Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Хәерле көн кадерле укучылар!
Сезгә олимпиадаларда уңышлар һәм тырышлык телим!
2 слайд
Дәвам ит:
Фонетика –
3 слайд
Фонетика – тел гыйлеменең авазлар, аларның үзгәрешләрен өйрәнә торган тармагы.
4 слайд
Лексикология -
5 слайд
Лексикология – телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.
Лексика – сүзләр җыелмасы, телнең сүзлек составы
6 слайд
Камышлык арасында, бер канаты белән генә талпынып,кыр казы очарга азаплана.
Канат сүзенең лексик мәгънәсен билгеләргә:
Исем сүз төркеме, берлек санда.
Авылларда идән себерү өчен кирәкле эш коралы.
Тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан тора.
Кошларга очу өчен ярдәм итә торган әгъза.
7 слайд
Сүз ясалышы -
8 слайд
Тел белеменең сүз ясалышы бүлегендә сүзнең төзелеше һәм ясалу ысуллары өйрәнелә.
Тамыр-
Кушымча-
Нигез –
Төгәл –сез –лек - ләр
9 слайд
Морфология -
10 слайд
Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләр сүз төркемнәре дип аталалар. Ә сүз төркем-нәрен өйрәнә торган фән морфология дип атала.
11 слайд
Яшел прожектор алсу нур сирпеде.
Яшел-
Алсу-
Чык бөртекләре энҗедәй ялтырыйлар.
Энҗедәй -
12 слайд
Синтаксис -
13 слайд
Синтаксис сөйләм төзелешен өйрәнә. Ә сөйләм сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешеннән гыйбарәт.
14 слайд
Сүзтезмә – үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торган ике яки берничә мөстәкыйль мәгънәле сүз. Ул сөйләмдә үзе генә кулланылмый – һәрвакыт җөмлә эчендә килә.Сүзтезмәләр, икенче төрле әйткәндә, җөмләне төзи торган “кирпечләр” була.
Исегездә калдырыгыз! Түбәндәге сүзләр тезмәсе сүзтезмә булып килә алмый:
ия+ хәбәр: мин барам;
тиңдәш кисәкләр: ак һәм кара;
тезмә сүзләр:Татарстан Республикасы;
фразеологизмнар: җил куып йөрү;
мөстәкыйль сүз+ ярдәмлек сүз: синең кебек;
15 слайд
Син аларны кайда очраттың?
Җөмләдән сүзтезмә-ләрне аерып алабыз:
16 слайд
Кайда очраттың – ияртүче сүз – очраттың, иярүче сүз – кайда; фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә янәшә тору юлы белән бәйләнгән;
аларны очраттың –иярүче сүз очраттың, иярүче сүз – аларны; фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән.
Син очраттың сүзтезмә була алмый, чөнки үзара хәбәрлекле мөнәсәбәттә торалар.
17 слайд
Гади һәм кушма җөмләләр.
Шәңгәрәй бабай кошны өенә алып кайтып дәвалады, бер атналап үзендә тотты,аннары кабат урманга илтеп куйды.
18 слайд
1.Урам ягыннан аяк тавышы ишетелде, һәм капкадан абый килеп керде.
2.Балалар чыгып киткәч, өй эче тынып калды.
3.Язлар җиткәч, кояш карый башлагач, без кырларга чыгарбыз.
19 слайд
1.(...), һәм(...);
2.(-кәч),| |;
3.(-кәч), (-гач), | |.
Җөмләләрнең схемалары:
20 слайд
1. Әҗәт сүзенең лексик мәгънәсе нинди?
1) бурыч
2) сиңа бирәчәк акчалар яки әйбер
3) берәү тарафыннан зарурый рәвештә үтәлергә тиешле эш
4) түләп кайтару шарты белән бирелә-алына торган яки бирелгән-алынган нәрсә, бирәчәк яки алачак
21 слайд
2. Кайсы төркемдәге сүздә яисә сүзләрдә ь хәрефе языла?
А) яш...тәш, ниһаят...
Б) әт...кәй, бад...ян
В) мик...дар, ун...еллык
Г) вәг....дә, ар..як
Д) ниг...мәт, шиг...рият
Е) ад...ютант, шәфәк...
22 слайд
3. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?
А) ....өкем
Б) мәсли...әт
В) рә...имле
Г) ....орафат
Д) ....аләт
Е) …әлак
23 слайд
4.Үзара тезүле бәйләнештә торган сүзләрне табыгыз.
1) язгы көн;
2)уку башланды;
3)концерт булды;
4)килдек һәм күрдек.
24 слайд
5.Үзара хәбәрлекле мөнәсәбәттә торган сүзләрне табыгыз.
1) горур кеше;
2) синнән алу;
3) без язабыз;
4) Г.Тукайны, Дәрдмәндне.
25 слайд
6.Җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.
Юлчылар каядыр баралар, каядыр ашыгалар.
26 слайд
7.Җөмләгә морфологик – синтаксик анализ ясагыз.
Чәчәкләр күзләргә – шифа, күңелгә ял бирә.
27 слайд
8.Иманлы булу турында кечкенә күләмле хикәя языгыз.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Сәләтле укучылар белән эшләү методикасы. Бу презентация татар теленнән укучыларның белем сыйфатын күтәрү һәм фикерләү сәләтен үстерү өчен кулланыла. Презентациядә татар теленең һәр бүлеге бирелгән. Бу бүлекләрдә укучылар өчен төрле мисаллар һәм схемалар урнаштырылган. Укучылар фонетика, морфология, лексикалогия һәм синтаксис буенса үзләренә мәгълүмат ала алалар. Фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализ тәртибе дә бирелгән.Сүзтезмз, аның төркемчәләре, үзенчәлекләре, тикшерү үрнәге мисалында күрергә була. Укучыларны олимпиадага әзерләү өчен уңайлы материал.
6 656 098 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Сунгатова Гульнара Зулькаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.