Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
ШИГЫРЬ БӘЙГЕСЕ- 2012
2 слайд
2012 нче елның юбиляр- шагыйрьләре
21 гыйнвар- Зыя Ярмәкинең тууына 125 ел (1887–1963)
23 гыйнвар- шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ркаил Зәйдуллага 50 яшь (1962)
10 апрель- Йолдыз Шәрәповага 50 яшь
29 май- Бари Рәхмәтнең тууына 115 ел
4 июнь- Эльмира Шәрифуллинага 65 яшь
3 слайд
15 июнь- Шамун Фидаинең тууына 110 ел (1902–1920)
11 июль- Дилә Булгаковага 75 яшь
15 август- Рәхим Саттарның тууына100 ел
15 август- шагыйрь һәм драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимгә 75 яшь (1937)
16 август- Рамил Чурагуловка 50 яшь (1962)
4 слайд
19 сентябрь-шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нури Арслановның тууына 100 ел (1912–1991)
17 октябрь - Гали Хуҗиевнең тууына 100 ел (1912–1966)
3 декабрь- Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага 60 яшь (1952)
5 слайд
8 декабрь- Әхсән Баянга 85 яшь
16 декабрь- Әхмәт Ерикәйнең тууына 110 ел (1902–1967)
22 декабрь -шагыйрь, тел галиме, филология фәннәре кандидаты Мостафа Ногманның тууына 100 ел (1912–1976)
6 слайд
Мин шушындый сүзләр беләм
Син дә беләсең микән?
Хәерле юл! Хәерле көн!
Тылсымлы сүзләр икән.
Йолдыз Шәрәпова
7 слайд
Бакча безнең ил,
Алтын безнең җир...
Бари Рәхмәт
8 слайд
Шигырь генә түгел кылган гамәл,
Һәр шөгыльнең илдә тәме бар.
Үзеңнән соң гасыр яшәр эшең
Калса гына җирдә — ямең бар.
Э. Шәрифуллина
9 слайд
Гомер чаптарында җиләм әле,
Юллар әйди алга чакырып.
Әй, замандаш, бездән бүләк булып,
Торып калсын җирдә яхшылык!
Дилә Булгакова
10 слайд
Минем бәхетем - Җиргә
килүемдә,
Минем бәхетем - бөтен
бәхетсезне,
Бөтен бәхетлене сөюемдә.
Рөстәм Мингалим
11 слайд
Уе юкның — теле юк,
Теле юкның — иле юк.
Илен санга санамаган
Телсездән дә тиле юк.
Нури Арсланов
12 слайд
Күңел пыяла, сак булыгыз, дибез,
Ә үзебез бик еш ватабыз-
Җайлы –җайсыз ташлар атабыз.
Артык соң күрәбез. Шунда безнең
Мәңгелек һәм иң зур хатабыз.
Әхсән Баян
13 слайд
Җырларым да, соңгы сулышым да
Бүләк сезгә, рәхим итегез…
Әхмәт Ерикәй
14 слайд
2013 елның юбиляр- шагыйрьләре
Мин бу җирне матурларга тудым,
Тазартырга тудым
Җыен хәшәрәттән, шакшыдан,
һәм төзергә аны мәңгелеккә
Тик гүзәлдән,
ныктан,
яхшыдан!
Әнгам Атнабаев
15 слайд
Алтыннан кече түгел мин, ипидән олы түгел;
Үлемнән көчле түгел мин, тик язмыш колы түгел...
Фәнис Яруллин
16 слайд
Чәчелгәнбез, сибелгәнбез, таралганбыз.
Бабайларның бик сагышлы мирасы без.
Бабаң менгән рухи үрдән төшә күрмә,
Төшә күрмә, Алыплардан калган халык!
Илдар Юзеев
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 656 324 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гилемханова Зульфия Ринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.