Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарской литературе по теме "Габдулла Тукай" (5 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Презентация по татарской литературе по теме "Габдулла Тукай" (5 класс)

библиотека
материалов
26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне
Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайның балачагы) Кушлавыч. Шәрифә...
Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе...
Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. А...
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы.
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган...
Баштан Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “И...
Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”: Асрарга бала бир...
Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә кил...
Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмас...
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавык...
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы...
Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыст...
1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта.
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккал...
(Тукайның иҗаты)
Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары.
Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”,...
“Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан,...
Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек...
“...аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрс...
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаха...
Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халк...
2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 а...
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка...
Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан –...
Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга килүчене Тукай үзе...
1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек б...
Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү” дән дә көчлерәк җыр юк. Әллә нәрс...
Җаек–Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче...
Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадә...
37 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3 26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне
Описание слайда:

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне

№ слайда 4
Описание слайда:

№ слайда 5 Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайның балачагы) Кушлавыч. Шәрифә
Описание слайда:

Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайның балачагы) Кушлавыч. Шәрифә карчык Өчиле. Зиннәтулла бабай Кырлай. Сәгъди абзый, Зөхрә апа Казан. Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе Җаек. Галиәсгар (җизнәсе)

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7 Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе
Описание слайда:

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа. Үзенең “Исемдә калганнар” дигән истәлекләрендә ул авылы турында болай яза: Кушлавычта шагыйрь туган йорт. Кечкенә Габдулла һәм Саҗидә.

№ слайда 8 Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. А
Описание слайда:

Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән... Туган авыл

№ слайда 9 Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы.
Описание слайда:

Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы.

№ слайда 10 Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган
Описание слайда:

Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.

№ слайда 11 Баштан Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “И
Описание слайда:

Баштан Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “Исемдә калганнар” дигән истәлегендә Тукай болай яза: Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән “... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...”

№ слайда 12 Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”: Асрарга бала бир
Описание слайда:

Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”: Асрарга бала бирәм, кем ала? Аны асрамага Яңа бистә хөнәрчеләре гаиләсе ала. “... миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...” Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

№ слайда 13 Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә кил
Описание слайда:

Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый Сәгъди абзый йорты

№ слайда 14 Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмас
Описание слайда:

Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган Кырлай авылына багышлап язды.

№ слайда 15 Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавык
Описание слайда:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның,-һич онытмыйм,-һәр ягы урман иде; Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.

№ слайда 16 1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы
Описание слайда:

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Галиәсгар Госманов йорты

№ слайда 17 Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыст
Описание слайда:

Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт. Мотыйгулла хәзрәт

№ слайда 18 1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта.
Описание слайда:

1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта.

№ слайда 19 Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккал
Описание слайда:

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. … Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

№ слайда 20 (Тукайның иҗаты)
Описание слайда:

(Тукайның иҗаты)

№ слайда 21 Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары.
Описание слайда:

Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары.

№ слайда 22 Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”,
Описание слайда:

Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган, “Әл – ислах” гәзитендә еш языша. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа. Сердәш дуслар: Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел)

№ слайда 23 “Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан,
Описание слайда:

“Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров.

№ слайда 24 Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек
Описание слайда:

Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. Казанда “Болгар” номерлары

№ слайда 25 “...аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрс
Описание слайда:

“...аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды. Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.” Фәтих Әмирхан

№ слайда 26
Описание слайда:

№ слайда 27 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаха
Описание слайда:

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаханәсенә салалар. Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе.

№ слайда 28 Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халк
Описание слайда:

Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә. 1913 ел, 1 апрель (соңгы фоторәсеме)

№ слайда 29 2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 а
Описание слайда:

2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...

№ слайда 30 Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка
Описание слайда:

Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.

№ слайда 31 Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан –
Описание слайда:

Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз. Ул “үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш – үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә” (В.Г.Белинский).

№ слайда 32 Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга килүчене Тукай үзе
Описание слайда:

Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга килүчене Тукай үзе каршылый. Ул үзенең кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җылысына сыенган сыман. Тукай – Кырлай авылындагы мемориаль комплекс.

№ слайда 33 1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек б
Описание слайда:

1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек булган китапларның кайбер үрнәкләре. Тукай премиясе лауреатларына бирелә торган медаль.

№ слайда 34 Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү” дән дә көчлерәк җыр юк. Әллә нәрс
Описание слайда:

Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү” дән дә көчлерәк җыр юк. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга,тарихка, язмышка алып кереп китә. Нигезендә - әрнү. Исеме дә бит “Өзелгән өмид”. Тукайның бу җыры безне мәңге газаплар өчен язылган шикелле. Дүрт җыр: “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Әллүки”, “Туган тел”. Барысы да бер язмыш турында. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен шушы дүрт җыр да җиткән. Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шушындый дүрт кенә җыр калсын иде.

№ слайда 35
Описание слайда:

№ слайда 36 Җаек–Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче
Описание слайда:

Җаек–Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь үзенең урыны хаклык, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды. 1905 елда чыга башлаган “Фикер” газетасының беренче санында ук үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел – җәдит” һәм “Уклар” кебек журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый.

№ слайда 37 Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадә
Описание слайда:

Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. Габдулла Тукай. 1913 ел.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 26.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров519
Номер материала ДВ-193461
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх