлы шәхес кенә милли

моңны чагылдыру бәхетенә ирешә.

Бакый Урманче

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык рәссамы И.Зарипов Казан каласының Йәгенти бистәсендә туа. Мәхмүт абыйсы бер тартма буяу карандашы алып кайта һәм рәсем ясарга керешә. Ә кечкенә Илдар игътибар белән күзәтә, карандашларны берәм-берәм кулына ала, иснәп карый. Шулай итеп, абыйсы алып кайткан «тәмле исле» карандашлар Илдарда рәсем ясау дәртен кузгата.

Бу һөнәргә ныклап торып ябышкач, 5нче сыйныфта укып йөргәндә, Соцгородтагы Пионерлар сараенда сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Бик тырыш, һәр эшен җиренә җиткереп, күңелен салып эшли. Гади генә бер күренешне дә, хыялы белән баетып тасвирлап бирә.

Илдар Зарипов үзенең көчен, сәләтен рәсем сәнгатенә бирергә була. Югары уку йортларына керә. Бик тырыша һәм тырышлыгы бушка китми, зур, талантлы халык рәссамы булып җитешә. Рәссам табигатьнең гүзәллеген күңел күзе белән күрә алып, аңа үзенең йөрәк җылысын кушып, хыялындагыча бай, табигый төсләрне сайлап, дәртләнеп яза.

2. Илдар Зарипов «Март ае» картинасы сәнгать белгече

И. Зарипов – талантлы, табигатьне сөюче, үзенең картиналарында сурәтләүче рәссам. Безнең каршыбызда «Март ае» картинасы. Март – ярым кыш, ярым яз ае. Биек күк киңәеп һәм чиксезләнеп китеп, соры болытлардан арчылган, зәңгәрләнеп куйган. Диңгездәге ак кораблар кебек, күчмә болытларын агыза башлаган. Язны агачлар да сизде. Күләгә яктан тар булып, агач тирәләре ачылдыы, җылы кояш нурлары , һәр агач төбен эретте. Былтыргы үләннәр күренде.

Җир өстендәге ап-ак кар, карасу төскә керә башлады, суланды , җепшекләнде. Кояш үзенең игелекле эшен башкара. Түбә кыегындагы озын боз сөңгеләрдә вак тамчылар тама.

И. Зарипов бу картинасында язның беренче ае – мартны, табигатьтәге бар үзгәрешләрне күңел җылысы биреп сурәтләгән.

3. А. К. Саврасов – русский художник. искусствовед

Любовь к искусству у А. К. Саврасова появилась в раннем возрасте. Уже к двенадцати годам он легко справлялся с большими рисунками гуашью, копировал в них пейзажи известных в то время художников. Когда ему исполнилось тринадцать лет, он был принят в Московское училище живописи. Здесь он занимался семь лет, был одним из лучших учеников. По окончании училища он получил звание художника. В течение многих лет он преподавал в училище, где сам учился живописи.

«Грачи прилетели» — одно из самых «русских» произведений в Третьяковской галерее. Саврасов писал картину долго.

Весна наступила неожиданно. Неумолкаемые птичьи крики разбудили художника Алексея Кондратьевича Саврасова. Он глянул в окошко и рассмеялся: за окном голубело нёбо. Саврасов настежь распахнул окна. Резкий холод ворвался в комнату. Робкий луч света проложил по снегам голубые тени, снег стал рыхлым. Маленькими зеркальцами заблестели первые лужицы. Но главное — птицы. С пронзительным криком они кружились в прозрачном воздухе. Унылые чёрные гнёзда ожили: возле них кричат долгожданные гости.

«Грачи прилетели! Грачи прилетели!» —ликовал художник. Он рисовал на холсте согретые первым лучом весны деревья и грачиные гнёзда. Вчера ещё всё кругом было печальным и хмурым, а теперь... наступила весна. Начинается жизнь.




















7. Яз - музыка сәнгатендә...

а) «Яз килде» (Э.Авзалова сүзләре, Ф.Әхмәтшин көе)

Яз килә

Э.Авзалова сүзләре, Фәрид Әхмәтшин көе


Җил җылы һәм иркә

Кояш та елмая.

Бар дөнья уяна,

Канатлы җырчылар

Моңлана талларда.

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.

Урманда куаклар,

Агачлар куана.

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.


Кушымта:

Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна.

Йөрәккә яз килде,-

Бар дөнья уяна.



музыка белгече

- Бу көйне тыңлаганнан соң, җылы кояшның елмаюы, канатлы җырчыларның моңлы тавышларын ишеткәндәй буласың. Бар дөнья уяна. Чәчәкләр, агачлар яз килгәнгә куаналар. Дөресрәге, яз килгәнне тоябыз.

Магнитафоннан

«Яз килде» (Э.Авзалова сүзләре, Ф.Әхмәтшин көе) җырының көе тыңлана.



8. Яз - татар халык авыз иҗатында фольклорчы

1.- Без, «Татар халык иҗатында – яз » дигән эзләнүле эш башкардык. «Яз айлары» дигән альбом төзедек. Бу альбомда һәр яз аена аңлатма бирергә тырыштык. Мәсәлән, Март ае – шарт ае. Әйе, мартта салкыннан агачлар, өй бүрәнәләре шартлый; я

булмаса язгы ташулар алдыннан елгаларда шартлап бозлар ярыла. Җылылык һәм дым — Апрель аеның төп ике байлыгы — агачларга һәм үсемлекләргә яшәү сулышын өрә. Май турында «яшел яз» дигәнне раслап, урманнарда, арәмәлекләрдә, бакча һәм паркларда бер-бер артлы агачлар, куаклар яфрак яра башлый. Ә шомырт һәм сиреньнәр инде чәчәк атып та өлгерәләр.

\Һава торышы, ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышы турында «Язгы сынамышлар» дигән китапчык ясадык.

Яз турында табышмаклар, сынамышлар, мәкальләр җыйдык. Менә алар...

2. Физкультминут. Ял итү.


II этап. Кара, без яшәгән туган җир нинди матур!...

Укытучы

-Мәктәптә укыганда язгы табигатьнең гүзәллегенә соклану, серләренә төшенү һәм аңа сакчыл карашны күңелдә уяту өчен, ерак сәяхәтләргә чыгу кирәкме?

1. Язгы табигатькә экскурсия.

а) Тирә - ягыңны күзәтә, серен ача һәм тылсымлы тавышын тыңлый белергә кирәк…

б) …Без табигать белән якыннан танышырга, агачларның шаулавын, болынның тынычлыгын ишетергә тырышабыз...

2. Укучыларның мөстәкыйль эшләре:

а) иншалар

б) шигырь шагыйрь

в) әкиятләр әкиятче




3. Кеше һәм табигать

1. Туган ягыбыз! Нинди гүзәл син! Рәсемгә төшерүче

- Мин табигатьнең һәр үзгәрешен, гүзәллеген, сайрар кошларын, фотога төшерергә яратам. Менә яз хәбәрчеләре – кара каргалар – биек агачларга уңайлы оялар кордылар. Язгы кояш табигатьне тирән йокыдан уятты.

Җырчы сыерчыклар үзләренең матур сайраулары белән табигатьне тагын да гүзәлләндереп җибәрде.


Урманнар, болыннар, яр буйлары беренче чәчәкләр белән бизәлә. Әнә үги ана яфрагының сап-сары чәчәге нәни кояш сыман балкып утыра!



а) Язын агачлар тормышы


Кызыл таллар бөреләрен ачты. Зур соры бөреләр, үз өсләреннән кысан кабыкларын ташлап, иркенәеп, йонлачланып калды.


б) Халык байлыгы – җир белән су.

Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә,—

Җәйге шатлык, көзге муллык

Яз белән бергә килә. (М. Мазунов)




в ) Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган.

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,—

Сагынып көткән яз килә.(М. Мазунов)




г) Туган якның чишмәсеннән тәмле сулы чишмә юк.

Авылыбыз чишмәләре... Безгә таныш та, якын да, кадерле дә. Халкыбызның кыю йөрәкле улларына каһарманлыкны алар биргән инде!

Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта аны саклау өчен үз-үзен аямыйча көрәшкә күтәрелә. Аны исә чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый.


д) Кеше – табигать баласы.


Табигать кочагында.

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык.

Яшел табигать аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам әйттек,

һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек. (Р. Фәйзуллин)


е) Җир кадерен белмәгән ашын югалтыр.










4. Табигать яклауга, саклауга мохтаҗ...

табигатьне яклаучы

Табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы, табигатькә (һич кичекмәстән!) ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Бу — барыбызның да уртак бурычы.

Экранда янәшә торган ике каен сурәтләнгән. Берсендә яшәү башлана , бөреләре ачыла. Ә икенче каенның яшәве туктаган.Кемдер бер сәгатьлек рәхәтлек, күңел ачу өчен, ничәмә-ничә еллар үскән зифа каенны харап иткән. Күргәнезчә, сүнгән учак янында, аунап яткан каен кисәген күргәч, каенның башы кая киткәнен аңлагансыздыр.

а) Табигатьне саклау – кешелекнең иң мөһим бурычы!

Табигать яклауга, саклауга мохтаҗ.. Без хайваннарны ауласак, тирә-ягыбызны чүплеккә әйләндерсәк, гүзәл чәчәкләребезне өзеп, туган җиребез юкка чыгачак, сулар һавабыз бозылачак.

Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.


5. Туган ягыбыз... укытучы

Нинди матур, иркен, саф һавалы,

Нинди күркәм безнең языбыз!

Кайда бар соң бездәгедәй язлар?

Гүзәл дә соң туган ягыбыз!

һәр почмагы аның, һәр сукмагы

Тиңсез матур, чиксез ягымлы!

Җирнең һичбер гүзәл урынына да

Алыштырмам туган ягымны.

(С. Урайский)


6. Җир-Ана (Җир-Ана белән сөйләшү)

Укучы: Җир-Ана! Син безне ишетәсеңме? Сөйләш безнең белән! Нәрсәләр борчый сине? Барысын да безгә әйт.

Җир-Ана: Минем балакайларым! Мин һәрвакыт сезнең белән, сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп, һәрбер эшегезне күреп торам. Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч. Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде. Алар күл, урманнарны пычрата, кисә. Җир-су хайваннарым, очар кошларым пычрак һавадан, агуланган судан юк булалар. Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми.

Укучы: Җир-Анабыз! Син шундый матур, чәчәкле, гүзәл. Бәлки син урынсыз зарланасыңдыр?

Җир-Ана: Әйе, минем чәчәкләрем дә, урман-болыннарым да, елга-күлләрем дә бик күп. Ләкин аларның саны кимегәннән-кими. Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар. Бары сез генә моны эшли аласыз.

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Соң син бит, табигать баласы! (Р.Вәлиева)







.




IV. Йомгаклау. укытучы

«Табигать ул – сабый бала төсле саф, кызларыбыз төсле нәфис, әниләребез төсле сөйкемле, аксакаллар төсле акыллы»

(Р.Миңнуллин)

1. «Яз» композициясе

2. Нәтиҗә. Дәрескә йомгак ясау.

- Укучылар! Дәресне тәмамлар вакыт та җитте. Язгы табигатьнең гүзәллеген күрә, серен чишә алдыкмы? Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк! Гүзәл туган ягыбызны тагын да ямьләндерик! Туган як турында иҗат иткән әдипләребезне яратып укыйк, сәнгать кешеләренең әсәрләрен таный, әйтергә теләгән фикерләрен таба белик, һәрберебез күңел күзләре белән табигатьне күрә белсен, юкка чыгуына юл куймыйк!


hello_html_51e25a35.pnghello_html_51e25a35.png



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 18.01.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров721
Номер материала ДВ-354043
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх