Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Доп. образование / Презентации / Презентация по татарской литературе на тему "Фоат Садриев"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Доп. образование

Презентация по татарской литературе на тему "Фоат Садриев"

библиотека
материалов
Фоат Садриевның “Таң җиле” романында Нуриәсма образы Министерство образования...
План I.Кереш II.Төп өлеш: 	1.Фоат Садриевның тормыш юлы. 	2.Язучының әдәбият...
Нигезләмә: Фоат Садриевның иҗаты күпкырлы.Мәктәп программасы буенча аның иҗат...
Максат: Укучыларда Фоат Садриевның тормыш юлына һәм иҗатына мәхәббәт тәрбиялә...
Бурычлар: Фоат Садриевның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү; “Таң җиле”...
I.Кереш Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941нче елның...
Ә “Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхф...
Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббә...
II.Төп өлеш 1993-1994 нче елларда Татарстан китап нәшрияты ике мәртәбә бастыр...
Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш и...
Моны Нуриәсма бик авыр кичерә, ул үзенең кичерешләрен эчтә саклый, тышка чыга...
Зөбәрҗәт-шәһәр кызы. Шуңа күрә Нуриәсма аны бик өнәп бетерми, аңа кыз Мизхәтн...
Әсәрдә Нуриәсманың үз динен хөрмәт итүе дә ачык күренә. Татар динен белә торы...
I I I.Йомгаклау Нуриәсма-күпкырлы образ. Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатл...
Кулланылган әдәбият Фоат Садриев . “Авылдан хатлар” - Казан :Тат.китап.нәшр.,...
15 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Фоат Садриевның “Таң җиле” романында Нуриәсма образы Министерство образования
Описание слайда:

Фоат Садриевның “Таң җиле” романында Нуриәсма образы Министерство образования и науки Республики Татарстан ГАОУ ДПО “Институт развития образования Республики Татарстан” муниципальное бюджетное общеобразовательное учереждение “Средняя общеобразовательная школа №3” города Мензелинска Эзләнү эшен башкарды: Зыязетдинова Зилә, Минзәлә шәһәренең 3 нче санлы урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Җитәкче: Шәйхетдинова Әлфирә Сергей кызы, 1 квалификацион категорияле татар теле укытучысы

№ слайда 2 План I.Кереш II.Төп өлеш: 	1.Фоат Садриевның тормыш юлы. 	2.Язучының әдәбият
Описание слайда:

План I.Кереш II.Төп өлеш: 1.Фоат Садриевның тормыш юлы. 2.Язучының әдәбият өлкәсендәге күпкырлы хезмәте. 3. Фоат Садриевның “Таң җиле “ романында Нуриәсма образы I I I. Йомгаклау Кулланылган әдәбият

№ слайда 3 Нигезләмә: Фоат Садриевның иҗаты күпкырлы.Мәктәп программасы буенча аның иҗат
Описание слайда:

Нигезләмә: Фоат Садриевның иҗаты күпкырлы.Мәктәп программасы буенча аның иҗаты һәм тормыш юлы өйрәнелми. Ләкин татар теле һәм әдәбияты укытучысы үткәргән класстан тыш уку дәресләрендә без якташ язучыларыбыз иҗатына бик киң тукталабыз. Аларның әсәрләре белән якыннанрак танышабыз, төрле эзләнү эшләре алып барабыз.Соңгы вакытта без язучының “Авылдан хатлар” һәм “Таң җиле” романы белән таныштык. Бу әсәрдәге Нуриәсма образы миндә зур кызыксыну уятты. Мин әсәр белән тулысынча танышып чыктым һәм романдагы әлеге образ турындагы уйлануларымны сезгә дә җиткерергә булдым.

№ слайда 4 Максат: Укучыларда Фоат Садриевның тормыш юлына һәм иҗатына мәхәббәт тәрбиялә
Описание слайда:

Максат: Укучыларда Фоат Садриевның тормыш юлына һәм иҗатына мәхәббәт тәрбияләү; “Таң җиле” романында Нуриәсма образын анализлау; Укучыларда әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

№ слайда 5 Бурычлар: Фоат Садриевның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү; “Таң җиле”
Описание слайда:

Бурычлар: Фоат Садриевның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү; “Таң җиле” романында Нуриәсма образын анализлау; Язучы иҗаты аркылы укучыларда әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.  

№ слайда 6 I.Кереш Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941нче елның
Описание слайда:

I.Кереш Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941нче елның 10 нчы мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылын­да туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1958 нче елда хезмәт юлын башлый: колхозда хезмәт куя, сатучы-өйрәнчек хезмәтен башкара, авыл китап­ханәсендә мөдир булып эшли. 1963-1970 нче елларда Сарманда хезмәт куя. Мөслимнең үзендә чыккан район газетасында әдәби хезмәткәр,бүлек мөдире булып эшли. 1970-1972нче елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. Ә 1965 нче елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә Югары театр курсларында укып кайта. Фоат Садриев-ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аның әсәрләре бик күп театр сәхнәләрендә уйнала һәм тамашачылар аларны бик җылы кабул итә.

№ слайда 7 Ә “Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхф
Описание слайда:

Ә “Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге белән бүләклиләр. 1991 нче елда “Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе” дигән исем бирелә. 2010 нчы елда мәртәбәле Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була. Фоат Садриев -1981 нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булды.   Әнкәй кулы сыман сыйпап үтә Мөслимнәрдән искән Таң җиле, Өзгәләнәдер ул Замананың Сызлый икән,диеп,кай җире? Ана һәркем өчен кадерле зат! Алар безне якты дөньяга китереп,җыр көйләп йоклатканнар,иркәләп уятканнар,яшәргә көч-дәрт биргәннәр, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәгәннәр. Әниләр турында сүз башласак,күз алдыбызга туган йортыбыз килеп баса һәм бер-бер артлы әниләргә бәйле якты хатирә-истәлекләр уза.

№ слайда 8 Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббә
Описание слайда:

Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббәтен ачык чагылдыра. Ул әнисен балачактан ук олылаган, кадерләгән. Тормышта ананың уң кулы булган. Тормыш авырлыгын бергә тартканнар. Хезмәтне яратырга аны әнисе өйрәтә,чөнки Гыйзделямал апа үзе дә эшкә батыр,уңган була, ир-атлар гына эшли торган хезмәтләр дә аның кулыннан килгән. Язучының әнисе көчле холыклы,намуслы,ялганны үз итми торган изге җанлы хатын-кыз. Ул улын бернинди “төчеләнүсез”, ләкин чын ир-ат итеп үстерә. Язучының әнисен мин “Таң җиле” романындагы Нуриәсма образы белән чагыштырыр идем.

№ слайда 9 II.Төп өлеш 1993-1994 нче елларда Татарстан китап нәшрияты ике мәртәбә бастыр
Описание слайда:

II.Төп өлеш 1993-1994 нче елларда Татарстан китап нәшрияты ике мәртәбә бастырып чыгарган “Таң җиле” романы язучыга зур танылу алып килә. Романда төп герой булып Нуриәсма образы тора. Әсәрдә Нуриәсма образы бөтен нечкәлеге, татар хатын-кызларына гына хас матурлыгы белән ачылган. Аның турында укыганда күзләрдән яшьләр тама, гүя үзең дә бу образ белән бергә яши башлыйсың, бергә сулыйсың. Нуриәсма-гади авыл хатыны,шулай булуга карамастан ул югары әхлак кануннары буенча яши. Һәрвакыт алда барырга тырыша,эштә дә,тормышта да үзенә зур бурычлар куя. Кешеләр Нуриәсманың бу максатларын аңлап бетерә алмыйлар,үзләренчә бәялиләр,Нуриәсмадан гаеп табарга тырышалар. Балаларына да җиңел булмый Нуриәсманың,алар башка ата-ана балаларына караганда икеләтә тырышып эшлиләр,әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Аларга тормышта авыр булса да әниләре аларны чын ир-егетләр,кызлар итеп тәрбияли,алар тормышта үз юлларын табалар, эшлиләр,яшиләр.

№ слайда 10 Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш и
Описание слайда:

Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш иптәше Сәгыйдулла аңа үзенең иптәше, яшьтәше Хәдичә белән хыянәт итә. Нуриәсмга тормыш тукталган кебек тоела,үз-үзенә кул салырга да уйлый,ләкин соңгы чиктә генә үзенең дә гаебе барлыгын танырга мәҗбүр була. Чынлыкта ул Сәгыйдулласын үлеп ярата,аны үбәсе ,кочаклыйсы,назлыйсы килә. Ләкин әлеге дә баягы эчке әхлак кагыйдәләре аңа ачылып китәргә ирек бирми, ул үзен билгеле бер кысада тота,шул югары әхлак кануннары аркасында ул зур газапларга дучар була,иренә булган олы хисләрен ул яшереп саклый,юктан гына тормышын “челпәрәмә” китерми. Бары тик күп гомерләр узгач кына Сәгыйдулласына булган мәхәббәтен ача ала. Нуриәсма үз-үзенә дә,балаларына да, авылдашларына да бик таләпчән була. Ул һәрвакыт кешеләргә яхшылык кына эшли,аның фикеренчә дөнья гел яхшылыкка гына корылган булырга тиеш. Ләкин тормышта бар да алда гөл генә булмый шул, ул яраткан,хөрмәт иткән кешеләр аны тормышта “саталар”, “хыянәт итәләр”.

№ слайда 11 Моны Нуриәсма бик авыр кичерә, ул үзенең кичерешләрен эчтә саклый, тышка чыга
Описание слайда:

Моны Нуриәсма бик авыр кичерә, ул үзенең кичерешләрен эчтә саклый, тышка чыгармый, шуңа күрә дә аның йөрәге үзен бик иртә сиздерә башлый. Туганы Рәмзи үлгәч, ул берүзе берничә кешегә каршы аларның хаксызлыгын дәлилләп көрәш алып бара, аңа бу бик җиңел бирелми,шуңа карамастан ул туганының якты истәлегенә тап төшерми, бүтәннәрдән дә шуны таләп итә. Нуриәсма кешеләрне кызгана, аларны гафу итәргә тырыша. Бүлмәдәш кызы җиңел тормыш белән яши, егетләрне гел алыштырып тора,бәби таба һәм аннан бик җиңел генә котылырга уйлый. Ә Нуриәсма ул баланы үзенеке итә, аңа Фәрит дип исем куша, аңа яхшы тәрбия бирә,чын ир-егет итеп тәрбияли. Үзенең баласы түгеллеген халык та, Фәрит үзе дә белми, бу серне Нуриәсма үзе белән алып китә. Аны авылдашлары фәрештәгә тиңлиләр,ләкин мин үзем алай уйламыйм. Тормышта ул үзенчә күп кенә хаталар да җибәрә. Мәсәлән,аның кече улы Мизхәт укытучы кыз Зөбәрҗәтне ярата.

№ слайда 12 Зөбәрҗәт-шәһәр кызы. Шуңа күрә Нуриәсма аны бик өнәп бетерми, аңа кыз Мизхәтн
Описание слайда:

Зөбәрҗәт-шәһәр кызы. Шуңа күрә Нуриәсма аны бик өнәп бетерми, аңа кыз Мизхәтне гел шәһәргә алып китәр төсле тоела. Мизхәт армиядә чагында Зөбәрҗәткә үз фикерләрен җиткерә, кыз кире үз шәһәренә кайтып китәргә мәҗбүр була. Нуриәсма яшьләрне аера, ләкин малаен бәхетсез итә, бу гамәлнең дөрес түгеллеген ул бик яхшы аңлый һәм бик борчылып яши, үзен гаепе итеп тоя, бу үкенү хисе аны берничә еллар озата килә, ниһаять ул үзендә көч табып Зөбәрҗәттән гафу үтенә, гаепнең үзендә икәнен әйтә, гомеренең соңгы сәгатьләрендә булса да яшьләрне кавыштыра,бәхетле итә,туйларын күрә. Нуриәсма-җир кешесе. Ул табигатьне ярата, тауларда, басуларда йөри, тереклекнең уянуына чын күңелдән сөенә, матурлыкны күрә белә. Оныгы Маратны да табигатьне,кош-кортларны ,хайваннарны яратырга өйрәтә. Нуриәсмада балаларны тәрбияләү хисе көчле, ул ачуланмый, акыл да сатмый, шулай булуга карамастан аның сүзе һәрвакыт төгәл үтәлә, эшләнә, ул балалар телен аңлый, алар белән җиңел аралаша белә.

№ слайда 13 Әсәрдә Нуриәсманың үз динен хөрмәт итүе дә ачык күренә. Татар динен белә торы
Описание слайда:

Әсәрдә Нуриәсманың үз динен хөрмәт итүе дә ачык күренә. Татар динен белә торып мыскыл итүче кодагыен гафу итә алмый, үзенең җеназасында да аның булуын теләми, шулай ук иренең сеңлесе Бәриягә дә бәхиллеген бирми китә. Бәриянең ирләргә булган тотнаксызлыгын,авыл халкыннан көлүен, аракы белән дус булуын, авылдашларына аракы эчерүен берничектә гафу итә алмый. Нуриәсма таңны каршыларга ярата, таң белә тора, кояшны, агачларны, барлык тереклекне сәламли,соңгы юлга китәсе көнне дә таңны зарыгып көтә, эченнән генә иртәнге таң белән, тереклек белән соңгы тапкыр саубуллаша, гүя бу матурлык хисен үзе белән алып китәргә тырыша.  

№ слайда 14 I I I.Йомгаклау Нуриәсма-күпкырлы образ. Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатл
Описание слайда:

I I I.Йомгаклау Нуриәсма-күпкырлы образ. Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатлары да очрый, бу шулай булырга тиештер дә бәлки, һәрбер кеше хатадан хали түгел. Нуриәсма кебек әниләр җир йөзендә күп очрый, алар тагын да күбрәк булсалар җир йөзендә ятим балалар азрак булыр иде. Нуриәсма образы бик күп аналарга үрнәк булып тора, андый әниләр булганда җир йөзендә тереклек бетмәс, таң җилләре үз вакытында исәр, яңгырлар да вакытында явар, тормыш дәвам итәр. Фоат Садриевның “Таң җиле” романы һәрбер укучының өстәл китабы булырга тиеш. Бу әсәрне укыган укучы әниләрнең шулкадәр кадерле, җирдә яшәүнең никадәр рәхәт булуына тагын бер кат инаныр. Минемчә, авторның “Таң җиле” романы әле бик күп еллар әниләргә рухи һәйкәл булып торыр. Минем моңа ышанасым килә!

№ слайда 15 Кулланылган әдәбият Фоат Садриев . “Авылдан хатлар” - Казан :Тат.китап.нәшр.,
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият Фоат Садриев . “Авылдан хатлар” - Казан :Тат.китап.нәшр.,2009 Фоат Садриев . “Таң җиле” - Казан :Тат.китап.нәшр.,1994 “Мәйдан” журналы- Яр Чаллы, №10, 2014


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 24.04.2016
Раздел Доп. образование
Подраздел Презентации
Просмотров357
Номер материала ДБ-050599
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх