Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Презентации / Презентация по татарской литературе на тему "Муса Җәлил"

Презентация по татарской литературе на тему "Муса Җәлил"

  • Иностранные языки
Тема: Татар әдәбиятында Муса Җәлил образы Проект эшен башкарды: Гайнутдинова...
Проект эшенең идеясе: Укучыларны герой- шагыйрь – Муса Җәлилнең образы белән...
Проект эшенең максаты: Муса Җәлил образының проза әсәр- ләрендә сурәтләнешен...
Проектның бурычлары: М.Җәлилгә багышланган проза әсәр- ләрен барлау, уку, ан...
Проект эшен башкару барышында без фәнни-методик әдәбият, интернет-ресурслар...
Аларның һәрберсендә М.Җәлилгә багышлап язылган проза әсәрләре тикшерелде. Ш....
 .    Тулырак итеп карап узыйк, эзләнү-тикшеренү өлешендә…..
Шәйхи Маннурның “Муса” романында М.Җәлил образының бирелеше; Габдрахман Әпсә...
Бу өч язучы да Җәлилнең чордашлары, алар бер-берсен күреп белгәннәр, аралашып...
Г.Әпсәләмов та, Ш.Маннур да, Ә.Давыдов та М.Җәлилнең гаилә тормышын читтә кал...
Муса һәм Әминә Җәлиловлар Кызлары Чулпан
Алда әйтеп узган һәрбер язучылар М.Җәлилнең тормышын биографик эзлеклелектә б...
Апасы Хәдичә Апасы Зәйнәп Абыйсы Ибраһим
Г.Әпсәләмов табигать күренешләрен символларын куллана Болыт символы аша шагы...
Язучылар Җәлил һәм җәлилче образларын сурәтләү аша татар халкына хас булган б...
Йомгаклап сезнең игътибарга үзебезнең проект эшен тәкъдим итәбез. Безнең прое...
Киләчәктә без алдагы елларда укучылар белән проект эшен дәвам итеп, Муса Җәли...
Кушымта:
Кичер, илем! Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы ү...
Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем,...
«Тыныч булыр йокы, тормышымны Бирсәм, диеп, туган ил өчен». Ышан, илем, шушы...
Нишлим, сугыш дустым-пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды до...
Моабит дәфтәрләре
Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында Указ
МУСЕ ДЖАЛИЛЮ (ЗАЛИЛОВУ МУСЕ МУСТАФОВИЧУ) 2 февраля 1956 года за исключительну...
Мари Жан (А. Тиммермансның хатыны), Әминә һәм Чулпан Җәлиловалар, Андре Тимме...
Казанда Муса Җәлилнең музей-йорты Шагыйрьнең кабинеты Дәфтәрләре
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы
“Алтынчәч” операсыннан күренешләр
Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып. Муса Җәлил Скул...
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!
1 из 33

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Тема: Татар әдәбиятында Муса Җәлил образы Проект эшен башкарды: Гайнутдинова
Описание слайда:

Тема: Татар әдәбиятында Муса Җәлил образы Проект эшен башкарды: Гайнутдинова Камилла Проект эшенең җитәкчесе: Роза Гарифовна Сафина

№ слайда 2 Проект эшенең идеясе: Укучыларны герой- шагыйрь – Муса Җәлилнең образы белән
Описание слайда:

Проект эшенең идеясе: Укучыларны герой- шагыйрь – Муса Җәлилнең образы белән якыннан таныш- тыру; аның исемен мәңгеләштерү.

№ слайда 3 Проект эшенең максаты: Муса Җәлил образының проза әсәр- ләрендә сурәтләнешен
Описание слайда:

Проект эшенең максаты: Муса Җәлил образының проза әсәр- ләрендә сурәтләнешен ачыклау.

№ слайда 4 Проектның бурычлары: М.Җәлилгә багышланган проза әсәр- ләрен барлау, уку, ан
Описание слайда:

Проектның бурычлары: М.Җәлилгә багышланган проза әсәр- ләрен барлау, уку, анализлау; М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына караган барлык тәнкыйди мәкаләләрне өйрәнү; Төрле язучыларның шагыйрь образын тудыру үзенчәлекләрен ачу.

