Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Тема: «Винегрет ясау».
2 слайд
Максат: 1.Укучыларны ризыкларның күптөрлелеге,үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән таныштыру;-аларны тиешле таләпләргә туры китереп,дөрес итеп әзерләргә өйрәтү. 2.Ризык әзерләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү. 3.Хезмәт тәрбиясе бирү.
3 слайд
1. Винегрет ясау өчен әзерлек Кирәкле продуктлар: кызыл чөгендер ,бәрәңге, кишер, тозлы кыяр, кәбестә, борчак, суган, тоз, көнбагыш мае.
4 слайд
5 слайд
Кирәкле инвентарьлар: кисү тактасы, пычак, тураган яшелчәләрне салып бару өчен табак,икенче аш өчен тәлинкә,чәнечке.
6 слайд
7 слайд
2. Яшелчәләрне башта юарга.
8 слайд
3. Аерым кастрюльдә су кайнатырга һәм кайнап чыккан суга чөгендерне , кишерне, бәрәңгене һәрберсен аерым кастрюльгә пешерергә салырга.
9 слайд
4. Пешеп чыккач суытырга, әрчергә,- вак шакмакларга турарга.
10 слайд
5. Тураган барлык яшелчәләрне тирән табакка салып, көнбагаш мае һәм тоз өстәп яңадан болгатырга.
11 слайд
6. Өлеш тәлинкәләренә салып бирергә.
12 слайд
Куркынычсызлык кагыйдәләре:
13 слайд
Пычак һәм башка җайланмалар белән эш иткәндә:
14 слайд
1. Пычак яки чәнечкене кешегә сабы белән бир. 2.Иттарткычка продуктны аерым тукмак белән этеп керт.
15 слайд
3. Тактада продуктлар эшкәтрткәндә,пычакны тактадан өскә күтәрмә. 4.Һәр ризыкны эшкәрткәндә ,аерым тактадан һәм пычактан файдалан.
16 слайд
Санитария-гигиена таләпләре.
17 слайд
Аш-су әзерләүчегә: Аш –су әзерләгән-дә,махсус кием кияләр.Тырнак кисел-гән ,кул яхшылап юылган ,чәч яулык яисә калфак астына яшерелгән булыр-га тиеш.
18 слайд
Аш –су әзерләүгә карата : Аш – суны бары тик бозылмаган продуктлардан гына әзерлиләр. Һәр төр продуктны үзенә билгеләнгән тактада турарга кирәк
19 слайд
Пешерә башлаганчы,продуктларны яхшылап юалар,чистарталар һәм турыйлар
20 слайд
Азыкны эмале купкан, кырыйлары ватылган,шулай ук тутыга торган металлдан эшләнгән савыт-сабада әзерләргә ярамый.
21 слайд
Продуктларны һәм әзер ашларны саклауга карата. Продуктлар һәм әзер ашларның өстен капларга һәм артык озак сакламаска кирәк. Тиз бозылучан продуктларны суыткычка куялар.
22 слайд
Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
23 слайд
1. Табын янында үз-үзеңне тоту культурасы –дөрес утыра һәм матур итеп ашый белү. 2. Табын янына соңа калып утырмагыз.Өстәл артына башта олыларны уздырыгыз,ә аннан соң үзегез утырыгыз. 3. Табын янына пөхтә һәм җыйнак утырырга тырышыгыз.Киемнәрегезне,чәчләрегезне тәртипкә китерегез һәм кулларыгызны яхшылап юыгыз. 4. Табын янына,урындыкны тавышсыз гына куеп,килеп утырыгыз.
24 слайд
5. Табын янында кычкырып,авызны зур ачып сөйләшү кабул ителми. 6. Ашаганда,тавыш чыгарып ашамагыз. 7. Дөрес һәм матур ашарга өйрәнегез.Чәнечке белән ашарга тиешле нәрсәләрне кашык белән ашамагыз.Чәнечке уң кулда булырга тиеш. 8. Табын яныннан бөтен кешегә бер үк вакытта китү кабул ителгән. Әгәр башкалардан алдарак торырга туры килә икән,өлкәннәрдән рөхсәт сорарга кирәк.
25 слайд
Продукцияне әзер ризыкны сакларга таләпләр :
26 слайд
1.Бозылган продуктларны ризык әзерләү өчен кулланырга ярамый.Тиз бозылучан продуктлар-ны бары тик суыткычларда сакларга кирәк. 2.Әзер ризык һәм продуктлар билгеле бер ва-кытка кадәр генә саклана.. 3. Әзер ризыкны,өстен ябып ,чи азыклардан аерым сакларга кирәк. 4. Төрле продуктлар һәм әзер ризыкның суыт-кычта саклау температурасы төрлечә. Шуңа күрә аларны суыткычның төрле өлешендә саклыйлар .Озак сакланмый торган продукт-ларны –алма,йомырка,чи яшелчәләрне суыт-кычның аскы өлешендә,ә озаграк сакланырга тиешлеләрен ит,балыкларны суыту камера-сында саклыйлар.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 871 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Сабитова Минзила Хафизовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.