Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Презентация урока на тему"Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау (5 сыйныф)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Презентация урока на тему"Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау (5 сыйныф)

библиотека
материалов
тГатЕМАмил һәм Гөлүсә – якын дуслар, күршеләр Тема: Г.СабитовНЫҢ “ярсулы яз”...
дәреснең максаты: проза әсәрләрен анализларга өйрәтү; әсәрнең телен, язылу үз...
. Яз килде
Хикәя нәрсә ул? “Ярсулы яз” ни өчен хикәя дип атала?
Хикәя – тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә...
Әдәби әсәрләрнең дә идеясе, нигезе, “тамырлары” була. Язучы иң әүвәл тема таб...
Сүзлек эше: Каралама – Борыс – Гөлбәч – Күлдәвек – Бәкәл – Элпә -
Сүзлек эше: Каралама – кәгазь бите Борыс – ишек, тәрәзә кырыен ясау өчен агач...
Физкульт.минутка
 Текст өстендә эш. Яз билгеләре.
Бирем: 1. Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә? 2. Гөлүсәгә карата хисләр...
!  Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы, Һәркө...
 Күбәләк – мәхәббәт һәм матурлык символы
Әсәрдәге образларга сыйфатлама Вакыйга Гамил Гөлүсә Галләм абый
Әсәрдәге образларга сыйфатлама вакыйга Гамил Гөлүсә Укытучы – Галләм абый 1....
Бирем җаваплары: Фразеологик әйтелмәләр: күпер башында кар яна, башына тай ти...
Бирем җаваплары: Чагыштырулар: мәче баласы ничек караса, дәфтәргә шулай карап...
Эпитет - күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт....
Өй эше 1. Яраткан укытучыгыз турында кечкенә хикәя язып килергә.
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт Уңышлар телим
23 1

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 тГатЕМАмил һәм Гөлүсә – якын дуслар, күршеләр Тема: Г.СабитовНЫҢ “ярсулы яз”
Описание слайда:

тГатЕМАмил һәм Гөлүсә – якын дуслар, күршеләр Тема: Г.СабитовНЫҢ “ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау

№ слайда 2 дәреснең максаты: проза әсәрләрен анализларга өйрәтү; әсәрнең телен, язылу үз
Описание слайда:

дәреснең максаты: проза әсәрләрен анализларга өйрәтү; әсәрнең телен, язылу үзенчәлеген тикшерү; фикерләү сәләтен үстерү; танып-белү осталыгын үстерү; чын дуслык, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

№ слайда 3 . Яз килде
Описание слайда:

. Яз килде

№ слайда 4
Описание слайда:

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6 Хикәя нәрсә ул? “Ярсулы яз” ни өчен хикәя дип атала?
Описание слайда:

Хикәя нәрсә ул? “Ярсулы яз” ни өчен хикәя дип атала?

№ слайда 7 Хикәя – тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә
Описание слайда:

Хикәя – тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9 Әдәби әсәрләрнең дә идеясе, нигезе, “тамырлары” була. Язучы иң әүвәл тема таб
Описание слайда:

Әдәби әсәрләрнең дә идеясе, нигезе, “тамырлары” була. Язучы иң әүвәл тема таба, образлар тудыра, вакыйгаларны үстерә башлый, сюжет кора, аларны матур тел-стиль чаралары белән бизи. ИДЕЯ ТЕМА ОБРАЗЛАР ВАКЫЙГАЛАР СЮЖЕТ СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ

№ слайда 10 Сүзлек эше: Каралама – Борыс – Гөлбәч – Күлдәвек – Бәкәл – Элпә -
Описание слайда:

Сүзлек эше: Каралама – Борыс – Гөлбәч – Күлдәвек – Бәкәл – Элпә -

№ слайда 11 Сүзлек эше: Каралама – кәгазь бите Борыс – ишек, тәрәзә кырыен ясау өчен агач
Описание слайда:

Сүзлек эше: Каралама – кәгазь бите Борыс – ишек, тәрәзә кырыен ясау өчен агач материал Гөлбәч – мич арасы Күлдәвек – җыелып торган кечкенә сулык Бәкәл – тояклы хайваннарның аякларында, тояктан өстә чокырланып торган буынтык Элпә – тере организмда тышча, пәрдә булып хезмәт итүче яры.

№ слайда 12 Физкульт.минутка
Описание слайда:

Физкульт.минутка

№ слайда 13  Текст өстендә эш. Яз билгеләре.
Описание слайда:

Текст өстендә эш. Яз билгеләре.

№ слайда 14 Бирем: 1. Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә? 2. Гөлүсәгә карата хисләр
Описание слайда:

Бирем: 1. Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә? 2. Гөлүсәгә карата хисләре нинди? 3. Гөлүсәнең телдән рәсемен ясыйк.

№ слайда 15 !  Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы, Һәркө
Описание слайда:

!  Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы, Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора Алар сине әтиседәй якын күрә. Еласалар, син аларны юатасың, Боексалар, син аларны уйнатасың, Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына, Орышасың кайчагында җайлап кына. Укытучы! Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син, Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син, Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә, Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә

№ слайда 16  Күбәләк – мәхәббәт һәм матурлык символы
Описание слайда:

Күбәләк – мәхәббәт һәм матурлык символы

№ слайда 17 Әсәрдәге образларга сыйфатлама Вакыйга Гамил Гөлүсә Галләм абый
Описание слайда:

Әсәрдәге образларга сыйфатлама Вакыйга Гамил Гөлүсә Галләм абый

№ слайда 18 Әсәрдәге образларга сыйфатлама вакыйга Гамил Гөлүсә Укытучы – Галләм абый 1.
Описание слайда:

Әсәрдәге образларга сыйфатлама вакыйга Гамил Гөлүсә Укытучы – Галләм абый 1. Мәктәптә, математикадан контрольэш. Тырыш, яхшы укучы, ярдәмчел Ялкаурак,иренчәк, иркә, мәче кебекмәкерле Төгәл, ипле, җор телле, сизгер, үткен күзле, итәгатьле,балаҗанлы 2.Өйгәкайту юлында. Сизгер, шаян, матурлыкны күрә белә 3. Өйдә. Пөхтәлек ярата, эшчән, мәрхәмәтле 4. Тыкрыкта. Тиз кызыпкитүчән, тик усал түгел Кыю, шаян телле, актив, әрепләшә, тикусал түгел, яхшы күрше һәм яхшы дус. Чибәр, нечкә билле, озын матур куе керфекләре, Сугышта булган, күпмеавырлык күргән, авырдан атлый, кырыслыгы да бар, хөрмәтле укытучы 5. Өйдә Сабыр, игътибарлы

№ слайда 19 Бирем җаваплары: Фразеологик әйтелмәләр: күпер башында кар яна, башына тай ти
Описание слайда:

Бирем җаваплары: Фразеологик әйтелмәләр: күпер башында кар яна, башына тай типмәгән, күрше хакын хакладым, читтән суктырачак, утереңне карга чукыган, һавадан тургай санап йөри, канга тоз салу, кирәкле кишер яфрагы, авыз ачып тору, көле күккә очу, уеннан – уймак, бәла аяк астында, кешегә чокыр казу.

№ слайда 20 Бирем җаваплары: Чагыштырулар: мәче баласы ничек караса, дәфтәргә шулай карап
Описание слайда:

Бирем җаваплары: Чагыштырулар: мәче баласы ничек караса, дәфтәргә шулай карап калды Гөлүсә; җим көткән чебеш кебек; гәрәбәдәй сары нарат стеналар; койрыклары камчыдай; карлар чәйдә эрегән шикәр кебек; ак бәкәлле колын кебек һ.б.

№ слайда 21 Эпитет - күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт.
Описание слайда:

Эпитет - күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Җөмләне бизәп тора. Чагыштыру – бер предметны яки күренешне икенче предметка һәм күренешкә охшатып әйтүне белдерә.

№ слайда 22 Өй эше 1. Яраткан укытучыгыз турында кечкенә хикәя язып килергә.
Описание слайда:

Өй эше 1. Яраткан укытучыгыз турында кечкенә хикәя язып килергә.

№ слайда 23  Игътибарыгыз өчен рәхмәт Уңышлар телим
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт Уңышлар телим

Краткое описание документа:

5 сыйныф, әдәбият                                        

Тема: Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.

Максат: укучыларны проза әсәрләрен анализларга өйрәтү;  әсәрнең телен, язылу үзенчәлеген тикшерү; балаларның фикерләү сәләтен, танып-белү осталыгын үстерү; аларда үзара чын дуслык, бер-беренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау.

Ысуллар: тикшерү, эзләнү.

Җиһазлау: презентация, язучы портреты, җыентыклары, “Яз” картинасы.

 

Дәрес планы.

I. Оештыру. (Укучыларны дәреснең темасы, максаты белән таныштыру, аларда уңай психологик халәт тудыру).

II. Актуальләштерү.

1. Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләү.

2. Сүзлек эше.

3. Образларны билгеләү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Язучының иҗат лабораториясе белән таныштыру.

2. Вакыйгаларны, образларны анализлау.

3. Әсәрнең телен, язылу үзенчәлеген тикшерү.

4. Әсәрнең әһәмиятен билгеләү.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Яз һәм дуслык, күңел кичерешләренең кеше характерындагы чагылышын табу.

V. Дәресне йөмгаклау.

VI. Өйгә эш бирү.

 

 Дәрес барышы.

I. Оештыру.                                   

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру. Аларны үтеләчәк тема яктылыгында яз, дуслык, мәктәп тормышы турында актив сөйләшүгә әзерләү. Ике командага аерып утырту. Җавап бирү тәртибен аңлату. (командада киңәшләшәләр дә берсе җавап бирә, калганнар дәлилләп , өстәмәләр әйтә.).  Табигатьтәге, әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрне күзәтү.

Укытучы. Укучылар, урамга күз салыгыз. Салкын кыш фасылыннан соң нинди үзгәрешләр күрәсез? (Урамда кояшлы, җылы, кошлар сайрый... Яз килде.)

II. Актуальләштерү. (Слайд №1. Яз күренеше)

Укытучы. Яз – елның иң матур фасылы. Җылы, кояшлы көннәре, ярсулы ташулары, тургай моңы. Беренче чәчәкләре белән күңелгә кереп кала. Табигать уяна, ерганаклар челтерәп ага, тирә-як яшеллекккә күмелә. Безнең бүгенге темабыз да         Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.  Татар балалар иҗатына зур өлеш керткән язучы Г.Сабитовның “Ярсулы яз” әсәсре сезгә дә ошагандыр дип уйлыйм. Әсәр җиңел укыла, темасы да мәктәп тормышына якын, геройлары сезнең яшьтәшләрегез. Искә төшерик, хикәя нәрсә ул? Хикәя  нәрсә турында?  (Хикәя –тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр. Эчтәлек сөйләнелә. Образлар искә төшерелә:Гамил, Гөлүсә, Галләм абзый - укытучы).

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (Слайд №2. Табигать уяна.)

Укытучы. Табигать уяна. Агач-куакларның, башка төр үсемлекләрнең күзәнәкләрендә минераль матдәләр йөри башлагач, әйләнә-тирә яшеллеккә төренә...

         Әдәби әсәрләр дә үзеннән-үзе барлыкка килми. Аларның да идеясе, нигезе, әйтик, “тамырлары” була. Язучы иң әвәл тема таба, образлар тудыра, вакыйгаларны үстерә башлый, сюжет кора, аларны матур тел-стиль чаралары белән бизи. Әсәрдә, игътибар иткәнсездер, таныш булмаган сүзләр очрады. Бу Минзәлә ягына хас диалекталь сүзләр. Алар:

( Слайд №3. Сүзлек эше:

Каралама -  черновик;  борыс – ишек, тәрәзә яңагы һ.б. ш. ясау өчен дүрт кырлы озын агач материал; гөлбәч – мич арасы; күлдәвек – җыелып торган сулык, лужайка; бәкәл – тояклы хайваннарның аякларында, арт якта, тояктан өстәрәк чокырланып торган урын, буынтык; элпә – тере организмда тышча яки пәрдә булып хезмәт итә торган яры.

(Слайд №1. (Яз күренеше. Текст өстендә эш.)

Укытучы. Язучы язның  характерлы билгеләрен нинди матур сүзләр белән белдерә?Укып китик әле.  (“ярсынып, изүләрен чишеп җибәрде”, “юлларда кара чыкты”, “күпер төпләрендә,  мәктәп яннарында  күлдәвекләр ясалды”, “чыпчыклар канатларын юа”, “күгәрченнәр су эчә”, “Чапан-тау кардан арчылып килә”, “яшь каеннар бөре бүрттерә”, “кояш авыз ерып тора”, “кыектан тамган тамчылар”, “яз кояшы җан өргән”)

Укытучы. Гамил кичерешләрендә яз ничек сурәтләнә?  Автор аны кайсы юлларда, нинди сүзләр ярдәмендә белдерә? (Дәреслектән табып укыйлар. 285 -286 б.).  Сезгә Гамилнең нинди сыйфатлары ошады, кайсылары белән килешмиез? ( Гамил яхшы укучы. Тырыш, математика фәнен яхшы белә, уңган, тәртип ярата, өйгә кайткач. Гөлләргә су сибә, балтырын чукыганйомырка баскан  казга да мәрхәмәтле, ишекне ачып аны тышка чыгара. Бәрәннәрне тиз генә әниләренә имәргә кушып керә, матурлыкны аңлый-күрә белә, тиз кызып китә, ләкин усаллыгы юк, галләм абыйны да хөрмәт итә, авырту китерүдән курка, аны да аңлый. Гөлүсәгә карата да аның хисләре җылы дип уйлыйм мин) 

Укытучы. Гамил белән Гөлүсә мөнәсәбәте сездә нинди уй-фикерләр уята? Карап китик әле.  (Слайд №4. Гөлүсә. Пөхтә, шаян, чая телле, мәче кебек иркә кыз, яхшы дус)  Диалогны Динара һәм Динар уйнап күрсәтәләр). Фикер алышу. (Алар арасында җылы мөнәсәбәт шаян хәрәкәтләр, сыйфатлар аша бирелә. Гамил караламасын бирмәгәч, Гөлүсә урындыкка авторучка куя, Гамил карага буяла;. Кунак ашы-  кара каршы дип, сулы чокыр казый, ә үзе кызны кызгана, кисәтә; үртәшәләр, тик үпкәләмиләр. Аларда беркатлы җылы мөнәсәбәт. Киләчәктә алар яхшы дуслар булырлар дип уйлыйм. Әлегә аларның дуслыклары башланып кына килә. Гамил Гөлүсәгә битараф түгел, ул аның матурлыгына, күзләренә, керфекләренә сокланып карый. Ачуланса да матур  күренә. Аның чокырга төшүен дә теләми Соклана гына).

Укытучы. Гөлүсәнең портретын төзеп,  рәсемен ясыйк. Бер укучы сөйли (Гөлүсә шаян кыз, иркәрәк, чөнки ул контроль эшен дә Гамилдән күчерергә өметләнеп утыра, башта да гел аннан гына күчергәндер дип уйлыйм; ә Гамил караламасын бирмәгәч ачуы килә, үпкәли; ялкаурак кыз, әгәр башын эшләтсә, яхшы укыр иде; иренчәк, сырпаланырга ярата, Гамил дә аны песи баласы белән чагыштыра “ мәче тек мәче”, “колагын шомарткан, муенын җыерган”, “чыпчык аулаган мәче кебек, “мәче кебек үз эшен эшләгән”кебек сүзләр бар хикәядә. Әле ул чиста, пөхтә кыз да. Яхшы дус та була ала.Үткен, чая  телле дә.  Дәфтәргә язалар).

Физ.минутка Слайд№5

 

 

Слайд №6 Тәрбияви өлеш. Укытучы абый                  

Укытучы. Язучы Г.Сабитов әсәрендә кешелеклелек сыйфатларын оста итеп чагылдыра алган. Ничек уйлыйсыз, мондый сыйфатлар кайсы образлар аша ачылган?(Минемчә бу кешелеклелек сыйфаты Гамилдәбар. Чөнки уляхшы малай, ярдәмчел, кешелекле, үзен тешләгән казга да сукмый, Гөлүсәне дә суга төшерми, кисәтә, үч алырга уйласа да, моны эшләми һәм укытучы абыйны күргәч, аңлый. Ахыры начар бетүен чамалый.Әллә тургайлар кидәш бирде инде ди. Минемчә Галләм абый образы кешелеклелеккә ия. Ул сугышта булган, аягы юк, шаян телле, балаларны ярата, аңлый сизә белә. Ачуланмый да. Сабыр ул. Үткен күзле. Зур ихтирамга лаек кеше).Үзегез күрергә теләгән укытучыны ничек күзаллыйсыз.

Укытучы. Тагын бер образ бар. Ул үз фикерен, әсәрдәге ролен канат җилпүе аша белдерә. Слайд №6 Күбәләк.( ике укучы, малай һәм кыз, арасында башлана башлаган яңа хисләр, дуслык хисләре уянуны хәбәр итә. Урамда әле ныклап суыклар бетми, күбәләк урамга ашкыша. Укучылар да шулай. Гамилнең  йөрәге ашкына, ярсый; Мондагы күбәләк - мәхәббәт һәм матурлык символы.Күбәләккә иртәрәк уянгансың. Алда әле очар көннәр ди автор. Моны Гамил һәм Гөлүсәгә карата да әйтеп була .. Алар арасында яз кебек яңа  ярсулы хисләр уянып килә. Азакта автор болай ди (Өзек укыла): Иртәрәк уянгансың. Алдадыр әле уяныр, очар көннәрегез ди. Гамил белән Гөлүсәгә дә кагыла . Алга таба дуслыкларыгыз тагы да ныгыр ди.

Укытучы. Хәзер ике командага да карточкаларда бирем бирелә. Әсәрнең теленә, язу үзенчәлегенә игътибар итеп, хикәядән чагыштыру, эпитет, пейзаж, фразеологик әйтелмәләрне табыйк .(Карточкалар өләшенә.)

Нәтиҗә. Слайд №7 (Чагыштыру, эпитет...)

Укытучы. Язучы барлык төр тел-сурәтләү чараларыннан да оста һәм үтемле файдаланган. Геройларның эчке дөньяларын, күңел һәм сүз байлыгын ачып бирә алган.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Берничә укучы  дәрестә өйрәнелгән материалны сөйләп чыга. Әсәренң тәэсир итү көчен, укучыны мавыктыру, җәлеп итү дәрәҗәсен билгели. Укучылар, әсәр сезнең күңелегезгә ничек тәэсир итте?(Әңгәмә).

V. Дәрескә йомгак ясала. Өй эше: Үзегез күрергә теләгән укытучыны ни рәвешле күз алдына китерәсез? Җавапларыгызны дәлилләгез. Шул турыда кечкенә хикәя язып килергә.

 

. Слайд №8( Яз рәсеменә “Игътибарыгыз өчен рәхмәт”)

Автор
Дата добавления 16.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров1013
Номер материала 308148
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх