Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
2 слайд
Гомәр Бәширов – Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Тел – халыкның акылын, гореф - гадәтен, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез хәзинә
3 слайд
Эпик жанр
Повесть - тормыш күренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигездә аз геройлы, әмма характерларны хәрәкәттә күрсәтүче, тар композицияле урта күләмле чәчмә әсәр.
Мемуар жанр- (француз сүзе истәлекләр дигәнне аңлата) документаль әдәбиятның бер төркемчәсе, үзе яшәгән дәвер турында язмалар.
4 слайд
Туган җирем
5 слайд
Әнкәм бишектә көйләгән.
6 слайд
Чишмә
7 слайд
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәү өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле,
Туган ягы кирәк кешегә.
8 слайд
1.Шигырьдә сүз нәрсә турында барды?
2. Нәрсә соң ул туган як?
3. Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк, һәр кешегә шулай кадерле?
4. Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз?
9 слайд
1. Иле юкның көне юк
2. Туган илең — туган өең
3. Ир илендә кадерле
4. Илдә чыпчык үлми
5. Илнең төтене дә тәмле
6.Ватан — икенче анадыр
7.Ил йоласыз булмый
10 слайд
Йола -теге яки бу халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини
кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр; гореф-гадәтләр.
11 слайд
Эпиграф
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
(Равил Фәйзуллин.)
12 слайд
Гомәр Бәшировның “Туган ягым — яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау
13 слайд
1. Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәре нәрсә турында?
2. Ни өчен автор әсәрен шулай атады икән?
3. Әсәрнең кереш өлеше ничек исемләнгән? Анда нинди эзләр турында сүз бара? Дәреслектән шул сорауга җавап табып карагыз әле.
4. Г. Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” повесте — автобиографик әсәр. Ни өчен ул шулай, автобиографик дип атала.
5. Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган?
14 слайд
Шәҗәрә — нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып киткәнен күрсәткән схема — НӘСЕЛ АГАЧЫ
15 слайд
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безең авылга ул
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям аны җаным,тәнем белән
16 слайд
Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Туган җир һәркем өчен дә изге һәм кадерле.
17 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
"Туган ягым -яшел бишек" әсәрен йомгаклагач уткәрелә. Укучылар бу дәрестә башка йолалар турында да мәгълүмат алып киләләр.
Кач ману.
Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада коена. Анда коенучылар күп чирләреннән савыга, диләр. Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә. Әлеге су ел буена бозылмый, көчен югалтмый. Галимнәрнең бүгенге көнгә кадәр бу могҗизаны аңлата алганнары юк. Күп чирләрдән дәвалану, өйне изгеләндерү, сабыйларны коендыру өчен, изге суны җыеп калырга тырышалар. Аның тамчысы да кодрәтле. Кач ману йоласы авылларда да узды.
5. Май чабу (Масленица).
Кышны озатып, язны каршылау һәр милләтнең үзенчәлекле бер бәйрәменә әверелде. Мисал өчен, керәшеннәр аны Май чабу дип атыйлар. Әлеге күркәм йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак пешерә. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Масленицаның тагын бер йоласы бар – кышны гәүдәләндергән карачкы - курчакны яндыру.
6. Бәрмәнчек.
Бәрмәнчек – чыннан да, керәшен сүзе. Аның урысчага тәрҗемәсе – верба, ә татарча тал песие була инде. Бу атама христиан диненә бәйле. Карлар эреп, дөньялар яшәрә, яшелләнә башлагач, Олы Көнгә, ягъни Пасхага бер атна кала керәшеннәр зурлап Бәрмәнчек якшәмбесе (Вербное воскресенье) бәйрәмен уздыралар. Ә бәрмәнчек сүзе ул "бәргәләү"дән алынган. Песиле талларның ботакларын өйләренә алып кайтып, сулы савытка утыртсаң, шуның белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең дигән ырым яши. Ул ботакларны терлек-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын дип каралты-кураларга да кыстырып куялар. Кешеләр бер-берсенә матур теләкләр телиләр, җырлар җырлыйлар.
6 655 009 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Габдрафикова Алсу Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.