Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация проектной работы по татарскому языку на тему "Татар халкының милли традицияләре".

Презентация проектной работы по татарскому языку на тему "Татар халкының милли традицияләре".



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов
Татар халкының милли традицияләре Минзәлә районы 1 нче урта гомуми белем бирү...
Максатым: татар халкының традицияләрен өйрәнү. Максатка ирешү өчен бурычлар:...
Кереш өлеш. 	Милли традицияләр - аерым бер милләтнең үз җирлегендә барлыкка к...
Төп өлеш. 1. Корбан бәйрәме. Корбан гаете – мөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең...
2. Нәүрүз бәйрәме Элек татарлар Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны Нә...
Нәүрүз бәйрәме көнне халык күңел ачкан, биегән, җырлаган. уйнаган, тамашалар...
3. Сабан Туе – хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе. Сабантуй - татар халкының и...
Мәйдан уртасында көрәш була. Башта малайлар, аннары егетләр, ирләр көрәшә. Җ...
4. Каз өмәсе. Бәйрәм кыш башында үткәрелә. Казлары күп кешеләр кызларны каз й...
5. Сөмбелә - татар халкының борынгы уңыш бәйрәме. Урып-җыю эшләре тәмамлангач...
Әдәби чыганакларга таянып, татар халкының милли традицияләрен саклап калуга к...
Минем эзләнүләрем. Практик өлеш. Мин үземнең проект эшемдә шәһәребез буенча п...
Үземнең яшьтәшләрем белән милли традицияләр турында сөйләштем (35кеше катнашт...
Социологик белешмә. 1.Нинди татар бәйрәмнәрен беләсең? 2.Минзәлә шәһәрендә н...
Практик эш буенча нәтиҗә ясадым. Олы буын кешеләре милли традицияләрне яхшы...
Йомгаклау. Татар халкының милли традицияләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткә...
Минзәләдә бәйрәмнәр
Корбан чалу Мәчеттә кичке намаз
19 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татар халкының милли традицияләре Минзәлә районы 1 нче урта гомуми белем бирү
Описание слайда:

Татар халкының милли традицияләре Минзәлә районы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

№ слайда 2 Максатым: татар халкының традицияләрен өйрәнү. Максатка ирешү өчен бурычлар:
Описание слайда:

Максатым: татар халкының традицияләрен өйрәнү. Максатка ирешү өчен бурычлар: Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышу. Гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү. Милли традицияләрне белүне ачыклау. Башка халыкның культурасына, традицияләренә карата хөрмәт итү хисе булдыру.

№ слайда 3 Кереш өлеш. 	Милли традицияләр - аерым бер милләтнең үз җирлегендә барлыкка к
Описание слайда:

Кереш өлеш. Милли традицияләр - аерым бер милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре, үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, карашлары, зәвыклары ул. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары була. Халкыбыз милли традицияләргә гаҗәеп бай. Тормыш үзгәрә, йолалар дөньясы да заманга яраклаша. Ләкин милли сыйфатларны саклау– һәр буынның намус эше.

№ слайда 4 Төп өлеш. 1. Корбан бәйрәме. Корбан гаете – мөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең
Описание слайда:

Төп өлеш. 1. Корбан бәйрәме. Корбан гаете – мөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Риваятьтә Ибраһим пәйгамбәр төш күрә. Төшендә Аллаһе Тәгалә аңа улы Исмәгыйльне корбан итәргә куша. Шул вакытта бер сарык пәйда итә. Ул шуны чалырга куша. Бу Алланың Ибраһимны сынавы гына икән. Сынау уңышлы үтә, Шул вакыйга истәлегенә корбан чалу мөселманнарда гадәт булып киткән. Мөмкинлеге булган мөселман корбан чалырга тиеш. Итнең өчтән бер өлеше гаилә өчен корбан ашы әзерләүгә китә, ә калганы ярлыларга, мохтаҗларга өләшенә.

№ слайда 5 2. Нәүрүз бәйрәме Элек татарлар Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны Нә
Описание слайда:

2. Нәүрүз бәйрәме Элек татарлар Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Малайлар һәм кызлар матур киемнәр кигәннәр. Һәр өйгә кергәннәр, матур җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар. Балалар такмак әйткәннәр: Аягым җиңел булсын, Яңа ел котлы булсын, Ашлыгыгыз күп булсын, Башагы биш карыш булсын, Сыерыгыз сөтле булсын, Атыгыз көчле булсын!

№ слайда 6 Нәүрүз бәйрәме көнне халык күңел ачкан, биегән, җырлаган. уйнаган, тамашалар
Описание слайда:

Нәүрүз бәйрәме көнне халык күңел ачкан, биегән, җырлаган. уйнаган, тамашалар оештырган. Хәзер Нәүрүз бәйрәме – кыш озату бәйрәме итеп үткәрелә.

№ слайда 7 3. Сабан Туе – хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе. Сабантуй - татар халкының и
Описание слайда:

3. Сабан Туе – хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе. Сабантуй - татар халкының иң күңелле бәйрәме. Ул язгы эшләр беткәч үткәрелә. Кызлар һәм егетләр сабантуйга бүләкләр җыялар. Кешеләр аларга матур сөлгеләр, яулыклар, ашъяулыклар, кулъяулыклар бирәләр. Сабантуй зур мәйданда була. Иң беренче игенчеләрне хөрмәтлиләр.

№ слайда 8 Мәйдан уртасында көрәш була. Башта малайлар, аннары егетләр, ирләр көрәшә. Җ
Описание слайда:

Мәйдан уртасында көрәш була. Башта малайлар, аннары егетләр, ирләр көрәшә. Җиңүче сабантуй батыры була. Аңа бәрән һәм кыйммәтле бүләк бирәләр. Көлкеле конкурслар оештырыла: капчык белән йөгерү, чүлмәк ватү, баганага менү, капчык белән сугышу, су ташу, уенчык кисү. Тамашачылар рәхәтләнеп уеннарны карыйлар, үзләре дә катнашалар.

№ слайда 9 4. Каз өмәсе. Бәйрәм кыш башында үткәрелә. Казлары күп кешеләр кызларны каз й
Описание слайда:

4. Каз өмәсе. Бәйрәм кыш башында үткәрелә. Казлары күп кешеләр кызларны каз йолкырга чакыралар. Казларны чистарткач, су буенда юалар, канатларын юлга сибәләр. Кич бу өйгә яшьләр җыела. Алар каз коймагы, каз бәлеше ашыйлар, төрле уеннар уйныйлар.

№ слайда 10 5. Сөмбелә - татар халкының борынгы уңыш бәйрәме. Урып-җыю эшләре тәмамлангач
Описание слайда:

5. Сөмбелә - татар халкының борынгы уңыш бәйрәме. Урып-җыю эшләре тәмамлангач уздырыла. Сөмбелә сүзе гарәпчәдән башак, бөртек, орлык, иген дип тәрҗемә ителә. Халык 21 август көненнән 22 сентябрьгә хәтле айны «Сөмбелә ае» дип йөрткән. Бәйрәм хуҗабикәсе Сөмбелә – авылның иң уңган кызы. Аның каршында төрле уеннар оештырылган.

№ слайда 11 Әдәби чыганакларга таянып, татар халкының милли традицияләрен саклап калуга к
Описание слайда:

Әдәби чыганакларга таянып, татар халкының милли традицияләрен саклап калуга карашларын өйрәндем һәм социал белешмә уздырдым.

№ слайда 12 Минем эзләнүләрем. Практик өлеш. Мин үземнең проект эшемдә шәһәребез буенча п
Описание слайда:

Минем эзләнүләрем. Практик өлеш. Мин үземнең проект эшемдә шәһәребез буенча практик эш уздырдым. Анда берничә буын кешеләре катнашты: зурлар, студентлар, укучылар. Алдан 5 сорау әзерләдем. Шул сорауларга уңай җаваплар таблицада күрсәтелә. №1 Татар халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сез беләсезме? №2 Татар халкының үзенә генә хас 5 бәйрәмен әйтә аласызмы? №3 «Каз өмәсе» турында нәрсәләр беләсез? №4 «Корбан бәйрәме» турында ишеткәнегез бармы? №5 Сабантуй бәйрәменең төп ярышлары нинди? катнаш-тылар №1 №2 №3 №4 №5 Зурлар 15 14 15 13 12 15 Студентлар 15 12 11 3 9 15 Укучылар 15 11 9 2 8 15

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14 Үземнең яшьтәшләрем белән милли традицияләр турында сөйләштем (35кеше катнашт
Описание слайда:

Үземнең яшьтәшләрем белән милли традицияләр турында сөйләштем (35кеше катнашты) Милли традицияләр кешеләрне тәрбияли 12 Милли традицияләрне белү – кешенең культурасы 7 Милли традицияләрне белергә кирәк 16

№ слайда 15 Социологик белешмә. 1.Нинди татар бәйрәмнәрен беләсең? 2.Минзәлә шәһәрендә н
Описание слайда:

Социологик белешмә. 1.Нинди татар бәйрәмнәрен беләсең? 2.Минзәлә шәһәрендә нинди татар бәйрәмнәре уздырыла? 3. Син бәйрәмнәрдә катнашасыңмы?  Социологик белешмәдә 15 кеше катнашты укучылар 5кеше 4 3 5 студентлар 5кеше 4 5 5 олы кешеләр 5кеше 5 4 3

№ слайда 16 Практик эш буенча нәтиҗә ясадым. Олы буын кешеләре милли традицияләрне яхшы
Описание слайда:

Практик эш буенча нәтиҗә ясадым. Олы буын кешеләре милли традицияләрне яхшы беләләр. Алар шул бәйрәмнәрдә катнашканнар, хәзер дә гореф-гадәтләрне саклыйлар, дәвам итәләр. Студентлар кайбер бәйрәмнәрне ишетеп кенә беләләр. Укучылар татар халкының милли традицияләрен начар беләләр, чөнки бу бәйрәмнәрнең күбесе онытылып бара. Сабантуй бәйрәме- барлык халыклар бәйрәме. Татар авылларында «Каз өмәсе» яңадан традициягә керә. Олы кешеләр өчен Корбан бәйрәме иң изге бәйрәм санала.

№ слайда 17 Йомгаклау. Татар халкының милли традицияләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткә
Описание слайда:

Йомгаклау. Татар халкының милли традицияләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Хәзерге яшьләр бу традицияләр турында аз беләләр. Бәйрәмнәр безне тәрбиялиләр. Һәр халыкның үз традицияләре бар. Без – Татарстан кешеләре. Традицияләр сакланып калуда безнең дә роль зур. Без аларны киләсе буынга тапшырырга тиеш.

№ слайда 18 Минзәләдә бәйрәмнәр
Описание слайда:

Минзәләдә бәйрәмнәр

№ слайда 19 Корбан чалу Мәчеттә кичке намаз
Описание слайда:

Корбан чалу Мәчеттә кичке намаз

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Татар халкының милли традицияләре буыннан буынга күчеп, күпмедер үзгәреп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.Без алар турында бик аз беләбез. Күбесен ишетеп, зурлар сөйләве буенча, китаплардан укып. Ләкин күп бәйрәмнәр хәзерге көннәрдә дә яшиләр, безне тәрбиялиләр. Мондый әһәмиятле бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне  яшь буын саклап калырга һәм үзеннән соң килгән буынга тапшырырга тиеш. Бу теманы мин бик актуаль дип саныйм. Һәр халыкның үз традицияләре булса да, без – Татарстан кешеләре. Татарларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре сакланып калуда безнең дә роль зур.

 

Общая информация

Номер материала: 294276

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>