Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Презентации / Презентация "Утлы юллар аша"

Презентация "Утлы юллар аша"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю
Сугыш... Нинди авыр сүз һәм күпме күз яшьләре, сагыш салынган бу сүзгә. 1941...
Хамидуллин Хаҗи Мирсәет улы 1925 нче елның 20 июлендә Ташлыяр авылында кресть...
1926 елның маенда унынчы бала булып аваз сала Шәйдулла.Гаилә бик ишле булгач,...
Зиннур Халиков 1900 нче елны Ташлыяр авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч...
Лейтенант Гомәрәв Суфиян Гомәр улы 1923 елның 23 маенда Фатхуллин Гомәр абыйн...
Салихов Әбүзәр Шәйхетдин улы 1924 елның 20 нояберендә Ташлыяр авылында туа. А...
Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авыл...
Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлы...
Сугыш башланганда ут янып торган, карап туймаслык чибәр, гаиләдәге унбер бала...
Зиннурова Хаят Хамидулла кызы 1925 елда Ташлыяр авылында туа. 7 еллык мәктәпн...
Вагыйзова Салиха Вагыйзовна 1923 нче елның 27 октябренда Ташлыяр авылында туа...
Шириева Гөлзифа Исмәгыйль кызы 1922 елда Әлмәт района Кәшер авылында туа.7 ел...
Миндиярова Оркыя Нуретдин кызы Вәлиева Хадима Мәхмүт кызы
Низамова Галия Идият кызы Хөснуллина Лимара Зиннәт кызы
Тазиева Миннибанат Таҗи кызында мәктәп укучылары белән концерт кую Фәйзуллин...
Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн горур...
Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел...
ТЫНЫЧ ЯШИК Кемгә кирәк кан-яшь кою. Кем тели сугыш-афәт, Юкка чыксын җир йөзе...
1 из 24

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3
Описание слайда:

№ слайда 4 Сугыш... Нинди авыр сүз һәм күпме күз яшьләре, сагыш салынган бу сүзгә. 1941
Описание слайда:

Сугыш... Нинди авыр сүз һәм күпме күз яшьләре, сагыш салынган бу сүзгә. 1941 елның 22 июне. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый.Ватан сугышы башлана. Һәрбер әти, абый-энеләр, үсмер егетләр сугышка алына. Ә тормыш имчәк балаларын кочаклап калган хатыннар, “ут эчендә” янган әниләр һәм әбиләр җилкәсенә күчә. Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына, сагынуына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим, әниләрне кайгылы итеп , авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агыла. Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан Китсәләрдә, күбесе кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөри капканы. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.Алар безнең белән, безнең күңелләрдә мәңге сакланачак! Сугыштан, туган авылларына әйләнеп кайтучылар бик сирәк булган, күбесе яралы, я гомерлек гарип булып кайткан.

№ слайда 5 Хамидуллин Хаҗи Мирсәет улы 1925 нче елның 20 июлендә Ташлыяр авылында кресть
Описание слайда:

Хамидуллин Хаҗи Мирсәет улы 1925 нче елның 20 июлендә Ташлыяр авылында крестьян гаиләсендә туган. 7 классны “4-5” ле билгеләренә тәмамлап, колхозда учётчик булып эшли.Сугышка 1943 елның 7 январендә алына. Япония белән сугышка кадәр, Монголия территориясендә 57 МОДның 27 сапёр батальоны составында сапёр булып хезмәт итә. 1945нче елның 8 августыннан алып 3 нче сентяберенә кадәр Манчжурия территориясендә барган сугышларда катнаша.Сугыш юлы Забайкал фронты составында Тамуактан алып Мукден шәһәренә кадәр сузыла. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “3 нче дәрәҗәдәге Дан ордены” белән бүләкләнә.2009 елда вафат.

№ слайда 6 1926 елның маенда унынчы бала булып аваз сала Шәйдулла.Гаилә бик ишле булгач,
Описание слайда:

1926 елның маенда унынчы бала булып аваз сала Шәйдулла.Гаилә бик ишле булгач, Шәйдулла эшкә җигелә.Уку елы төгәлләнүгә, бригадир эшкә чакыра: силос салуда катнаша, печән чүмәләләре тарттыра, ашлык сугу машинасын хәрәкәткә китерү өчен, озын көннәр буе түгәрәк ясап куя.Үсә төшкәч, тырмага чыга, сабан сөрә. Сугыш башлануга ук, өч абыйсы армия хезмәтенә алына. Икесе чит җирләрдә ятып кала. Озакламый Шәйдуллага да чират җитә.7 елдан артык армия хезмәтендә була, сугышына да керә.Бары тик 1951 елда туган якларына әйләнеп кайта. Бугенге көндә Шәйдулла абый 1 нче группа инвалид, аның аяклары йөрми.Ул тормыш иптәше Әлфия апа белән Атлас авылында гомер кичерә.

№ слайда 7 Зиннур Халиков 1900 нче елны Ташлыяр авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч
Описание слайда:

Зиннур Халиков 1900 нче елны Ташлыяр авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Зиннур Ворошилов районында эшли. 1941 елның декабрендә шул районның хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырыла.Хәзерлек курслары үтә. 1942 елның апреленнән башлап бишенче гвардия танкка каршы артиллерия полкында хезмәт итә. Полк 65 нче укчы корпус составына керә. 1945 елның 9 маена кадәр хәрәкәттәге армиядә булды дип исәпләнә.Халиков мобилизациягә кадәр(1945 15.07.)шушы полктагы сугыш операцияләрендә катнаша,берничә тапкыр яралана: берсендә пуля башына тия, баш сөяген имгәтә. Гражданнар сугышында да каты яраланып, моргка эләккән батыр сугышчы бу юлы да исән кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 111 дәрәҗәдәге медале һәм Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.1987 февралендә вафат була.

№ слайда 8 Лейтенант Гомәрәв Суфиян Гомәр улы 1923 елның 23 маенда Фатхуллин Гомәр абыйн
Описание слайда:

Лейтенант Гомәрәв Суфиян Гомәр улы 1923 елның 23 маенда Фатхуллин Гомәр абыйның өченче малае булып дөньяга килә.Мөслим урта мәктәбендә укыгында үзенең кыюлыгы, зирәклеге белән аерылып торган Суфиян абый, шул чакта ук иптәшләреннән я командир, я укытучы булырга теләвен яшерми. 1939 елда Сызрань шәһәрендәге танк училищесына укырга җибәрәләр. 1942 елның 6 июлендә Суфиян абый Сызраньнан фронтка китә. Суфиян абый Рамино, Полунино, Пронино авылларын азат итүдә үзеннән бик күп көч чыгара.Танк бригадасы командиры танкистларга бурыч куя:Полуниноны алу. Дошман оборонасына бәреп кереп,авылны алырга телиләр.Шул арада атакага сигнал бирелә. Тирә-якка пулемет тавышлары, туплар гөрселдәве, пуля һәм снаряд кыйпылчыклары сызгыруы тарала, кояшны тузан болыты каплагандай була.Суфиян абыйның танкы авылга якынлаша.Немецлар туктаусыз ут яудыра. Ике якта калкулыклар, аерым агачлар, кечкенә күл җәелеп ята. Алда Полунино. Күп тә үтми, ут бөркеп торган дзотны танк үзенең корпусы белән каплый. Шуны гына көтеп яткан укчы батальон яңадан атакага күтәрелә. Чү, ни булды? Машина калтыранып куйды... Снаряд тиеп танк кара кучкыл ялкынга урала. Ә аннары-шартлау артыннан шартлау.. Менә шулай үзенең тормышы хисабына танкист лейтенант Суфиян Гомәрәв һәм танк йөртүче механик бу җиңүне тизләтә.Авылдашымның гәүдәсе Калинин өлкәсе, Ржев шәһәреннән ерак түгел Полунино авылында туганнар каберлегендә күмелә.

№ слайда 9 Салихов Әбүзәр Шәйхетдин улы 1924 елның 20 нояберендә Ташлыяр авылында туа. А
Описание слайда:

Салихов Әбүзәр Шәйхетдин улы 1924 елның 20 нояберендә Ташлыяр авылында туа. Авыл мәктәбендә җидееллык белем ала. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 1943 елны хәрби хезмәткә алына. Хәрби әзерлек үткәннән соң фронтка озаталар. 3 нче Белоруссия фронтының 19 дивизиясендә, 56 нчы миномёт полкында хезмәт итә. Белорусияне, Польшаны азат итүдә катнаша.1944 елның 15 августында, авыр яраланып, госпитальгә эләгә. 1945 елның гыйнварында туган авылына кайта. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

№ слайда 10 Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авыл
Описание слайда:

Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авылдагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Чабатада, тездән суга батып, Язгы чәчү җитәр алдыннан, Чыгып киткән икән симәнәгә Хатын-кызлар безнең авылдан. Сыерлары юлда ятып калган, Җилкәләргә күчкән симәнә. Бу турыда сөйләгәндә Әнкәй hаман елап җибәрә. Кырык- илле чакрым язгы суда- Кайталмасаң, илең ач кала. Хатыннарда тик бер генә хәсрәт hәр йорт саен көтә ач бала.  

№ слайда 11 Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлы
Описание слайда:

Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар.

№ слайда 12 Сугыш башланганда ут янып торган, карап туймаслык чибәр, гаиләдәге унбер бала
Описание слайда:

Сугыш башланганда ут янып торган, карап туймаслык чибәр, гаиләдәге унбер баланың берсе-кулыннан эш килүче унсигез яшьлек Атлас кызы була.Ул көнне хатын-кызларның күбесе авылдан ерак түгел иген кырында чүп үләннәре утауда булалар, баш та калкытмый эшлиләр.Төш вакыты да якынлашып килә. Шул чак берүә басу кырыннан яулык болгый, үзе хәвефле тавыш белән аваз сала: “Кайтыгыз, кайтыгыз! Герман сугыш башлаган”.Кояшлы көнне гүя кара болыт каплый.Районнан кемнәрнеңдер иртәгә үк сугышка китәргә тиешлеге турында фәрманы да килә.Икенче көнне үк авыл ятим кала.Авыл зур түгел. Шулай булса да бригадир дигәне дә кирәк.Рәис яшь, өлгер кыз Зәкиягә туктала.Кызга бригадир камытын кияргә туры килә.Зәкия бригадир булуына масаймый, һәр эшкә башлап тотына.Кул урагы белән дә ура, лобогрейка дигән атлы ургычтан төшерелгән көлтәләр бәйли, ашлык суктыру машиасы янына ул көлтәләрне атлы арба белән ташый, шул машина барабанына көлтәләр биреп тора.Ул елларны, ул көннәрне, ул мәшхәрне искә алсаң, тәннәр чымырдап китә, үзеннән-үзе күзгә яшь килә, тамакка төер тыгыла.Әнә шулай дип искә ала Зәкия апа ул дәһшәтле сугыш чорын.

№ слайда 13 Зиннурова Хаят Хамидулла кызы 1925 елда Ташлыяр авылында туа. 7 еллык мәктәпн
Описание слайда:

Зиннурова Хаят Хамидулла кызы 1925 елда Ташлыяр авылында туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Хаят апаны колхозга эшкә җибәрәләр. Сугыш башлангач, аны тракторга утырталар. Хаят апа тракторы белән көне буе җир сөрә, ашлык суктыра. 7 ел буе тракторны иярли.Ир-егетләр сугыштан кайтач кына, Хаят апа бу вазыйфасыннан бушый.Хаят апа бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул 10 бала анасы.

№ слайда 14 Вагыйзова Салиха Вагыйзовна 1923 нче елның 27 октябренда Ташлыяр авылында туа
Описание слайда:

Вагыйзова Салиха Вагыйзовна 1923 нче елның 27 октябренда Ташлыяр авылында туа.1938 нчы елны Ташлыяр 7 еллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педучилищесына укырга керә. Шул ук елны әнисе үлү сәбәпле, авылына кайта ( апайларын карарга кеше кирәк була). Бер елдан Минзәлә  педучилищесына кабат керә. 1941 елны ук Олы Чакмак авылына башлангыч класс укытучысы итеп билгеләнә. 1942 елда аны Ташлыярга V-VII классларга математика укытучысы итеп билгелиләр. 1974 елда лаеклы ялга чыга . 2007 елда вафат була. Бүләкләре: 1.Хезмәт Кызыл байрагы ордены. 2.Хезмәт ветераны” медале. 3.РОНО Почет грамоталары.

№ слайда 15 Шириева Гөлзифа Исмәгыйль кызы 1922 елда Әлмәт района Кәшер авылында туа.7 ел
Описание слайда:

Шириева Гөлзифа Исмәгыйль кызы 1922 елда Әлмәт района Кәшер авылында туа.7 еллык мәктәпне үз авылларында тәмамлый, аннан колхозда төрле эштә эшли. Сугыш башлангач, урман кисәргә җибәрәр. 1943 елда башлангыч класс укытучысы итеп билгелиләр. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

№ слайда 16 Миндиярова Оркыя Нуретдин кызы Вәлиева Хадима Мәхмүт кызы
Описание слайда:

Миндиярова Оркыя Нуретдин кызы Вәлиева Хадима Мәхмүт кызы

№ слайда 17 Низамова Галия Идият кызы Хөснуллина Лимара Зиннәт кызы
Описание слайда:

Низамова Галия Идият кызы Хөснуллина Лимара Зиннәт кызы

№ слайда 18
Описание слайда:

№ слайда 19
Описание слайда:

№ слайда 20
Описание слайда:

№ слайда 21 Тазиева Миннибанат Таҗи кызында мәктәп укучылары белән концерт кую Фәйзуллин
Описание слайда:

Тазиева Миннибанат Таҗи кызында мәктәп укучылары белән концерт кую Фәйзуллин Шәйдулла һәм аның тормыш иптәше Әлфия апаларда концерт кую һәм истәлекле бүләкләр тапшыру

№ слайда 22 Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн горур
Описание слайда:

Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн горур күкрәкләрдә Орден-медальләрне чыңлатып.

№ слайда 23 Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел
Описание слайда:

Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар. Сугыш тавышлары күптән тынды, Төзәлделәр җирнең яралары, Әтиләрнең окопларын сөреп, Иген чәчә хәзер балалары. Сугыш тавышлары тынды, ләкин Күңелләрдә шомы яши һаман. Сугыш агачларын аударсак та, Кайлардадыр әле тамыры калган

№ слайда 24 ТЫНЫЧ ЯШИК Кемгә кирәк кан-яшь кою. Кем тели сугыш-афәт, Юкка чыксын җир йөзе
Описание слайда:

ТЫНЫЧ ЯШИК Кемгә кирәк кан-яшь кою. Кем тели сугыш-афәт, Юкка чыксын җир йөзеннән! Бары тынычлык булганда Җирдә яшәве рәхәт!



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 01.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Презентации
Просмотров182
Номер материала ДВ-023452
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх