Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Презентации / Презентация на тему "Вахит Имамовның "Могикан" повестендә халык язмышы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Презентация на тему "Вахит Имамовның "Могикан" повестендә халык язмышы"

библиотека
материалов
Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы Тукай муниципаль районы Кнә...
Вахит Имамов иҗатына багышланган “Мәйдан” журналы, 2014 нче ел, март
Фәнни – тикшерү эшемнең темасы: “Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык...
“Күпкырлы һәм бик тә үзенчәлекле талант иясе Вахит Имамов – соңгы елларда иң...
Вахит Имамов чал тарих чынбарлыгын нечкә тоемлаучы автор, үзенең әдәби иҗаты...
Бу повестьтә автор узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белә...
Вәлит яңа туган колынга “Могикан” дип кушамат куя. Әтисе: “Анысы кем дә, аны...
“Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер. Кулның бармак...
Төзелеш башлангач, “көздән генә орлык чәчелгән иген басуларын катлам-катлам к...
Бер мең тугыз йөз җитмешенче елда Чаллы янәшәсендә КАМАЗ автомобиль гигантын...
Авыл, завод төзү зонасына кергәнгә күрә, 1993 нче елга кадәр авылда төзелеш а...
1993нче елдан соң гына Гәрдәле авылын төзекләндерү башлана 1996 нчы ел. Иске...
“И туган җир! Урыныңда хәзер күк йөзенә кара баганалар сузып зур завод утыра...
Республикабызның киләчәге - безнең кулларда. Ялгыш адымнар ясамыйча, Вахит аб...
Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сезне Тукай районы Кнәз урта мәктәбенә кунакка чакы...
15 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы Тукай муниципаль районы Кнә
Описание слайда:

Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы Тукай муниципаль районы Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе Татар теле укытучысы Фарахова Р.Я.

№ слайда 2 Вахит Имамов иҗатына багышланган “Мәйдан” журналы, 2014 нче ел, март
Описание слайда:

Вахит Имамов иҗатына багышланган “Мәйдан” журналы, 2014 нче ел, март

№ слайда 3 Фәнни – тикшерү эшемнең темасы: “Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык
Описание слайда:

Фәнни – тикшерү эшемнең темасы: “Вахит Имамовның “Могикан” повестендә халык язмышы” Максаты: - КАМАЗ төзелеше авыл халкының язмышын ничек үзгәрткәнне күзәтү; - тарихта бу төзелешнең халык язмышына йогынтысын өйрәнү.

№ слайда 4 “Күпкырлы һәм бик тә үзенчәлекле талант иясе Вахит Имамов – соңгы елларда иң
Описание слайда:

“Күпкырлы һәм бик тә үзенчәлекле талант иясе Вахит Имамов – соңгы елларда иң актив иҗат итеп килүче язучыларыбызның берсе. Ул үзенең көчен-сәләтен төрле жанрларда сынап карый, һәр яңа әсәре әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителә, яратып укыла ...” дип яза Фаяз Хуҗин.

№ слайда 5 Вахит Имамов чал тарих чынбарлыгын нечкә тоемлаучы автор, үзенең әдәби иҗаты
Описание слайда:

Вахит Имамов чал тарих чынбарлыгын нечкә тоемлаучы автор, үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Шуларның бер мисалы - “Могикан” повесте.

№ слайда 6 Бу повестьтә автор узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белә
Описание слайда:

Бу повестьтә автор узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәтә.

№ слайда 7 Вәлит яңа туган колынга “Могикан” дип кушамат куя. Әтисе: “Анысы кем дә, аны
Описание слайда:

Вәлит яңа туган колынга “Могикан” дип кушамат куя. Әтисе: “Анысы кем дә, анысы ни тагын?”- дип сорый. “Америкада индеецларның шундый кабиләсе булган. Аларны инглиз колонизаторлары кырып бетергәннәр. Аларның исеме онытылмасын, безнең фермада булса да яшәп калсын әле”, - дип җавап бирә малай.

№ слайда 8 “Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер. Кулның бармак
Описание слайда:

“Бөтен кешегә дә прафиссыр йә инженер гына булырга димәгәндер. Кулның бармакларын гына кара. Берсе дә дә тигез түгел, мәгәр барысы да кирәк. Мин авылда кунних булып калам,”- ди Вәлит.

№ слайда 9 Төзелеш башлангач, “көздән генә орлык чәчелгән иген басуларын катлам-катлам к
Описание слайда:

Төзелеш башлангач, “көздән генә орлык чәчелгән иген басуларын катлам-катлам кисеп, чем-кара туфракны чокырлар эченә, чишмәләр өстенә илтеп аударалар”. Боларны күреп авыл халкының йөрәге яна. Ә бит бу җирләрдә Болгар дәүләтенең кирмәннәре торган, ә төзелеш һәр тарафны актарып, болгатып, изеп бетергән.

№ слайда 10 Бер мең тугыз йөз җитмешенче елда Чаллы янәшәсендә КАМАЗ автомобиль гигантын
Описание слайда:

Бер мең тугыз йөз җитмешенче елда Чаллы янәшәсендә КАМАЗ автомобиль гигантын төзү башлана. Вахит Имамов повестендә әйтелгәнчә, төзелеш авырлыгын иң беренче булып Тукай районы авыллары үз иңенә ала. КАМАЗ төзелешенә Советлар иленең төрле почмакларыннан утыз меңнән артык яшь егет-кызлар килгән. Чаллының үзендә бу кадәрле халыкны сыйдырырдай торак йортлар әзерләнеп куелмаганга күрә, аларны Тукай районындагы һәммә авыл буйлап таратканнар.

№ слайда 11 Авыл, завод төзү зонасына кергәнгә күрә, 1993 нче елга кадәр авылда төзелеш а
Описание слайда:

Авыл, завод төзү зонасына кергәнгә күрә, 1993 нче елга кадәр авылда төзелеш алып бару, шәхси хуҗалыкларны төзекләндерү тыела. Авыл күңелсез, кешеләре эшсез кала. Халык әкренләп шәһәргә бәхет эзләп чыгып китә. Чынлыкта да авыл язмышын КАМАЗ төзелеше үзгәртә. 1975 нче ел, Иске Гәрдәле авылы

№ слайда 12 1993нче елдан соң гына Гәрдәле авылын төзекләндерү башлана 1996 нчы ел. Иске
Описание слайда:

1993нче елдан соң гына Гәрдәле авылын төзекләндерү башлана 1996 нчы ел. Иске Гәрдәле авылы яши.

№ слайда 13 “И туган җир! Урыныңда хәзер күк йөзенә кара баганалар сузып зур завод утыра
Описание слайда:

“И туган җир! Урыныңда хәзер күк йөзенә кара баганалар сузып зур завод утыра. Мичләрендә руда, күмер түгел, ә шул завод астында калган ил зираты, хәтер, тарих яна”.

№ слайда 14 Республикабызның киләчәге - безнең кулларда. Ялгыш адымнар ясамыйча, Вахит аб
Описание слайда:

Республикабызның киләчәге - безнең кулларда. Ялгыш адымнар ясамыйча, Вахит абый өйрәткәнчә, дөрес юлдан барыйк, дөрес яшик!

№ слайда 15 Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сезне Тукай районы Кнәз урта мәктәбенә кунакка чакы
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сезне Тукай районы Кнәз урта мәктәбенә кунакка чакырабыз!

Краткое описание документа:

           Вахит Имамов  - тарихи романнары һәм башка төр язмалары белән шөһрәт казанган, танылган әдип. “Күпкырлы һәм бик тә үзенчәлекле талант иясе Вахит Имамов – соңгы елларда иң актив иҗат итеп килүче язучыларыбызның берсе. Ул үзенең көчен-сәләтен төрле жанрларда сынап карый, һәр яңа әсәре әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителә, яратып укыла ...” дип яза Фаяз Хуҗин.  Чыннан да шулай. Вахит Имамов чал тарих чынбарлыгын нечкә тоемлаучы автор, үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Шуларның бер мисалы - “Могикан” повесте.

      Бу повестьтә автор узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәтә.  Повестьнең башында Вәлит яңа туган колынга “Могикан”  дип кушамат куя. Әтисе: “Анысы кем дә, анысы ни тагын?”- дип сорый. “Америкада индеецларның шундый кабиләсе булган. Аларны инглиз колонизаторлары кырып бетергәннәр. Аларның исеме онытылмасын, безнең фермада булса да яшәп калсын әле”, - дип җавап бирә малай.  Ә повесть ахырында, Вәлитнең туган авылы да, яраткан Могиканы да индеец  кабиләләре юкка чыккан кебек юк булалар...                                                                                                               

Автор
Дата добавления 08.12.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Презентации
Просмотров300
Номер материала 178677
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх