Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Мифлар
2 слайд
Миф ул — хикәяләү, чынбарлыкны фантастик рәвештә гәүдәләндергән «хикәяләр» җыелмасы, дөньяны билгеле бер күзаллау рәвеше
3 слайд
Шүрәле – урманда яши торган, йонлач тәнле мөгезле җан иясе. Шүрәлеләргә кагылышлы бик күп ышанулар яшәп килә. Шүрәле этләрдән, чыбыркыдан курка.
Шүрәле яшәгән җирдә хәзинә була, үзләрен биңгән кешеләргә шул хәзинәдән алтын бүлеп бирәләр икән. Шүрәле үз гомерендә берничә мәртәбә бармагын алыштырып өлгерә, ди. Урман сукмакларында шул бармакларны табып алган кеше шатланган, чөнки шүрәле бармагы әйбәт фал булып саналган.
4 слайд
Су анасы – суда яши дип фараз ителә торган, озын чәчле, хатын-кыз кыяфәтле мифологик зат. Борынгы татар легенда-риваятьләрендә сулыклар, елга-күлләр белән бәйле мәгълүматлар сакланган – Су бабасы, Су иясе, Су анасы.
5 слайд
Йорт (өй) иясе – татар мифологиясенең нигезен тәшкил иткән Ияләр дөньясында үзәк урын тотучы рух, чөнки ул башка ияләргә караганда кешеләргә якынрак тора. Шуңа да кеше аның белән ешрак “очраша”. Алар сафлыкны, чисталыкны, татулыкны яраталар. Шуңа күрә алар чиста, күркәм нигезләрне генә сайлыйлар.
6 слайд
Албасты
7 слайд
Абзар иясе абзарда яки ишегалдында яши. Аның яраткан аты, сыеры яисә яратмаган малы бар. Яраткан атына ул кеше күрмәгәндә өстәп печән сала, матур, тигез итеп аның ялын үрә. Сөймәгән атка көн юк. Абзар иясе мондый атны төне буе борчып-бимазалап чыга. Гадәттә алар кара төстәге малны яратмый.
8 слайд
Мифик образларның кулланылышы:
Табышмак: Кечкенә генә бичура, билен буып утыра. (мунча себеркесе)
Фразеологик әйтелмәләр: пәри авыл, пәри алмаштырган, пәри кагылу, пәри баласы, убыр авыз.
Әйтелмәләр:убыр китте, урыны калды.
Убырның күзе күрмәсә дә күңеле тоя һ.б.
9 слайд
Русалкалар суда яши. Аларның аяклары балыкныкы шикелле була
Русалка
10 слайд
Убырлы карчык үзенең себеркесендә очып йөри. Ул урман эчендә, тавык ояклы кечкенә генә өйдә яши диләр
Убырлы карчык
11 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 654 106 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Махиянова Лейсан Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.