Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Автор:
Ханова Нурания Вәзир кызы
Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, МБГББУ “Сарман гимназиясе”
Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә
хис-кичерешләр бирелеше
2 слайд
Максатыбыз:
1. Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә хис-кичерешләр бирелешен тикшерү
Бурычлар:
1. Гаиләдә тәрбия мәсьәләсенең куелышын тикшерү;
2. Әхмәдулла холкына бәя бирү;
3. Стиль һәм тел-сурәтләү чараларын күзәтү.
3 слайд
Әхлак тәрбиясе балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыра; ныклы характер, ихтыяр көче, бурычны аңлау кебек кыйммәтләрне үстерә
К. Д. Ушинский.
4 слайд
Сүзлекчә
1) Әхмәдулла – ир-ат исеме, Алланың мактаулы,данлы кешесе.
2) Корбан гаете – гает сүзе «бәйрәм» дигәнне аңлата.
3) Гарәфә көне – гает алды көне. Бу көнне изге теләкләр теләп, догалар укырга кушыла.
4) Мулла – мөфти.
5 слайд
Әхмәдулла – кечкенә малай.
Мактана.
Кәҗүл читек турында хыяллана.
Үзенә кушылган эшне төгәл үти.
“Читекле” була, читексез кала.
Елый, тынычлана.
Муллалар кебек киенә.
Чалма, чапан, читек, кәвешләре белән горурлана һәм хурлыкка кала.
6 слайд
Әхмәдулла
Түземсез
Тыңлаулы
Беркатлы
Ышанучан
Яхшы күңелле
Җаваплы
Мактанырга
ярата
7 слайд
Әхмәдулланың бәхетсезлегендә кем гаепле?
Әхмәдулла үзе!
Туганнары!
Авыл малайлары!
8 слайд
Хис- кичерешләр үзгәреше
Шатлык – хыялдагы читеккә соклану – түземсезлек – мактану – үпкәләү – сөенеч – кызыксыну – мактану – кызгану – борчылу – үпкәләү – тынычлану – масаю – гаҗәпләнү – һавалану – хурлану – күңеле тулу.
9 слайд
Хис-кичерешләре
Шатлык
Соклану
Түземсезлек
Масаю
Үпкәләү
Сөенеч
10 слайд
Кызыксыну Кызгану
Борчылу
Тынычлану
Масаю
Хурлыкка калу
Күңеле тулу
11 слайд
Стиль һәм тел-сурәтләү чаралары
Эпитет – әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы.
Төрләре: эпитет -бизәкләр, индивидуаль эпитетлар.
1) Эпитет- бизәкләр: өр-яңа читек, кәҗүл читек,иске читек, чуар чалма һ.б.
2) Индивидуаль эпитетлар: мәхәббәтсез читек, пәрәмәч тәме чыккан өй, дәүкәди читек һ. Б.
12 слайд
Метафора – күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы.
Төрләре: гади, контекстуаль, мифологик метафоралар.
Контекстуаль метафоралар: кәҗүл читек – Әхмәдулланың холкы, көтү –халык, чыбыркы – идарә итү чарасы.
13 слайд
Чагыштыру - нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән
Аның төрләре: гади, җәенке, кайтма.
1) Гади чагыштырулар: әнисенеке кебек түгел,
читек дошман төсле күренә, кунычы йоп-йомшак, майлы кебек һ.б.
2)Җәенке чагыштыру: төбенә аяк җитми торган суга чумган кебек булдым.
14 слайд
Алынмалар – лексик чаралар, бер телдән икенче телгә кергәен сүзләр ( мулла, мәхдүм, гает, чапан, намаз һ.б.)
Диалектизмнар – аерым төбәкләрдә генә яши торган, уртак милли телгә үтеп кермәгән сүз яки фразеологизмнар. Диалектизмнар: айбагар – Чистай сөйләшендә кулланыла, көнбагыш; самовар – ачылган, чистартылган; тәпи – балалар аягы; бешердәп төшкән – җыерылган.
Архаизмнар – искергән сүзләр: углым -улым
15 слайд
Тел-сурәтләү чаралары
Эпитетлар – 26;
Метафора – 5;
Чагыштыру – 8;
Алынмалар – 17;
Диалектизмнар – 4;
Архаизм -1.
16 слайд
17 слайд
Нәтиҗә
1) Әхмәдулла әле кечкенә малай, шуңа күрә аның холкының әле уңай һәм тискәре яклары бар, ул хис-кичерешләр дөнясында яши;
2) Дини гаиләдә тәрбияләнүче малай, мөселман гореф-гадәтләре белән кечкенәдән танышып үсә, өлкәннәрне үзенә үрнәк итеп куя, аның холкы формалашып җитмәгән, әмма анна киләчәктә белемле һәм күркәм холыклы дин әһеле чыгасына өмет бар;
3) Әхмәдулланың хис-кичерешләре гел алмашынып тора
4) Тел-сурәтләү чаралары һәм хикәянең стиле матур әдәбиятта үзгә урын алып тора.
18 слайд
Файдаланылган әдәбият
Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.
Яхин. А. Г. Әдәбият. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек.- Казан: Мәгариф, 2007.
Яхин А. Г. 9 нчы сыйныф өчен методик кулланма.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. Т.
Ислам. Белешмә-сүзлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.
Татар исемнәре сүзлеге. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.
Интернет ресурслар.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 661 048 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ханова Нурания Вазировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.