Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
«Үзем сайлаган язмыш»
2 слайд
Туфан Миңнуллин һәм
Нәҗибә Ихсанова
3 слайд
Туфан Миңнуллин – талантлы кеше. Булдыклы, тырыш, үҗәт, эшчән. Кырыклап пъесса, проза әсәрләре авторы. Милләт горурлыгы кем, дигәндә, әлбәттә, аның исеме беренчеләрдән аталырга хаклы.
Туфан Миңнуллин – җир кешесе, чын тормышны сурәтли, ихлас яза, зарланмый-сыкранмый, заманны үзенчә ача.
Ул – язучы, ул – зур шәхес. Ә олы шәхесләр һәрчак үз халкы, татар язмышы хакында борчылып уйлана. Туфан Миңнуллин кемнәрнедер яклаудан тәм таба.
4 слайд
1970—1983 еллар арасында Татар
академия театры сәхнәсендә тугыз
пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1972;
«Ир-егетләр», 1971; «Канкай угылы Бәхтияр», 1974; «Әлдермештән Әлмәндәр», 1976; «Дуслар җыелган җирдә», 1977; «Адәм баласына ял кирәк», 1979; «Моңлы бер җыр», 1981;
«Монда тудык, монда үстек», 1982;
«Әниләр һәм бәбиләр», 1983)
Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт
(«Диләфрүзгә дүрт кияү», 1971; «Ай булмаса, йолдыз бар», 1977; «Яшьлегем — җүләрлегем», 1978 «Бәйләнчек», 1982)
Татар дәүләт драма һәм комедия театрында —
биш («Үзебез сайлаган язмыш», 1973;
«Уйланыр чак», 1973; «Китәр юлың еракмы?»,
1975; «Ак тәүбә, кара тәүбә», 1976;
«Кырларым-тугайларым», 1978)
пьесасының премьерасы була.
5 слайд
Тематика :
Тарихи шәхесләр (“Моңлы бер җыр” , “Без китәбез, сез каласыз”);
Авыл тормышы (“Кырларым –тугайларым”, “Бәхете кияү”);
Буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак кануннары (“Нигез ташлары”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”);
Милләт язмышының милли менталитет, гореф-гадәтләр сакланышы, катнаш никахлар ( «Илгизәр плюс Вера», «Шәҗәрә»);
Чор, заман үзгәрешләренең әхлакый түбәнлеккә китерүе (“Саташу”);
Кеше шәхесе, яшәү мәгънәсе турында уйланулар ( “Сөяркә”) һ.б.
6 слайд
Туфан Миңнуллин әсәрләрендә үз халкын кочагына алып сурәтли, милләтнең барлык катлам кешеләрен дә чагылдыра. Иҗатын ул халык язмышы белән тыгыз бәйли, ниндә булса бер мөһим мәсьәлә күтәрелмәгән әсәре юк та аның. Халкы белән шатлана, халкы белән бергә кайгыра. Йөрәген әрнеткән нәрсәләр турында курыкмыйча әйтә һәм җитешсезлекләрнең бетүен таләп итә.
Туфан Миңнуллин
характерларны тормыштан таба, гүя җирдән көрәк белән актарып чыгара.
7 слайд
“Әниләр һәм бәбиләр”
Мәңгелек темаларның берсе –
ана булу бәхете чагыла.
Бу бәхетнең матурлыгы-
милли тәрбиягә, әдәп-
әхлакка барып тоташа.
Буыннар бәйләнеше,
әдәп-әхлак кануннарына тугрылык
“Нигез ташлары “
комедиясе
8 слайд
“Әлмәндәр – халыкның
җан җылысын, шаянлыгын-
наянлыгын уен-көлкегә
хиреслеген, мәхәббәтен,
намусын, горурлыгын һәм
башка бик күп уңай сыйфатларын
үзенә туплаган вәкиле
“Әлдермештән Әлмәндәр”
Кешелек алдында торган мәңгелек проблемалар,
яхшылык һәм яманлык, юмартлык һәм саранлык, ата-анага һәм балаларга мөнәсәбәт, яшәү һәм үлем, мәгърифәтлелек һәм наданлык кебек темалар яктыртыла.
«Авыл эте Акбай»
9 слайд
«Акылың адашса, йөрәгеңнән юл сора»
Туфан Миңнуллин
Драматург үзенең иҗатында хакыйкатьне армый - талмый раслаучы сүз остасы. Ул табигатьтән җорлылыкны, хикмәтле сүз хәзинәсен чумырып алган. Драматург өчен җорлык – уен-көлке, шаяру – мәзәк кенә түгел, бу яшәү рәвеше, халыкчан тапкырлык, халыкның фәлсәфи фикере, тормыш тәҗрибәсе, яшәү мәгънәсе дә. Образлы итеп әйткәндә, Туфан Миңнуллин – татар сәхнәсенең могҗизалар көзгесе ул!
10 слайд
Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым режиссер белән драматург дуслыгы турында болай ди:
«Әти – авыл малае, ә Марсель Хәкимович шәһәрнеке. Эстетик сәнгатькә карашлары тәңгәл килеп тә бетми. Матур итеп сөйләшеп утырганда, пыр килеп тузынып әрләшеп алалар да, күп тә узмый кочаклашып дуслашалар. Аларның дуслыгы хөрмәт итүгә нигезләнгән, бер-берсенең сәләтен, талантын тануга корылган. Һәм алар бер-берсен үстереп торалар иде. Андый күренешләр бик сирәк»
11 слайд
1995 ЕЛНЫҢ 15 МАРТЫНДА МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ "ГӨРГӨРИ КИЯҮЛӘРЕ" СПЕКТАКЛЕНЕҢ РЕПЕТИЦИЯСЕН БАШЛЫЙ.
СПЕКТАКЛЬНЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ 1995 ЕЛНЫҢ 15 МАЕНДА БУЛА.
Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша Камал театрының иң озын гомерле спектакльләренең берсе.
ЛЕГЕНДАРЬ СПЕКТАКЛЬ 19 ЕЛ ДӘВАМЫНДА, 469нчы ТАПКЫР ТАМАШАЧЫ КҮҢЕЛЕН ЯУЛЫЙ.
12 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 383 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Сахбиева Рамила Раисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.