Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по татарской литературе
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Презентация по татарской литературе



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов
Хәсән Фәхри улы Туфан Татар совет поэзиясенең классик шагыйре (1900-1981)
Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27...
Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла к...
Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм...
Сәяхәттән кайткач, X. Туфан 1930 — 1934 елларда Татарстан радиоко-митетында...
Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, ю...
Гомумән, X. Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бер...
БИБЛИОГРАФИЯ Сайланма әсәрләр: 	 Ике томлык.— Казан: Таткитнәшр., 1974—1975....
Хәсән Туфанның якты истәлегенә багышлап ,1986 елның 13 декабрендә Аксубай рай...
Музей экспозициясе шагыйрьнең язмышы, тарихы турында сөйли. Шушы экспозиция...
10 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Хәсән Фәхри улы Туфан Татар совет поэзиясенең классик шагыйре (1900-1981)
Описание слайда:

Хәсән Фәхри улы Туфан Татар совет поэзиясенең классик шагыйре (1900-1981)

№ слайда 2 Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27
Описание слайда:

Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән —9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Татарстанның Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Хәсән Туфанның туган йорты

№ слайда 3 Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла к
Описание слайда:

Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Моның өстенә, аның өлкән уллары, һәр елны Себер һәм Урал якларына китеп, шахтада да эшләп кайта торган булганнар. Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң, Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеганы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә X. Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г. Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш. Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С. Рәмиев, М. Гафуpи, С. Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә. Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елның Февраль көннәрен, аннары Октябрь революциясен ул шунда, Лысьва заводында, каршылый. 1918—1924 елларда X. Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н. Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә. X. Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга.

№ слайда 4 Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм
Описание слайда:

Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда X. Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан нигездә Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927),«Башлана башлады»(1927),«Бибиевләр»(1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь тормыш фактларын, чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, революция чорындагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруын җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый-фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр. 1928 елның язында X. Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Аның бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттән сон Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар бермә-бер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз бора башлый.

№ слайда 5 Сәяхәттән кайткач, X. Туфан 1930 — 1934 елларда Татарстан радиоко-митетында
Описание слайда:

Сәяхәттән кайткач, X. Туфан 1930 — 1934 елларда Татарстан радиоко-митетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде. 1940 — 1956 елларда аңа кабат Себердә, Сталин лагерьларында булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга һәм хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә X.Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши. Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-философик юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тенденциясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы һ. б.) елдан-ел тирәнәя һәм яңа поэтик сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле-кайнар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «һиндстанны эзлим», «Төннәрдә дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләр хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.

№ слайда 6 Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, ю
Описание слайда:

Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күп санлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэма һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ. б.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик хатлардан», «Кармәт истәлекләре» һ. б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.

№ слайда 7 Гомумән, X. Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бер
Описание слайда:

Гомумән, X. Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмады. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалашты. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баетты. Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен аңа 1966 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды.

№ слайда 8 БИБЛИОГРАФИЯ Сайланма әсәрләр: 	 Ике томлык.— Казан: Таткитнәшр., 1974—1975.
Описание слайда:

БИБЛИОГРАФИЯ Сайланма әсәрләр: Ике томлык.— Казан: Таткитнәшр., 1974—1975. Т. 1. Шигырьләр һәм поэмалар. (1925—1955). [Т. Галиуллин кереш сүзе]. Т. 2. Шигырьләр һәм поэмалар. (1955—1974). 1975. 367 б., портр. 6000. Сайланма әсәрләр. [X. Госман кереш сүзе] .— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 3П б., портр. 10000. X. Туфан шигырьләре: Поэма, лирика. 1 кис. [Т. Нигъмәти кереш сүзе].— Казан: Яңалиф, 1929 [Тышл. 1930] .— 38 б. 3000. X. Туфан шигырьләре.— Казан: Татиздат, 1932.— 343 б. 3000. Җырлар, шигырьләр. [С. Хәким кереш сүзе}]. — Казан: Таткитнәшр., 3000. Юкмыш бабай малае: Әкият.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 14 б., ил. Давыллы еллар лирикасы: Шигырьләр, поэмалар. [Авт. кереш сүзе] .— Таткитнәшр., 1970.— 432 б., портр. 4500.— (Шигырь к-ханәсе).Лирика. [Төз. Н. Юзиев. Художнигы А. Туманов].— Казан: Таткит нәшр., 1983.—320 б. 8000. Лирик шигырьләр. [Төз. М. Гайнетдинов.]—Казан: Таткитнәшр., 1985- 256 б. 5500. Стихотворения. Авториз пер. с татар. |[С предисл. поэта «О себе»] — М.: Худ. лит., 1970.— 207 с., портр. 8000.— (Б-ка сов. поэзии). Стихотворения / Авториз. пер. Р. Морана и Л. Хаустова.— М.: Сов. писатель, 1958.— 170 с. 5000. Внук бабая Небывая: Сказка / Пер. Р. Морана.— Казань: Таткнигоиздат 1974.—12 с., ил. 350000. Фиалка: Стихи разных лет. Пер. с татар.— М.: Современник, 1984 —. 112 с. 20000. Из тетрадей сердца: Стихи. |[Вступит. статья М. Карима].— Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1960.— 208 с., портр. 5000.— На башк. яз. Наступило лето: Стихи.— Ташкент. Изд-во лит. и искусства, 1972.— 177 с., портр. 5000.— На узб. яз.

№ слайда 9 Хәсән Туфанның якты истәлегенә багышлап ,1986 елның 13 декабрендә Аксубай рай
Описание слайда:

Хәсән Туфанның якты истәлегенә багышлап ,1986 елның 13 декабрендә Аксубай районы Иске Кирәмәт авылында музей барлыкка килә.

№ слайда 10 Музей экспозициясе шагыйрьнең язмышы, тарихы турында сөйли. Шушы экспозиция
Описание слайда:

Музей экспозициясе шагыйрьнең язмышы, тарихы турында сөйли. Шушы экспозициядә тәкъдим ителгән документлар, язмалар барысы да шагыйрьнең үткән авыр тормышына дәлил булып тора. Анда Хәсән Туфанның үз кулы белән ссылкада тегелгән күлмәге саклана һәм башка истәлекләр. Т ә м а м.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

В презентации дается информация о выдающемся классике татарского народа Хасана Туфана и о его жизни , творчестве,как репрессированного поэта. Он родился восьмым ребенком 27 ноября в 1900ом году в крестьянской семье  Аксубаевского района в деревне Старый Кармат в республике Татарстан.Х.Туфан научился читать и писать от своего отца.До 1917года жил у родных братьев и учился в медресе"Галия".Посещал литературные кружки,организованные классиками татарской литературы.Октябрьскую революцию он встретил в городе Лысьва.В1918-1924 годы он обучает детей в Уральских и Сибирьских школах.С 1924 по 1928 год он жил и учил детей в городе Казани.Увлекается поэзией.За 2-3 года становится известным поэтом.В1928 году уезжает путешествовать в Среднюю Азию.40-56 годы был репрессирован в Сибирь.В1956 году возвращается в Казань и прожил всю оставшуюся жизнь.Он много писал о своем народе,о родном языке,о любви и.т.д.

Общая информация

Номер материала: 137582

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>