Выдаём удостоверения и дипломы установленного образца

Получите 5% кэшбэк!

Запишитесь на один из 793 курсов и получите 5% кэшбэк стоимости курса на карту

Выбрать курс
Инфоурок Литературное чтение ТестыПроект эше "2 нче сыйныфта әдәби укудан тикшеру эше биремнәре"

Проект эше "2 нче сыйныфта әдәби укудан тикшеру эше биремнәре"

Скачать материал
библиотека
материалов

 

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»

 

 

Проект эше

Тема: “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар  төркемендә укучылар өчен әдәби укудан белем сыйфатын тикшерү биремнәре.

2 нче сыйныф”

 

“Хәзерге заман  шартларында туган тел (татар теле) һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар” темасы буенча белем күтәрү кысаларында

 

Башкарды:  Габдрахманова Резеда Әнәс кызы,беренче квалификацион  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш урыны:  Казан шәһәре Дәүләт автоном белем бирү учреждениесе  “Адымнар

 

Проект эшенең җитәкчесе: Фәттахова Рузилә Фердавис кызы, доцент, фил. фән.канд.

 

Казан 2020

 

 

 

                                                     Эчтәлек

Кереш

Төп өлеш

1.     2 нче сыйныф татар төркемнәре өчен әдәби укудан l яртыеллыкка тикшерү эше     (I  вариант) 

2.     2 нче сыйныф татар төркемнәре өчен әдәби укудан  l яртыеллыкка

тикшерү эше    (II  вариант) 

3.     2 нче сыйныф татар төркемнәре өчен әдәби укудан  арадаш аттестациянең йомгаклау-тикшерү эше биремнәре      (I  вариант) 

4.     2 нче сыйныф татар төркемнәре өчен әдәби укудан арадаш аттестациянең йомгаклау-тикшерү эше биремнәре       (II  вариант)

  

Йомгаклау

Әдәбият исемлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                     Кереш

 

 

Максат: 

укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгълүматлар, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

 

 

Бурычлар:

-әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

- әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү;

- балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту;

- дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү;

- белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белүләренә ирешү;

- мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белергә өйрәтү;

- әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, 

яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

Предмет нәтиҗәләре

1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү.

2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.

4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.

5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.

7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.

9. Сүзлекләрдән файдалану.

Срок:2 нче класста әдәби укудан  арадаш аттестациянең йомгаклау- тикшерү эше – тест.  2 нче класста йомгаклау тестына 35-40 минут вакыт каралган.

Тикшеренү объекты –2 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү күнегүләре.

Тикшеренү предметы – 2 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү төрләре.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның. характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү, эзләнү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә әдәби уку буенча алган белемнәрне туплау һәм анализлау, фактик материалны тикшерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте. Хезмәттә тупланган материалларны

 2 нче сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү өчен тәкъдим итеп була.

Проектта катнашучылар: татар теле укытучылары

 

                                                Төп өлеш

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан  l яртыеллыкка тикшерү эше (тест)     

                                                I вариант 

1.     Шигырь юлларының авторын яз:

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

1. Роберт Миңнуллин

           2. Габдулла Тукай

           3. Шәүкәт Галиев

2. Укы. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? Авторларын яз.

Ниһаять, малай белән әби  мин басып торган урынга чыгып җиттеләр. Зур төенчек әби кулына күчте.Карчыкның шатлыгы йөзенә үк чыккан.

а) “Ачулы туп”   Нәкыйп Каштанов

      б) “Тылсымлы сүз”   Рафис Гыйззәтуллин

      в) “Тәмле сүз” Әминә Бикчәнтәева

 

3. Фольклор әсәрләре рәтен сайлап ал һәм яз.

      а) Табышмак, әкият, шигырь, җыр.

      б) Мәкаль, табышмак, мәзәк, санамыш,

      в) Санамыш, табышмак, хикәя, шигырь,

4.  Кайсы фикер дөрес түгел? Сайлап ал һәм яз:

1.     Казан шәһәре турында риваятьләр юк.                 (дөрес түгел)

2.     Табышмакта предмет үзе әйтелми.                      (дөрес түгел)

3.     Роберт Миңнуллин балалар өчен шигырьләр язган.  (дөрес түгел)

5.  Кайсы фикер дөрес? Сайлап ал һәм яз:

1.     “Тәмле сүз”  хикәясендә төп герой Рәисә.

2.       Кунак апа  тәмле кәнфит алып килгән.

3.     “Тәмле сүз”  хикәясендә төп герой Гөлкәй.

2 нче сыйныф  өчен әдәби укудан  l яртыеллыкка  тикшерү эше (тест)     

                                                    II вариант 

1.     Шигырь юлларының авторын яз:

Сары яфраклар серләшә

Урманда кыштыр-кыштыр:

“Язлар килмәс инде хәзер

Чиратта салкын кыштыр”.

1.     Резеда Валиева

2.     Йолдыз Шәрәпова

3.     Мөҗәһит Әхмәтҗанов

2. Укы. Бу өзек кайсы эсәрдән алынган? Авторларын яз.

Йомшак карны  тәгәрәтеп, шар ясыйлар. Ап-ак шар, кар өстендә тәгәрәгән саен, калыная, зурая бара. Балалар куаналар.

а) “Җепшек көндә” Җәүдәт Дәрзаман

     б) “Кышкы уен”  Госман Бакир

     в) “Кар ява”  Галимҗан Ибраһимов

3. Фольклор әсәрләре рәтен сайлап ал һәм яз.

     а) Санамыш, табышмак, хикәя, шигырь.

     б) Табышмак, әкият, шигырь, җыр.

     в) Мәкаль, табышмак, мәзәк, санамыш,

4. Кайсы фикер дөрес түгел? Сайлап ал һәм яз:

     1. Казан шәһәре турында җырлар күп.                                   (дөрес түгел)

     2. Габдулла Тукай туган тел турында шигырьләр язмаган.  (дөрес түгел)

     3. Санамышлар уенны башлап җибәргәндә кулланыла.       (дөрес түгел)

5.  Кайсы фикер дөрес? Сайлап ал һәм яз:

1. Ләйлә тупны Азатка бирмәде.

2. Туп турындагы хикәядә төп герой - Азат.

3. Туп турындагы хикәядә төп герой - Ләйлә.

 

 

2 нче сыйныф  өчен әдәби укудан арадаш аттестациянең йомгаклау-тикшерү эше биремнәре   (I вариант) 

 

1. Укы. Бу өзек кайсы шигырьдән:

Язны алып калыйммы?

Тәрәзәмне ябыйммы?

Ул чагында ул бездә

Озаграк торыр иде ...

1.     Апрель ае

2.     Сыерчык

3.     Яз керде өебезгә

2.     Укы. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? Авторын яз.

-         Әти, ә кояш нәрсә ди?

-         Кояшмы? Ул сиңа карап:  “Җир өстендәге ә-ә-әнә теге чибәр кыз буласы иде”, -дип хыяллана.

а) “Канатларың булса”   Рөстәм Мингалим

б) “Чәчәк буласым килә”  Галимҗан Гыйльманов

в) Агачлар да авырый Зәкәрия Әхмәров

3. Мәкальнең ахырын язып бетер:

    Дөньяда иң йомшак нәрсә -  ...

а) әнием кулы

б) ягымлы сүз

в) аккош мамыгы

4. Кайсы фикер дөрес түгел? Сайлап ал һәм яз:

1. Бишек җырын бала йоклатканда җырлыйлар.      (дөрес түгел)

2. Тизәйткечне әкрен укырга кирәк.                           (дөрес түгел)

3. Хайваннар, кошлар турында әкиятләр күп.           (дөрес түгел)

5. Кайсы фикер дөрес? Сайлап ал һәм яз:

“Итагатьле мәче” ул - ...

1.     Рус халык әкияте.

2.     Шәүкәт Галиев шигыре

3.     Литва халык әкияте

 

 

2 нче сыйныф  өчен әдәби укудан арадаш аттестациянең йомгаклау-тикшерү эше биремнәре   (II вариант) 

                                                   

1. Укы. Бу өзек кайсы шигырьдән:

Әти ... Әти булып эшли,

Әни – әни инде.

Дәү әнинең дә үз эше

Оныттым соң кемне?

1.     Безнең гаилә

2.     Һәркемнең үз эше

3.     Дәү әнием

3.     Укы. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? Авторын яз.

Яз башлануга Рамиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рамилә әтисе янында йөрергә ярата.

а) “Агачлар да авырый”   Зәкәрия Әхмәров

б) “Миләш нигә әче”  Рафис Гыйззәтуллин

в) “Чәчәк буласым килә” Галимҗан Гыйльманов

3. Мәкальнең ахырын язып бетер:

    Өйнең яме -  ...

а) гөлләр белән

б) байлык белән

в) ана белән

4. Кайсы фикер дөрес түгел? Сайлап ал һәм яз:

1. Хайваннар, кошлар турында табышмаклар юк.           (дөрес түгел)

2. Тизәйткечне тиз укырга кирәк.                                      (дөрес түгел)

3. Бишек җырын бала йоклатканда җырлыйлар.              (дөрес түгел)

5. Кайсы фикер дөрес? Сайлап ал һәм яз:

“Юмарт дөя” ул - ...

4.     Татар халык әкияте.

5.     Габдулла Тукай шигыре

6.     Казах халык  әкияте

 

 

 

 

 

 

                                        Йомгаклау

        2 нче сыйныфның татар төркемнәрендә  әдәби укудан уздырыла торган йомгаклау- тикшерү эшләре укучыларның белем дәрәҗәсен ачыклауны максат итеп куя .

        Куелган максаттан чыгып, тикшерү эшләренең бурычлары билгеләнә: укучыларның сөйләм телен баету, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү, белем дәрәҗәсен ачыклау, мөстәкыйль эш күнекмәләрен камилләштерү, укучыларда әдәбиятка кызыксыну тәрбияләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                         Кулланылган әдәбият

            Дәреслек: Әдәби уку : рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2нче с –фы өчен дәреслек ( татар балалары өчен)1, 2 нче кисәк / Ф. Ш, Гарифуллина, И. Х. Мияссарова – Казан : “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013. – 119б

 

                                         Әдәби әсәрләр:  

 “Ачулы туп”   Нәкыйп Каштанов

       “Тылсымлы сүз”   Рафис Гыйззәтуллин

       “Тәмле сүз” Әминә Бикчәнтәева  

 “Җепшек көндә” Җәүдәт Дәрзаман

      “Кышкы уен”  Госман Бакир

       “Кар ява”  Галимҗан Ибраһимов

          “Апрель ае” Әминә Бикчәнтәева

“Сыерчык” Гасыйм Лотфи

“Яз керде өебезгә” Р. Миңнуллин

        “Безнең гаилә” Габдулла Тукай

 “Һәркемнең үз эше” Илдар Юзеев

 “Дәү әнием” Илдар Юзеев

          “Юмарт дөя” казах халык әкияте

        “Итагатьле мәче” литва халык әкияте

   “Агачлар да авырый”   Зәкәрия Әхмәров

   “Миләш нигә әче”  Рафис Гыйззәтуллин

   “Чәчәк буласым килә” Галимҗан Гыйльманов

           

 

  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
Әдәби уку. Рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2нче с –фы өчен дәреслек ( татар балалары өчен)1, 2 нче кисәк / Ф. Ш, Гарифуллина, И. Х. Мияссарова дәреслеге буенча I яртыеллыкка тикшерү эше һәм арадаш аттестациянең йомгаклау-тикшерү эше биремнәре.
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методические аспекты при изучении литературы «серебряного века» в современной школе»
Курс повышения квалификации «История русской литературы конца 20 - начала 21 вв. и особенности ее преподавания в новой школе»
Курс профессиональной переподготовки «Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Методические аспекты при изучении русской литературы последней трети XIX века в современной школе»
Курс повышения квалификации «Педагогическая риторика в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс повышения квалификации «Финансы: управление структурой капитала»
Курс профессиональной переподготовки «Русский язык как иностранный: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.