Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Көрәшкә бирелгән тормыш
Төзеде: Яңа Чишмә муниципаль районы Ленино гомуми урта белем мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Зөлфия Галиәкбәр кызы
2 слайд
Электив курс программасын Рафаэль Мостафинның “Җәлилчеләр” исемле китабына таянып төзедем. Җәлил татар халкының намусы һәм батырлык символына әверелде. Аның исеме планетабызга мәгълүм. Ә бит ул берялгызы булмаган – үлем җәзасын ун сугышчан дусты белән иңгә - иң торып каршылаган. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, палач балтасы алдында каушап калмаган...
Кырык елдан артык бик күп галимнәр, язучылар, әдәбият сөючеләр, җәлилчеләр эзләреннән барып, серле йомгакны сүтәргә тырышалар. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында тупланган материалларны укучыларга җиткерү, аларны мөстәкыйль фикер йөртеп, иҗади эшләргә өйрәтү максатын күзалдымда тотып, мин бу теманы сайладым.
АҢЛАТМА ЯЗУ
3 слайд
Укучыларга Җәлил һәм аның унбер көрәштәше турында белемнәр биреп, аларның әдәби мирасы аша зәвыклы китап укучы тәрбияләү.
Электив курсның максаты:
4 слайд
- Җәлилчеләр иҗаты турында фәнни мәгълүмат бирергә, шул нигездә махсус белем һәм күнекмәләр формалаштырырга;
- укучыларның танып белү эшчәнлеге аша мөстәкыйль фикер йөртүенә ирешү, төрле чыганакларга таянып, үзлектән белем алу күнекмәсе формалаштырырга;
- укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Бурычлар:
5 слайд
Курсны тематик планлаштыру
6 слайд
7 слайд
1 нче дәрес. Кереш. Татар әдәбиятында Җәлил һәм җәлилчеләр иҗатының тоткан урынын ачыклау
Практик өлеш: укучыларга Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары турында өстәмә материал тупларга кушу.
2-3 нче дәресләр. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. Аның югалмас мирасына күзәтү
Практик өлеш: М.Җәлилнең бер шигырен ятларга. Бирелгән таблицага тематикасы ягыннан шигырьләрен урнаштырырга.
4 нче дәрес. Гайнан Кормаш - кыю солдат. (Г.Кормашның тормыш юлы һәм иҗаты)
Практик элеш: Гайнан Кормаш турында материаллар тупларга һәм реферат язырга.
5-6 нчы дәресләр. Яшерен оешманың җитәкчесе - Фоат Сәйфелмөлеков
Практик өлеш: Ф.Сәйфелмөлековның тормыш юлына һәм иҗатына кагылышлы материалларны тупларга, әңгәмәгә әзерләнергә.
7-8 нче дәресләр. Сатмас егет илен алтын – көмешләргә. (Абдулла Алиш иҗаты.)
Практик өлеш. Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәрен балалар бакчасында сәхнәләштерү.
9-10 нчы дәресләр. Фоат Булатовның рухи мирасы
Электив курсның эчтәлеге
8 слайд
Практик өлеш. Ф.Булатовның биографиясен һәм иҗатын яктырткан стена газетасын чыгару.
11-12 нче дәресләр. Гариф Шабаевның бай иҗаты һәм тиңдәшсез батырлыгы
Практик өлеш. Гариф Шабаев иҗаты буенча материаллар барлап, әңгәмәгә әзерләнергә.
13 нче дәрес. Әхмәт Симай – яшь журналист һәм шагыйрь. (Ә.Симайның тормыш юлы һәм иҗаты)
Практик өлеш. Әхмәт Симай шигырьләре буенча “Шигырь бәйрәме”.
14 нче дәрес. Абдулла Баттал – батыр көрәшче – антифашист. (А.Батталның тормыш юлы һәм иҗаты)
Практик өлеш: А.Баттал иҗаты буенча материаллар барлап, әңгәмәгә әзерләнергә.
15 нче дәрес. Зиннәт Хәсәнов – Сарман ягы көрәшчесе (З.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты)
16 нчы дәрес. Әхәт Атнашевның тормыш юлы һәм иҗаты
17 нче дәрес. Галләнур Бохараев – Сәлим Бохараев.
18 нче дәрес. Йомгаклау. Мәктәп сәхнәсендә “Көрәшкә бирелгән тормыш” исемле әдәби иртә уздыру.
9 слайд
1.Муса турында истәлекләр. Төзүче һәм әдәби эшкәртүче Г.Кашшаф.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964
2.Мостафин Р. Җәлил эзләре буйлап. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968
3.Маннурова М. Батырлар җыры. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980
4.Мостафин Р. Өзелгән җыр эзеннән. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982
Укытучылар өчен әдәбият исемлеге
1.Забиров И. Джалиль и джалиловцы Казань: Таткнигоиздат, 1983.
2.“Көмеш кыңгырау” газетасы. “Сертотмас үрдәк”- балалар бакчасы өчен сценарие.
3.«Мәктәптә бәйрәмнәр һәм кичәләр» китабы
4.Мостафин Р. Өзелгән җыр эзеннән. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982
5.Муса турында истәлекләр. Төзүче һәм әдәби эшкәртүче Г.Кашшаф.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964
Укучылар өчен әдәбият исемлеге
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
*Электив курс программасын Рафаэль Мостафинның “Җәлилчеләр” исемлекитабынатаяныптөзедем. Җәлил татар халкыныңнамусыһәмбатырлыксимволынаәверелде. Аныңисемепланетабызгамәгълүм. Ә бит улберялгызыбулмаган – үлемҗәзасынунсугышчан дусты беләниңгә - иңторыпкаршылаган. Аларның берсе дәдошманалдында баш имәгән, палач балтасыалдындакаушапкалмаган...
* Кырыкелданартыкбиккүпгалимнәр, язучылар, әдәбиятсөючеләр, җәлилчеләрэзләреннәнбарып, серлейомгакнысүтәргәтырышалар. Җәлилһәманыңкөрәштәшләретурындатупланганматериалларныукучыларгаҗиткерү, аларнымөстәкыйльфикерйөртеп, иҗадиэшләргәөйрәтүмаксатынкүзалдымдатотып, мин бутеманысайладым.
6 662 993 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Зульфия Галиакберовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.