Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Эшне башкарды:
7 нче сыйныф укучысы Ясовиев Рузәл Руслан улы
Җитәкче:
Әгерҗе шәһәре 4нче урта белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кәримова Лидия Илдус кызы
Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе
Фәнни-иҗади эш:
“Шәүкәт Галиев иҗатының балалар психологиясенә тәрбияви йогынтысы”
2 слайд
Татар балалар әдәбиятын Шәүкәт Галиев исеменнән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның кайсы гына әсәрен алсак та, нечкә психологик зәвык, кечкенә дустының һәрбер күңел кичерешен тоеп эш итә белүен күрәбез.
3 слайд
“Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек , тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую. Иң мөһиме шул: шәхеснең мөстәкыйльлеге. Калганын ул үзе эшләр, хакыйкатенә, хаксызлыгына таянып үзе ирешер!”- дип яза Шәүкәт Галиев.
4 слайд
Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына балаларга тирә-юньдәге күренешләрнең “төсләрен”, “холыкларын” аерып күрсәтә.
5 слайд
Төрле мәгънә аңлаткан сүзләрнең яки сүзтезмәләрнең охшаш яңгырашына нигезләнгән каламбурлар шигырьгә комизм-шаяру төсмере бирә, сүз үткенлеге тудыра. Ш. Галиевтә омоним, омограф һәм этимологиягә таянган бик күп матур үрнәкләр очратабыз.
Без безсез яшәмибез,
Безсез без эшләмибез-
Итекче без өчебез.
Өчебезгә ике без.
6 слайд
Шагыйрь телебездәге бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игътибардан читтә калдырмый. Шәвәли сүзләрне гел үзенчә күрә:
Бабай тикмәгә
Таянмый таяк,
“Таяк” эчендә
Бар икән “аяк”.
7 слайд
Балаларның танып-белүе, логик фикер йөртә башлавы турыдан-туры сүзләр дөньясына бәйле. Ш. Галиев шигырьләрендә каламбурлар, полиндромнар, шигъри табышмаклар, сүз
уйнатулар балаларны туган-якны яратырга, аның нечкәлекләрен, серләрен ачарга, телнең нинди олы көч икәнен аңларга өйрәтә.
8 слайд
Ш. Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы,кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.
9 слайд
Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына балаларга тирә-юньдәге күренешләрнең “төсләрен”, “холыкларын” аерып күрсәтә.
10 слайд
Ш. Галиев - балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана.
11 слайд
Хәсән Туфан “Киләчәккә барырлык иҗат” исемле мәкаләсендә Ш. Галиевның иҗатын болай бәяли: “Балалар өчен язу (дөресе – чын әдип, шагыйрь буларак яза алу) - җитдирәк , аерата җаваплы эш ул. Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданында сыналган, танылган чын шагыйрь хәлендә килеп керде. Керде һәм нәниләрнең, Тукайча әйткәндә, “фәрештә валчыклары”ның ак, пакь, саф күңелләренә җан азыклары өләшү эшенә кереште. Шигъри теленең матурлыгы, җиңеллеге, ритмикасының җырлап, чишмә кебек челтерәп торуы күңелне күтәрә, шатлык тудыра...”
12 слайд
Шәүкәт Галиев, чын мәгънәсендә, бала күңелле, укучысының кечкенә булуына карамастан, аңа олыларча ихтирам белән мөрәҗәгать итеп язуы, бөтен хис- кичерешләрен үзе аша үткәреп эш итә белүе балалар психологиясенә дөрес йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Аның әсәрләре үсеп килүче киләчәк буынны дөрес тәрбияләргә булышлык итә.
13 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 874 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Давлетбаева Рузила Нуршаеховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.