Предпросмотр материала:
Туфан Миңнуллин
Тел-сүрәтләү чаралары
Туфан Миңнуллин-бүгенге татар драматургиясенең күренекле вәкилләреннән берсе. Т.Миңнуллин бүгенге көндә кырыктан артык тулы күләмле пьеса авторы, Россия Федерациясенең К.С.Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты
Авазлар төшеп калу очрагы
Килмәскә ие лә миңа. Кеше борчып. Шунда пристаньда гына йоклап була ие.(”Миләүшәнең туган көне”)
Авазларның сузылуы кулланыла
Еш кына драма һәм комедияләрдә сөйләмнең эмоциональ төсмерен калкурак күрсәтү, гаҗәпләнү, шатлык, кайгыруны ачыграк аңлату максатында авазларның сузылуы кулланыла:
Яратам! Я-ра-та-а-а-а-а-ам!(“Әниләр һәм бәбиләр”)
Аффриката [җ] урынына [й] куллану
Балдыз диген, Аләүетдин езни. Саумы, Аләүетдин езни...(“Йөрәк маем”)
Татар телендәге [ч] урынына [ц ] әйтү:
Яшь цаклар искә төште, Айшук.(“Йөрәк маем”)
Һай, Аләүетдин, ерәк маем, яшь цагыңны син көндез уйлама, төнлә уйлап ят. Мине коцакла да, уйла. .(“Йөрәк маем”)
Ялгызлык исемнәрне берникадәр үзгәртеп, кыскартып әйтү күренешләре:
Кәтернә-Екатерина,
Гөргөри-Георгий,
Анук-Анна,
Микуш-Николай
Диалекталь фонга ярашып сөйләмнең “Җ”ләшүе:
Сез кыз-хатыннар туганда ук җитлегеп туасыз. Үзең дә 18 дә тулмас борын атылып чыктың кияүгә.(“Гөргөри кияүләре”)
Җә, җә, кызма. Җүри генә үрти ул сине. Ата казны үртәгән кебек. .(“Гөргөри кияүләре”)
Сынландыру - метафорик күчерүгә нигезләнгән тропларның бер төре.
Җитәр инде, тургай, моңайма,
Җитәр моңсу чагым болай да.
Моңаймасаң килеп каршыма,
Урын беткәнмени тугайда?
Драматург үз иҗатында чагыштырулар, эпитет, метафора, сынландыру алымнарын еш куллана. Т.Миңнуллин драма һәм комедияләренә тематик төрлелек хас.
В каталоге 6 990 курсов по разным направлениям
Учебник: «География России. Население и хозяйство», Дронов В.П., Ром В.Я.
Тема: Общая часть курса
Учебник: «Английский язык», Ваулина Ю.Е., Дули Д., Подоляко О.Е. и др.
Тема: Writing