Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Нәкый Исәнбәт
(1900-1992)
2 слайд
Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1900нчы елның 10нчы гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туган.
3 слайд
Белеме
Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала. 1910нчы елдан Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый.
4 слайд
Иҗаты
Балачакта дикъкать белән кат-кат укылган әсәрләр аның зиһенендә яңа матур уйлар тудыра. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. «Шүрәле» исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була.
5 слайд
Озакламый аның шактый калын шигырь дәфтәре шәкертләр арасында тарала. Тәүге шигырьләренә Шәехзадә Бабич үзе фатиха бирә.
1914-1916нчы елларда «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга.
Иҗаты
6 слайд
7 слайд
Фольклорчы
Нәкый Исәнбәт мәктәпләрдә укытучы булып эшли һәм халык авыз иҗаты белән мавыга. Унике яшеннән башлап, ул дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый.
8 слайд
Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).
Фольклорчы
9 слайд
10 слайд
Тел галиме
Нәкый Исәнбәт — тел галиме дә. Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды.
11 слайд
Җырлар авторы
Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый.
12 слайд
Драматург
Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч Сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар.
13 слайд
“Гөлҗамал” драмасы Г.Камал театры сәхнәсендә
14 слайд
15 слайд
16 слайд
17 слайд
Тәрҗемәче
Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.
18 слайд
Бүләкләре
Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелде.
19 слайд
20 слайд
Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.
Өлкән язучыбыз Нәкый Исәнбәт 1992нче елны Казанда үлә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 247 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Риханова Зухра Азатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.