Найдено 58 материалов по теме
Предпросмотр материала:
Исем
Татар телендәге исемнәр предметлыкны белдерәләр.
Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр була.
Уртаклык исемнәр бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исем.
Ялгызлык исемнәр бер төрдән булган предметларның берсен икенчесеннән аеру өчен хезмәт итә.
Исемнәрнең мәгънә төркемчәләре
Конкрет исемнәр аерым предмет атамаларын белдерә.
Абстракт исемнәргә эш-хәл һәм билге, процесс һәм күренеш атамаларын, хис-тойгыны белдерә торган сүзләр керә.
Җыйма исемнәр предметларның җыелмасын бер бөтен итеп белдерә.
Матдә исемнәренә үлчәп була торган предмет атамалары керә.
Сан категориясе
Сан категриясе предметларның бер яки бердән артык, күп булуын белдерә. Шуннан чыгып, татар телендәге исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары кулланыла.
Берлек сан предметның бер икәнлеген белдерә.
Күплек сан татар телендәге исемнәрнең бердән күп булуын белдерә.
Берлек сан
Күплек сан
Тартым категориясе
Тартым – татар теленең үзенчәлекле грамматик категориясе. Ул предметның кайсы затка караганлыгын белдерә.
Берлек санда Күплек санда
I зат апа-м апа-быз
йорт-ым йорт-ыбыз
II зат апа-ң апа-гыз
йорт-ың йорт-ыгыз
III зат апа-сы апа-лары
йорт-ы йорт-лары
Килеш категориясе
Килеш категориясе исемнәрне башка сүз төркемнәре белән бәйли, алар арасында төрле грамматик мәгънәләр барлыкка китерә һәм аларны төрле җөмлә кисәкләре итеп формалаштыра.
Исемнәрнең килеш белән төрләнүенә мисал:
Б.к. күлмәк
И.к. күлмәкнең
Ю.к. күлмәккә
Т.к. күлмәкне
Ч.к. күлмәктән
У.-в.к. күлмәктә
Татар телендәге исемнәр предметлыкны белдерәләр. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр була. nУртаклык исемнәр бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исем.
Берлек сан предметның бер икәнлеген белдерә.
Күплек сан татар телендәге исемнәрнең бердән күп булуын белдерә.Килеш категориясе исемнәрне башка сүз төркемнәре белән бәйли, алар арасында төрле грамматик мәгънәләр барлыкка китерә һәм аларны төрле җөмлә кисәкләре итеп формалаштыра.
Профессия: Руководитель отделения (департамента, комплекса, управления, центра) библиотеки
Профессия: Научный сотрудник библиотеки
Профессия: Методист
Профессия: Библиотекарь
Профессия: Специалист по микрокопированию и оцифровке документов
В каталоге 6 510 курсов по разным направлениям