Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
«Хәзерге заман шартларында кызларга милли тәрбия бирүнең әһәмияте» темасына Презентация
УСманова Рузилә Рәшит кызы,
«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 31 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»
Хатын-кыз җир йөзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган иң гүзәл, иң саф, иң якты зат. Кызларыбызны милләтебезнең асыл затлары итеп тәрбияләү бик әhәмиятле.
2 слайд
Хатын-кызга иң зур җаваплы гамәл — бала тәрбияләү, гаилә җылысын саклау бурычы йөкләнгән. Ана теле сабый күңеленә җыр булып керә. Бишек тирбәткәндә дә, әкиятләр сөйләгәндә дә, үгет- нәсыйхәт биргәндә дә, ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен туган телендә җиткерә.
3 слайд
Бала күңелен ак кәгазь битенә тиңлиләр. Кечкенә чагыннан ук бу кәгазь битенә ни язсаң, киләчәктә шул булыр, диләр. Сабый күңеленә үз халкыңның әкиятләрен, моңын, рухи байлыгын салу кирәк. Рухи байлык йоккан бала үз халкы белән горурланучы милләтпәрвәр булып үсәчәгенә шик юк. Ә инде милли җанлы балалар тәрбияләү өчен хатын-кызларыбыз рухи яктан тәрбияле, халкыбызның күп гасырлык тарихы белән таныш, гаилә тормышына әзер булсын иде.
4 слайд
Татар кызлары элек-электән бик тыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, батыр йөрәкле булып тарихка кереп калган. Ул үз телен камил белгән, милләтен яклап утка- суга кергән.
5 слайд
Балалар безнең киләчәгебез! Бу дөньядагы һәр бала тигез гаиләдә, әти-әнисе куенында иркәләнеп кенә яшәргә хокуклы!
6 слайд
Балалар кешенең дөньядагы зур сөенече. Сабыйлар күбрәк булган саен гаиләдә сөенеч, бәхет арта. Өйләрдә сабыйлар тавышы гел яңгырап торсын иде.
7 слайд
Кызганычка каршы, Заманага ияреп көнкүрешебезгә, яшәешебезгә милләтебез язмышы өчен куркыныч булган эш-гамәлләр да кереп бара.
8 слайд
Тормышның авырлыгына сылтап, Кайбер хатын-кызлар бала табарга теләми. Андый ханымнар Үзләрен «чайлдфри» дип атыйлар. Алар аңлы рәвештә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк - ана булу бәхетен куллары белән җимерәләр, үзләре өчен яшәүне кулайрак күрәләр.
9 слайд
Гүзәл затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арта, эчкечелек, наркомания, азгынлык кебек афәтләр «чәчәк ата».
10 слайд
Ятимнәр йотларында әти-әнисе исән булып та, ташлап калдырылган сабыйлар бик күп. Әгәр дә хәлләр шулай бара икән, милләтебезнең киләчәгенә зур куркыныч яный!
11 слайд
Милли тәрбиянең иң төгәл билгесе: үзеңнеке – димәк халкыңныкы, милләтеңнеке. Гомерлек яр сайлаганда да, гаиләңне ишәйтү турында уйлаганда да, балалар тәрбияләү юлларын, аны кайда укыту мәсьәләсен хәл иткәндә дә, хәтта моңланганда да hәркем үз милләтенең киләчәген күз алдында тотарга тиештер. «Бала күңеле ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың», - дип юкка әйтмәгәннәр. Шуңа да сабыйлар, бигрәк тә кызларыбыз күңеленә бары яхшылыклар гына салырга тиешбез, чөнки милләтебез, илебезнең киләчәге булачак аналар кулында.
12 слайд
Гүзәлләрдән-гүзәл татар хатын-кызлары! Гел шулай матур, тыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле булып калыгыз. Аңлагыз! Милләтебезнең язмышы, телебезнең бетмәве, балаларыбызның киләчәге сезнең кулда!
Сокланырлык затлар булып яшәгез!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 776 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Усманова Рузиля Решитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36/72/108 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.