Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Презентации / ПРЕЗЕНТАЦИЯ НА ТЕМУ "БОРЫНГЫ ҺӘМ УРТА ГАСЫРЛАР ӘДӘБИЯТЫ" 9 КЛАСС
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

ПРЕЗЕНТАЦИЯ НА ТЕМУ "БОРЫНГЫ ҺӘМ УРТА ГАСЫРЛАР ӘДӘБИЯТЫ" 9 КЛАСС

библиотека
материалов
Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты
Фольклор һәм язма әдәбият Мифология - борынгы кешеләрнең хыял ярдәмендә дөнья...
Мифологик фикерләү нәтиҗәсендә, күп санлы хикәятләрнең, сурәтләрнең, образлы...
Рун язулы истәлекләр Борынгы төрки руник әлифбасы, нигездә, һәрберсе аерым яз...
Соңрак дәвердә язылган рун истәлекләрнен берсе – «Ырыг битиг», ягъни «Юрау ки...
Рун истәлекләре арасында әдәби- тарихи яктан аеруча Кулгәгин, Билгә-кагаг (п...
Уйгур язулы истәлекләр Борынгы уйгырлар 745 елда үз каганлыкларын төзиләр. Уй...
Борынгы уйгурлар, кытайлардан кала, кәгазь кулланган һәм җитештергән икенче х...
«Диван...»- зур күләмле (1266 елга күлъязмасында- 638 бит) китап. Анда төрки...
«Котадгу белек» «Котадгу белек»- лиро-эпик характердагы поэма. «Котадгу белек...
«Котадгу белек» «Котадгу белек» узенең табигате,эчтәлеге белән тормыш дәресле...
Әхмәд Йүгнәки Йосыф Баласагунлының шигъри традицияләрен гомум-төрки әдәбиятта...
Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый «Диване лөгатет-төрк», «Котадгу белек», «Һиб...
Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргалый иҗатлары гомумтөрки әдәби мирасында мөһим...
Коръән һәм татар әдәбияты Коръән - мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәби...
Мөхәммәд узе 632 елның июль башларында 63 нче яшендә вафат була. Кабере - Мәд...
Коръән һәм татар әдәбияты турында сүз йөрткәндә, сюжет, образлар күчемлелеге...
17 ноябрь көнне Казанның Кол Шәриф мәчетендә дөньядагы иң зур басма Коръән Кә...
19 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты
Описание слайда:

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты

№ слайда 2 Фольклор һәм язма әдәбият Мифология - борынгы кешеләрнең хыял ярдәмендә дөнья
Описание слайда:

Фольклор һәм язма әдәбият Мифология - борынгы кешеләрнең хыял ярдәмендә дөнья хакында тудырган образлы кузаллаулары. Анда дөньяның яратылышы,табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге күренешләр, процесслар, вакыйгалар образлы итеп аңлатылалар.

№ слайда 3 Мифологик фикерләү нәтиҗәсендә, күп санлы хикәятләрнең, сурәтләрнең, образлы
Описание слайда:

Мифологик фикерләү нәтиҗәсендә, күп санлы хикәятләрнең, сурәтләрнең, образлы гыйбарәләрнең тууы мәгълүм. Алар, материал, чимал, әдәби чара рәвешендә, мифларга ышану кимегәннән соң да, фольклорда, язма әдәбиятта кулланылуын дәвам итәләр. Борынгы мифлар фольклорның нигезен тәшкил итә, аның белән тыгыз бәйләнештә тора.

№ слайда 4 Рун язулы истәлекләр Борынгы төрки руник әлифбасы, нигездә, һәрберсе аерым яз
Описание слайда:

Рун язулы истәлекләр Борынгы төрки руник әлифбасы, нигездә, һәрберсе аерым язылучы 60 лап тамгадан гыйбарәт (төп хәрефләре-36). Текслар уңнан сулга, өстән аска язылган. Борынгы төрки хәрефләре, үзләренең язылу рәвешләре белән, татар - башкортларда сонгы дәверләргә кадәр кулланылган гаилә тамгаларын хәтерләтәләр. Себердә, төгәлрәк әйткәндә, Енисей елгасы башланган җирләрдә,Орхон (Урхун) буйларында очрый.

№ слайда 5 Соңрак дәвердә язылган рун истәлекләрнен берсе – «Ырыг битиг», ягъни «Юрау ки
Описание слайда:

Соңрак дәвердә язылган рун истәлекләрнен берсе – «Ырыг битиг», ягъни «Юрау китабы» («Тәгъбирнамә»). Кәгазьгә язылган бу ядкәр, кытайча текстлар тәэсирендә, якынча 9 гасырларда төзелгән. Стиле-шигъри юлар белән араштырылган ритмлы проза.

№ слайда 6 Рун истәлекләре арасында әдәби- тарихи яктан аеруча Кулгәгин, Билгә-кагаг (п
Описание слайда:

Рун истәлекләре арасында әдәби- тарихи яктан аеруча Кулгәгин, Билгә-кагаг (патша, император), Танъюкук хөрмәтенә язылган каберташ ядкәрләре игътибарга лаек.

№ слайда 7 Уйгур язулы истәлекләр Борынгы уйгырлар 745 елда үз каганлыкларын төзиләр. Уй
Описание слайда:

Уйгур язулы истәлекләр Борынгы уйгырлар 745 елда үз каганлыкларын төзиләр. Уйгур әлифбасындагы тамгаларның бер өлеше, гарәп графикасындагы кебек, сүзнең башында, уртасында, ахырында килүенә карап, төрлечә язылалар. Язу юнәлеше уңнан сулга. «Алтын ярук» («Алтын балкыш») – будда дине рухындагы зур күләмле әсәр. Ул Шәркый Төркестандагы Бишбалык төбәгендә X гасырда язылган. Автор- Сынгку Сели Тудунг дигән кеше.

№ слайда 8 Борынгы уйгурлар, кытайлардан кала, кәгазь кулланган һәм җитештергән икенче х
Описание слайда:

Борынгы уйгурлар, кытайлардан кала, кәгазь кулланган һәм җитештергән икенче халык. 8 гасыр урталарында ук инде аларның куптән кәгазъ җитештерүләре мәгълүм. Уйгурлар әүвәл, башка төркиләр шикелле, туран, рун әлифбаларын кулланалар. 7 гасырларда алар үз әлифбаларын төзиләр. Бу графика әкренләп башка төрки халыклар арасында да тарала башлый. Әмма ислам дине тарала барган саен, төркиләр арасына гарәп әлифбасы да ныклап керә.

№ слайда 9 «Диван...»- зур күләмле (1266 елга күлъязмасында- 638 бит) китап. Анда төрки
Описание слайда:

«Диван...»- зур күләмле (1266 елга күлъязмасында- 638 бит) китап. Анда төрки халыкларнын мифологиясенә, фольклорына, язма әдәбиятына, теленә,такихына һ.б «Диван...»- барыннан да элек сүзлек характерындагы җыентык. Анда 9 мең тирәсе төрки сүзгә һәм сүзтезмәгә аңлатмалар бирәсе. Китап үзе гарәп язуы белән гарәп телендә язылган. «Диван...»дагы мәкаль-әйтемнәрдә тормыш – көнкүрешнең, кеше эшчэнлегенең төрле тармаклары гәүдәләнеш тапкан. «Диван...»да фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр дә бар. Алар вакытның рәхимсезлеге, кеше гомеренең фанилыгы, улемнең коталгысызлыгы тасвирлана. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы (1072 – 1074 еллар)

№ слайда 10 «Котадгу белек» «Котадгу белек»- лиро-эпик характердагы поэма. «Котадгу белек
Описание слайда:

«Котадгу белек» «Котадгу белек»- лиро-эпик характердагы поэма. «Котадгу белек» әүвәл гарәп язуында иҗат ителгән булса кирәк. Әмма аның уйгур әлифбасындагы нөсхәсе дә бар. Әсәрнең чагыштырмача борынгы өч кулъязмасы- Каһирә, Вена, Нәманган нөсхәләре сакланган. Димәк, автор карашынча, гаделлек, дәүләт, игелек, авыл, зирәклек, сакчыллык кебек төшенчәләр чын идарәчелекнең нигезен тәшкил итәләр. Әмма бу сыйфатлар һәрберсе аерым гына яшәмиләр, алар бер- берсе белән тыгыз бәйләнештә, мәнәсәбәттә.

№ слайда 11 «Котадгу белек» «Котадгу белек» узенең табигате,эчтәлеге белән тормыш дәресле
Описание слайда:

«Котадгу белек» «Котадгу белек» узенең табигате,эчтәлеге белән тормыш дәреслеге кебек. «Котадгу белек» татар укучылары һәм укымышлылары тарафыннан укылган, өйрәнелән. «Котадгу белек»нең идея-мотивлары, поэтикасы, теле татар әдәбиятының нигезендә ята, әдиплэребез тарафыннан иркен файдаланыла, үстерелә.

№ слайда 12 Әхмәд Йүгнәки Йосыф Баласагунлының шигъри традицияләрен гомум-төрки әдәбиятта
Описание слайда:

Әхмәд Йүгнәки Йосыф Баласагунлының шигъри традицияләрен гомум-төрки әдәбиятта турыдан-туры дәвам иттерүчеләрнең иң күренеклесе - Әхмәд Йүгнәки. Аның яшәгән еллары төгәл билгеле түгел. Шагыйрьнең гомерен якынча 12 гасырга нисбәт итәләр. 19 йәз әдибе Шәмседдин Зәки кебек ул да тумыштан сукыр була. Шагыйрьнең туган җире- Урта Азиядәге Йүгнәт төбәге.

№ слайда 13 Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый «Диване лөгатет-төрк», «Котадгу белек», «Һиб
Описание слайда:

Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый «Диване лөгатет-төрк», «Котадгу белек», «Һибәтел-хәкаик» кебек борынгы истәлекләрдән тыш, гомумтөрки әдәбиятта башка ядкәр дә бар. Алар бигрәк тә 12 йөзләрдә күбәеп китә. Бу төр истәлекләрдә, бер яктан, элеккеге төрки фольклоры һәм язма әдәбияты традицияләре дәвам иттерелсә, икенче яктан,аларга гарәп - фарса мәдәни йогынтысы, ислам дине тәэсире нык сизелә.

№ слайда 14 Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргалый иҗатлары гомумтөрки әдәби мирасында мөһим
Описание слайда:

Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргалый иҗатлары гомумтөрки әдәби мирасында мөһим урынны алып тора. Аларның һәр икесе дә 12 йөздә Урта Азиядә иҗат иткән. Әхмәд Ясәви 11 гасырның икенче уртасында Яса дигән төбәктә туган. Аның әтисе- шәйх Ибраһим Мәхмүд углы - иртә үлеп китә. Булачак әдип Арслан- баб дигән кешедә тәрбияләнә.

№ слайда 15 Коръән һәм татар әдәбияты Коръән - мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәби
Описание слайда:

Коръән һәм татар әдәбияты Коръән - мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкәре. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгамбәрнең эчтәлеге белән бәйләнгән. Бу тарихи зат якынча 570 елда Габерстандагы Мәккә каласында урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе улы туганчы ук вафат була. Бераздан Мөхәммәд әнисез дә кала, һәм ул бабасы гаиләсендә тәрбияләнә. Мөхәммәд яһүди, христиан диннәре, мәҗүсилек, Шәрык халыкларның мифологик ышанулары белән яхшы таныш була. 40 яшендә төрле ачыгышлар ясый башлый.

№ слайда 16 Мөхәммәд узе 632 елның июль башларында 63 нче яшендә вафат була. Кабере - Мәд
Описание слайда:

Мөхәммәд узе 632 елның июль башларында 63 нче яшендә вафат була. Кабере - Мәдинә каласында. Пәйгамбәр үлгәч, аның эшен дусларны дәвам итә. Коръән 114 сүрәдән гыйбәрәт: 1)Фатиха сүрәсе;... 3)Гыймран сүрәсе; 4) Хатыннар сүрәсе;... 22) Хаҗ сүрәсе;... 42)Киңәш сүрәсе;... 62) Җомга сүрәсе;..114) Нәс сүрәсе. Коръәннең буеннан-буена бер Аллага ышану идеясе үткәрелә. Коръән - гаять катлаулы, символик мәгънәле ядкәр.

№ слайда 17 Коръән һәм татар әдәбияты турында сүз йөрткәндә, сюжет, образлар күчемлелеге
Описание слайда:

Коръән һәм татар әдәбияты турында сүз йөрткәндә, сюжет, образлар күчемлелеге хакында сөйләргә була. Коръәндәге фикерләрнең әдәби әсәрләргә йогынтысы, гомумән, бу Изге китапка каләм ияләренең мөнәсәбәтен күрсәтергә дә мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан җиткерелгән 114 сүрәдә фәлсәфи һәм эмоциональ фикерләү шул дәрәҗәдә тирән ки, ул әле ничәмә ничә гасырлар бөтен әдәбиятны үзенең яктылыгы белән сугарачак.

№ слайда 18 17 ноябрь көнне Казанның Кол Шәриф мәчетендә дөньядагы иң зур басма Коръән Кә
Описание слайда:

17 ноябрь көнне Казанның Кол Шәриф мәчетендә дөньядагы иң зур басма Коръән Кәрим тәкъдим ителде. Изге китапның зурлыгы – метр ярымга ике метр, авырлыгы – 800 килограмм. Әлеге басма Гиннес рекордлар китабына керүгә дәгъва кыла.

№ слайда 19
Описание слайда:

Краткое описание документа:

  Борынгы төрки руник әлифбасы, нигездә, һәрберсе аерым язылучы 60 лап тамгадан гыйбарәт (төп хәрефләре-36). Текслар уңнан сулга, өстән аска язылган. Борынгы төрки хәрефләре, үзләренең язылу рәвешләре белән, татар - башкортларда сонгы дәверләргә кадәр кулланылган гаилә тамгаларын хәтерләтәләр.

 

Себердә, төгәлрәк әйткәндә, Енисей елгасы башланган җирләрдә,Орхон (Урхун) буйларында очрый.    Соңрак дәвердә язылган рун истәлекләрнен берсе – «Ырыг битиг», ягъни «Юрау китабы» («Тәгъбирнамә»). Кәгазьгә язылган бу ядкәр, кытайча текстлар тәэсирендә, якынча 9 гасырларда төзелгән. Стиле-шигъри юлар белән араштырылган ритмлы проза.     
Автор
Дата добавления 17.01.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Презентации
Просмотров1998
Номер материала 311759
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх