Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация "Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни- тикшеренү эшләрен башкару"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Презентация "Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни- тикшеренү эшләрен башкару"

библиотека
материалов
Алат төп гомуми белем мәктәбе Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни-тикшеренү эш...
Югары сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җав...
Фәнни эш белән шөгыльләнүгә җәлеп итәр өчен, укучыларда башта бу төр эшчәнле...
Нәрсә ул реферат? Реферат ул – бер яки берничә әсәрне бәйләнешле һәм кыскача...
Фәнни-тикшеренү эшенең рефераттан аермасы - фәнни яңалык булырга; - фәнни яңа...
Эш башы 1) Укытучы темалар тәкъдим итә. 2) Укучы темаларның берсен сайлап ала...
Фәнни эшнең төзелеше – титул бите; – эчтәлек (титул бите һәм эчтәлектә бит са...
Титул бите – иң мөһим элементларның берсе, һәм ул башлангыч мәгълүматларны ү...
• фәнни җитәкче турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, атасының исеме, эш урын...
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Алат төп гомуми белем мәктә...
Фәнни эшнең планын төзү тәртибе 1. Кереш өлеш 2. 1 нче бүлек ( теория) §1, §2...
Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклана: теманың актуальлеге; эшнең ни дәрәҗәдә өй...
Төп өлеш Төп бүлекне язганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк: бүлек һәм пар...
Йомгаклау өлеше Йомгаклау түбәндәгеләрдән гыйбарәт: •	фәнни эшнең төп өлеш бү...
Фәнни эшкә гомуми таләпләр 1. Эш компьютерда җыела. А4 форматындагы бертөрле...
4. Битләр саны өстә яки аста куела. Титул һәм эчтәлек битләрендә бит саны кү...
Фәнни эшне яклау * Чыгышның текстын, презентациясен алдан әзерләп кую кирәк....
Беренче карлыгачлар
Безнең җиңүләребез
Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгә...
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
21 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Алат төп гомуми белем мәктәбе Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни-тикшеренү эш
Описание слайда:

Алат төп гомуми белем мәктәбе Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни-тикшеренү эшләрен башкару Башкарды: 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызы.

№ слайда 2 Югары сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җав
Описание слайда:

Югары сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү -һәрбер укытучының максаты булырга тиеш.

№ слайда 3 Фәнни эш белән шөгыльләнүгә җәлеп итәр өчен, укучыларда башта бу төр эшчәнле
Описание слайда:

Фәнни эш белән шөгыльләнүгә җәлеп итәр өчен, укучыларда башта бу төр эшчәнлек белән кызыксыну уятырга кирәк. Иҗат эше белән шөгыльләнүләренә җитәкчелек итү, материалларны балалар өчен чыга торган газета-журналларга тәкъдим итү, шул иҗат эше белән төрле чараларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу укучыларда иҗат дәрте уята, аларның үз-үзләренә ышанычын арттыра.

№ слайда 4 Нәрсә ул реферат? Реферат ул – бер яки берничә әсәрне бәйләнешле һәм кыскача
Описание слайда:

Нәрсә ул реферат? Реферат ул – бер яки берничә әсәрне бәйләнешле һәм кыскача сөйләү, язу, ягъни реферат – фикер алышуга тәкъдим ителгән язма сочинение. Реферат язганда тема буенча каралган төп проблеманы ачу иң әһәмиятле мәсьәлә.

№ слайда 5 Фәнни-тикшеренү эшенең рефераттан аермасы - фәнни яңалык булырга; - фәнни яңа
Описание слайда:

Фәнни-тикшеренү эшенең рефераттан аермасы - фәнни яңалык булырга; - фәнни яңалык дип күтәрелгән мәсьәлә беренче мәртәбә яктыртылырга, җентек-ләп өйрәнелергә ; - нәтиҗәләр яңа гына ачыкланган булырга ; - әлеге материаллар моңарчы беркайда да яктыртылмаган булырга тиеш.

№ слайда 6 Эш башы 1) Укытучы темалар тәкъдим итә. 2) Укучы темаларның берсен сайлап ала
Описание слайда:

Эш башы 1) Укытучы темалар тәкъдим итә. 2) Укучы темаларның берсен сайлап ала һәм бу турыда укытучыга җиткерә. 3) Укытучы укучыга үзенең киңәшләрен бирә, төп әдәбиятны тәкъдим итә, аннан соң укучы белән берлектә өйрәнү объекты һәм предметы, максат һәм бурычлар билгеләнә. 4) Бергәләп эш планы төзелә. 5) Чыганаклар һәм фәнни әдәбият исемлеген төзеп, аның белән танышу башлана.

№ слайда 7 Фәнни эшнең төзелеше – титул бите; – эчтәлек (титул бите һәм эчтәлектә бит са
Описание слайда:

Фәнни эшнең төзелеше – титул бите; – эчтәлек (титул бите һәм эчтәлектә бит саны күрсәтелми); – кереш (3 нче биттән башлана); – төп өлеш (ул берничә бүлектән тора, һәр бүлек параграфларга бүленә). Эчтәлектә һәм текстта төп өлеш сүзе язылмый, бары бүлек исеме генә языла; – йомгак; – библиография; – кушымта .

№ слайда 8 Титул бите – иң мөһим элементларның берсе, һәм ул башлангыч мәгълүматларны ү
Описание слайда:

Титул бите – иң мөһим элементларның берсе, һәм ул башлангыч мәгълүматларны үз эченә ала. Анда: • оешманың тулы исеме; • фәнни хезмәтнең төре (доклад, реферат, фәнни- тикшеренү эше һ.б.); • эшнең темасы (куштырнакларга алынмый, нокта куелмый)автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме,атасының исеме, белем алу урыны, сыйныфы яки төркеме, курсы);

№ слайда 9 • фәнни җитәкче турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, атасының исеме, эш урын
Описание слайда:

• фәнни җитәкче турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, атасының исеме, эш урыны, вазифасы, гыйльми дәрәҗәсе); • эшнең башкарылу урыны, датасы күрсәтелә; • нокта бер җирдә дә куелмый; • конкурс яисә конференция нигезләмәсендә башкача таләп ителмәгән очракта эшнең темасы Times New Roman шрифтында 18 нче кегль, калганнары- 14 нче кегль белән языла.

№ слайда 10 Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Алат төп гомуми белем мәктә
Описание слайда:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Алат төп гомуми белем мәктәбе Фәнни-эзләнү эше Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызның аянычлы язмышы Фәнни эшне башкарды: Алат төп гомуми белем мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Сабитова Инзилә Илгизәр кызы Фәнни эшне тикшерде: Алат төп гомуми белем мәктәбе I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызы Биектау районы - 2012

№ слайда 11 Фәнни эшнең планын төзү тәртибе 1. Кереш өлеш 2. 1 нче бүлек ( теория) §1, §2
Описание слайда:

Фәнни эшнең планын төзү тәртибе 1. Кереш өлеш 2. 1 нче бүлек ( теория) §1, §2 ... 3. 2 нче бүлек (практик эш) §1, §2 ... 4. Йомгаклау өлеше 5. Кулланылган әдәбият 6. Кушымта  

№ слайда 12 Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклана: теманың актуальлеге; эшнең ни дәрәҗәдә өй
Описание слайда:

Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклана: теманың актуальлеге; эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе; эшнең максаты hәм бурычлары; өйрәнү объекты hәм предметы; гипотезалар (гыйбарәләр) эзләнү-тикшеренү методлары; эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше; эшнең структурасы;

№ слайда 13 Төп өлеш Төп бүлекне язганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк: бүлек һәм пар
Описание слайда:

Төп өлеш Төп бүлекне язганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк: бүлек һәм параграф исемнәре аларның эчтәлеген чагылдырырга тиеш: төгәл, аз сүзле булырга тиеш, ике мәгънәгә ия булмасын; һәр бүлектә, мөстәкыйль эчтәлеккә ия булган өлеш буларак, нәтиҗә ясала һәм шуның белән алдагы бүлеккә логик күчеш була; бүлек азагында ясалган нәтиҗәләр, тикшеренү этаплары буенча гомуми нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итәргә тиеш.

№ слайда 14 Йомгаклау өлеше Йомгаклау түбәндәгеләрдән гыйбарәт: •	фәнни эшнең төп өлеш бү
Описание слайда:

Йомгаклау өлеше Йомгаклау түбәндәгеләрдән гыйбарәт: • фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару; • кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы; • хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы

№ слайда 15 Фәнни эшкә гомуми таләпләр 1. Эш компьютерда җыела. А4 форматындагы бертөрле
Описание слайда:

Фәнни эшкә гомуми таләпләр 1. Эш компьютерда җыела. А4 форматындагы бертөрле ак кәгазьнең бер ягына гына бастырыла. Бер биттә уртача 28–30 юл, ә һәр юлда сүз һәм тыныш билгеләреннән соң калдырылган буш урыннарны исәпләп, 60–65 билге булырга тиеш. 2. Текст Times New Poman шрифтында, 14 кегль белән, юллар арасы 1,5 булырга тиеш. 3. Һәр биттә сул яктан 3 см, өстән һәм астан – 2 см, уңнан 1,5 см ара калдырыла. Кызыл юл 1,25 см тәшкил итә.

№ слайда 16 4. Битләр саны өстә яки аста куела. Титул һәм эчтәлек битләрендә бит саны кү
Описание слайда:

4. Битләр саны өстә яки аста куела. Титул һәм эчтәлек битләрендә бит саны күрсәтелми, керештән 3 нче бит дип башлана. 5. Төп эштә сүзләрнең татар орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләре тарафыннан кабул ителгән кыскартылмалардан тыш, башка сүзләрне кыскарту кабул ителми. 6. Текстның басма вариантларында битнең икенче ягында өстәмә текстлар, таблицалар китерү катгый тыела. 7. Төп өлештә һәр бүлек яңа биттән башлана. Бүлек эчендәге параграфлар бер-бер артлы дәвам иттерелә.

№ слайда 17 Фәнни эшне яклау * Чыгышның текстын, презентациясен алдан әзерләп кую кирәк.
Описание слайда:

Фәнни эшне яклау * Чыгышның текстын, презентациясен алдан әзерләп кую кирәк. * Анда үткәрелгән тикшеренүләрнең төп идеяләре, нәтиҗәләре, авторның бу идеяне тикшерүгә керткән өлеше, актуальлеге, максат һәм бурычлары, фәнни яңалыгы, практик әһәмияте күрсәтелергә тиеш. * Чыгыш тексты тыңлау өчен аңлаешлы, эзлекле итеп төзелергә, фикерләрне раслый торган презентациядәге слайдларга урынлы мөрәҗәгать итү булырга һәм чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.

№ слайда 18 Беренче карлыгачлар
Описание слайда:

Беренче карлыгачлар

№ слайда 19 Безнең җиңүләребез
Описание слайда:

Безнең җиңүләребез

№ слайда 20 Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгә
Описание слайда:

Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

№ слайда 21 Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-226569

Похожие материалы