Инфоурок Другое КонспектыПрезентация урока по татарскому языку по теме "Хикәя фигыль"

Презентация урока по татарскому языку по теме "Хикәя фигыль"

Скачать материал

Тема: Хикәя фигыль.

Максат:

1.Хикәя фигыль турында алган белемнәрне искә төшерү,                   ныгыту,аларны сөйләмнән аерып ала белү.

2. Сөйлүм байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, танып белү эшчәнлеген арттыру, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү.

3.Татар моңына, җырына мәхәббәт уяту. Татар җырчыларына, композиторларына, гармунчыларына хөрмәт белән карарга өйрәтү.

 

I.Оештыру.

Музыка тыңлау, аның нинди көй икәнен әйтү.

-      Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Мин сезгә бер көй тәкъдим итәм. Шул көйне танырсыз микән. Ул нинди көй? ( Бу татар көе.)

-      Ә кайсыгызның бу җырны ишеткәне бар?

-      Аны кем башкара? (Салават)

-      Җырның исеме ничек? (Урсал тауда)

-      Үзегез татар җырларын тыңларга яратасызмы?

-      Менә бүген без дәрестә татар моңы, татар җыры турында сөйләшербез. Татар җырчыларын, композиторларын, гармунчыларын искә төшерербез. Ә грамматикадан кайсы теманы алачагыбызны, алдагы биремне үтәп, үзегез әйтерсез.

II.Тема.

1.Җөмләләрне уку, төшеп калган сүзләрне кую.

-      Бирелгән җөмләләрне тулыландырып укыгыз әле.

Җыр кешенең эчке дөньясын, аның хис-кичерешләрен ... .

Сагышланганда, кеше җырлап ... , күңелен ... .

Шатлык, куаныч килсә, үзе дә сизмәстән, җыр сузып ... .

-Нинди ф-не куйдыгыз? (чагылдыра, юана, тынычландыра, җибәрә)

-Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

-Нишли соравына җавап бирәләр.

-Нишли соравына җавап биргән сүзләр кайсы сүз төркеменә керә?

-Ф-гә керә.

-Ф-нең кайсы төркеменә керә?

-Хикәя ф.

- Хикәя ф. нәрсәне белдерә?

-Х.ф. эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә.

-Нинди заманнарда кулланыла?

-Хәзерге, үткән, киләчәк заманнарда кулланыла.

-Ул нәрсәләр белән төрләнә?

-Ул зат-сан белән төрләнә, барлыкта, юклыкта килә.

-Бик дөрес, шулай булгач, грамматикадан нинди тема өстендә эшләячәкбез?

-Хикәя ф. темасы өстендә.

-Сез тикшереп киткән җөмләләрдә сүз нәрсә турында бара?

-Җыр турында бара.

2. Татар җыры, татар моңы турында әңгәмә үткәрү.

 -Җыр кешенең эчке дөньясын чагылдыра дидек. Г. Тукай аны юкка гына сихри көзге дип атамагандыр.Әллә ничә гасырлар буена күңелләрдә туып, камилләшеп килгән җырлардан халык яшәешен, кайгы-хәсрәтен hәм шатлыгын, ягъни күңел байлыгын, бик ачык күреп була. Җырларда аның изге теләкләре, якты омтылышлары, бәхеткә, иминлеккә, матурлыкка булган өметләре дә урын ала.

  Җыр дип әйтүгә, күңелгә билгеле бер сүз hәм көй килә. Ә нәрсә соң ул көй? Без хәзер, үткәннәрне искә төшереп, шул турыда фикер алышырбыз. Ә сезгә мин өстәмә эш тә бирәм әле. Үзегез минем белән фикерләшерсез, ә үзегез алдыгызга куелган кәгазьләргә нинди х.ф.ишетәсез, шуларны беркетеп барырсыз.

-Нәрсә ул көй?

-Көй ул – кешегә бүләк ителгән иң матур, иң бөек сәнгать.

-Тормышны нәрсәсез күз алдына китереп булмый?

-Тормышны көйсез күз алдына китереп булмый.

-Борын-борын заманда да кешеләр нәрсә белән яшәгәннәр?

-Борын заманда да кешеләр көй белән яшәгәннәр.

-Ни өчен дип уйлыйсыз?

-Авыр эш җиңел булсын өчен, алар уртак көй көйләгәннәр. Төрле бәйрәмнәрдә җырлар җырлаганнар.

        

-Бик дөрес. Алар бәйрәмнәрдә актив катнашканнар, анда төрле уеннар уйнаганнар. Җырлаганнар, биегәннәр, гармуннарда уйнаганнар, төрле милли ризыклар пешереп, чәйләр эчеп, кунаклар чакырып бәйрәм иткәннәр. Ир-атлар төрле ярышларда катнашканнар. Бу йолалар буыннардан буыннарга күчеп, сакланып килгән, югалмаган.

             

  Халык җырларының күбесе уртак өмәләр башкарганда да барлыкка килгән. Менә шундый өмәләрнең берсе - каз өмәсе. Авыр хезмәтне җиңеләйтүгә җыр, көй ярдәм иткән.

                                             

 

- Ә көй ул сезнең өчен нәрсә?

-Көй- минем өчен тугры дус, яхшы ярдәмче, киңәшче.

-Музыканы, көйне аңламасаң, син үзеңне нинди тойгылардан мәхрүм итәсең?

-Музыканы, көйне аңламасаң син үзеңне иң гүзәл тойгыларда мәхрүм итәсең.

- Фикер алышканда нинди ф-не язып алдыгыз, әйдәгез әле шуларны тикшереп китик.

-Аңламасаң, яшәгәннәр, булмый, мәхрүм итәсең, катнашканнар, биегәннәр, җырлаганнар, югалтмаган.

-Шул ф-не барлыкка, юклыкка куеп укыгыз әле.

-Аңламасаң – аңласаң...

 

 3.Р. Миңнуллинның шигыреннән өзек өстендә эш.

- Җыр барлыкка килсен өчен, көйдән башка нәрсә кирәк?

-Сүзләр кирәк, шигырь кирәк.

- Р.Миңнуллин шигырь турында шундый матур сүзләр язган. Шуны укып китик әле.

Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

а) Уку.

б) Ф-не табу. Анализлау.

Җылынып ф-нән х.ф. ясау, телдән зат-сан белән төрләндерү.

в)Карточкалар буенча эш. Карточкадагы эшләр индивидуаль, укучыларга дифференциаль якын килеп бирелә.

Бирем:

а)Бирелгән ф-гә морфологик анализ ясарга.

         б)Ф-не зат-сан белән төрләндерергә.

в) Анализлау.

-Ни өчен автор шигырьне тылсымга тиңли?

-Ул безнең җаныбызны җылыта.

-Бик дөрес, чөнки ул кешенең күңелен җылыта, яшәүгә дәрт, илhам өсти. Менә инде сүзләр язылгач, көйгә салынгач, җыр барлыкка килә. Аны кемнәр башкара cоң?

-Алдагы дәресләрнең берсендә без кайсы җырчы турында сөйләштек?

-Ә.Афзалова нинди җырчы?

-Ә.Афзалова танылган җырчы.

-Аңа үз иҗади юлын табарга нәрсә ярдәм итә?

-Табигый сәләте, кешеләргә, туган илгә, җырга булган мәхәббәте аңа үз юлын табарга ярдәм итә.

-Композитор Ключарев аны нинди җырчы дип атый?

      

-Тумыштан сәләтле талант дип атый.

-Әлфия ханымның җырына нәрсәләр хас?

                    

-Алфия апаның җырына чисталык, эчкерсезлек хас.

-Сез аны нинди җырчы дип атар идегез?

-Мин аны бөек җырчы дип атар идем.

-Танылган кешеләр рәтенә кемнәрне кертеп була?

Яраткан язучыларны, атаклы җырчыларны,танылган рәссамнарны....

-Кайсы шагырьләрнең сүзләре көйгә салынган?

М.Җәлил, Г.Тукай, Такташ, Р.Фәйзуллин ..... шигырьләре көйгә салынган.

-Көйне кемнәр иҗат итә әле?

-Көйне композиторлар иҗат итә, халык язган көйләр дә бар.

-Ә композиторлардан кемнәрне беләсез?

           

-Сара Садыкова, Җәүдәт Фәйзи, Ф.Яруллин, Р.Яхин, А.Гайнуллин, С.Сәйдәшев....

-С.Сәйдәшевның тууына быел 110 ел була.

-Ә кайсы җырчылар халкыбызның тирән мәхәббәтен яулаган?

-Камил Мотыйги, Газиз Әлмөхәммәтов, Галия Кайбицкая, Садыйк Айдаров, Рәйсә Билалова, Зилә Сөнгатуллина, Флюра Сөләйманова.....

-Үзегез, әти-әниләрегез татар җырларын тыңлыйсызмы?

-Әйе.

-Кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсыз?

-Х.Фәрхине, Алсуны, С.Фәтхетдиновны, Ә.Әгъзамованы, А.Галимовны, Г.Уразованы...

-Бик яхшы. Балалар безнең мәктәптә укып чыккан, хәзерге вакытта Казада укып hәм бер үк вакытта сәхнәдә татар җырларын башкаручы Азалия Зиннәтне ишеткәнегез яки җырларын тыңлаганыгыз бармы? Мин ул яшь җырчы турында Алиягә әзерләнеп килергә кушкан идем, әйдә әле, Алия, безне шул яшь җырчы белән таныштырып кит.

             

-А.Зиннат өч ел элек безнең мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китә. Хәзерге вакытта ул Казан сәнгать институтының өченче курсында укый, шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Аның җырлары телевизорда, радиоларда яңгырый. 2010 елның 20 нче июнендә беренче канал Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган Бөтенхалык патриотик Фестивален үткәрә. Безнең Азалиябез шул фестивальдә катнаша, уңышлы чыгыш ясый.

  7 ноябрьдә Ә.Әгъзамованың концертында да чыгыш ясады.

  Әлеге вакытта ике яңа җыр өстендә эшли. “Мин үз җырларымны иң беренче әти-әниемә җырлап күрсәттем. Аларга бик ошады. Алар минем иң зур критикларым,” – ди Азалия елмаеп.

-Менә хикмәт, балалар, бәлки сезнең арагыздан да танылган җырчылар, язучылар чыгар. Еллар үткәч, без сезне киләчәк буынга үрнәк итеп сөйләрбез, сезнең белән горурланырбыз.

III. Ныгыту.

 Фәйзулла Туишев турындагы хикәя өстендә эш.

        

-Әле дә кайберләрегез музыка мәктәбенә йөрисез, гармунда, пианинода уйныйсыз. Татар халкының гармунда уйнау осталыгын чын сәнгать  дәрәҗәсенә күтәргән атаклы гармунчыны беләсезме?

-Хәзер без шуның турында укып китәрбез.

а) Сүзлек эше

осталык

дан казанды

кабатланмас яңгыраш

гүзәллек дөньясы

тылсымлы

гайрәт

хәрәкәтчәнрәк

омтылышлырак

б) Уку.

                 Атаклы гармунчы

  Фәйзулла Туишев татар халкының традицион уен коралы гармунда уйнау осталыгын чын сәнгать биеклегенә күтәргән гармунчы буларак дан казанды. Гармун авазларының кабатланмас яңгырашын тапкан, үз стилен тудырган бу музыкантның уйнавы үзенә бер гүзәллек дөньясы иде. Аның тылсымлы гармун телләреннән көйләр гүя яңарып hәм сафланып, үзенә бер гайрәт алып чыгалар да тагын да хәрәкәтчәнрәк, омтылышлырак яңгырый башлыйлар кебек. Алар безгә татар көйләренең гүзәллеген ачарга ярдәм итәләр иде.

                                                                      (Вакытлы матбугаттан)

в) Үзлектән уку, хикәя ф-не табу.

г) Ф-не күчереп язу, төрле заманнарга кую.

Дан казана, дан казанды, дан казанган, дан казаначак, дан казаныр.

Таба, тапты, тапкан, табачак, табар.

Чыга, чыкты,чыккан, чыгачак, чыгар.

Ярдәм итә, ярдәм итте, ярдәм иткән, ярдәм итәчәк, ярдәм итәр.

д)Бер-бер артлы уку, анализлау.

-Ф.Т. кем буларак дан казанды?

-Аның гармунда уйнавын нәрсә белән чагыштыралар?

-Ни өчен?

-Аның тылсымлы гармун телләреннән көйләр ничек яңгырый?

-Бу көйләр безгә тормышта ничек ярдәм итәләр?

-Хикәя нәрсәгә өйрәтә?

- Узган гасырның 20-40 елларында дан тоткан Ф.Т-ка быел декабрьдә 126 ел булыр иде. Бу дата аны искә алырга, аның иҗаты белән сокланырга бер этәргеч булыр. Чөнки ул- чын дәрәҗәдә музыка өлкәсенә, беренче булып, зур өлеш керткән талант. Элек бит гармунда уйнау муллалар тарафыннан тыелган. Аларга күңел ачарга ярамаган. Ф.Туишевның да тормышы шул елларга туры килә. Әмма ул югалып калмый, гармунда уйнавын дәвам итә.

-Аның башлаган эшен дәвам итеп эшләүче гармунчыларыбыз бик күп. Менә шуларның берничәсен сезгә күрсәтеп китәм. (Слайдда – Илдар Салахов, Рөстәм Вәлиев, Айдар Гайнуллин....)

       

- Дәресебез ахырына якынлаша, әйдәгез инде дәрескә йомгак ясап китик. Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (Тыныч кына татар көе куела.)

-Х.Ф.турында алган белемнәрне ныгыттык.

-Кемнәрне искә төшердек?

-Татар җырчыларын, татар ш-ләрен, композиторларны, гармунчыларны искә төшердек.

-Җыр – мәңгелек, чөнки халык яшәгәндә, ул югалмый. Заманнар узган саен, җыр күмәк рәвештә башкаруга, төрле музыка коралларына кушылып җырлауга яраклаша, аның яңгырашы, рухы да үзгәрә. Композиторларыбыз, халык моңнарын өйрәнеп, яңадан–яңа көйләр иҗат итә. Ләкин борынгы бабаларыбыз тарафыннан иҗат ителгән җырларның матурлыгы hич кенә дә кимеми, киресенчә, көннән көн кадерләре арта. Сез дә аларны онытмагыз, җырлагыз, тормышыгыз да гел гүзәл җыр кебек булсын! Сау булыгыз!

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Презентация урока по татарскому языку по теме "Хикәя фигыль""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 437 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.09.2018 330
    • DOCX 12.3 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахмадиева Ирина Альбертовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахмадиева Ирина Альбертовна
    Ахмадиева Ирина Альбертовна
    • На сайте: 5 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7129
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 319 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 846 человек

Мини-курс

Занимательное обучение русскому языку: основы орфоэпии и тайны русской орфографии

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Основы финансовой отчетности

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Принципы эффективного использования аграрных ландшафтов

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе