Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарской литературе "Ризаэддин Фәхреддин тормышы".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Презентация по татарской литературе "Ризаэддин Фәхреддин тормышы".

библиотека
материалов
Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар...
Ризаэддин Фәхреддин улы Фәхреддинов (1858—1936) — күренекле фикер иясе, мәгър...
Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә...
Кичүчат – Ризаэддин Фәхреддиннең туган авылы. “Риза Фәхреддин” чишмәсе. Кичү...
Ризаэддин Фәхреддиннең Габделфәттах бине мулла Габделкаюм әш- Шәлчәли мәдрәсә...
Ризаэддин  Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы...
РУХИ ОСТАЗЛАРЫ Мәшһүр ислам философы Җәмалетдин әл – Әфгани (1839-1897) Мәгър...
1889-1891 елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең  Илбәк авылында имам һәм мөдәрр...
   Уфага килгәнче  Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфад...
   «Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да ти...
Ризаэддин Фәхреддиннең беренче фоторәсеме. Уфа, 1892нче ел. Диния Нәзарәте м...
   Оренбург шәһәрендә чыга  башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуга...
Р.Фәхреддин “Шура” журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел. “Шура” журна...
 Р.Фәхреддин “Шура” журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел.
«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р...
Мөфти Ризаэддин хәзрәт. Бөтендөнья мөселманнары конгрессында катнашкан СССР м...
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин,  авыр дини Вазыйфасы белән берлектә,...
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер...
 Уфа, 1900нче ел. Кечкенә Сәгыйдь тугач, 1902нче ел.
 Уфа, 1905нче ел. Оренбург, 1912нче ел.
Гаиләсе белән Сакмар елгасы буенда, 1915нче ел. Җәмәгате Нурҗамал абыстай бел...
Ризаэддин Фәхреддиннең зур гаиләсе. Фотода (сулдан уңга) беренче рәттә: Наил...
Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә  Уфада дөнья куйган һәм 15 апрел...
Дингә  карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый  һә...
ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси ә...
ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси ә...
Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе . Ризаэддин Ф...
Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан бүген Лениногорск районы Т...
Ризаэтдин Фәхреддин - иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында и...
Кулланылган әдәбият 1. Миңнегулов Х. Ризаэтдин Фәхретдин/ Х. Миңнегулов, Ш. С...
30 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар
Описание слайда:

Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәисә Вәгыйз кызы Абдуллина, Ләлә Сәгыйдулла кызы Сәетова.

№ слайда 2 Ризаэддин Фәхреддин улы Фәхреддинов (1858—1936) — күренекле фикер иясе, мәгър
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддин улы Фәхреддинов (1858—1936) — күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы һәм дин әһеле.

№ слайда 3 Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә
Описание слайда:

Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара  губернасының Бөгелмә өязе (хәзер  Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат  авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин  улы шул авылның имамы булган.  Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек  вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан  алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның  язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә  ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган.  Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам  итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка  елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган,  үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы  мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле  белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына  җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә  үзе дә сабак укыта башлаган. 1889  елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә  хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем  биргән.

№ слайда 4 Кичүчат – Ризаэддин Фәхреддиннең туган авылы. “Риза Фәхреддин” чишмәсе. Кичү
Описание слайда:

Кичүчат – Ризаэддин Фәхреддиннең туган авылы. “Риза Фәхреддин” чишмәсе. Кичүчат авылы.

№ слайда 5 Ризаэддин Фәхреддиннең Габделфәттах бине мулла Габделкаюм әш- Шәлчәли мәдрәсә
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддиннең Габделфәттах бине мулла Габделкаюм әш- Шәлчәли мәдрәсәсендә укыган вакытта, 1874нче елда күчереп язган кулъязма китабының бер бите.

№ слайда 6 Ризаэддин  Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы
Описание слайда:

Ризаэддин  Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм  дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның  19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык  шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең  гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып  чыга. 1888 елның җәендә Петербургка барып, анда  ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэддин Фәхреддингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.        Шиһабетдин Мәрҗани

№ слайда 7 РУХИ ОСТАЗЛАРЫ Мәшһүр ислам философы Җәмалетдин әл – Әфгани (1839-1897) Мәгър
Описание слайда:

РУХИ ОСТАЗЛАРЫ Мәшһүр ислам философы Җәмалетдин әл – Әфгани (1839-1897) Мәгърифәтче, педагог, “Тәрҗеман” газетасы мөхәррире Исмәгыйль Гаспринский (1851-1914)

№ слайда 8 1889-1891 елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең  Илбәк авылында имам һәм мөдәрр
Описание слайда:

1889-1891 елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең  Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда  ахунлык дәрәҗәсен алган.   Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә)  беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен  шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга  хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхреддиннең казыйлык  вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең  таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре  өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

№ слайда 9    Уфага килгәнче  Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфад
Описание слайда:

   Уфага килгәнче  Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада  исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра.  Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук  «Сәлимә,   яки Гыйффәт»  (1899),   «Әсма,  яки Гамәл вә җәза»  (1903)  кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар»  кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик,  дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр,  хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы  намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык  төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.

№ слайда 10    «Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да ти
Описание слайда:

   «Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле  булмаган кешеләрдән сакла». Ризаэддин Фәхреддин  

№ слайда 11 Ризаэддин Фәхреддиннең беренче фоторәсеме. Уфа, 1892нче ел. Диния Нәзарәте м
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддиннең беренче фоторәсеме. Уфа, 1892нче ел. Диния Нәзарәте мәчете.

№ слайда 12    Оренбург шәһәрендә чыга  башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуга
Описание слайда:

   Оренбург шәһәрендә чыга  башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир  Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза  казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе  белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы  идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган  мәкаләләр язып бастыра.    Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура»  («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал  1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире  итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал  1918   елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхреддин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел  дәвамында нәшер ителгән  бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья  күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих,  сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый  мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм  кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең  армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында  да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән,  хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оренбургтагы  «Хөсәения»   мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан.

№ слайда 13 Р.Фәхреддин “Шура” журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел. “Шура” журна
Описание слайда:

Р.Фәхреддин “Шура” журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел. “Шура” журналы һәм “Вакыт” газетасы идарәханәсендә. Оренбург, 1915нче ел.

№ слайда 14  Р.Фәхреддин “Шура” журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел.
Описание слайда:

Р.Фәхреддин “Шура” журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел.

№ слайда 15 «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р
Описание слайда:

«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек Вазыйфаларын башкара. 1923  елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.

№ слайда 16 Мөфти Ризаэддин хәзрәт. Бөтендөнья мөселманнары конгрессында катнашкан СССР м
Описание слайда:

Мөфти Ризаэддин хәзрәт. Бөтендөнья мөселманнары конгрессында катнашкан СССР мөселманннары делегациясе. Мәккә, 1926нчы ел.

№ слайда 17 Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин,  авыр дини Вазыйфасы белән берлектә,
Описание слайда:

Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин,  авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам  иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә  үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан  булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.    Ризаэддин Фәхреддин эш өстәле артында. Уфа, 1926нчы ел.

№ слайда 18 РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер
Описание слайда:

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”. 1885нче елда Минзәлә өязе Чубытлы авылында ахун Габденнасыйр Төхфәтулла улының кызы Нурҗамал белән кавыша. Фотосурәттә: хатыны Нурҗамал, кызы Зәйнәб, уллары Габдеррәшид, Габдрахман, Габделәхәд һәм Риза казый. Уфа, 1897нче ел.

№ слайда 19  Уфа, 1900нче ел. Кечкенә Сәгыйдь тугач, 1902нче ел.
Описание слайда:

Уфа, 1900нче ел. Кечкенә Сәгыйдь тугач, 1902нче ел.

№ слайда 20  Уфа, 1905нче ел. Оренбург, 1912нче ел.
Описание слайда:

Уфа, 1905нче ел. Оренбург, 1912нче ел.

№ слайда 21 Гаиләсе белән Сакмар елгасы буенда, 1915нче ел. Җәмәгате Нурҗамал абыстай бел
Описание слайда:

Гаиләсе белән Сакмар елгасы буенда, 1915нче ел. Җәмәгате Нурҗамал абыстай белән. Уфа, 1926нчы ел. Җәмәгате һәм оныклары белән. Уфа, 1926нчы ел.

№ слайда 22 Ризаэддин Фәхреддиннең зур гаиләсе. Фотода (сулдан уңга) беренче рәттә: Наил
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддиннең зур гаиләсе. Фотода (сулдан уңга) беренче рәттә: Наилә (Габдрахман кызы), Җәвид (Габдрахманның кече улы), Диләрә (Габделәхәднең олы кызы), Йолдыз (Әсма кызы), Әлмирә (Габделәхәднең кече кызы); икенче рәттә: Сара (Сәгыйд хатыны), Рабига (Габдрахман хатыны), Нурҗамал абыстай, Ризаэтдин хәзрәт, Әсма, Фирдәвес (Габделәхәд хатыны, Шакир Рәмиев кызы); өченче рәттә Габдеррәшид, Сәгыйд, Зәйнәб, Габдрахман, Җәүдәт (Габдрахман улы), Галимҗан Шәрәф (Әсманның ире), Габделәхәд. Уфа, 1927 ел.

№ слайда 23 Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә  Уфада дөнья куйган һәм 15 апрел
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә  Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.     Р.Фәхреддин кабере. Уфа.

№ слайда 24 Дингә  карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый  һә
Описание слайда:

Дингә  карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый  һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге  сәбәпле Р.Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар  онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында  гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.   

№ слайда 25 ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси ә
Описание слайда:

ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси әйберләре.

№ слайда 26 ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси ә
Описание слайда:

ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси әйберләре.

№ слайда 27 Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе . Ризаэддин Ф
Описание слайда:

Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе . Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет һәм мәдрәсә. Әлмәт районы Кичүчат авылы. Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге институт.

№ слайда 28 Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан бүген Лениногорск районы Т
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан бүген Лениногорск районы Түбән Чыршылы (элекке Чәшеле) авылында стела ачылды. Хәзерге вакытта авылдагы урта мәктәп территориясе булган урында, элек мәдрәсә урнашкан төштән ерак түгел җирдәге шәкертләр яшәгән бина нигезендә, ак мәрмәрдән эшләнгән стелада “Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим Ризаэддин бине Фәхреддин 1869-1879 елларда укыган, 1879-1889 елда хәлфә булып эшләгән”, янәшәдә генә урнаштырылган ташка “Ризаэддин Фәхреддин белем алган һәм эшләгән мәдрәсәнең нигез ташы” дип уеп язылган.

№ слайда 29 Ризаэтдин Фәхреддин - иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында и
Описание слайда:

Ризаэтдин Фәхреддин - иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. МИЛЛӘТЕБЕЗ ЯШӘГӘНДӘ УЛ ЯШӘЯЧӘК, УЛ ВАКЫТЫ КИЛГӘНДӘ ҮЗЕНЕҢ ВАЗЫЙФАСЫН ҮТӘЯЧӘК. Г.ИСХАКЫЙ. ӘГӘР РУСИЯДӘ “КОРЪӘН” ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛЕРГӘ КИРӘК БУЛСА, ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕККӘ ИҢ МУАФЫЙК КЕШЕ - РИЗА КАЗЫЙ. Г.ТУКАЙ. РИЗАЭДДИН БИНЕ ФЭХРЕДДИН – ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ВӨҖДАНЫ, ГОРУРЛЫГЫ, ЙӨЗ АКЛЫГЫ. ХАТЫЙП МИННЕГУЛОВ. ХӨРМӘТЛЕ РИЗАЭТДИН – БЕР КАМИЛ ЗАТ. АКМУЛЛА.

№ слайда 30 Кулланылган әдәбият 1. Миңнегулов Х. Ризаэтдин Фәхретдин/ Х. Миңнегулов, Ш. С
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият 1. Миңнегулов Х. Ризаэтдин Фәхретдин/ Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов// Урта гасыр һәм 19 нчы йөз татар әдәбияты.- Казан: “ Китап” нәшр.,1998.-272-276 б. 2. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк, Казан, 2006 3. Мәрданов Р.Ф. Ризаэддин Фәхреддин: Библиографик күрсәткеч.-Казан: Милли китап, 2003.-30-35 б.б. 4. Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/ Төз.-мөх. Р. Шаһиев.- Казан: РИЦ “Школа”, 2005.-272 б . 5. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль кәлим шәрхе. – Казан: Тат.кит.нәшр; 1996 6. Ризаэддин бине Фәхреддин. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. “Дом печати” нәшрияты. 2001 7. Ризаэддин бине Фәхреддин. Фәнни – биографик җыентык. Казан: “Рухият” нәшрияты. 1999 8. Тарих вә аның бер өлеше булган нәсел-нәсәб гыйлемнәренең файдасы чиксез... / Текстны матбугатка әзерләүчеләр - Р.Мәрданов, Р.Миннуллин // Гасырлар авазы = Эхо веков.-1998.-№3/4.-Б.247-256.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 02.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров424
Номер материала ДВ-026655
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх