Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарской литературе " Рәшит Бәшәр"

Презентация по татарской литературе " Рәшит Бәшәр"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

 65 яшь
Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Кара урман түр...
Иң беренче «Коега төшкән ай» шигыре 7 яшьтә язылып, район газетасында басылып...
Хезмәт юлы... Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктә...
1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты кар...
Яшь укучылар белән очрашу язучы күңелендә һәрвакыт якты эш калдыра. Хезмәттә...
Яр Чаллы шәһәренә Лев Ошавин килгәч. 1983 ел Каләмдәшләр белән очрашу- үзе бе...
Туган якта кунакта
 Чаллы һәм Казан язучылары
2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бү...
Гаилә кочагында Рәшит Бәшәрнең тормыш иптәше -Түбән Казаклар авылы кызы Люция...
Күңелем туган җиремә тартыла Язучымы ул, шагыйрьме - ул туган җиренә тартыла...
Үзәк китапханәдә якташ язучыбыз Факил Сафин һәм балалар шагыйре, Абдулла Али...
Чаллыдагы Тукай бүләге язучы Рәшит Бәшәргә бирелде «Әдәбият, сәнгать кешеләре...
Рәшит Бәшәрнең әдәби иҗаты турыңда матбугатта басылган фикерләрдән өземтәләр...
Һәр халыкның үзенчә яшәргә хокукы бар Чечен сугышы башлангач, “Минем әтиемне...
Ул - балачак иленнән Әсәрләре 1965 елдан басыла башлый. Балаларга атап язылг...
Минем төп максатым: бала кечкенәдән ана телен, гореф-гадәтне белеп үссен. Бал...
Викторина “Рәшит Бәшәрдә кунакта” 60 нчы мәктәп
Рәшит Бәшәрнең 65 еллыгына багышланган әдәби кичәне башлангыч сыйныф укытучы...
Р. Бәшәрнең шигырьләрен укучылар яратып укыйлар. Давыдова Ангелина Мифтахов...
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ 1.Әйлән-бәйлән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 19...
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Әйлән-бәйлән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975...
ИҖАТЫ ТУРЫНДА  Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. – 1998. – 2 ок...
ИҖАТЫ ТУРЫНДА Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. – 1998. – 2 окт....
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1 из 28

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1  65 яшь
Описание слайда:

65 яшь

№ слайда 2 Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Кара урман түр
Описание слайда:

Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Кара урман түрләрем – Туган-үскән җирләрем. Кашларыннан чык коеп Җай тирбәлгән гөлләрем, “Туган тел” не көйләген Ак биләүле өйләрем – Туып-үскән илләрем. Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республика-сының Кукмара районы Яңил авылында крәстиян гаиләсендә туа.

№ слайда 3 Иң беренче «Коега төшкән ай» шигыре 7 яшьтә язылып, район газетасында басылып
Описание слайда:

Иң беренче «Коега төшкән ай» шигыре 7 яшьтә язылып, район газетасында басылып чыга. “Яшь ленинчы” гәзите, “Ялкын” журналы оештырган әдәби конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыга. Р.Бәшәр бүгенге көндә балалар өчен чыккан 12 китап авторы ул.

№ слайда 4
Описание слайда:

№ слайда 5 Хезмәт юлы... Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктә
Описание слайда:

Хезмәт юлы... Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы hәм укыту бүлеге мөдире (1972-1975); Лениногорск шәhәренең 32 номерлы профессиональ-техник училище- сында мөдир урынбасары (1975-1976);“Ильич васыятьләре” исемле район газетасында коррек- тор (1977);Лениногорск тимер-бетон җиhазлар заводында мастер (1977-1979) хезмәтләрен башкара.

№ слайда 6 1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты кар
Описание слайда:

1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1996 елдан «Аргамак» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип һәм 2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли

№ слайда 7 Яшь укучылар белән очрашу язучы күңелендә һәрвакыт якты эш калдыра. Хезмәттә
Описание слайда:

Яшь укучылар белән очрашу язучы күңелендә һәрвакыт якты эш калдыра. Хезмәттәшләр белән редакциядә. 1971 ел.

№ слайда 8 Яр Чаллы шәһәренә Лев Ошавин килгәч. 1983 ел Каләмдәшләр белән очрашу- үзе бе
Описание слайда:

Яр Чаллы шәһәренә Лев Ошавин килгәч. 1983 ел Каләмдәшләр белән очрашу- үзе бер бәхет “Ялкын” журналы редакциясендә. 1983 ел. Башкорт шагыйре Риф Тойгон белән. 1988 ел.

№ слайда 9 Туган якта кунакта
Описание слайда:

Туган якта кунакта

№ слайда 10  Чаллы һәм Казан язучылары
Описание слайда:

Чаллы һәм Казан язучылары

№ слайда 11 2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бү
Описание слайда:

2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли.

№ слайда 12 Гаилә кочагында Рәшит Бәшәрнең тормыш иптәше -Түбән Казаклар авылы кызы Люция
Описание слайда:

Гаилә кочагында Рәшит Бәшәрнең тормыш иптәше -Түбән Казаклар авылы кызы Люция ханым. Люция апа белән мәктәпнең соңгы ике елын бер сыйныфта укып, 1970 елда гаилә коралар алар. Люция апа математика фәнен сайласа, әдип КДУның татар филологиясе бүлегендә белем ала. Матбугатка эшкә килгәнче укытучы, мастер, инженер-диспетчер булып эшли. Аларның кызы Лилия. Рәсемдә кызы-кияве, оныклары . 2001 ел

№ слайда 13 Күңелем туган җиремә тартыла Язучымы ул, шагыйрьме - ул туган җиренә тартыла
Описание слайда:

Күңелем туган җиремә тартыла Язучымы ул, шагыйрьме - ул туган җиренә тартыла. Чөнки шушы җирдә кендек каны тамган, шушында без беренче тапкыр ана сөте имгәнбез, болынында тәгәрәп үскән- без, чишмә суын эчкәнбез. Менә шуңа күрә, әсәр язганда - хикәяме ул, повестьмы, таби- гатьне сурәтлисе булса иң элек туган як күз алдыма килә - Бөр буйлары, Саклау таулары, «Кортлык», «Ачык капка» - туган авылым кешеләре турында. Андагы геройларның күбесе исән. Киномеханик Хафиз - Вагыйз абый Харчин, Кәлимулла - балачак дустым Кәримулла Йосыпов, Габделфәрт - артист Габделфәрт Шәрәфиев, Шахразый - данлыклы колхоз рәисе Шәмсерахман Касыймов. Бу повестьны Мәскәүдә Югары әдәби курсларга баргач 3 көндә яздым. Алып кереп китте әсәр, туктап булмады - лекцияләргә дә, кибеткә дә бару юк, ашау да онытылды. Үзебез үскән чаклар, авыл халкы - барысы да күз алдына килә, үзеннән-үзе әсәргә керәләр. Элек Янилдә бик мәзәк, җор телле кешеләр яши иде. Кечкенәдән аларның сөйләменә игътибар итә идем. Гүя кемдер: «Үскәч син китап язачаксың, бу байлыкны югалтма!» - дип кисәтеп торган. Шунысына сөенәм: «Ачык капка»да бер генә дә начар герой юк.

№ слайда 14 Үзәк китапханәдә якташ язучыбыз Факил Сафин һәм балалар шагыйре, Абдулла Али
Описание слайда:

Үзәк китапханәдә якташ язучыбыз Факил Сафин һәм балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәр, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе язучы һәм драматург Фоат Садриев, шагыйрә Лилия Садриева, район хакимияте урынбасары Рушат Солтановлар белән ветераннар очрашты. Ветераннар кунакларга, җырлап – биеп, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

№ слайда 15 Чаллыдагы Тукай бүләге язучы Рәшит Бәшәргә бирелде «Әдәбият, сәнгать кешеләре
Описание слайда:

Чаллыдагы Тукай бүләге язучы Рәшит Бәшәргә бирелде «Әдәбият, сәнгать кешеләрен шулай зурлау куаныч та, иҗатка этәргеч тә бирә. Әдәбият номинациясендә мондый бүләкне зур әдибебез Рәшит Бәшәргә бирү безнең барыбызны да  сөендерде. Ул безнең газетның даими авторы да. Аңа лаеклы каләм хакы түләү мөмкинлегебез дә юк. Менә шушы тантанада аның иҗатын зурлаулары, бәяләүләре чыннан да куандырды», дигән фикерләрен җиткерде ФакилСафин.   Тукай көнендә укучылар җырлар, шигырьләр башкара. Чаллы, 26 апрель 2013 ел. Тукай көненә килүчеләр.

№ слайда 16 Рәшит Бәшәрнең әдәби иҗаты турыңда матбугатта басылган фикерләрдән өземтәләр
Описание слайда:

Рәшит Бәшәрнең әдәби иҗаты турыңда матбугатта басылган фикерләрдән өземтәләр Әдәбият, сәнгать кешеләрен шулай зурлау куаныч та, иҗатка этәргеч тә бирә. Әдәбият номинациясендә мондый бүләкне зур әдибебез Рәшит Бәшәргә бирү безнең барыбызны да  сөендерде. Ул безнең газетның даими авторы да. Аңа лаеклы каләм хакы түләү мөмкинлегебез дә юк. Менә шушы тантанада аның иҗатын зурлаулары, бәяләүләре чыннан да куандырды”, дигән фикерләрен җиткерде Факил Сафин. Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм, язучы Рәшит Бәшәр иҗатына 2006 елда мондый бәя бирә: “Мин татар балалар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәргән өч кенә шагыйрьне беләм: Тукай, Бари Рәхмәт, Рәшит Бәшәр.” Танылган әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәлиев 1996 елда болай дип яза: “Рәшит Бәшәрнең “Минем әтиемне сугышта үтерделәр” әсәре – безнең прозада чечен сугышына багышланган беренче әсәр. Чын мәгънәсендә әдәби әсәр! Татар офицерларының бу сугышка ничек барып эләгүе дә, кайсыбер татарның башта бу сугыштан тәм табуын да, тау арасындагы канлы сугыш күренешләре дә – һәммәсе образлы, истә кала торган итеп, бик тәэсирле сурәтләнә.

№ слайда 17
Описание слайда:

№ слайда 18 Һәр халыкның үзенчә яшәргә хокукы бар Чечен сугышы башлангач, “Минем әтиемне
Описание слайда:

Һәр халыкның үзенчә яшәргә хокукы бар Чечен сугышы башлангач, “Минем әтиемне сугышта үтерделәр” дигән повесть яздым. Чөнки бөтен дөньям кайнап чыккан иде. Мәскәүдә Чечняның булачак президенты Зәлимхан Яндарбиев белән бергә укыдым. Чечен характерын бераз өйрәндем. Шушы китап аша “Һәр халыкның үзенчә яшәргә хокукы бар”, дигән фикерне үткәрдем. Еллар узгач, “Адашкан кош” китабын яздым. Монда Татарстаннан Чечняга барып хезмәт иткән милиция турында яздым. Монда татар һәм чечен милләтләре проблемалары күтәрелде.

№ слайда 19 Ул - балачак иленнән Әсәрләре 1965 елдан басыла башлый. Балаларга атап язылг
Описание слайда:

Ул - балачак иленнән Әсәрләре 1965 елдан басыла башлый. Балаларга атап язылган, аларны кечкенәдән үк намуслы, кешелекле, ихлас булырга, хезмәтне яратырга, табигатьне сакларга, аны баетырга, тереклек дөньясы белән дус булырга чакырган «Әйлән-бәйлән» (1975), «Бәйрәм» (1977), «Яшел океан» (1981), «Җиләк малай» (Чаллы, 2002), «Кояшлы яңгыр» (2003) исемле шигырь җыентыклары, Себер табигатенең хозурлыгы турындагы «Ак әкият» (1986), әкият-легендаларда сөйләнгән Зөһрә кыз турындагы «Ай кызының зәңгәр чиләге» (1990) исемле поэма китаплары авторы. «Иртәгә дә яшисе бар» (1989), «Ачык капка» (2004) җыентыкларына тупланган повестьларында Бәшәр яшүсмерләрне тәрбияләү проблемаларын яктырта.

№ слайда 20 Минем төп максатым: бала кечкенәдән ана телен, гореф-гадәтне белеп үссен. Бал
Описание слайда:

Минем төп максатым: бала кечкенәдән ана телен, гореф-гадәтне белеп үссен. Балаларга атап язылган, аларны кечкенәдән үк намуслы, кешелекле, ихлас булырга, хезмәтне яратырга, табигатьне сакларга, аны баетырга, тереклек дөньясы белән дус булырга чакырган «Әйлән-бәйлән» (1975), «Бәйрәм» (1977), «Яшел океан» (1981), «Җиләк малай» (Чаллы, 2002), «Кояшлы яңгыр» (2003) исемле шигырь җыентыклары, Себер табигатенең хозурлыгы турындагы «Ак әкият» (1986), әкият-легендаларда сөйләнгән Зөһрә кыз турындагы «Ай кызының зәңгәр чиләге» (1990) исемле поэма китаплары авторы. «Иртәгә дә яшисе бар» (1989), «Ачык капка» (2004) җыентыкларына тупланган повестьларында Бәшәр яшүсмерләрне тәрбияләү проблемаларын яктырта; кайвакыт тормышта чын дөреслек булып күренгәннең дә ялган булып чыгуын фаш итә.

№ слайда 21 Викторина “Рәшит Бәшәрдә кунакта” 60 нчы мәктәп
Описание слайда:

Викторина “Рәшит Бәшәрдә кунакта” 60 нчы мәктәп

№ слайда 22 Рәшит Бәшәрнең 65 еллыгына багышланган әдәби кичәне башлангыч сыйныф укытучы
Описание слайда:

Рәшит Бәшәрнең 65 еллыгына багышланган әдәби кичәне башлангыч сыйныф укытучылары Газизова Лена Халитовна, Юсупова Ирина Равиловна, Җиганшина Әлфия Бәриевна оештырдылар.

№ слайда 23 Р. Бәшәрнең шигырьләрен укучылар яратып укыйлар. Давыдова Ангелина Мифтахов
Описание слайда:

Р. Бәшәрнең шигырьләрен укучылар яратып укыйлар. Давыдова Ангелина Мифтахов Камил« Уен» Чиркунов Максим, Иоффе Всеволод “Уйнаганда» Газизов Артур Багаутдиннова Самира «Керпе»

№ слайда 24 ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ 1.Әйлән-бәйлән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 19
Описание слайда:

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ 1.Әйлән-бәйлән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б. – 9000 д. 2. Бәйрәм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 23 б. – 17000 д. 3. Яшел океан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 16 б. – 10000 д. Ак әкият: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 32 б. – 4000 д. 4. Иртәгә дә яшисе бар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 112 б. – 15000 д.  5.Ай кызының зәңгәр чиләге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 96 б. – 10000 д. Сандугачлы бишек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 176 б. – 3000 д. 7. Җиләк малай: шигырьләр. – Чаллы: Газета-журнал нәшр.,2002. – 80 б. 1500 д. 8. Кояшлы яңгыр: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 47 б. – 8000 д. 9. Ачык капка: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 254 б. – 3000 д. 10.Җәй кызы: шигъри әлифба. – Казан: Мәгариф, 2007. – 24 б. – 2000 д.  11. Йолдызлы тай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 40 б.

№ слайда 25 ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Әйлән-бәйлән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975
Описание слайда:

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Әйлән-бәйлән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б. – 9000 д. Бәйрәм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 23 б. – 17000 д. Яшел океан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 16 б. – 10000 д. Ак әкият: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 32 б. – 4000 д. Иртәгә дә яшисе бар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 112 б. – 15000 д.  Ай кызының зәңгәр чиләге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 96 б. – 10000 д. Сандугачлы бишек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 176 б. – 3000 д. Җиләк малай: шигырьләр. – Чаллы: Газета-журнал нәшр.,2002. – 80 б. 1500 д. Кояшлы яңгыр: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 47 б. – 8000 д. Ачык капка: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 254 б. – 3000 д. Җәй кызы: шигъри әлифба. – Казан: Мәгариф, 2007. – 24 б. – 2000 д.  Йолдызлы тай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 40 б.

№ слайда 26 ИҖАТЫ ТУРЫНДА  Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. – 1998. – 2 ок
Описание слайда:

ИҖАТЫ ТУРЫНДА  Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. – 1998. – 2 окт. Нурмөхәммәтов Т. Сабый-абый // Шәһри Казан. – 1999. – 1 окт.  Әмәк Ф. Күңелдәге кызыл миләшләр // Казан утлары. – 1999. – № 10. – 182–183 б. Гыйльманов Г. Кыйбласы – балачак иле // Р.Бәшәр. Сандугачлы бишек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 159–170 б. Сафин Ф. Тылсым иясе // Р.Бәшәр. Җиләк малай. – Чаллы: Газета-журнал нәшр., 2002. – 3 б. Абдуллина Р. Үзенчәлекле язучы // Мәйдан. – 2002. – № 4. – 7–11 б. Шәрәфиев Р. Күңел кошлары адашмасын // Мәдәни җомга. – 2004. – 7 май. Сверигин Р. Яңа замана, яңа геройлар // Казан утлары. – № 11. – 2004. – 167–168 б. Шәрәфиев Р. Бу нинди... сугышлы балачак? // Казан утлары. – № 10. – 2006. – 169–173 б.

№ слайда 27 ИҖАТЫ ТУРЫНДА Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. – 1998. – 2 окт.
Описание слайда:

ИҖАТЫ ТУРЫНДА Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. – 1998. – 2 окт. Нурмөхәммәтов Т. Сабый-абый // Шәһри Казан. – 1999. – 1 окт.  Әмәк Ф. Күңелдәге кызыл миләшләр // Казан утлары. – 1999. – № 10. – 182–183 б. Гыйльманов Г. Кыйбласы – балачак иле // Р.Бәшәр. Сандугачлы бишек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 159–170 б. Сафин Ф. Тылсым иясе // Р.Бәшәр. Җиләк малай. – Чаллы: Газета-журнал нәшр., 2002. – 3 б. Абдуллина Р. Үзенчәлекле язучы // Мәйдан. – 2002. – № 4. – 7–11 б. Шәрәфиев Р. Күңел кошлары адашмасын // Мәдәни җомга. – 2004. – 7 май. Сверигин Р. Яңа замана, яңа геройлар // Казан утлары. – № 11. – 2004. – 167–168 б. Шәрәфиев Р. Бу нинди... сугышлы балачак? // Казан утлары. – № 10. – 2006. – 169–173 б

№ слайда 28  Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 18.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров535
Номер материала ДВ-074461
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх