Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Исәнмесез! Хәерле көн!
2 слайд
КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД (ОПРОСИ-ОПРОСИ-ОБМЕНЯЙСЯ КАРТОЧКАМИ;СОРАШ-СОРАШ-КАРТОЧКАЛАРНЫ АЛМАШТЫР)
1.Укучылар торып, кулларын
күтәрәләр һәм үзләренә пар
табалар.
2. Укучы «А» сорау бирә,
укучы «Б» җавап бирә.
3.Укучы «А» иптәше дөрес җавап бирсә, аны мактый, җавабы дөрес булмаса, аны өйрәтә.
4.Укучы «Б» иптәше дөрес җавап бирсә, аны мактый, җавабы дөрес булмаса, аны өйрәтә.
5. Укучылар карточкаларын алмашалар.
6.Кул күтәреп, пар табалар….
3 слайд
СТЁ ЗЕ КЛАСС(перемешай класс;сыйныфны аралаштыр)
1.Укытучы сорауны әйтә һәм уйлау
өчен вакыт бирә.
2.Укучылар бирелгән вакыт эчендә
күбрәк җавап язарга тырышалар.
Укытучы туктарга кушкач, иң ахыргы
җаваптан соң сызык сызып куялар.
3.Укучылар торып, кул күтәрәләр һәм үзләренә пар табалар.
4. Укучылар бер-берсенә җавапларны укыйлар, җаваплар кабатланса,билгеләп куялар, яңа җавапларны сызыктан соң язып куялар.
4 слайд
ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН
(подумай-запиши-обсуди в команде; уйла-яз-командада фикерләш)
1.Укытучы сорау әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә.
2. Укучылар уйлагач, җавапны кәгазьгә язалар.
3.Укучылар чират буенча, җавапларны кәгазьдән укыйлар.
5 слайд
Исемне , исемләшкән сүз төркемнәрен ачыклап килүче җөмләнең
иярчен кисәге аергыч була. Ул нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? дигән сорауларга җавап бирә. Аергыч булып күпчелек очракта сыйфатлар , исемнәр , алмашлыклар килә. Шулай ук сан , фигыль , рәвешләр , хәбәрлек сүзләр дә аергыч булып килә ала. Аергычның ачыклап килгән сүзе аныкланмыш була.
6 слайд
Исемләшү дип җөмләдә исемне башка сүз төркеме алыштырып килүне әйтәбез.
Бу сүз төркеме исемнең грамматик категорияләрен дә ала.
7 слайд
Укучыларның һәммәсе дә бердәм булды. Кызларның берсе аңа карап елмайды.
8 слайд
1.Бибигайшәнең яшьлеге давыллы елларга туры килде. 2. Мамыктай кар тирә- якны каплап алды. 3.Җанга урын тапмас чаклар була. 4.Билгеле , бу урманда һәр ерткыч та бар. 5.Сап-сары яфраклар арасыннан ямь-яшел чирәмнәр борын төртә.6. Беренче коймак төерле була.
9 слайд
МИКС-ФРИЗ-ГРУП
1.Укучылар әле берсе, әле икенчесе белән урыннарын алмашалар.
2.Укытучы: «Туктап кал!»- дигәч, селкенмичә 1 урында басып калалар.
3.Укытучы сорау бирә.
4.Җавапны кычкырып әйтү тыела! Укучылар җавап дөрес булырлык итеп, группаларга җыелырга тиешләр.
10 слайд
4.Аергыч булып..
А) сыйфат , исем , алмашлыклар гына белдерелә .
Ә) рәвешләр ,саннар гына белдерелә .
Б) барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белдерелә .
В) сыйфатлар гына белдерелә .
5.Аергыч...
А) җөмләнең баш кисәге.
Ә) җөмләнең модаль кисәге.
Б) җөмләнең иярчен кисәге.
В) сүз төркеме .
6.Аергычлар ...
А) сыйфатларны гына ачыклыйлар.
Ә) исем яки исемләшкән сүзләрне ачыклыйлар.
Б) фигыльләрне генә ачыклыйлар.
В) рәвешләрне генә ачыклыйлар.
1.Аергыч ..................дигән сорауларга җавап бирүче иярчен кисәк.
А) нишли ? нишләде? нишләгән? ул нинди ? ул кем?
Ә) кем? нәрсә? кемнәр? нәрсәләр?
Б) нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче?
В) нинди ? кайсы? кем? нәрсә?
2.Аныкланмыш -
А) исем урынында килгән сүз.
Ә) аергыч ачыклап килгән сүз.
Б) ияне ачыклап килгән сүз.
В) тәмамлык ачыклап килгән сүз.
3.Мөстәкыйль сүз төркемнәре...
А) үзләре генә җөмлә кисәге булып килә алалар.
Ә) үзләре генә җөмлә кисәге була алмыйлар.
Б) җөмләнең иярчен кисәкләре.
В) җөмләнең модаль кисәкләре.
Хатасыз эшкә “5” ле , ике хатага “4”ле , өч хатага “3”ле куела , калган очракта “2” куела.
11 слайд
1.Б.
2.Ә.
3.А.
4.Б.
5.Б.
6.Ә.
12 слайд
СИНГЛ РАУНД РОБИН
1.Укытучы сорау әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә.
2. Команданың 4 кешесе дә чиратлап, 1 тапкыр җавап бирә.
13 слайд
Өй эше.
1.Төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән аергычлар кертеп “ Авыл иртәсе” дигән темага инша язарга.
2.Аергычлар булган 6-7 җөмлә язарга.
14 слайд
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 776 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Миннегалиева Рузиля Хабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.