Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Презентация по татарской литературе "Гаяз Исхакый - милләтебез горурлыгы"

Презентация по татарской литературе "Гаяз Исхакый - милләтебез горурлыгы"



  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категория...
Татар ренессансының Бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драм...
Яуширмә авылы. Чистай мәчете.
1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авы...
Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхә...
 Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.
· Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга хаты , 3нче март 1...
Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан Ибраһимов - татар әдәбиятының к...
“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
“Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзенд...
“Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, ү...
Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем у...
Бернинди режим белән дә килешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 гы...
Журнал "Рашен ревью" (Англия). № 1, 1914 нче ел Бу журналда шактый күп сәхифә...
Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт ә...
Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура – танылган т...
Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы к...
Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда Рәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТның Тру...
“Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947
“Пәйгамбәрләр тарихы” китабы
Г.Исхакый “Гасыр” нәшрияты чыгарган фотооткрытка.
 “Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт.
“Зөләйха” кинофильмының баш режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Р.Төх...
“Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары
. «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.
Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе
1925 нче елга кадәр Г.Исхакый Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән. Бе...
Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве. Берлин, 1933 нче ел...
Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.
Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының проекты (Архитектор Ирина Акс...
Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музе...
Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее
Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган. Ә музей-утар кайчандыр...
Бөек исмең синең илгә кайтты ,     Көнгә кайтты,  Гаяз   Исхакый .     Яхшы...
“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
1 из 37

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категория
Описание слайда:

Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Сәгыйдулла кызы Алтынбаева.

№ слайда 2 Татар ренессансының Бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драм
Описание слайда:

Татар ренессансының Бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драматург, публицист, журналист, милли сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар әдәбияты классигы. Яңа чор татар әдәбиятына проза һәм раматургиядә гаять зур өлеш керткән әдип.

№ слайда 3 Яуширмә авылы. Чистай мәчете.
Описание слайда:

Яуширмә авылы. Чистай мәчете.

№ слайда 4 1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авы
Описание слайда:

1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйләҗетдин хәзрәт гаиләсендә туа.Унтугызынчы гасырның ахырында әдәбиятка килеп, зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган шәхес. Гаяз Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә (иске стиль буенча 10 нчы февральдә) Казан губернасында Чистай өязе Яуширмә (Кутлушкино) авылында туа. Әтисе Гыйләҗетдин тирә-якта абруйлы мулла була. Анасы Камәриянең дә нәсел-нәсәбе тарихта исем калдырган Морат муллага барып тоташа. Табигый , мулла үзенең баласын мулла сыйфатында күрергә тели. Әтисе Гаязны авылга чакырып кайтара, муллалык указын алдан ук әзерләп куя. (1903) Шулай итеп, яшь язучы бер елга якын авылда мулла вазыйфасын башкарырга мәҗбүр була. 19004 елда Гаяз Исхакый авыл тынычлыгыннан “ычкынып” Казанга килә, алдынгы яшь көчләр белән бергә 1905 ел революциясен хуплап каршылый. Революция ярдәме белән татар телендә гәзит-журнал чыгару мөмкинчелеге тугач, Г. Исхакый 18 майдан 16 ноябргә кадәр 1906 елда “Таң йолдызы” исеме белән Казанда яңа гәзит чыгара. Шушы орган тирәсенә җыелган яшь зыялыларны “таңчылар” дип атап йөрткәннәр.

№ слайда 5 Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхә
Описание слайда:

Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер” исемле беренче чәчмә әсәрен 17 яшендә язганлыгы мәгълүм. Хәтта “гонорар” да алган: шушы язмасы һәм бер тәрҗемә әсәре өчен аңа өч сум акча түләгәннәр. Яшь язучыны бу канатландырып җибәрә, һәм ул яңа гасыр кергәнче бер-бер артлы “Кәләпүшче кыз” исемле кечкенә повестен яза, “Бай углы” дигән романын, “Өч хатын белән тормыш” пьесасын һәм “Теләнче кыз” романының беренче кисәген язып тәмамлый.

№ слайда 6  Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.
Описание слайда:

Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.

№ слайда 7 · Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга хаты , 3нче март 1
Описание слайда:

· Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга хаты , 3нче март 1911 нче ел; А.М.Горькийның "Мои университеты", "Макар Чудра", "9 января" татар телендә.

№ слайда 8 Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан Ибраһимов - татар әдәбиятының к
Описание слайда:

Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан Ибраһимов - татар әдәбиятының классигы - әле революциягә кадәр үк Гаяз Исхакыйга зур бәя бирә.

№ слайда 9 “Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
Описание слайда:

“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.

№ слайда 10 “Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзенд
Описание слайда:

“Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора.” Җамал Вәлиди. “Татар әдәбиятында драматургия төре иң соңгы булып туды. Ләкин аның туу һәм оешу, ныгу процессы чагыштырмача тиз арада булды. Беренче тәҗрибәләрен ясаганнан соң дистә ярым-ике дистә ел эчендә ул инде сәхнәдә уйнарлык әсәрләргә ия, күпчелек жанрларны буйсындырган төр иде. Моның үзенең берничә сәбәбе бар. Бердән-татар әдәбиятының бай традицияләре. Бу традицияләрдә драматургиянең үзенчәлекләреннән берсен тәшкил иткән диалог шәкеле шактый эшләнгән иде. Урта гасыр татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә-хәрәкәт көчле. Аның җанлы һәм бербөтен булуын тәэмин иткән яклар шулай ук эшләнгән иде.Ә хәрәкәт-драматик әсәрнең шулай ук үзәген тәшкил итә.Икенчедән, татар халык иҗаты, һәртөрле уеннар, тамашалар һәм йолалар драматургия алымнарына бай һәм алар шактый ук чарланган иде. Өченчедән, бу төр иҗатта зур талантлар эшләде, драматургиянең халык тормышында зур урын тотуын яхшы аңлап иҗат итте. Шундый шәхесләрнең берсе Гаяз Исхакый булды.” Азат Әхмәдуллин.

№ слайда 11 “Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, ү
Описание слайда:

“Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, үзгәртеп кору дигән елларның бәхәсләр ялкыны аша үткәч кенә, кабат туган иленә һәм сөекле халкына әйләнеп кайтты. Бу изге юлда бер төркем татар галимнәре һәм язучылары, аеруча профессор Ибраһим Нуруллин, зур фидакарьлек күрсәтте. Әдипнең сайланма әсәрләрен туплаган “Зиндан” җыентыгы (1991), унбиш томлы әсәрләренең беренче томы (1998) дөнья күрде, күп санлы драма,проза һәм публицистик әсәрләре “Мирас”һәм башка журналларда басылып чыкты. Бүгенге көндә Гаяз Исхакый иҗатын барлау, җыйнау, аның күптомлык әсәрләрен басмага әзерләү буенча текстологик һәм библиографик характердагы фәнни-тикшерү эшләре алып барыла. Әдипнең иҗтимагый-сәяси карашлары, әсәрләренең әдәби-эстетик үзенчәлекләре галимнәребезнең байтак кына хезмәтләрендә яктыртыла ( И.Нуруллин, Һ.Мәхмүтов, Ф.Мусин, Ф.Галимуллин, А.Әхмадуллин, Х.Миңнегулов, Ә.Кәримуллин, М.Госманов, И.Таһиров, Т.Галиуллин, Р.Хәкимов, Ә.Сәхапов, Равил Әмирханов, Л.Гайнанова, Ф.Ибраһимова һ.б.) Исхакыйның әдәби-публицистик һәм сәяси эшчәнлеге, аның ХХ гасыр әдәби һәм милли-азатлык хәрәкәте тарихында тоткан урыны турында беренче монографик эзләнүләр дә мәйданга чыкты ( Ф.Мусин, Ә.Сәхапов). Р.Ганиева.

№ слайда 12 Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем у
Описание слайда:

Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем ул?”) Габдулла Тукай Исхакыйны Милләтенең иң олы әдибе итеп бәяли. Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле! – дип мөрәҗәгать итә Тукай Исхакыйга “Мөхәрриргә” шигырендә. Кызганычка каршы, аларга бер вакытта да очрашырга туры килмәгән. 1913 елда Гаяз Исхакый сөргеннән кайта, ләкин Тукай белән күрешү аңа насыйп булмый: бөек шагыйрь инде мәңгегә күзен йомган була...

№ слайда 13 Бернинди режим белән дә килешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 гы
Описание слайда:

Бернинди режим белән дә килешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 гыйнварыннан алып 1954 июленә кадәр гомерен чит җирләрдә үткәрергә мәҗбүр була. Ул Берлинда, Варшавада, Парижда , Токиода, Харбинда, Истанбулда, Әнкарада яши. Биредә татар мәктәпләре, мәчетләр ача.

№ слайда 14 Журнал "Рашен ревью" (Англия). № 1, 1914 нче ел Бу журналда шактый күп сәхифә
Описание слайда:

Журнал "Рашен ревью" (Англия). № 1, 1914 нче ел Бу журналда шактый күп сәхифә Г.Исхакыйга багышланган. Журнал «Яңа милли юл». 1928 нче елдан алып 1939 нчы елның июленә кадәр чыгарыла.(Берлин).

№ слайда 15 Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт ә
Описание слайда:

Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!” Г.Тукай.

№ слайда 16
Описание слайда:

№ слайда 17 Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура – танылган т
Описание слайда:

Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура – танылган татар сәясәтчесе , журналист, тарихчы. 1917 нче елдан соң безнең илдән күченеп китә.

№ слайда 18 Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы к
Описание слайда:

Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Г. Исхакый Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши. 1954 нче елның 22 июлендә Әнкара шәһәрендә вафат була һәм Истанбулның Әдернәкапы зияратында күмелгән.

№ слайда 19 Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда Рәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТның Тру
Описание слайда:

Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда Рәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТның Труппасының бертөркем артистлары Төркиядә Гаяз Исхакый кабере янында. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында катнаша. Шул уңайдан президент татар дәүләте идеясен яклаган, шуның өчен көрәшкән язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, дәүләт эшлеклесе Садри Максуди каберендә була.  2012нче ел.

№ слайда 20 “Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947
Описание слайда:

“Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947

№ слайда 21 “Пәйгамбәрләр тарихы” китабы
Описание слайда:

“Пәйгамбәрләр тарихы” китабы

№ слайда 22 Г.Исхакый “Гасыр” нәшрияты чыгарган фотооткрытка.
Описание слайда:

Г.Исхакый “Гасыр” нәшрияты чыгарган фотооткрытка.

№ слайда 23  “Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт.
Описание слайда:

“Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт.

№ слайда 24 “Зөләйха” кинофильмының баш режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Р.Төх
Описание слайда:

“Зөләйха” кинофильмының баш режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Р.Төхвәтуллин.

№ слайда 25 “Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары
Описание слайда:

“Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары

№ слайда 26 . «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.
Описание слайда:

. «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.

№ слайда 27 Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе
Описание слайда:

Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе

№ слайда 28 1925 нче елга кадәр Г.Исхакый Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән. Бе
Описание слайда:

1925 нче елга кадәр Г.Исхакый Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән. Берлин, 1931. Г.Исхакый Берлинда. 20 нче еллар .

№ слайда 29 Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве. Берлин, 1933 нче ел
Описание слайда:

Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве. Берлин, 1933 нче ел Сәгадәт 1923 нче елны Германиягә китә. 1940 нчы елны ире белән әтисе артыннан Төркиягә күченә.

№ слайда 30 Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.
Описание слайда:

Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.

№ слайда 31 Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының проекты (Архитектор Ирина Акс
Описание слайда:

Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының проекты (Архитектор Ирина Аксенова эше) Музей-комплексны ачу тантанасы Исхакыйдай бөек әдипләрне Халык күңеленнән яшермә Син ич аның белән бүген шанлы авыл булдың, Иске Яуширмә. Каз үләнен, юл тузанын таптап, Синдә йөреп үскән Исхакый. Аның төсен монда һәрбер агач Һәрбер урам, һәрбер өй саклый. Мәдрәсәңдә тырышып белем алган, Синнән чыгып киткән Казанга. Күзләренә яшьләр килгән аның Китабына сине язганда. А. Минһаҗев

№ слайда 32 Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музе
Описание слайда:

Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музей. Исхакый музеен ачу карары 1992 елда Казанда кабул ителә. Шул ук елны якташы, галим Ибраһим Нуруллин Истанбулдан аның кабер туфрагын алып кайта. Шул бер уч туфрак музейның беренче экспонаты итеп санала.  Музей бүген кунаклар, чит җирләрдән килгән туристлар, авыл халкын кабул итеп, эшләп килә.

№ слайда 33 Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее
Описание слайда:

Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее

№ слайда 34
Описание слайда:

№ слайда 35 Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган. Ә музей-утар кайчандыр
Описание слайда:

Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган. Ә музей-утар кайчандыр Исхакыйның җизнәсе Сәйфулланыкы булып, яхшы ук сакланган ике катлы таш йортта ачылган. Өйдән тыш каралты-курасы, мунчасы, сөйләшеп утыру урыннары булган әлеге музей-комплекс шулкадәр борынгы татар өе нечкәлекләрен тоеп эшләнгән, комплексны күргән халык бу осталыкка гаҗәпләнеп хәйран кала. Музей-йортта Исхакыйның тәсбих тотып, Коръән китабы каршында чалма-чапаннан басып торучы әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт һәм табын белән мич арасында татар милли киемендә басып торган әнисе Камәрия сынын күрергә була. 35 оешма ярдәмендә төзелгән әлеге музей-комплексны ачу тантанасына Гаяз Исхакыйның туганнан-туган сеңлесе Галия әби, туганнан-туган абыйлары Тәлгать һәм Гаяр абзыйлар кайтканнар. Гомер буе халык өчен яшәп тә, халык дошманы, дип аталган Гаяз Исхакый туган илен сагынып, чит илләрдә каңгырып йөргәндә, кайчандыр туган авылында үзен зурлап җыелырлар, исеменә мәдхия укырлар, иҗатын олыларлар дип уйлады микән?..

№ слайда 36 Бөек исмең синең илгә кайтты ,     Көнгә кайтты,  Гаяз   Исхакый .     Яхшы
Описание слайда:

Бөек исмең синең илгә кайтты ,     Көнгә кайтты,  Гаяз   Исхакый .     Яхшы исмең белән горурланып ,     Яши халык , күктә ай балкый.     Яуширмәнең болын тугаенда     Уйнап үскәнсездер,  Исхакый      Алсу гөлләр бүгенгесе көндә     Синең баскан җиреңне саклый.     Тау астында ага салкын чишмә ,     Җылы җирдә каеннар шаулый,     Озак еллар “онытып" торган өчен ,     Кичер безне , кичер  Исхакый .                                    Г.Шәмсетдинова Гаяз Исхакый портреты. (Зөфәр Хәкимов эше)

№ слайда 37 “Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
Описание слайда:

“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.


Автор
Дата добавления 26.08.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1595
Номер материала ДA-017057
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх