Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарской литературе на тему "Шушы яктан, шушы туфрактан без" (11 класс)

Презентация по татарской литературе на тему "Шушы яктан, шушы туфрактан без" (11 класс)



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое
Кояш нурларыннан эрләп Шәл бәйли киленнәре. Ил җылысын тояр идең - Шәлегә бер...
Һәр почмагы аның, һәр сукмагы, Тиңсез матур, чиксез ягымлы, Җирнең һичбер гүз...
Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәм...
Белмим кая басканымны, Бии-бии йөрим бүген. Барысы да котлый мине, Иң шатлыкл...
Ул 1959 нчы елда Шәле авылында хезмәткәрләр гаилә- сендә туып үсә. Казан теа...
Россия мөфтиләре Советы рәисе, Россиянең Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе м...
Танылган язучы, бик күп әсәрләр авторы, сатирик-юморист, “Казан утлары” журн...
Ренат Әюпов 1964 нче елның 28 нче мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. 1...
Илнур Питрәч районы Шәле авылында 1973 нче елның 27 нче маенда туа. Шәле урта...
Ринат Шәмсетдинов 1972 нче елның 22 нче маенда Шәледә Фәимә апа һәм Габдрахма...
М.М.Мөхәммәтшин 1966 елның 25 октябрендә Питрәч районы Шәле авылында гади ко...
Питрәч районы Шәле авылында 1952 нче елның 25 нче мартында туа. 1969 нчы елн...
Питрәч районы Шәле авылында 1955 нче елның 1 нче гыйнварында туа. Шәле мәктәб...
1951 нче елның 2 нче декабрендә Шәле авылында укытучылар гаиләсендә туган. 19...
Журналист һәм публицист язучы, педагог Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев 1935 нче елн...
1978 нче елның 21 нче мартында Шәледә Минзифа һәм Хәмит Хәсәновлар гаиләсенд...
К.Кәримов проза жанрында иҗат итә. Аның беренче лирик парчалары, хикәяләре һә...
1 из 22

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2 Кояш нурларыннан эрләп Шәл бәйли киленнәре. Ил җылысын тояр идең - Шәлегә бер
Описание слайда:

Кояш нурларыннан эрләп Шәл бәйли киленнәре. Ил җылысын тояр идең - Шәлегә бер кил әле.

№ слайда 3 Һәр почмагы аның, һәр сукмагы, Тиңсез матур, чиксез ягымлы, Җирнең һичбер гүз
Описание слайда:

Һәр почмагы аның, һәр сукмагы, Тиңсез матур, чиксез ягымлы, Җирнең һичбер гүзәл урынына да Алыштырмам туган ягымны.

№ слайда 4 Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәм
Описание слайда:

Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә.

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7 Белмим кая басканымны, Бии-бии йөрим бүген. Барысы да котлый мине, Иң шатлыкл
Описание слайда:

Белмим кая басканымны, Бии-бии йөрим бүген. Барысы да котлый мине, Иң шатлыклы көнем бүген: Мин укырга кердем бүген!

№ слайда 8 Ул 1959 нчы елда Шәле авылында хезмәткәрләр гаилә- сендә туып үсә. Казан теа
Описание слайда:

Ул 1959 нчы елда Шәле авылында хезмәткәрләр гаилә- сендә туып үсә. Казан театр училищесын тәмамлап, драма театры артисты дигән белгечлек алып чыга. Шул ук вакытта Казан телевидениясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясе режиссеры ярдәмчесе вазый-фасын алып бара. Телевидениедә эшләгәндә гарәп телен һәм изге Коръәнне өйрәнә. Мәрҗани мәчетенә йөри. Танылган дин галиме Әхмәтзәки Сафиуллиннан дин сабагын ала , ислам тәгълиматларын өйрәнә. 1979 елда ДУМЕС тан Бохарадагы “Мир-араб “ мәдрәсә- сенә укырга кабул ителә. 7 еллык курсны 4 елдан тәмамлап чыга һәм икенче Казан собор мәчетенең имам-хатибы итеп билгеләнелә. Ярты елдан соң аны СССР ның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарың Диния нәзарәтенә чакыралар. Башта ул идарәнең җаваплы гыйльми сәркатибе, аннары рәис урынбасары вазыйфасын башкара. 3 елдан соң Мәскәүнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы ителә. 1987 елда өченче имам-хатыйп итеп куела.

№ слайда 9 Россия мөфтиләре Советы рәисе, Россиянең Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе м
Описание слайда:

Россия мөфтиләре Советы рәисе, Россиянең Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти – шәех.

№ слайда 10 Танылган язучы, бик күп әсәрләр авторы, сатирик-юморист, “Казан утлары” журн
Описание слайда:

Танылган язучы, бик күп әсәрләр авторы, сатирик-юморист, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 нче елның 1 нче июлендә Питрәч районы Шәле авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, “Татмелиоводострой” тресты системасында бораулау станогы дизелисты булып эшли башлый. Бер елдан аны Батайск шәһәренә бораулау мастерлары хәзерли торган профессиональ техник мәктәпкә укырга җибәрәләр. 1976-1980 нче елларда Казан дәүләт культура институтында укый.Тәмамлагач, “Яшь ленинчы» редакциясендә корреспондент, аннары Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре була. 1983 нче елның июлендә “Идел” альманахының редакторы итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта К.кәримов “Казан утлары” журналында эшли. К.Кәримов – 1983 нче елдан СССР Язучылар союзы члены.

№ слайда 11 Ренат Әюпов 1964 нче елның 28 нче мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. 1
Описание слайда:

Ренат Әюпов 1964 нче елның 28 нче мартында Питрәч районы Шәле авылында туа. 1981нче елда, Шәле урта мәктәбен тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, 1988 нче елда Щепкин исемендәге Югары театр училищесында укый башлый. Аны тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә. 1996 нчы елда Мәскәүнең Щукин исемендәге Югары театр училищесында режиссёрлык факультетын тәмамлый. 1995 нче елдан Татар яшьләр театрының баш режиссеры.

№ слайда 12 Илнур Питрәч районы Шәле авылында 1973 нче елның 27 нче маенда туа. Шәле урта
Описание слайда:

Илнур Питрәч районы Шәле авылында 1973 нче елның 27 нче маенда туа. Шәле урта мәктәбендә укыганда ук егетнең зур сәләткә ия булуы ачыклана. Мәктәпне бетергәч, Казан Театр училищесына укырга керә. Казан дәүләт консерваториясендә белемен дәвам итә. Хәзерге көндә Илнур Татар дәүләт җыр һәм Бию ансамблен- дә җырчы булып эшли. Шатлансаң да, җыр кирәк, Кайгырсаң да җыр кирәк. Җанга ятышлы җырларның Барсын сыйдыра йөрәк.

№ слайда 13 Ринат Шәмсетдинов 1972 нче елның 22 нче маенда Шәледә Фәимә апа һәм Габдрахма
Описание слайда:

Ринат Шәмсетдинов 1972 нче елның 22 нче маенда Шәледә Фәимә апа һәм Габдрахман ага гаиләсендә төпчек бала булып туа. 1982 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә. Армия сафларында хезмәт итә. К.Тинчурин исемендәге театрга эшкә килә. Кечкенәдән сәхнәгә гашыйк егет, театрда үз урынын таба. Хәзерге вакытта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты булып эшли.

№ слайда 14 М.М.Мөхәммәтшин 1966 елның 25 октябрендә Питрәч районы Шәле авылында гади ко
Описание слайда:

М.М.Мөхәммәтшин 1966 елның 25 октябрендә Питрәч районы Шәле авылында гади колхозчы гаиләсендә туган.1975 елда Шәле урта мәктәбен тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң, Шәле мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1989 елда Казан театр училищесына укырга керә, М.Сәлимҗанов аның остазы була. Укуын тәмамлагач, ул Түбән Кама шәһәрендә татар театр студиясендә артист булып эшли. Шул ук вакытта ул җырчы булып та эшли. Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә узган Бөтенроссия Татар-башкорт җырын башкаручыларның “Дуслык моңы” бәйгесендә лауреат, 1993 елда Халыкара “ Татар җыры -93” җыр бәйгесендә җиңүче исеменә лаек була. 2005 елда “ Барс - медиа” компаниясендә үзенең беренче аудиоальбомын чыгарды. 1995 елдан ОАО “ Нижнекамскнефтехим” Халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли.

№ слайда 15 Питрәч районы Шәле авылында 1952 нче елның 25 нче мартында туа. 1969 нчы елн
Описание слайда:

Питрәч районы Шәле авылында 1952 нче елның 25 нче мартында туа. 1969 нчы елны Шәле урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан командно-инженер югары училищесына укырга керә. 1974 нче елны укуын уңышлы тәмамлап, 25 ел совет гаскәрләрендә хезмәт итә. 1993 нче елны КДУның хәрби кафедрасы цикл начальнигы дәрәҗәсендә запаска китә. Аннан КДУның юрфак (1993-1997) факультетын тәмамлый. Хәзерге көндә КДУның криминалистика лабораториясе җитәкчесе булып эшли. Хәрби дәрәҗәсе – подполковник. КДУның волейбол буенча укытучылар һәм хезмәткәрләр командасының капитаны. Баянда яхшы уйный, җырлый.

№ слайда 16 Питрәч районы Шәле авылында 1955 нче елның 1 нче гыйнварында туа. Шәле мәктәб
Описание слайда:

Питрәч районы Шәле авылында 1955 нче елның 1 нче гыйнварында туа. Шәле мәктәбен тәмамлагач, КДУның юрфагына укырга керә. Укуны лейтенант дәрәҗәсендә бетереп, Казанның Совет районы ОБХССына эшкә керә. Аннан укуын КДУның юрфа- гында аспирантурада дәвам итә. 1982 нче елда юридик фәннәр кандидаты була. КДУның юрфак деканы урынбасары булып 8 ел эшли. Профессор. Хәзерге көндә КДУның “Гражданнар хокугы” кафедрасын җитәкли. Юридик фәннәр докторы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.

№ слайда 17 1951 нче елның 2 нче декабрендә Шәле авылында укытучылар гаиләсендә туган. 19
Описание слайда:

1951 нче елның 2 нче декабрендә Шәле авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1969 нчы елда мәктәпне тәмамлап, авылда кала. 1970-72 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Кайткач, Казанның Оргсинтез заводына эшкә керә. 1973 нче елда Казан педагогия институтының география факультетына укырга керә. 1978 нче елның октябрь аеннан Республика Яшь натуралистлар станциясенә методист булып урнаша. 1979 нчы елдан бүгенге көнгә кадәр ул директор булып эшли. 2003 нче елда аңа “Россиянең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә.

№ слайда 18 Журналист һәм публицист язучы, педагог Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев 1935 нче елн
Описание слайда:

Журналист һәм публицист язучы, педагог Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев 1935 нче елның 7 нче февралендә Питрәч районының Шәле авылында мөгаллимнәр гаиләсендә туа. Мәгъсүм Шәле урта мәктәбен 1953 елда тәмамлый һәм ВЛКСМның Питрәч райкомында эшли башлый. 1956 елда КДПИның физика-математика факультетына укырга керә. Икенче курсны тәмамла- ганда, аны 1958 елда Татарстан радиосына эшкә чакыра-лар. Ул институтны читтән торып тәмамлый. Мәгъсүм Гәрәев 1967 елда “Социалистик Татарстан” газетасы редакциясенә күчә. 1991-1995 елларда яңа чыга башлаган “ Татарстан хәбәрләре” газетасында икътисад бүлеге редакторы, 1995-1998 елларда “Шәһри Казан” газетасында, 1998 елдан “Чаян” журналында әдәбият-сәнгать бүлеге редакторы. 2000 елдан , төп эше белән бергә, КГУның журналистика һәм социология факультетында укыта.

№ слайда 19 1978 нче елның 21 нче мартында Шәледә Минзифа һәм Хәмит Хәсәновлар гаиләсенд
Описание слайда:

1978 нче елның 21 нче мартында Шәледә Минзифа һәм Хәмит Хәсәновлар гаиләсендә туган.Гаиләләре белән җырлыйлар. “Гаилә ансамбле” төзеделәр. Районда, республикада, ТНВ каналында чыгыш ясап өлгерделәр. Мәскәүдә “Гаилә ансамбле” бәйгесендә лауреат булдылар. КДУның “Татар филологиясе, тарих, көнчы- гыш телләр” факультетын тәмамлый. ТРТ каналында “Хәбәрләр”дә эшли. 2000 елдан “Ватаным Татарстан” газетасының “Әдәбият һәм сәнгать” бүлегендә журналист булып эшли.

№ слайда 20 К.Кәримов проза жанрында иҗат итә. Аның беренче лирик парчалары, хикәяләре һә
Описание слайда:

К.Кәримов проза жанрында иҗат итә. Аның беренче лирик парчалары, хикәяләре һәм юморескалары 1975 нче еллардан башлап “Яшь ленинчы”, “Казан утлары”, “Идел” альманахында дөнья күрә. 1981 нче елда Татарстан китап нәшриятында яшь прозаикның “Ундүрт яшьтә” дигән беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

№ слайда 21
Описание слайда:

№ слайда 22
Описание слайда:



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 09.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров107
Номер материала ДВ-136984
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх