Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Китап укучылар конференциясе
Роза Хафизова
«Кашкарыйлар озын гомерле»
Төзеделәр: Курмаева Р.Р.
Шакирова Г.М.
2015 ел
2 слайд
(1929– 2005)
күренекле
татар балалар язучысы.
Роза Сәет кызы Хафизова
3 слайд
Биография
1929 елның 6 февралендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган.
1947-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала.
1951-1952 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыта.
1952-1960 елларда ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»), «Сталин байрагы» (Чистай өлкә газетасы), аннары Казандагы күп тиражлы завод газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында мөхәрир булып эшли.
1962-1986 елларда, «Ялкын» республика татар балалар журналының баш мөхәрире була.
Роза Хафизова 2005 елның[ 20 август]ында вафат була.
4 слайд
Иҗат
«Кыңгыраулар җыры»
«Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Әкиятләр», «Без әле кайтырбыз», «Сак-Сок тавышы», «Киек каз юлы», «Актәпи ник моңая», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплары яшь укучылар арасында популярлык казана.
5 слайд
Р.Хафизованың иҗаты турында каләмдәшләре
“Кирлемән” – язучының иң матур әкияте.
Җәвад Тәрҗеманов,
язучы.
Астрид Линдгренның – Карлсоны, Алексей Толстойның – Буратиносы булган кебек Р.Хафизованың да Кирлемәне бар. Эльмира Закирова, журналист.
6 слайд
7 слайд
Әсәрнең сюжеты
Роза Хафизованың “Кашкарыйлар озын гомерле” дигән әсәре Тәнзилә исемле кыз исеменнән сөйләнелә. Тәнзилә әнисе, әтисе, ике игезәк энеләре – Закир һәм Шакир белән Шушма елгасыннан ерак түгел урнашкан Сарайлы авылында яши.
.
8 слайд
Образлар системасы:
Тәнзилә
Кызга 11 яшь, ул 5 нче сыйныфта белем ала. Бик матур итеп шигырь сөйли белә. Кызның 2 дус малае бар: Закуан белән Салих. Уку буенча Тәнзилә Закуаннан үрнәк алырга берничә тапкыр үзенә сүз бирә.
9 слайд
Җәй башында өч дусны: Тәнзилә, Закуан, Салихны “Артек” районы пионер лагерена җибәрәләр. Ләкин озакламый сугыш башлана.
10 слайд
Зиләне һәм аның дусларын кире өйләренә алып китәләр. Авылда алар көн дә басуда киндер чүпләргә йөриләр. Тәнзилә эшләргә дигәч тә баш тартмый, әбисе сүзен дә бик яхшы тыңлый, ялкау да түгел үзе.
11 слайд
Озакламый Зиләләрнең гаиләсе дә әтиләрен сугышка озата. Зилә әтисен бик нык сагына. Әтисен төшләрендә күрә. Хәтта күзенә дә күренә башлый ул аның.
12 слайд
Закуан – Тәнзиләнең дусты
Закуанның да әтисе фронтта, хужалыктагы барлык эшләр дә әнисе белән аның өстенә калган. Малай бик эшчән, әдәпле. Сугыш башлангач, колхоздан малайларга ат бирелә. Алар тырмага йөриләр чәчүлек орлык ташыйлар,фронтка ипи-икмәк әзерлиләр.
13 слайд
Салих – Тәнзиләнең дусты
Салих-Тәнзиләнең якын дусты. Ул аннан бер сыйныфка югарырак, алтынчы сыйныфта укый. Салих та авылдагы башка кыз һәм малайлар кебек баса чүпли, җирдә калган башакны җыя, бәрәңге ала, яз көне кырда калган саламны яндыра, ат белән симәнә ташый.
14 слайд
Эшләп аргач...
15 слайд
Мәдинә
Мәдинә киенергә, ясанырга ярата. Аның матур буласы килә. Шуңа күрә ул чәчләренә төрле тасмалар тага. Аның нечкә күңелен беркем дә күрми.
16 слайд
Хәниф
Хәниф белән Тәнзилә бер-берсен ошатып йөриләр. Биш яшеннән бөтен авылны бер итеп айкап йөрергә яраткан өчен аңа Зимагур дигән кушамат такканнар. Хәниф бик акыллы һәм ярдәмчел.
17 слайд
Лора
Сугыш башланып озак вакыт та үтми Салихларга кунаклар кайта. Алар: Зина апа һәм аның кызы Лора. Лора төрле чәчәкләрне, бигрәк тә кашкарыйларны ярата һәм алар белән соклана.
18 слайд
Тәнзиләнең әбисе - Миңкамал
Ягымлы, оныкларын ярата торган, сөйкемле “ак” әби ул. Тәнзилә дә үз әбисен бик ярата. Әсәрдә “әбием безне ишекне ачып, елмаеп каршы ала”- ди ул.
Әбигә өч оныкны карау, үстеру җиңел булмый, ләкин ул барысын да сабыр гына җиңә.
19 слайд
Зина апа– Лораның әнисе
Сугыш башлангач кызы Лора белән ул татар авылына, иренең туган авылына, көч-хәл белән кайтып җитә. Ул әтиләрен югалткан балаларның күңеленә изгелек орлыклары чәчә. Балаларны чәчәкләр яратырга өйрәтә.
20 слайд
Әхсәнә
Ул якынча унтугыз яшьлек унынчы сыйныф укучысы. Аның да Зина апа шикелле озын чәчләре була. Ләкин сугышка киткәндә, ул аларны кисеп калдыра. Әхсәнә - изге күңелле, чибәр, сөйкемле.
21 слайд
Сугыш фаҗигасе
Авылда иң беренчеләрдән булып, Габдрахманның әтисенең һәлак булуы турында похоронный килә.
Шул хәбәрдән соң Габдрахманның әнисе бөтенләй авырып китә. Сугыш Габдрахман һәм аның эне-сеңелләрен әтисез генә түгел, әнисез дә калдырды.
22 слайд
Габдрахманнар гаиләсенә килгән фаҗига
Сезнең әтиегез Хөснетдин батырларча һәлак булды.
1941 ел
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 660 119 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Курмаева Рушания Рафиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.