Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Муса Җәлилнең «Имән» шигыре
2 слайд
Имән
Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый, искә төшереп,
Шаулап үткән яшь чакларын.
Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.
3 слайд
Кем дә белми ул кешене,
Игенчеме, бакчачымы,
Яшеллек һәм хәят сөйгән
Батыр хезмәт патшасымы?
Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Һәм карт имән гомре белән
Бүләкләгән бу эш ирен.
Һәр көн юлдан дистәләгән
Юлчы уза, тузан туза.
Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы –
Имән җырын тыңлап уза.
4 слайд
Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил~яңгырдан.
Җылы биреп җил-су үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.
Күләгәсе ял иттерә
Кырда эшләп арганнарны,
Кавыштыра айлы кичтә
Яшерен утта янганнарны.
Юл күрсәтә адашканга
Имән кышкы бураннарда.
Җәен татлы дымын эчерә
Кырда урак урганнарга.
5 слайд
Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
1943, 10 декабрь
6 слайд
Шигырьнең ике вакыйгасы:
Бер кеше имән утырта, су сибеп үстерә.
Имән үсә, кешеләрне җил-яңгырдан ышыклый, эсседә күләгә бирә.
7 слайд
Имән образына салынган мәгънә:
Имән – кеше хезмәтенә һәйкәл (бәя) халыкның аның хезмәтенә рәхмәте.
8 слайд
Имән җыры вакыйгаларны бәйли:
Имән яныннан узган һәр юлчыга җырлый. Үзен утырткан кешегә дан җырлый.
Кешенең игелекле эшен мактый.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 857 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Айзатуллова Эльфия Мунировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
8 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.