№ слайда 5 Проект эшен башкару барышында без фәнни-методик әдәбият, интернет-ресурслар
Описание слайда:

Проект эшен башкару барышында без фәнни-методик әдәбият, интернет-ресурслар һәм вакытлы матбугат материалларын кулландык. Проектыбыз берничә өлештән тора: кереш, ике бүлек, йомгак, кулланылган әдәбият һәм чыганаклар. Беренче бүлектә М.Җәлил турында истәлекләр урын алды, шагыйрь белән бер чорда яшәгән, аны күреп белгән кешеләрнең истәлекләре ярдәмендә тормыш юлы тасвирланды. М.Җәлил үткән авыр юлны өйрәнүче, алай гына түгел шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең исемен аклауга бик зур өлеш керткән галим – Р.Мостафин. Проектыбызда аның Җәлилгә һәм җәлилчеләргә багышланган китапларыннан файдаландык. Икенче бүлек өч бүлекчәдән тора.

№ слайда 6 Аларның һәрберсендә М.Җәлилгә багышлап язылган проза әсәрләре тикшерелде. Ш.
Описание слайда:

Аларның һәрберсендә М.Җәлилгә багышлап язылган проза әсәрләре тикшерелде. Ш.Маннурның “Муса романы, Г.Әпсәләмовның “Агыла болыт” романы һәм Ә.Давыдовның “Муса абый” повесте – М.Җәлил образын үзәккә куеп яздылар. Проектыбызның теоретик-методо- логик нигезен Ф.Хатипов, Д.Заһидуллина, А.Әхмәдуллин хезмәтләре тәшкил итә. Муса Җәлилнең мирасын халыкка җиткерүгә зур өлеш керткән, аның иҗатын өйрәнгән һәм шагыйрьгә багышланган проза әсәрләрен бәяләгән Г.Кашшаф, И.Нуруллин, Р.Мостафин, Ф.Галимуллин, Т.Галиуллин, Ш.Рәкыйпов, Г.Иделле, Ф.Солтанбәков, К.Миңлебаев һ.б. хезмәтләренә, мәкаләләренә таяндык.

№ слайда 7  .    Тулырак итеп карап узыйк, эзләнү-тикшеренү өлешендә…..
Описание слайда:

.    Тулырак итеп карап узыйк, эзләнү-тикшеренү өлешендә…..

№ слайда 8 Шәйхи Маннурның “Муса” романында М.Җәлил образының бирелеше; Габдрахман Әпсә
Описание слайда:

Шәйхи Маннурның “Муса” романында М.Җәлил образының бирелеше; Габдрахман Әпсәләмов “Агыла болыт” романында М.Җәлил образын сурәтләү үзенчәлекләре; Әнвәр Давыдав “Муса абый” повестенда М.Җәлил образы тикшерелде.

№ слайда 9 Бу өч язучы да Җәлилнең чордашлары, алар бер-берсен күреп белгәннәр, аралашып
Описание слайда:

Бу өч язучы да Җәлилнең чордашлары, алар бер-берсен күреп белгәннәр, аралашып яшәгәннәр. Алар өчен Җәлил – иман, Җәлил – талисман, Җәлил – батырлык һәм илгә тугрылык символы.

№ слайда 10 Г.Әпсәләмов та, Ш.Маннур да, Ә.Давыдов та М.Җәлилнең гаилә тормышын читтә кал
Описание слайда:

Г.Әпсәләмов та, Ш.Маннур да, Ә.Давыдов та М.Җәлилнең гаилә тормышын читтә калдырмый. Әсәрләрдә Җәлил хатыны Әминәне хөрмәт итүче, сагынучы ир, кызы Чулпанны өзелеп яратучы, кайгыртучан ата буларак сурәтләнә. М.Җәлилнең туган авылы Мостафа

№ слайда 11 Муса һәм Әминә Җәлиловлар Кызлары Чулпан
Описание слайда:

Муса һәм Әминә Җәлиловлар Кызлары Чулпан

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13 Алда әйтеп узган һәрбер язучылар М.Җәлилнең тормышын биографик эзлеклелектә б
Описание слайда:

Алда әйтеп узган һәрбер язучылар М.Җәлилнең тормышын биографик эзлеклелектә бирергә тырыша. Ш.Маннур романында шагыйрьнең сугышка кадәр һәм сугыш чоры тормышы яктыртылса, Г.Әпсәләмов һәм Ә.Давыдов аның гомеренең соңгы ике елын гына тасвирлыйлар. Язучылар М.Җәлилнең сугышка кадәр тормышы турында аның искә төшерүләре аша берничә фактны гына китерә. Ә.Давыдов аны балалар белән бәйле вакыйгаларына туктала, Җәлилнең кызын, сеңлесен сагынуы хакында, сугышка кадәр балалар газета-журналларында эшләвен искә төшерә.

№ слайда 14 Апасы Хәдичә Апасы Зәйнәп Абыйсы Ибраһим
Описание слайда:

Апасы Хәдичә Апасы Зәйнәп Абыйсы Ибраһим

№ слайда 15
Описание слайда:

№ слайда 16 Г.Әпсәләмов табигать күренешләрен символларын куллана Болыт символы аша шагы
Описание слайда:

Г.Әпсәләмов табигать күренешләрен символларын куллана Болыт символы аша шагыйрьнең эчке кичерешләрен ачып бирә Ш.Маннур иреккә омтылучы, газапланучы әсир образын кошчык символы аша ача Ә.Давыдов исә, М.Җәлилнең иреккә омтылуын, Туган ягын, газиз кешеләрен бер минут та исеннән чыгармавын дала образына бәйле рәвештә укучыга җиткерә.

№ слайда 17 Язучылар Җәлил һәм җәлилче образларын сурәтләү аша татар халкына хас булган б
Описание слайда:

Язучылар Җәлил һәм җәлилче образларын сурәтләү аша татар халкына хас булган батырлык, авырлыкларга бирешмичә түзү, киләчәккә ышаныч, әхлакый тотнаклылык кебек сыйфатларны тасвирлыйлар һәм алар өчен горурлык хисен үзәккә чыгаралар, сугыш алды елларында холык-фигыльләренә, каннарына сеңгән оптимизм сугыш авырлыгына түзәргә, үлемнән курыкмаска булышуын күрсәтәләр.

№ слайда 18 Йомгаклап сезнең игътибарга үзебезнең проект эшен тәкъдим итәбез. Безнең прое
Описание слайда:

Йомгаклап сезнең игътибарга үзебезнең проект эшен тәкъдим итәбез. Безнең проект эшен әдәбият дәресләрендә, әдәби кичәләрдә методик кулланма буларак, укытучыларга; Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнүчеләргә, татар филологиясе бүлегендә укучы студентларга кулланырга мөмкин.  

№ слайда 19 Киләчәктә без алдагы елларда укучылар белән проект эшен дәвам итеп, Муса Җәли
Описание слайда:

Киләчәктә без алдагы елларда укучылар белән проект эшен дәвам итеп, Муса Җәлил образын лирикада сурәтләнешен тикшерергә планлаштырабыз. Телебездә актуаль темалар күп булса да, Муса Җәлил темасы , минемчә, беркайчан да үзенең актуальлеген югалтма- ячак дип уйлыйм. Киләчәктә проект эшебезне диск , я булмаса китап итеп бастыруны да планлаштырабыз. Муса җәлил кебек герой- шагыйрьребезнең образы безнең күнелләрдә мәңге җуелмасын иде дигән теләктә мин үземнең проект яклау эшемне тәмамлыйм

№ слайда 20 Кушымта:
Описание слайда:

Кушымта:

№ слайда 21 Кичер, илем! Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы ү
Описание слайда:

Кичер, илем! Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта. Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомрем өчен сатмадым. Волхов шаһит: изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым. Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле Яуганда да туплар, ядрәләр, Каушамадым кан һәм үлек белән Тулганда да тирә-әйләнәм. Алда, артта, уңда һәм сулымда Киселсә дә юлым; күкрәгем Яраланып канга төренсә дә, Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.

№ слайда 22 Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем,
Описание слайда:

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем, бары гомрем Коллык белән төгәлләнмәсен! Мин түгелме дуска хат язучы, «Борчылма, дип, тормыш юлдашым, Соңгы тамчы каным тамса тамсын, Тик антыма таплар кунмасын!» Мин түгелме шигырь утым белән Ант итүче канлы сугышта? «Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән Елмаермын соңгы сулышта». «Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең Җиңеләйтер үлем газабын, Илемне һәм сине сөюемне Каным белән җиргә язармын».

№ слайда 23 «Тыныч булыр йокы, тормышымны Бирсәм, диеп, туган ил өчен». Ышан, илем, шушы
Описание слайда:

«Тыныч булыр йокы, тормышымны Бирсәм, диеп, туган ил өчен». Ышан, илем, шушы ант сугарды Йөрәгемнең соңгы тибешен! Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча, Үтте яннан, минем тирәләп. Нишлим, нишлим, соңгы минутымда Пистолетым итте хыянәт! Чаян чага үзен соңгы чиктә, Бөркет ярдан түбән ташлана. Мин соң бөркет түгел идеммени, Баш ияргә шуннан башкага! Ышан, илем, шундый бөркет идем. Мин дә соңгы минут килгәндә, Әзер идем, мәгърур канат җәеп, Ташланырга ярдан түбәнгә.

№ слайда 24 Нишлим, сугыш дустым-пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды до
Описание слайда:

Нишлим, сугыш дустым-пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды дошман кулларыма Нәм хурлыклы юлдан атлатты. Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне Көн чыгышын комсыз күзәтәм. Шигырь булып чыга үч ялкыны Яраланган лачын йөрәктән. Көн чыгышы дуслар кулындагы Байрак булып көн дә кызара. Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел, Күкрәктәге җәрәхәттән түгел, Канлы үчтән шулай кыза ла! Тик бер өмит: кара август төне Илтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккә Үч һәм илгә керсез мәхәббәт. Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген. Яраланган, ләкин тар коллыкка Баш имәгән керсез йөрәгем.

№ слайда 25 Моабит дәфтәрләре
Описание слайда:

Моабит дәфтәрләре

№ слайда 26 Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында Указ
Описание слайда:

Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында Указ

№ слайда 27 МУСЕ ДЖАЛИЛЮ (ЗАЛИЛОВУ МУСЕ МУСТАФОВИЧУ) 2 февраля 1956 года за исключительну
Описание слайда:

МУСЕ ДЖАЛИЛЮ (ЗАЛИЛОВУ МУСЕ МУСТАФОВИЧУ) 2 февраля 1956 года за исключительную стойкость и мужество, проявленные в боях с немецко-фашистскими захватчиками, присвоено звание ГЕРОЯ СОВЕТСКОГО СОЮЗА, а 22 апреля 1957 года присуждена Ленинская премия за цикл стихотворений «МОАБИТСКАЯ ТЕТРАДЬ».

№ слайда 28 Мари Жан (А. Тиммермансның хатыны), Әминә һәм Чулпан Җәлиловалар, Андре Тимме
Описание слайда:

Мари Жан (А. Тиммермансның хатыны), Әминә һәм Чулпан Җәлиловалар, Андре Тиммерманс

№ слайда 29 Казанда Муса Җәлилнең музей-йорты Шагыйрьнең кабинеты Дәфтәрләре
Описание слайда:

Казанда Муса Җәлилнең музей-йорты Шагыйрьнең кабинеты Дәфтәрләре

№ слайда 30 Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы
Описание слайда:

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы

№ слайда 31 “Алтынчәч” операсыннан күренешләр
Описание слайда:

“Алтынчәч” операсыннан күренешләр

№ слайда 32 Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып. Муса Җәлил Скул
Описание слайда:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып. Муса Җәлил Скульптор В.Е.Цигаль. 1967 ел.

№ слайда 33 Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!

Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Презентации
Просмотров157
Номер материала ДВ-410068
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх