Презентация к уроку "Великие люди" (3 класс)
Предпросмотр материала:
Күренекле шәхесләр Габдулла Тукай Александр Пушкин
Габдулла Тукай 1886нчы елда туган. Ул 27 ел яшәгән. Александр Пушкин 1799нчы елда туган. Ул 38 ел яшәгән.
Александр Сергеевич Мәскәүдә яшәгән. Габдулла Тукай Казанда яшәгән.
А.С.Пушкин әкиятләре: Г.Тукай әкиятләре:
Бала белән күбәләк
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Иә, әйтеп кара.
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,—
Бу кайчак була?
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,—
Бу кайчак, туган?
В каталоге 7 705 курсов по разным направлениям