1165020
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокГеографияПрезентацииПрезентация по татарской литературе на тему

Презентация по татарской литературе на тему

библиотека
материалов
Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү ӘЛКИ РАЙОНЫ ИСКЕ С...
Хәерле көн , димен , һәр бөҗәккә, Хәерле көн телим гөлләргә. Сөйкемлелек тел...
Нәрсә соң ул БӘХЕТ ? БӘХЕТ – ул... 1.уңыш 2.Тулы канәгатьләнү хисе һәм халәте...
Мәкальләр Бәхет башы-тәүфыйк. Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый. Бәхете ташып т...
ИСКӘ ТӨШЕРИК ӘЛЕ... -Нәрсә ул комедия? -Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәренд...
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ Үзенчәлекле, берәүне дә кабатламаган, дөреслекне берәүдән дә кур...
Тормыш юлы Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев  1928 нче елның 17...
А.Гыйләҗевнең әнисе Мөгаттәрә, әтисе Мирсәет. 1935нче еллар
 Мирсәет һәм Мөгаттәрә Гыләҗевләр уллары (сулдан) Аяз, Алмаз һәм Азат белән
Аяз Гыйләҗев — студент. 1944 нче ел
Иҗат юлы Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый....
Бүләкләре «Җомга көн кич белән»  һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А...
Тормыш иптәше- Нәкыя ханым Нәкыя ханым озак еллар дәвамында язучының һәр җәһә...
Язучы буларак та, гаилә башлыгы буларак та Аяз ага бәхетле иде. Алар Нәкыя а...
А.Гыйләҗевләр гаиләсе Багражда 1995 нче ел. А.Гыйләҗев иреккә чыккач 1963нче...
А.Гыйләҗев Рәзил Вәлиев кайтарткан язу машинкасы артында. 1990нчы ел .
“КЕШЕ ЯШИ ИКӘН,БӘХЕТ ТАТЫР ӨЧЕН ЯШИ” (А.ГЫЙЛӘҖЕВ) “Кешеләргә мөнәсәбәттә усал...
КӘРВАН-кемнең яки нәрсәләрнең дә булса хәрәкәт итүче төркеме.
Бөек Ватан сугышы елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык к...
1нәтиҗә. Татар халкы элек-электән җыр-моң яраткан, кайгырса да, шатланса да у...
2нәтиҗә. Өзектә халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләре искә төшерелгән: бер-береңә...
3нәтиҗә ...Колхоз келәтендә бер бөртек симәнә юк... Бу юлларны укыгач, сугыш...
Иске Салман авылыннан ирләрен сугыш кырында югалткан апаларыбыз: Дәүләтшина М...
ӨЙ ЭШЕ - Әсәрнең 1 нче бүлегенең эчтәлеген белергә -259 биттәге сорауларга җа...
Кеше кайчан матур була? Кеше   кайчан   матур   була ?  Кеше   матур  шул чак...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү ӘЛКИ РАЙОНЫ ИСКЕ С
Описание слайда:

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү ӘЛКИ РАЙОНЫ ИСКЕ САЛМАН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ НАСЫЙБУЛЛИНА ГӨЛФИЯ СОЛТАН КЫЗЫ Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

2 слайд Хәерле көн , димен , һәр бөҗәккә, Хәерле көн телим гөлләргә. Сөйкемлелек тел
Описание слайда:

Хәерле көн , димен , һәр бөҗәккә, Хәерле көн телим гөлләргә. Сөйкемлелек телим яшь кызларга Һәм сабырлык телим ирләргә. Хәерле көн телим юлчыларга, Чәчәкләргә карап елмаям. Җиргә якты, җылы нурын сипкән Кояшыма карап куанам.

3 слайд Нәрсә соң ул БӘХЕТ ? БӘХЕТ – ул... 1.уңыш 2.Тулы канәгатьләнү хисе һәм халәте
Описание слайда:

Нәрсә соң ул БӘХЕТ ? БӘХЕТ – ул... 1.уңыш 2.Тулы канәгатьләнү хисе һәм халәте 3.Бәхет чыганагы

4 слайд Мәкальләр Бәхет башы-тәүфыйк. Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый. Бәхете ташып т
Описание слайда:

Мәкальләр Бәхет башы-тәүфыйк. Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый. Бәхете ташып торса да, ызгышкан кеше –бәхетсез. Бәхеткә өч нәрсә алып бара: хезмәт, түземлелек,ныклык. Үз-үзенә ышанган кеше бәхетле була. Бәхет пыяла кебек-сакламасаң тиз ватыла.

5 слайд ИСКӘ ТӨШЕРИК ӘЛЕ... -Нәрсә ул комедия? -Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәренд
Описание слайда:

ИСКӘ ТӨШЕРИК ӘЛЕ... -Нәрсә ул комедия? -Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәрендә кияүнең бәхете нәрсәдә? -Нурига бәхетле кияү дип иң элек -кем әйтә? -Нури чыннан да бәхетлеме?

6 слайд АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ Үзенчәлекле, берәүне дә кабатламаган, дөреслекне берәүдән дә кур
Описание слайда:

АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ Үзенчәлекле, берәүне дә кабатламаган, дөреслекне берәүдән дә курыкмыйча ярып салырга сәләтле,тормышның байлыгы дөнья малында түгел, кешенең изге күңелендә икәненә ышанып язучы

7 слайд Тормыш юлы Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев  1928 нче елның 17
Описание слайда:

Тормыш юлы Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев  1928 нче елның 17 нче гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны  Сарман  урта мәктәбендә укый. 1948-1950  елларда ул –Казан Дәүләт университеты  студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950  елның мартыннан башлап  1955 елның  августына кадәр Казахстанда  тоткынлыкта була.Казанга   кайткач, университетта укуын дәвам итә. 1957 елның   мартыннан 1961елның  августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян»  һәм «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» ( «Казан утлары») журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти. 1961-1963  елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Аяз Гыйләҗев 2002 нче елның 13 мартында  вафат булды.

8 слайд А.Гыйләҗевнең әнисе Мөгаттәрә, әтисе Мирсәет. 1935нче еллар
Описание слайда:

А.Гыйләҗевнең әнисе Мөгаттәрә, әтисе Мирсәет. 1935нче еллар

9 слайд  Мирсәет һәм Мөгаттәрә Гыләҗевләр уллары (сулдан) Аяз, Алмаз һәм Азат белән
Описание слайда:

Мирсәет һәм Мөгаттәрә Гыләҗевләр уллары (сулдан) Аяз, Алмаз һәм Азат белән

10 слайд Аяз Гыйләҗев — студент. 1944 нче ел
Описание слайда:

Аяз Гыйләҗев — студент. 1944 нче ел

11 слайд Иҗат юлы Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый.
Описание слайда:

Иҗат юлы Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан башлана дияргә була. "Өч аршин җир" (1962), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы кәрваннар"(1972 ел), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973 ел), «Җомга көн кич белән» (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979-1980 ел) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестьлар остасы итеп танытты. Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.

12 слайд Бүләкләре «Җомга көн кич белән»  һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А
Описание слайда:

Бүләкләре «Җомга көн кич белән»  һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983  елда  Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның, ә 1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул –М.Горький исемендәге премия лауреаты да. Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы  дигән мактаулы исем бирелде.

13 слайд Тормыш иптәше- Нәкыя ханым Нәкыя ханым озак еллар дәвамында язучының һәр җәһә
Описание слайда:

Тормыш иптәше- Нәкыя ханым Нәкыя ханым озак еллар дәвамында язучының һәр җәһәттән ышанычлы ярдәмчесе, терәге булу өстенә, мәктәптә укытучы булып эшләде, татар телен гамәлгә ашыру өчен көрәште .

14 слайд Язучы буларак та, гаилә башлыгы буларак та Аяз ага бәхетле иде. Алар Нәкыя а
Описание слайда:

Язучы буларак та, гаилә башлыгы буларак та Аяз ага бәхетле иде. Алар Нәкыя апа белән өч гөрнәдир егет үстергәннәр. Аларның берсе - галим Искәндәр Гыйләҗев, икенчесе - драматург Мансур Гыйләҗев, өченчесе – малтабар - Рәшат Гыйләҗев.

15 слайд А.Гыйләҗевләр гаиләсе Багражда 1995 нче ел. А.Гыйләҗев иреккә чыккач 1963нче
Описание слайда:

А.Гыйләҗевләр гаиләсе Багражда 1995 нче ел. А.Гыйләҗев иреккә чыккач 1963нче елда Урта Багражда салдырган йорт

16 слайд А.Гыйләҗев Рәзил Вәлиев кайтарткан язу машинкасы артында. 1990нчы ел .
Описание слайда:

А.Гыйләҗев Рәзил Вәлиев кайтарткан язу машинкасы артында. 1990нчы ел .

17 слайд “КЕШЕ ЯШИ ИКӘН,БӘХЕТ ТАТЫР ӨЧЕН ЯШИ” (А.ГЫЙЛӘҖЕВ) “Кешеләргә мөнәсәбәттә усал
Описание слайда:

“КЕШЕ ЯШИ ИКӘН,БӘХЕТ ТАТЫР ӨЧЕН ЯШИ” (А.ГЫЙЛӘҖЕВ) “Кешеләргә мөнәсәбәттә усал кебек күренсәм дә,мин бик нечкә күңелле, еш кына елыйм да..Шәхсән минем үземне “гыйбрәтле “ геройлар кызыксындыра.Мин шундый кешеләрне яратам.Үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәтне һәм нәфрәтне сиземли торган кешеләр.” (А.ГЫЙЛӘҖЕВ)

18 слайд КӘРВАН-кемнең яки нәрсәләрнең дә булса хәрәкәт итүче төркеме.
Описание слайда:

КӘРВАН-кемнең яки нәрсәләрнең дә булса хәрәкәт итүче төркеме.

19 слайд Бөек Ватан сугышы елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык к
Описание слайда:

Бөек Ватан сугышы елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. 100меңнән артык якташыбыз СССРның орден һәм медальләре белән бүләкләнгән. 200дән артык якташыбызга СССРның Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелгән. Әлки районы Иске Салман авылыннан 253 кеше фронтка китә.121 кеше яу кырында ятып калган.

20 слайд 1нәтиҗә. Татар халкы элек-электән җыр-моң яраткан, кайгырса да, шатланса да у
Описание слайда:

1нәтиҗә. Татар халкы элек-электән җыр-моң яраткан, кайгырса да, шатланса да ул җырлаган.Тырышып хезмәт иткән, җыр белән хезмәтне бергә бәйләп алып барган.

21 слайд 2нәтиҗә. Өзектә халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләре искә төшерелгән: бер-береңә
Описание слайда:

2нәтиҗә. Өзектә халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләре искә төшерелгән: бер-береңә булышу, авыр минутларда терәк булу, егетләр һәм кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр.

22 слайд 3нәтиҗә ...Колхоз келәтендә бер бөртек симәнә юк... Бу юлларны укыгач, сугыш
Описание слайда:

3нәтиҗә ...Колхоз келәтендә бер бөртек симәнә юк... Бу юлларны укыгач, сугыш елларында тол калган аналар, ятим балалар күз алдына килә.Аларның ул елларда күргән газаплары аркасында чәчләре чаларган, йөрәкләре җәрәхәтләнгән.

23 слайд Иске Салман авылыннан ирләрен сугыш кырында югалткан апаларыбыз: Дәүләтшина М
Описание слайда:

Иске Салман авылыннан ирләрен сугыш кырында югалткан апаларыбыз: Дәүләтшина Мәмдүдә Нуруллина Мәүлия Нуруллина Зөһрә Нотфуллина Миңнегөл Гарипова Бәдерниса Миндубаева Габкария Сафина Маһисәрвәр Хәлиуллина Җомабикә Хәбибуллина Габкария Бу апалар бүгенге көндә инде барысы да мәрхүмнәр... нуруллина Зөһрә

24 слайд ӨЙ ЭШЕ - Әсәрнең 1 нче бүлегенең эчтәлеген белергә -259 биттәге сорауларга җа
Описание слайда:

ӨЙ ЭШЕ - Әсәрнең 1 нче бүлегенең эчтәлеген белергә -259 биттәге сорауларга җавап әзерләргә -сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр еллар турында тыл ветераннарыннан язып алынган истәлекләр алып килергә

25 слайд Кеше кайчан матур була? Кеше   кайчан   матур   була ?  Кеше   матур  шул чак
Описание слайда:

Кеше кайчан матур була? Кеше   кайчан   матур   була ?  Кеше   матур  шул чакта- Башкаларны чагырганда Үзе яккан учакта.                Кеше   кайчан   матур   була ?  Кеше   матур  шул вакыт Иле өчен, халкы өчен Яшәгәндә җан атып. Заманалар авырлыгын Җилкәсенә алганда, Олы данга ирешеп тә Кече булып калганда.                    (Р.Харис.)

Краткое описание документа:

 8 сыйныфта татар әдәбиятыннан Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәренең 1 бүлеген өйрәнү дәресендә куллану  өчен презентация

Тема: А.Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрен  өйрәнү.

 

Максат:

1.Язучының  тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; әсәрләре             турында күзаллау булдыру;

2.“Язгы кәрваннар” әсәренең 1 нче бүлегенә күзәтү ясау; эзләнү һәм чагыштыру ярдәмендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

3. укучыларда халкыбыздагы күркәм әхлак сыйфатларын үзеңдә булдырырга омтылыш  уяту.

Җиһазлау: А.Гыйләҗев портреты һәм әсәрләре,  8 нче сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, газета-журнал  материаллары.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

 

                                          Дәрес барышы.

 

I. Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

 

-Хәерле көн,укучылар.Утырыгыз.

Хәерле көн телим һәр бөҗәккә,

Хәерле көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим ирләргә.

Хәерле көн телим юлчыларга,

Чәчәкләргә карап елмаям.

Җиргә якты, җылы нурын сипкән

Кояшыма карап куанам.

   -Укучылар, бүгенге дәресебезне мин Ф.Зыятдинованың “Хәерле көн телим” дигән шигыре белән башлап җибәрдем.Мин сезнең барчагызга да исәнлек-саулык , бәхет телим.

          Бүгенге дәреснең эпиграфы итеп түбәндәге шигырь юлларын аласым килә:”Без бәхетне эзләп йөрмик әле, бәхет безне үзе эзләсен”

 

II. Актуальләштерү.

  

    -Ә нәрсә соң ул бәхет, укучылар? Бәхет сүзен сез ничек аңлыйсыз?

Бәхет- тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе дип язылган сүзлектә.Бәхет төшенчәсе булдыклы, сабыр,түземле,тәрбияле кешеләргә күбрәк елмая кебек.Укучылар,сез бәхет турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

 

Мәкаль-әйтемнәр белән эшләү.

Үткән дәрес материалын искә төшерү.

 

         -Без үткән дәресләрдә Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү”комедиясен өйрәндек. Нәрсә соң ул комедия?

-Кияүнең бәхете нәрсәдә?

-Нури чыннан да бәхетлеме?(Әйе,чөнки ул сабыр,акыллы кызга өйләнгән, ул аны ярата.Әби-бабасы да тәртипле, туган җанлы кешеләр.Бу авылның кешеләре дә эшчән, кунакчыл .Мондый авылга кияү булу үзе бер бәхет.)

-Менә шундый сәхнә әсәре бүләк иткән безгә Т.Миңнуллин. Ул-татар драматургиясе күгендә якты йолдызларның берсе. Аның иҗаты белән без чын күңелдән горурланабыз.

 

 

III. Төп өлеш.

     -Әдәбиятыбыз күркәм , кодрәтле сүз ияләренә бай.Үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган, дөреслекне ярып салучы язучы  А.Гыйләҗевнең тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз бүген.

    Укытучының кереш сүзе.

1.Язучының тормыш юлы, иҗаты турында презентация күрсәтү. Слайдлар буенча аңлатма биреп бару.

    “Кеше яши икән,бәхет татыр өчен яши “,-дип яза А.Гыйләҗев.Ул үзен бик бәхетле кеше дип санаган.Чөнки аның яраткан хатыны Нәкыя ханым, уллары-Искәндәр, Мансур,Рашат һәм оныклары аңа иҗат итү өчен көч,дәрт биреп торганнар.

Язучы турында каләмдәшләре (истәлекләр )

    -А.Гыйләҗевнең әсәрләре дә үзе кебек образлы, мавыктыргыч, соклангыч тел белән язылган.Проза әсәрләре белән бергә  кызыклы пьесалар биргән драматург та  ул.Бүген без әдипнең “Язгы кәрваннар” исемле повестен өйрәнә башларбыз.

-Кәрван сүзен сез ничек аңлыйсыз?

Терминның аңлатмасын дәфтәргә язып кую.

-Кәрван-кемнең дә яки нәрсәнеңдер хәрәкәт итүче төркеме дигәнне аңлата.Әсәрнең төп геройлары –Әдилә, Ибраһим,Дамир  - яңа гына ятим балалыктан чыгып килүче,сугыш чоры авырлыкларын кичергән 50 нче еллар яшьләре.

      Сугыш безнең илебезгә зур сынаулар алып килде.Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше киткән.Кулына корал тотып сугышкан 100меңнән артык якташыбыз СССРның орден һәм медальләре белән бүләкләнгән.200дән артык якташыбызга советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде.Халкыбыз эштә дә , сугышта да сынатмады.Безнең Иске Салман авылыннан да 253 кеше фронтка киткән.Алар  арасыннан 121 кеше яу кырында ятып калган.Менә тиздән зур югалтулар бәрәбәренә яулап алынган Бөек Җиңү бәйрәме җитә.Илебез-Җиребез тынычбулсын, кабат сугышлар булмасын иде.Сугыштан соңгы еллардагы  авыр тормышны без әдәби әсәрләрдән укып беләбез.

      А.Гыйләҗевнең  “Язгы кәрваннар” исемле повестендә юл сынаулары, ашлык ташу авырлыклары күрсәтелә.Шулай булса да, якты ,матур кичерешләр ,хезмәт сөючәнлек, дуслык, бер-береңә миһербанлы булу төшенчәләре урын алган.Киләчәккә ышаныч, бер-береңә тугрылык,чабата белән кар суын ерып, 30-40 км дан чәчүлек орлык ташучы  яшьләр  халыкның таянычы һәм киләчәк өмете булып аңлашыла.

 

2.Дәреслек белән эшләү.

 а) А.Гыйләҗевнең  “Язгы кәрваннар” повестенең I нче бүлеген уку һәм анализлау.

 ә) Өзекләр уку һәм нәтиҗә чыгару.

 

1нәтиҗә.Татар халкы элек-электән җыр-моң яраткан, кайгырса да, шатланса да  ул җырлаган.Тырышып хезмәт иткән, җыр белән хезмәтне бергә бәйләп алып барган.

2нәтиҗә.Өзектә халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләре искә төшерелгән: бер-береңә булышу, авыр минутларда терәк булу, егет-кыз мөнәсәбәтләре.

 

3нәтиҗә. ...Колхоз келәтендә бер бөртек симәнә юк... Бу юлларны укыгач, сугыш елларында тол калган аналар, ятим балалар күз алдына килә.Аларның ул елларда күргән  газаплары аркасында чәчләре чаларган, йөрәкләре  җәрәхәтләнгән.

   Укытучы.  -Бүгенгә без әсәрнең 1нче бүлегенә генә күзәтү ясадык.Барлык бүлекләрен дә укып бетергәч,  “Кешеләрне шатландыру-үзе бәхет”  дигән темага сочинение язачакбыз.

Укытучы.

Үзебезнең авылдан  сугыш кырында ирләрен югалткан апаларыбыз бар:

  Дәүләтшина Мәмдүдә

  Нуруллина Мәүлия

  Нуруллина Зөһрә

  Нотфуллина Миңнегөл

  Гарипова Бәдерниса

  Миндубаева Габкария

  Сафина Маһисәрвәр

  Хәлиуллина Җомабикә

  Хәбибуллина Габкария

Бу апалар бүгенге көндә инде барысы да мәрхүмнәр...

Алар авыр сугыш барган көннәрдә үзләренең ныклы, ихтыярлы лыгы, хезмәт сөючәнлеге , нечкә күңелле булулары белән Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр, сугыштан соң да намуслы хезмәт иткәннәр.

Ә сезнең  укучылар сугыш чоры авырлыклары турында ниләр ишеткәнегез бар? Ниләр беләсез?Сезгә өй эшенә тыл хезмәтчәннәре турында проектлар әзерләп килергә кушылган иде.Әйдәгез, хәзер сүз сезгә бирелә.

 

3.Укучылар чыгышы.

  Насыйбуллина Гөлинәнең карт әбисе Дәүләтшина Мәмдүдә турында ясаган  истәлек-презентациясен карау.

  Закирова Рәзинәнең тыл хезмәткәре Садриева Рәйсә  белән интервью –видеофильмын карау.

  Тыл һәм хезмәт ветераны Хәйруллин Закир турында истәлек-презентация карау.

 

Өй эше бирү. 

 - Әсәрнең 1 нче бүлегенең эчтәлеген    белергә

 - 259 биттәге сорауларга җавап әзерләргә 

- сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр еллар турында тыл ветераннарыннан язып алынган истәлекләр алып килергә

   

    IV.Йомгаклау.

     -А.Гыйләҗевның һәр әсәре гыйбрәтле, эчтәлекле.Тикмәгә генә аның әсәрләрен  яратып укымыйлар. Аның бигрәк тә “Яра”, “Балта кем кулында?” дигән әсәрләрен  яратып укыйлар.

     Бүгенге дәрескә эпиграф итеп түбәндәге шигырь юлларын алган идек :”Без бәхетне эзләп йөрмик әле, бәхет безне үзе эзләсен”. Дәрес башында без кеше өчен кирәкле бик матур сыйфатларны искә төшердек.Кеше акыллы, әдәпле,инсафлы ,тырыш булса, аны һәркем ярата, хөрмәт итә, һәм  бу кеше тормышта үз бәхетен табар.Алдагы дәрестә дә элеге темага сөйләшү- бәхәсебезне дәвам итәрбез.

     Бүгенге дәресне йомгаклап, сезгә Р.Харисның “Кеше кайчан матур була?” дигән шигырен бүләк итәм.

 

 

  V. Билгеләр кую.

Общая информация

Номер материала: 149901

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Содержание и технологии школьного географического образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «География: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Методические аспекты реализации элективного курса «Основы геополитики» профильного обучения в условиях реализации ФГОС»
Курс «Инспектор по кадрам»
Курс профессиональной переподготовки «Логистика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Формирование первичных компетенций использования территориального подхода как основы географического мышления с учетом ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения географии в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности помощника-референта руководителя со знанием иностранных языков»
Курс повышения квалификации «Педагогика и методика преподавания географии в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и Охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»
Курс профессиональной переподготовки «Управление корпоративной информационной безопасностью: Администрирование и эксплуатация аппаратно-программных средств защиты информации в компьютерных системах»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.