Инфоурок Классному руководителю ПрезентацииПризентация по татарскому языку (Г.Тукай(

Призентация по татарскому языку (Г.Тукай(

Скачать материал

           Фәнни  эшемнең  максаты:

 

1.     Габдулла  Тукай  иҗатын  киң  җәмәгатьчелеккә  җиткерү;

2.     Язучыбызның  иҗаты  аша, туган  телебезгә, туган илебезгә  мәхәббәт хисләре  тәрбияләү;

3.     Авторның  әкиятләре  белән  укучыларыбызны  якыннан  таныштыру;

4.      Татар  телебезгә  битарафлык  булдырмау;

5.     Язучыбызның  иҗаты  аша,  туган телебезгә  мәхәббәт  хисләре  тәрбияләү;

6.     Туган  телне,  милли  гореф – гадәтләрне  саклау.

 

      Фәнни  эшемнең   бурычлары:

1.     Тема  буенча  әдәбиятны  өйрәнеп,  аны  тәнкыйть  күзлегеннән  бәяләү;

2.     Фактик  материал  туплау;

3.     Җыелган материалны  анализлау;

4.     Гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр  ясау;

5.     Алынган  теманы  тулысынча  яктыртып, үземнең  фикерләремне  эзлекле  рәвештә  язу;

     6. Габдулла  Тукайның  иҗатын   һәм  тормыш  юлын  тирәнтен  өйрәнү.

 

 

 

                         

 

                                                             

 

                                      

 

 

 

Эчтәлек.

 

1.   Кереш………………………………

………………………………………….4

2.   Төп  өлеш…………………………..

………………………………………….5

2.1   Габдулла  Тукай  һәм  фольклор..

………………………………………….6

2.2                    Йомгак………………………….

…………………………………………11

3.      Кулланылган  әдәбият…………….

………………………………………….12

 

 

 

 

                                                

 

 

 

                                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

 

Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышын яхшырак аңлау өчен Габдулла Тукай халык авыз иҗатын җентекләп өйрәнә, фольклордан турыдан-туры файдаланып, шактый гына үзенчәлекле шигъри әсәрләр иҗат итә. Шагыйрьнең шигырь дәрьясы ургылып-ургылып аккан, ярларыннан ташыган, халык җырчысы булган Тукай яшьләр өчен дә, балалар өчен дә кадерле. Кайсы гына нәни аның “Бишек җыры”н башкаргач, тәмле йокыга талмас икән, кайсы гына бала аның “Кызыклы шәкерт”, “Эшкә өндәү”, “Шаян песи”, “Гали белән Кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык әкияте”, “Таз”ларын укып үзенә ләззәт алмый икән. Бала чакта укыган Тукай шигырьләре кешелекне гомер буена озата килә, аларны укуы җиңел, һәркемгә аңлаешлы, теле йомшак, җиңел. Я булмаса “Печән базары, яхут яңа Кисекбаш” поэмасын гына алыйк Тукай бу поэмадагы үзенчәлекле тасвирлау чаралары һәм шигъри бизәк-детальләр аша халыкның үткен акылы, зирәк табигате, тыныч-салмак холкы, көр күңеле һәм оптимистик нык рухын чагылдыра.

Тукайның “Шүрәле” поэмасында милләтнең иң асыл сыйфатлары һәм аның күркәм хыяллары чагылган булдыклы егет Былтыр образы гына да бөтен татар халкының җыелма образына матур мисал булып тора. Халык пәһлеваны һәм бик зирәк табигатьле Былтыр эш сөючән һәм киң күңелле, мәрхәмәтле сылу егет кенә түгел, бәлки Тукай күрергә теләгән, Тукай хыялланган татар милләтен гәүдәләндерүче, аның төп милли сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен калку тасвирлаучы милли идеал, милли каһарман да. Тукай үз милләтен зирәк Былтыр кебек акыллы, уңган, көчле, кыю, тапкыр итеп күрергә тели һәм үзенең шигъри әсәрләрендә  ул бу хыялны әнә шул образ аша гамәлгә ашырырга омтыла.

 

                                          

 

                                     Төп  өлеш

           Милли идеянең чыганагын әнә шулай халык авыз иҗатыннан, тылсымлы әкиятләрдән, риваятьләрдән, җырлардан, ырымнардан, мәкаль-әйтемнәрдән эзләп, Тукай татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерен, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардан үрнәк алырга чакыра.[1:4]

         Г.Тукай ХХ йөз башында тернәкләнеп килүче татар        фольклористикасын яңа теоретик фикерләр белән баетып, үстереп җибәрүче булды. Тукай хаклы рәвештә беренче татар фольклорчыларыннан (әлбәттә, К.Насыйридан кала) санала ала. Бүген без бөек шагыйрьне “фольклорчы” дип тә атыйбыз, бу аның тарих сынавын үтеп хәзер дә актуальлеген югалтмаганлыгын күз алдында тота.

          Тукайның фольклор өлкәсендәге хезмәтеннән өч юнәлешне ачык күзалларга була:

      1) Тукай – халык иҗатын күп белүче информатор, халык чичәне;    

      2) Тукай – халык иҗатын җыючы һәм пропагандалаучы;

      3) Тукай – фольклорчы – теоретик.[1:161] Ул кечкенәдән үк гади халык арасында, халыкның поэтик иҗатын үз күңеленә сеңдереп үсә. Аңа А.С.Пушкин шикелле, тәрбияче, хезмәтчеләрдән әкият тыңлап утырырга туры килмәгән. Шагыйрь үзе гүзәл әкиятләр, җырлар тудырган гади халык вәкиле булганга, ул аңа кечкенәдән “ана сөте белән” кергән. Шунысы да үзенчәлекле : Тукай бер крестьян  халык авыз иҗаты белән генә түгел, төрле мөхит, төрле социаль катламнарның фольклорлары  белән дә таныша. Казан, Уральски шәһәрендә торган вакытында  шәһәр фольклоры традицияләрен үзләштерә, мәдрәсә елларында шәкертләр  фольклоры белән таныша. Кыскасы, шагыйрьнең  халыкның барлык катламнары халык авыз иҗатын хәтеренә сендереп бара. Замандашларының истәлекләренә караганда, Тукай бик күп әкиятләр, легендалар, җырлар белгән һәм аларны бик оста башкаручы булган. Әйтик, шагыйрьнең Уральски чорында мәдрәсәдә бергә укыган Шәриф Каюмовның истәлекләренә караганда, Тукай шәкерт вакытында оста әкиятче булган.[3:87] Әдәби әкиятләрнең асылын Тукай яхшы аңлаган. Ул үзенең “Халык әдәбияты” дигән лекциясендә болай ди:”...Әгәр дә шушындый ук хикәя бер-бер мөхәррир вә шагыйрь тарафыннан бизәкләнеп вә матурлап язылса да, инде ул “Халык әдәбиятыннан” чыга. Бу җөмләдән Пушкинның “Алтын балык” вә “Алтын әтәч” кеби хикәяләрен санарга мөмкин. Мондыйхикәяләрнең башта халык авызында сөйләшүе дә халык рухынча язылуы да аның “Халык әдәбияты”ннан чыгуына маныгъ (киртә) була алмый.  Бу өземтәдән күренгәнчә, шагыйрь мисалны рус әдәбиятыннан китерә. Чөнки Габдулла Тукай өчен прогрессив рус әдәбияты әкиятләр иҗат итүгә абруйлы үрнәк булып торган. “Шүрәле” поэмасы басылган беренче җыентыгында бу турыда ачыктан-ачык “Мин бу Шүрәле” хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирлегендә сөйләгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (таянып) яздым” –ди.[4:6] Г.Тукай рус әдәбиятыннан үрнәк алып кына калмый, бәлки андагы иң яхшы әкиятләрне татар теленә тәрҗемә итә. Мисал өчен, “Япон хикәясе” (Бурениннан, 1909), “Өч хакыйкать” (Майковтан, 1912), әнә шундый әсәрләр. Әдәби әкиятләр язуда ике төрле ысул бар. Беренче – халык иҗаты арсеналындагы сюжетларны эшкәртү; икенче – халык иҗатын төп законнардан саклаган хәлдә яңа сюжетлар иҗат итү.[5:267] Тукай, бу өлкәгә тәүге сукмакны салучы буларак, беренче ысул белән эш иткән, ягъни аның әкиятләрендәге сюжетлар турыдан-туры халык иҗаты әсәрләреннән алынган. Мәсәлән, “Кәҗә белән Сарык” хикәясендә социаль мотивлар тагын да ачыграк чагылдырыла. В.Н.Ватевский вариантында карт белән карчык кәҗә тәкәсе белән сарык тәкәсен “бу малларны языклы булып асрамыйк” дип чыгарып җибәрәләр. Г.Тукай бу хәлне турыдан-туры реаль чынбарлыкка бәйләп сурәтли: ир белән хатынның тормышлары шактый гына авыр булган, маллар “берсеннән-берсе арык”, чөнки печән хакы кыйммәт. Әлбәттә, халык мәнфәгатен яклаган, халык кайгысын кайгыртып яшәгән шагыйрь, аның социаль хәлен үзенең әкиятләрендә чагылдырмый калмый. Ә менә “Су анасы” әсәрендә Тукай эстетик вазифа белән беррәттән әхлакый вазифаны күз уңында тота.

   Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

  “Йә иясе юк!” – дип әйберләргә тими башладым.

        Шулай итеп, Тукай халык иҗатындагы сюжет һәм мотивларны пассив эшкәртеп кенә калмыйча, аларны халык рухын һәм милли колоритны саклаган хәлдә, реаль чынбарлык белән органик рәвештә бәйләп, халыкның зәвыгына, рухи ихтыяҗына туры килгән әсәрләр иҗат итә.

Г.Тукай кечкенәдән халык җырлары белән кызыксына, үзе дә җырлый. Бу турыда ул: “Мин кечкенәдән үк җырлый идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә бер кадак семянка, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрдә, мине онытмыйлар иде. Мин, самовыр артына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап җибәрә идем... мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә урынлашкан җырларны сөймәкемнән миндә туган телебезне сөймәк туды,” – дип яза.[6:13]

Г.Тукай халыкка, халык әдәбиятына тирән ихтирамын белдерә. “Халык җырларын чын үземнеке генә булганга, анда чит илләрдән гарәп, төрек кебинең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм”. Ул халык әдәбиятына, җырларына шулай бәя бирә. Татар әдәби телен үстерүдә, аны үз чорының иң югары баскычына күтәрүдә, поэзиядә халыкчанлык рухын урнаштыруда фольклордан азык тапкан. Аның художество ягыннан иң көчле әсәрләре булып «Шүрәле», «Су анасы», “Таз” – фольклор сюжеты нигезендә эшләнәләр.

Г. Тукай чорында да, бүгенгедәй көйләр гел алмашынып торган, моны таныган хәлдә, Тукай халык җырларын саклауның әһәмиятен аерым басым ясап күрсәтә.

“...Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады...

... Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк.

Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер.

... Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул[7:18]...

Мәшһүр Тукаебыз халык җырларына бәяне менә шулай бирә. Шагыйрь халык иҗатында гаҗәеп тел байлыгын, халыкның осталыгын һәм камиллеген күрә. Ул моны аеруча басым ясап күрсәтә: Чын туган телне, чын халык рухын бездә тик халык җырларыннан гына табып була” – ди Тукай.

Тукай заманында татар халкы арасында “Башмагым”, “Ашказар”, “Сак-Сок”, “Кайсимский Ибрай”, “Җизнәкәй” көйләре бик нык таралган була. Тукай халык җырларын җыя, туплый һәм “Халык моңнары” җыентыгы рәвешендә китапларын чыгара.

Габдулла Тукайның кайбер җырлары бәет стилендә язылган. Мәсәлән: “Тәфтиләү” көенә җырлана торган  “Мәхбүз Шаһзадә” исә халык авыз иҗатына таянып, бәет стилендә язылган. Бу шигырь бик зур популярлык казана. Бу хакта Г.Ибраһимов үзенең “Яңа әсәрләр” исемле  мәкаләсендә болай дип искә алып үтә: “Г. Камалның ”Мәхбүз” атлы бер мензүмәсе бөтен татар яшьләре тарафыннан ятланган, унбиш еллар буена телдән сәхнәдән төшми йөргән бер нәрсә иде. Халыкта “Тәфтиләү” көен “Сөембикә ” бәете дип тә әйтүчеләр очрый”. Тукайның күп шигырьләре  халык теленә бик тирән урнашып, халык аларга көйләр чыгарган. “Пар ат” шигыренә, “Өзелгән өмид”, “Көзге җилләр” шигырьләренә көйләр язылып җырлана. “Ишек бавы”, “И туган тел”, “Бала белән күбәләк”, “Бәйрәм бүген” шигырьләренең дә көйләре бар. “И туган тел” җырын гына  алып карыйк. Аның көче нәрсәдә соң?  Ул көч шагыйрьнең йөрәк түреннән, күңел тирәнлегненнән чыккан һәм урынлы куелган гади, аңлаешлы сүзләр белән олы хакыйкатьне әйтеп бирүендә.

“Иң элек ул тел белән әнкәм бишектә көйләгән”. Милләтен хөрмәт иткән, халкын һәм туган телен сөйгән һәрбер татар кешесенең күңелендә тулган мәхәббәт ана сөте белән  һәм бишек җыры белән бергә кереп урнашкан түгелме? Монда Тукай гомүмиләштерә, әбкәсенең әкиятләрен тыңлап үскән меңләгән милләттәшләренең берсе булып яза. Чын мәгънәсендә халык улы булган  һәм милләт әбиләренең хәтерендә үскән Тукайның “Әбкәм” дип әйтүе сәер тоелмый.

  Тукайның шигырьләре, әйткән фикере беркайчан да үзенең көчен югалтмаган. Аларны кайчан укысаң да, бүген язылган кебек. Тукай җырчы – шагыйрь булу белән беррәттән, олы фикер иясе дә.

Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, туң катлауларны  эретеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия.

Халык җырларының халык әдәбиятында тоткан урыны зур. Тукай халык әдәбиятын якын күрә, үз итә һәм үз иҗатының төп нигезе итеп саный.         

  Татар җырының тирән моңында шагыйрь өч йөз еллык милли изелү эзләрен, халык чиккән бик күп михнәтләрнең, түккән күз яшьләренең чагылышын күрә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгак

Нәтиҗә ясап әйткәндә, Тукай  үзенең кыска гына гомерендә күңеленә халык иҗаты җәүһәрләрен  күп туплаган һәм аларны оста башкаручы чичән, җырчы, тел остасы булган. Ул яшьтән үк халыкның поэтик иҗатын теркәп барып, аны бастырып чыгаручы да. Истәлекләргә караганда, халык җырларын җыю эшенә ул унбер яшьтән үк тотына.

Габдулла Тукай халык иҗатының тарихи яшәеше һәм тормыш-көнкүреш белән аерылгысыз бәйләнгән булуын ассызыклап әйтә. Аларда халыкның уй-фикере, рухи чагылыш тапканлыгы күренә. Г.Тукай ХХ йөз башы татар фольклорына зур өлеш керткән әдипләрнең берсе. К.Насыйри башлаган олы эшне дәвам итеп, халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча күп көч куеп татар фольклорын яңа биеклеккә күтәрүче. Тукай традициясен аның тәэсирендә эш башлаган Х.Бәдигый, Г.Рәхим кебек фольклорчы галимнәр дәвам итәләр.

Габдулла Тукай үзен халык  авыз иҗатындагы хезмәтеннән бик “тыйнак” кына итеп бәяләп уза. Мәшһүр лекциясен тәмамлаганда шагыйрь болай ди: “Милли образованием бала рәвештә булып калган. Юк аның уйлаган вә сизгән дәлилләр берлән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе. Шул сәбәптән җәһатемне бил игътираф ул хакта күп сөйләүдән туктыйм.” Заман исбатлавынча, Тукайның фольклор өлкәсендәге хезмәтләре зур әһәмияткә ия. Алар татар фольклорының нигезен тәшкил итәләр.

 

 

 

 

 

                                        

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.     Галиуллин Т.Н. Әдәбият – хәтер хәзинәсе. Тәлгат Галиуллин. – Казан: Мәгариф, 2008. – 4б.

2.     Җамалетдинов Л. Тукай һәм әдәби әкият. / Л.Җәмәлетдинов. // Казан утлары. – 1979. – 4апрель. -161б

3.     Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. / И.З.Нуруллин. – Казан: Татар кит.нәшр., 1982.-87бб.

4.     Нурмөхәммәт Хисамов. Тукайны төшенү юлында. “Г.Тукай” энциклопедик сүзлек-белешмәсенә материаллар. Казан – ТаРИХ, 2003, 6б.

5.     Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда.4том. Шигырьләр , поэмалар. /Г.Тукай. – Казан: Татар кити.нәшр., 1975-1977. 267б.

6.     Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 1том. Шигырьләр, поэмалар.

     / Г.Тукай. – Казан: Татар.гос.издат.,1943 – 13б.

7.     Хөснуллин К. Тукайның яңа табылган җырлары / К.Хөснуллин// Мәдәни җомга. – 1997.-№18. – 9 май.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Призентация по татарскому языку (Г.Тукай("

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Психолог в социальной сфере

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 262 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.10.2016 279
    • DOCX 927 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гаврилова Нина Петровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гаврилова Нина Петровна
    Гаврилова Нина Петровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3947
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 125 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 405 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 536 человек

Мини-курс

Организация и контроль занятий со студентами специальных медицинских групп

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология аддикции: понимание и распознование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов

Мини-курс

Основы образовательной политики и информатики

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе